Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Риза Фахретдин" для учащихся

Доклад на тему "Риза Фахретдин" для учащихся


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Т.Ф.Фәрхетдинова, А.С.Борһанова

МБББУ "Икенче санлы Җәлил урта

гомумбелем бирү мәктәбе" Сарман районы



Яшь буынны тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин үрнәге.

Ризаэддин Фәхреддин – күренекле тарихчы, журналист һәм әдип. Дөньяга карашы һәм гомуми эшчәнлеге буенча ул киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог,бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә, тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, мәктәп-мәдрәсә шәкертләре өчен дәреслекләр, методик кулланмалар булдырырга омтылучы шәхес буларак тарихка керде. Ул Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән табигый мөмкинлекләрен, сәләтен тулысынча диярлек ача алган, аларны шәхси мәнфәгатьләренә түгел, ә милләт ихтыяҗларына хезмәт иттергән. Аның эшчәнлеге шул дәрәҗәдә киң, хәтта аны колачлау, күп хезмәтләрен атап, санап китү дә гаять кыен. Бу мөхтәрәм зат һәр тармакта үзенең саллы сүзен әйткән, якты эзен калдырган. Аның энциклопедик эшчәнлеген, олуг мирасын күз алдына китергәч, кайвакыт: “Ничек моны бер кеше башкара алды икән?!” – дип аптырап та куясың. Нинди генә вазифа башкарса да, фәннең нинди өлкәсендә эшләсә дә, уку-укыту, тәрбия, әхлак мәсьәләләре галимнең игътибарыннан читтә калмый. Халыкны якты вә азат тормышка өндәү, аны йокысыннан уяту аның төп максаты булган. Үзе баш мөхәрир булган "Шура" журналында чыккан мәкаләләре дә эчтәлекле һәм тәрбия фәненең бар якларын да колачлавы белән аерылып тора. Мәгърифәтче галим үзенең "Тәрҗемәи хәлем"ендә педагогик карашлары, төшенчәләре формалашу турында болай яза: "Бу урында ишарә иткән вакыйгалар соңгы вакытларым өчен бөтенләй үк файдасыз булмаган, чөнки болардан үз балаларымны тәрбия итәр өчен ошбу кагыйдәләрне чыгардым. Болардан аңлашылганча Ризаэддин Фәхреддин педагогикага җитди карый һәм яшьтән бирелгән тәрбиянең шәхес формалашуга йогынтысын аңлый. Ризаэддин Фәхреддинның тәрбия мәсьәләләренә багышланган җитмештән артык китабы арасында түбәндәгеләр аеруча игътибарга лаеклы: Татар әдәбияты дәресләрендә мин мәгърифәтчелек , 19нчы гасыр азагы-20нче гасыр башы әдәбияты һәм мәдәнияте темаларын аңлатканда аның искиткеч бай мирасын укучыларга җиткерергә тырышам. Соңыннан күпчелек укучыларда аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяна. Андый укучылар белән эшне алга таба индивидуаль рәвештә дәвам итәм. Төп максат итеп укучыларга Ризаэддин Фәхреддин үзе яшәгән заманда ук аның эшчәнлеге турында кызыксыну зур булуын ачыклый торган документларны табу һәм өйрәнүне алам. Рус телле мәктәптә эшләсәм дә, олуг мәгърифәтченең үгет-нәсихәтләре белән әдәбият дәресләрендә танышабыз. Әдәби геройга бәя биргәндә Риза Фәхреддин хезмәтләренә еш мөрәҗәгать итәм, бигрәк тә әхлак темасына. Мәгърифәтче фикеренчә, югары әхлаклы кеше генә җәмгыятькә файда китерә ала. Р.Фәхреддин әхлак мәсьәләсенә шулкадәр зур игътибар биргән ки, китапларның исемнәрен дә әдәп төшенчәсендә йөргән сүзләр белән атаган "Хатын вә тәрбия", "Ата әдәбе", "Ана әдәпләре", "Гимнастика әдәпләре" . Ризаэддин Фәхреддин үз халкын белемле, тәрбияле, һөнәрле итәргә, аны алдынгы кавемнәр белән бер сафта күререргә тели. Шушы юнәлештә күп хезмәт куйган олуг зат. Ул-әдип тә, имам-хатиб һәм мөгаллим.

Кулланылган әдәбият.


1.Гайнуллин М. Риза Фәхреддинов. Татар әдәбияты тарихы.-Казан: Татарстан китап нәшрияте. 1985.

2.Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы. –Казан.-2003.

Яшь буынны тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме  - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шул кануннар буенча яшәсеннәр, җирдә җәбер-золым кылмасыннар өчен яраткан, һәм пәйгамбәрләре аша ислам динен җиткергән. Динебез татар халкын иң авыр чакларда да исән-имин саклап калды, болганчык заманнарда да халкыбыз үз телен, гореф-гадәтләрен онытмады, иманын югалтмады. Дин - башка дөньяви фәннәр – химия, биология, физика, математика кебек үк фән икән. Әмма алардан аермалы буларак, ул дөньяны бүтән яссылыкта, ягъни дин, рух яссылыгында танып белергә өйрәтә. (Фәхреддин Р. Кулъязмалар мәҗмүгасы. “Юаныч”.)  Риза Фәхреддин - иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай. Тарихчыбыз ислам нигезләрендә төзелгән мәгариф, тәрбия китаплары иҗат итә. Ул- ислам сагында торучы бөек остаз. Мөфти Ризаэтдин Фәхреддин- кыю фикерле, батыр шәхес. Аның чиксез мактауларга лаек ике олуг китабы бар: "Җәвамигуль-кәлим шәрхе" һәм " Ислам дине". : "Җәвамигуль-кәлим шәрхе"китабы Оренбургта "А.А. Хусаенов һәм Ко" типографиясендә 1916нчы елда басылган. Һәм бу китап Хөсәен Хөсәенов китапханәсендә сакланган. Бу китапларда остаз Коръән Кәримнең аятләрен тирәнтен аңлата, безне әхлаклы,чын кеше булу серләренә өйрәтә. Риза Фәхреддин өчен ислам бик җитди, ныклап өйрәнелергә тиешле һәм аерым игътибарга лаеклы зур бер фән өлкәсе дә булып тора. Шуңа күрә ислам диненә кагылышлы бер генә мәгълүмат та аның игътибарыннан читтә калмый. Ул җәмгыятьтәге уңай һәм тискәре күренешләрне ислам күзлегеннән чыгып бәяли. Риза Фәхреддин фикеренчә, ислам дине өч нигезгә таяна: игътикад (ышану), гамәл(кәсеп һәм гыйбәдәт) һәм әхлак. "Ислам дине хисап бирү көненә дөрес дип ышанудан һәм дә гамәл вә гыйбәдәтләрне шәригать кушканча үтәүдән вә әхлакны төзәтүдән гыйбәрәт". Димәк, тәрбиясез, әхлаксыз кеше әле тулысынча мөселман булып җитә алмый. Гомумән алганда, Риза Фәхреддин Ислам диненә, галим буларак, җитди фән итеп карый. Без аның Ислам динен җентекләп өйрәнүен һәм бөтен нечкәлекләре белән белүен, һәрбер проблемага җентекле, тирән һәм мәгънәле нәтиҗә чыгаруын һәрбер әсәрендә күрә алабыз. Халкыбызның киләчәге турында борчылып, ул бердәнбер юлны хак ислам динендә күрә. 1905нче елда Ибн Гарәби биографиясендә исламның фани һәм ахири дөньяның бөтен сорауларына җавап бирә алуы турында язып чыга. Балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, Энциклопедик галим Риза Фәхреддиннең хезмәтләре кешелек дөньясы өчен әйтеп бетергесез зур кыйммәткә ия. Аның хезмәтләре яшь буында милли үзаң, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү өчен уңдырышлы җир, иманга кайту юлында яктыртучы маяк булып тора. Шулай итеп, Риза Фәхреддин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде!

Кулланылган әдәбият.



1. Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “ нәшрияты, 2002

2. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. “Иман” нәшр., 1995


































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 05.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров370
Номер материала ДВ-033242
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх