Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Выбор профессии"

Доклад на тему "Выбор профессии"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:






Һөнәр сайлау җиңелме?

(педагогик киңәшмәдә чыгыш ясау өчен доклад)


hello_html_m62e8cbb.gif


hello_html_m62832c11.gif





Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме, соңмы, бер сорау борчый: улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр: “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, тимер-томыр җанлы – инженерлыкка китәр”,- дигән кебегрәк фикер йөртә. Күпләр тора-бара үз фаразларына ышанып та китәләр. Шунлыктан еш кына: “Син музыкант буласы кеше, туп тибеп, вакыт әрәм итеп йөрмә”; “Ул шөрепләрне нигә җыйдың, врачлар турында күбрәк укыр идең”,-- кебек кисәтүле шелтәләр белән баланы урынлы-уоынсыз борчый башлыйлар. Бу – шактый еш очрый торган хәл.

Икенчеләр: “Әтисе кебек кырлар патшасы булыр”, “Әнисе кебек сыерларны машина белән гөжелдәтеп савар”, “Абыйсы кебек тау кадәр машинага утырыр”,- диләр. Гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр ата-ана баласының күренекле һөнәр кешесе булуын тели. Ә кем соң ул күренекле һөнәр кешесе – монысын күпләр ачык кына күз алдына китереп җиткерә алмыйлар.

Баланың үсмер чагы җитү белән, аның киләчәгенә бәйле рәвештә, гаиләдә сүз куера төшә. Хәзер инде “булачак белгеч”, “һөнәр кешесе” үзе турында мондый кайгыртучыларга тыныч кына карап тора алмый, мөнәсәбәтен белдерә, сүзен әйтә, тәкъдимнәрне, фараз итүләрне читкә кага. Бу чорда, үсмер физик һәм акыл ягыннан формалаша башлаган вакытта, гаилә членнары еш кына аның киләчәген билгеләүдә көчсез булып кала. Үсмернең киләчәк язмышын – укуын, хезмәтен, яшәү урынын, булачак һөнәрен билгеләгәндә, мәктәпнең, укытучыларның, җәмәгатьчелекнең ярдәме кирәк була.

Мәктәп балалары көненә уртача уникешәр сәгать акыл хезмәте белән шөгыльләнергә тиеш: мәктәптә укыйлар, өйдә дәрес хәзерлиләр, телевизор карыйлар, радио тыңлыйлар, матур әдәбият укыштыргалыйлар һәм тагын күп төрле чыганаклардан бай белем алалар. Әмма бүгенге яшьләрнең белмәгән нәрсәләре дә аз түгел. Яшьләр, күпчелек очракта үз тормышларын оештыруда, киләчәккә омтылуда көчсезләр. Алар гади генә мәсьәлә, кечкенә авырлык алдында да югалып калалар. Авыр тормышны энә белән, эчемлекләр белән җиңеләйтергә азапланалар. Яшьләребездә мөстәкыйльлек җитми. Һич тә сер түгел, әзергә гел бәзер булып яшәүче, барлык мәшәкатьләрне, шул исәптән үзләренең киләчәк язмышларын да, ата-аналары җилкәсенә салырга тырышучы яшьләребез дә бар.

Укучы яшьләрнең аеруча авырсынган яклары һөнәр сайлау, тормышта үз урыннарын билгеләүдә күренә. Моны гаилә һәм мәктәп тәрбиясе җитмәү белән аңлату дөрес булмас иде. Бу хәл, беренче чиратта, безнең тормышның гаҗәеп дәрәҗәдә үзгәрүе, кызганычка каршы, уңай якка түгел, белемгә караганда акчаның алдан йөрүе белән бәйле. Шулай да күптөрле һөнәрләр арасыннан үзеңә ошаганын, башкарырдаен, киләчәккә гомер буе адашмыйча барачак сукмакны билгеләү – җиңел эш түгел. Шуңа һәр укучыга бу өлкәдә ярдәм кулы сузарга кирәк санала.

Кайсы сукмактан атлаганда тормышта үзең өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы кеше булып була соң? Бу сорау өстендә һәр ата-ана һәм һәр укытучы баш вата. Бу темага татар, рус теле дәресләрендә язма эшләр башкарыла, әңгәмәләр үткәрелә, бәхәсләр, ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барыла, кичәләр оештырыла. Ә “Кем булырга?” дигән сорауга җавап бик тиз генә табылмый.

Һөнәр сайлауда яшь кешенең теләге генә җитми, белем һәм акыл дәрәҗәсе, сәламәтлеге, нинди эшкә сәләтле булуы да әһәмияткә ия.

Өлкәннәр арасында еш кына: “Эх, элек уйлап җиткермәгәнмен, киңәш итүче булмаган, күп нәрсә югалтылган”,- дигән үкенечле сүзләрне дә ишетергә туры килә.

Профессия сайлауга күп төрле факторлар: хезмәт шартлары да, эш хакының күләме, әлеге профессиянең популярлыгы, аның әһәмияте, аңа күңелнең ятуы, башкаларның киңәше дә тәэсир итә. Әмма кайчакта күзгә ташланып тормаган, шулай да бик кирәкле һәм бик әһәмиятле булган белгечлекләргә карата игътибар җитеп бетми.

Авыл мәктәпләрендә профориентация нигездә авыл хуҗалыгына кагылышлы фәннәр аша бирелергә тиеш. Шулай ук практик хезмәт һәм биология дәресләренең дә бу өлкәдә әһәмияте зур. Һөнәр сайлау тормышта үз урыныңны дөрес билгеләү белән бәяләнә. Бүгенге көн авыл мәктәбенең профориентация бирүдә авыл кадрлар белән тулыландыруны таләп итә, шуңа күрә дә тәрбияви чаралар шул җирлектән чыгып башкарылырга тиеш. Ләкин егет яки кызга үзе теләмәгән профессияне көчләп тагу файдасыз. Шуңа күрә профессиональ ориентация буенча тәрбия эшләре алып барганда, иң элек укучының аңа хәзерлеген, сәләтен исәпкә алырга кирәк.

Яшүсмерләргә профессия сайлауда дөрес юнәлеш бирү өчен педагогларга ата-аналарның фикерен белү, әңгәмәләр үткәрү, анкета сорауларына җавап алу бик әһәмиятле. Чөнки кайбер очракларда яшүсмерләр әти-әниләре теләгән профессияне үзләштерергә мәҗбүр булалар. Бу һәр очракка да уңай нәтиҗә бирмәскә, яшь кеше ул хезмәттән тәм тапмаска мөмкин. Мондый хәл һөнәр иясенең үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә файдалы була алмый. Шуңа күрә һөнәр сайлауда балага дөрес юл бирүне һәр педагог, һәр тәрбияче һәм һәр ата-ана үзенең иң мөһим бурычы итеп аңларга тиешләр. Бу чакта татар халык мәкальләрендә “Кеше яраткан эшен яхшы эшли”, “Кем ни тели – шуны эшли”, “Күңел ятмаган эш озак бетмәс”, “Корттан бал алу һәркем эше түгел”, “Һәркемнең үзенчә бер эше була” диелә.

Хикмәт профессиянең үзендә түгел, ә хезмәткә иҗади мөнәсәбәттә, профессиональ осталыкта. Шуңа күрә игътибарны “Кем булырга?” дигән мәсьәләгә генә түгел, ә “Нинди кеше булырга?” дигән мәсьәләгә дә юнәлтергә кирәк.

Һәр профессия өлкәсендә яхшы һәм начар белгечләр бар. Шуңа күрә теге яки бу профессиягә карата хөрмәт тәрбияләү өчен, гомумән, профессия турында түгел, ә бәлки бу профессиянең иң яхшы белгечләре, кешеләре турында сөйләргә кирәк. Иҗат итүгә, уйлашуга, камилләшүгә мөмкинлек булмаган белгечлек, мөгаен, юктыр. Шуннан чыгып, бурыч яшүсмерләрне теге яки бу белгечлеккә өйрәтүдә генә түгел, бәлки кешенең әлеге профессияне нигезле үзләштереп, үзе сайлаган өлкәдә төпле, иҗади эшләвенә ирешүдән гыйбарәт, чөнки бөтен җирдә диярлек – олы эштә дә, кечкенәләрендә дә иҗат итәргә, уйланырга урын бар.

Кеше – иҗтимагый зат, ул һәрвакыт билгеле бер җәмгыятькә, сыйныфка, коллективка карый. Шәхеснең тормышында һәм үсешендә хезмәт коллективының әһәмияте гаять зур роль уйный. Кешенең, бигрәк тә яшьләрнең, иҗтимагый активлыгы нәкъ менә шушында ачыла, шунда ул яшәү өчен кирәкле чыганакларны ала, материаль һәм рухи байлык тудыра, үз хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен, җәмгыять белән бәйле икәнлеген тоя. Коллективның хезмәт ияләрен тәрбияләүдәге зур роле әнә шунда чагыла да инде.

Коллектив – кешелек җәмгыятенә хас дуслык һәм ярдәмләшү мөнәсәбәтләре, югары идея-сәяси һәм әхлак принциплары һәр кешегә турыдан-туры тәэсир итә торган “микромохит” ул. Әгәр коллективта сәламәт, психологик һәм әхлакый мөнәсәбәтләр урнашкан икән, бу коллектив үзенең әгъзаларына да уңай тәэсир ясый. Мондый коллектив – яхшы тәрбияче ул.

Хезмәт һәрвакытта да кеше тормышының нигезе булып, кеше тормышы һәм мәдәниятенең барлык яхшы якларын тудыруда нигез булып килде. Шуңа күрә тәрбия эшендә дә хезмәт төп элементларның берсе булып тора.

Хезмәт сөючәнлек нәрсәне аңлата соң? Хезмәткә мәхәббәтнеме? Сүз нинди хезмәткә мәхәббәт турында бара? Син шөгыльләнгән хезмәт турындамы? Гомумән, син бу хезмәтне ни өчен сайладың?

Хезмәт билгеле бер иҗтимагый җәмгыятьтә булган материаль һәм рухи байлык җитештерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек ул. Кеше, теге яки бу эшне башкарганда, үзенең көчен, иҗатын, осталыгын никадәр күбрәк куйса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр югарырак булачак. Ә бу кеше – үз эшеннән канәгать булганда яңа күнекмәләр үзләштерүдән һәм осталыкка ия булудан ямь тапканда гына мөмкин.

Балага кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирү уңай нәтиҗәләр бирә. Хезмәт баланы физик яктан чыныктыра, аның уйлау сәләтен үстерә. Балага нинди генә эш кушылмасын, ул аны ничек итеп, күпме вакытта һәм нәрсә белән, ничек эшләргә кирәклеге турында уйлый.

В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, авыр, бик яхшы. Һәм бу билгеләмәгә ул тирән мәгънә сала.

Кирәк... Ничек кенә әле! Зарури нәрсә ул. Хезмәтне яратмаган кеше шәхес буларак формалашып җитә алмый. Бары тик хезмәт сөючәнлек һәм аның белән тыгыз бәйләнгән максатчанлык, ныклык кебек ихтыяр сыйфатлары гына алга куелган максатны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Авыр...Әлбәттә, ата-аналар да әзер булырга тиешләр. Балада хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү – бездә, үзебездән нык торуны, бик зур түземлелек һәм вакыт таләп итә. Көн саен, сәгать саен, вак-төякләрне дә, төп проблемаларны да истән чыгармыйча, баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләү җиңел түгел.

Бик яхшы... Әйе, чөнки авырлыкның җиңелүен, максатка ирешүне тою кешегә иң зур әхлак канәгатьлеге бирә. Бу шатлыкка бары хезмәт яратучы кешеләр генә лаек.

Шулай итеп, күңелеңә ошаган, сәләтеңә туры килгән, һөнәрне сайлаган очракта да аны билгеле бер максатка ирешерлек итеп тырышып башкармасаң, ул әллә ни канәгатьләнү хисе китерә алмас. Өлкән класс укучылары белән эшләгән вакытта моны аңлату – иң беренче эштер. Һәр яшь кеше хезмәт сөючәнлек, эшеңнең нәтиҗәсен күрерлек итеп эшләү кебек сыйфатларга ия булырга тиеш, минемчә.

Соңгы елларда өлкән класста укучысы булган һәр ата-ананы да баласының мәктәптән соңгы язмышы бигрәк тә зур борчуга сала. Кая барып карарга? Ничә сум акча кирәк соң? Нәрсәләрдән имтихан бирәсе икән? Бу сораулар безне дә бик борчый. Класс җитәкчесе буларак, мин дә үз укучыларымның дөрес һөнәр сайлауларын, теләгән уку йортларына керүләрен телим. Класс сәгатьләрендә әңгәмәләр уздыруга, анкеталар тутыруга, җыелышларда әти-әниләрнең фикерләрен белүгә һәм, ниһаять, үз киңәшләремне ишеттерүгә игътибар бирәм.

Соңгы вакытта авыл хуҗалыгына кадрлар җитмәү мәсьәләсе проблемага әйләнеп бара. Шуңа да профориентацияне шушы юнәлештә бирергә тырышам. Укучыларның әлегә ныклы фикерләрен бик үк ачык итеп әйтәселәре килми. Моны алар ниятләренең бик үк ныклы булмаганлыгы белән дә аңлаталар. Башта яхшылап мәктәпне тәмамлыйк әле, диләр.

Булып узган класс сәгатьләрендә, мәктәптә узган очрашу-кичәләрдә язмышларын теләгән профессия белән бәйләү өчен бераз гын булса да уйланырлык мәсьәләләр булды, минемчә. 11 ел буе мәктәптә уку дәверендә укучылар күп төрле хезмәт ияләре белән очраштылар. Хезмәтнең генә хөрмәт китерергә сәләте барлыгын белделәр. Класс сәгатьләрендә без төрле һөнәр ияләре хакында сөйләштек. Һәр һөнәрнең дә авыр якларының күп икәнен, шатлык китерүче чыганак икәнлеген белдек.

Шуңа күрә аларның бу авыр заманда сынмыйча, сыгылмыйча, куйган максатларыңа ирешерлек итеп, теләгән һөнәрләренә ия булып, кешеләрне сокландырырлык итеп эшләүләрен күзәтү безгә зур шатлык булыр иде. Шагыйрь әйтмешли:

Тау күтәреп бара-бара

Талпына да сүнә йөрәк.

Үлеп күрсәтү – бер чара

Яшәп күрсәтү дә кирәк.


Үтәр юлың авыр булсын, ерак булсын.

Авырлыкны җиңә - җиңә сөенә йөрәк

Гомер буе алга карап барыр өчен

Бер гомердә барып җитмәс максат кирәк!


Шушы максатлары аларны гомер буе чакырып, ялгыш юлларга кереп китүдән, саклаучы маяк булып торсын иде. Амин!



Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров623
Номер материала ДВ-046690
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх