Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Доклад на тему:"Авыл мәктәбе шартларында сәләтле балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү."

Доклад на тему:"Авыл мәктәбе шартларында сәләтле балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү."


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Авыл мәктәбе шартларында сәләтле балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү.

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам итү хисенең көчәя баруы яшь кешенең якты омтылышларын сүндерә, үзенә тиешле тормыш юнәлешен сайларга комачаулый. Ләкин, җәмгыятебезгә икмәк кенә түгел матурлык та кирәк бит.Җәмгыять шартларына яраклашкан,тормыш матурлыгына үзенең бөтен хисләре белән җавап бирә торган кеше кирәк,ә мондый осталык каян килә соң?Башкалар ишетмәгәнне ишетү, башкалар күрмәгәнне күрә белү, башкалар аңламаганны аңлау.Аның чыганагы кайда?Бәлки, кайберәүләр бүгенге компьютер, техника,бизнес заманында бу вак,кирәксез нәрсә дип карар. Сезгә берничә мисал китерәм.

Яңгыр. Кешеләр зонт тотканнар. Гаҗәпләнерлек нәрсә бар монда? Юеш-бары шул гына.

Ә кеше яңгырны каршылап тәрәзәсен ачкан да куанып куйган һәм үзенең куанычын безгә тапшырган: “Люблю грозу в начале мая,когда весенний, первый гром, как бы резвяся и играя, грохочет в небе голубом..» Бу-Тютчев.

Һәм икенче кеше,яңгырга исе китеп, туктап калган. Яңгыр тавышы аның өчен музыкага әйләнгән.Һәм ул музыканы безгә биргән.Дебюсси булган ул.

Яңгыр туктый,салават күпере чыга. Менә шулай-Рафаэльның,Левитанның салават күпере барлыкка килә.

Менә йолдызлы төнне карыйк алайса! Күпме шигырь, күпме роман язылган,күпме ачышлар ясалган! Тик шунсы гына билгесез,кемгә күбрәк кирәк йолдызлы күк- лирикларгамы,әллә физикларгамы? Хикмәт анда түгел, хикмәт гаҗәпләнү һәм үз-үзеңнән: “Ни өчен?” дип сорый белү. Һәм бу сорауга җавап бирергә теләү.Рифма сайлый белгән шагыйрь түгел, ә йөрәге белән күрә белгән чын шагыйрь. Мәктәптә без тәрбияләгән балалар физик булса да, лирик булса да, күңел күзләре күрә белә торган булсыннар,шул чагында эшебез бушка китмәгән булыр.

Минем педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

- сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;- һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, мин шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышам.Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла.Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша. . Укучыларның иҗади казанышлары-бу мәктәпнең хезмәт җимеше.Мин моны мәктәптә “Балаларның иҗади сәләтен үстерү” темасы өстендә эшләгән авыл укытучысы буларак курыкмыйча әйтәм, чөнки авылда сәнгать мәктәпләре эшләми, үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле,теге яки бу түгәрәкләрне дә шул мәктәпнең укытучылары алып бара.Ә сәләтле балалар күп, гомумән, күз салсаң,талантлар, бөек кешеләр авылдан чыккан. Бу яктан авылның потенциалы зур,әнә шул балаларны ачыклау, югалтмыйча алга таба үстерү укытучы өстенә төшә, баланы тәрбияләгәндә без аңа өч юнәлештә йогынты ясыйбыз: аңына, рухына, әхлагына.Шул чакта гына безнең эшебезнең йогынтысы була, билгеле, яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Аннары мондый эшчәнлек барлык балаларга да үз мөмкинлекләрен эшкә җигәргә мөмкинлек бирә.Барлык балага да акыл сәләте бирелмәгән.Кайбер укучы җырлый, икенчесе рәсем ясый,өченчесе бии.Шәхес тулысынча ачыла торган тәрбия эшчәнлеген табарга гына кирәк. Мондый эшчәнлекне оештыру өчен педагоглардан да, укучылардан да фантазия, уйлап табу, хыяллана белү, сорала. Авыл мәктәпләренең бу эшне оештырганда үз өстенлекләре бар.Авыл кечкенә булу тиз арада барың бергә яки көн дә җыелу, очрашу мөмкинлеге бирә, ата-аналарны да көн саен күрү, аларны бу эшкә тартуга уңайлыклар тудыра, ягъни шәхси һәм эшлекле элемтәләр булдыру процессы көчлерәк бара.

Үз эш тәҗрибәмнән чыгып, кайбер кызыклы эш төрләре турында сезнең белән уртаклашасым килә.

Балаларның иҗади сәләтен үстерү максатыннан без эшнең күп төрле формаларын кулланабыз. Һәр эшнең башы , билгеле, идея туплау, хыяллану- күмәк аралашу: ата-ана җыелышларында, поход-экскурсияләрдә, дәрес вакытларында.

Мәктәптә күп бәйрәмнәрдә 1 нче сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр һәр сыйныф бер әсәр сәхнәләштерә.

Бу чараны балалар көтеп ала, костюмнар әзерли, теләп катнашалар. КВН формасында булса ,икенчесендә очрашу-кичә, өченчесендә тематик концерт һ. б .Ләкин иң мөһиме,шушы көнне “Мәктәпнең атказанган артисты”, “Иң яхшы костюм”, “Иң яхшы декорация” һәм башка шундый номинацияләрдә бүләкләр тапшырыла.Бу чараларда билгеле сәнгатьле итеп сөйләү сәләтләре үстерелә.Бер укучым-Гаффанов Илназ балалар бакчасыннан бирле авылда узган төрле шигырь конкурсларында,авыл концертларында катнашып килде.Укырга кергәч тә аның бу сәләтен үстерү буенча төрле эш төрләре алып бардым:сәнгатьле уку,әсәрләрне сәхнәләштерү,рольләргә бүлеп уку,кызыксындыру чарасы буларак кулланам.Җинүләр яулагач, бала бик шатлана һәм аның шигырьләрне сәнгатьле укуы белән кызыксынуы тагын да артты.

Рәсем сәнгате буенча да уңышларыбыз бар.

Мин үзем белгеч булмасам да балаларда бу сәнгатькә кызыксыну тәрбияләр өчен төрле эш алымнары кулланам.Махсус “Кошлар”, “Әкияттә кунакта”, “Кышкы матурлык”, “Һәрвакыт булсын кояш!” тагын шундый бик күп тематика астында узган рәсем күргәзмәләреннән тыш, рәсем ясауны һәр үткәргән чарага кертергә тырышам.Мәсәлән, 1 сыйныфлар Ана көненә әниләренең портретларын ясыйлар.Һәм иң гаҗәпләндергәне шул һәр портретны ошатып кем икәнен танып була, һәр рәсемнең һичшиксез әнисенә охшаган бер элементы табыла.

Бу кызыклы хайваннар” дигән интеллектуаль уенга алар яраткан хайваннарын ясаса. “Шайтан килде кунакка” дигән чарага серле, сихерле җан ияләренең рәсемнәрен ясыйлар. Балалар район, региональ, бәйгеләрендә катнашалар. Эле апрель аенда үткән региональ конкурста “Зеленый мир злазами детей “конкурсында Шарифуллин Ильшат 3 нче урын яулады, ә инде шәһәр һәм район билого-экологик центр үткәргән конкурсында Гаффанов Илназ беренче,Шарифуллин Илшат 3 нче урынны яулады.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә шулай ук укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә.Ачык дәрес, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар , гаиләләр арасында бәйгеләр, турнирлар,ярминкәләр, балалар катнашында уза торган ата-аналар җыелышлары, Гаилә бәйрәмнәре традициягә әйләнде. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә баеый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә.Чыгыш ясаган әти-әниләрен күреп, балаларда алар белән чиксез горурлану сизелә, өлкәннәр дә кечкенәләр дә эмоциональ канәгатьлек алалар.Әти-әниләр белән бергәләп, табигатькә чыгабыз, музейларга, күргәзмәләргә экскурсияләр оештырабыз. Сәяхәттән соң алар тәэсирләрен хикәя, инша итеп язалар, рәсем итеп ясыйлар, кыскасы, аларда иҗат итү теләге туа.Уңышлы чыккан әсәрләрне без төрле конкурсларга җибәрәбез.»Сабантуй»газетасына,»Ялкын» журналына ел саен үзебезнең иҗади эшләребезне җибәрәбез.Алдагы елларда укыткан укучылар белән беренче,икенче урыннарны яуладык.Бу сыйныфтагы Гаффанов Илназның шигырьләрен дә

Ялкын” җурналы, “Сабантуй” газеталарында басылды,даими рәвештә “Алабуга нуры” газетасында безнең укучыларның иҗади эшләре басылып тора.

Чын матурлык һәрвакыт кешелекле була. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи яктан һәм әхлак ягыннан сафландыра. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне тиешенчә һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү- аның рухи йөзен һәр яктан үскән шәхес өчен кирәк булган сыйфатлар белән баету дигән сүз. Гүзәллеккә төшенүнең бала күңелендә бара торган зур һәм мөһим процессына әйләнә-тирәдәгеләр, беренче чиратта гаилә, саклык белән якын килергә тиеш.Әйләнә-тирәдәге тормышның гүзәллеге бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының матурлыгы, намуслылыгы да формалашып килүче кеше күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Гаилә һәм мәктәп тә бала тирәсендә матурлыкка, аның бөтен байлыгына, бигрәк тә сәнгатькә тиешле урын бирелгән атмосфера тудырырга тиешләр. Үзеңне сәнгатьнең тәмен белүче, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә төшенергә сәләтле кеше итеп тәрбияләү өчен бернинди рецепт та юк. Ә барлык балалар- барсы да!- сәнгатьнең теге яки бу өлкәсенә сәләтле булып туалар. Баланың сәләтсезлеге-күп очракта тәрбия булмау нәтиҗәсе ул. Моңа гаилә гәепле, ләкин моны ата-аналардан таләп итеп булмый торган очраклар да бар.Ә бу инде гаеп урта мәктәпкә төшә дигән сүз. Балаларның сәләтлелеген күрсәткән хәлиткеч һәм иң ачык билге- аларның уеннары, әкият яратулары. Урта мәктәптә, бигрәк тә түбән классларда, балаларча итеп әйткәндә, “баштан чыгарып”, хыял буенча рәсем ясау, уйнау күп булырга тиеш. Баланың мөстәкыйль рәвештә шигырь язу омтылышына күз карасы кебек сак килергә кирәк, чөнки бу сәләт бар кешегә дә бирелми һәм бик күп тырышлык сорый. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын мин һәрвакыт балаларга да әти-әниләргә дә әйтеп торам. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә, ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.Н.Островскийның “Бездә бары тик ялкаулар гына талантлы түгел” дигән сүзләрен исегездә тотыгыз.Укучы баланың тормышын тулысы белән иҗадилык биләп алганда гына талантлар җиңелрәк табыла һәм ачыла.












Автор
Дата добавления 13.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров31
Номер материала ДБ-257893
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх