Инфоурок / Другое / Статьи / Доклад на тему:“Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.”
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Доклад на тему:“Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.”

библиотека
материалов


Буа муниципаль районы

МБГББУ “Яңа Тинчәле урта гомуми белем мәктәбе”











Гаилә-бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите.

(Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

















Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы.





2014-2015уку елы



Максат: Ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү.

I. Исәнләшү. Хәл белешү.

Исәнмесез, диеп башлыйк әле-

Һәр очрашу шулай башлана,

Исәнмесез, диеп башланса ул,

Күңелләрдә ныграк саклана.

-Исәнмесез, кадерле ата-аналар, укытучылар. Кәефләрегез ничек?

-Минеке кояш кебек, ә сезнеке (баш бармак белән күрсәтегез)

II. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз.

Бала – гаиләнең көзгесе. Ата –ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ата- ана үрнәге баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата – аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башлаган эшләрен ахыргача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балалар да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер. Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.

Хезмәткә мөнәсәбәт – кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В.А.Сухомлинский болай дип әйткән: “Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә генә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән



үк хезмәтнең тәмен тоеп,үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәләрен күреп, горурланып үссеннәр.”

Балаларның даими башкара торган вазифалары булырга тиеш. Шулай булганда гына хезмәт тәрбия чарасына әйләнә. Даими вазифа балада мөһим сыйфатларның берсен – җаваплылык хисен тәрбияли. Уенга санап, җиңел генә керешеп киткән эш бераздан туйдыра башласа да, баланың үз вазифасын үтәвен таләп итәргә кирәк. Баланы эшкә мәҗбүр итмәскә, ә түземле рәвештә, акрынлап, тырышып эшләргә, үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәтергә.

Бала холкында ихтияр көче дә үзеннән - үзе барлыкка килми. Моны һәр ата –ана исендә тотарга тиеш. Бала кечкенә чакта әле аңа үзен мәҗбүр итү яки үз теләкләрен тыеп калу, үзе теләгән нәрсәдән баш тарту читен була. Шушы вакытта ата- аналарның түземле, ихтыярлы һәм нык булулары балада ихтыяр көче тууга ярдәм итә. Иң беренче әти-әни баладан хезмәтне таләп итәргә тиеш. Беренче этап: хезмәтне беашкарырга үтенү. Икенче этап: тыныч кына, тиешенчә мәҗбүр итү. Өченче этап: башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.

Бала - ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык – кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата –анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче сезнең белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен дә сезнең аша ала, акны-карадан, яхшыны – яманнан аерырга да сезнең ярдәм белән өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти - әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек. Шуңа кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм





аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз – үзләрен тотышына бәйле.

Ата-ана шулай ук баланың сәламәт үсеше турында да кайгыртырга тиеш.

Социологлар гаилә бүген кризис кичерә дип белдерә. Кайбер сорашып – белешү нәтиҗәләре:

Эшсезлек - 57,7%

Балаларга белем бирү, аларны тәрбияләү – 44,8%

Кием-салым, җиһаз сатып алу – 30,7%

Яхшы туклануны оештыру – 29,9%

Медицина хезмәтен алу – 25,6%

Мөмкинлекләр булмау белән бәйле мәсьәләләр гаиләдә җитди проблемалар булып кала. Димәк, матди тәэмин ителеш – гаиләдәге киеренкелекнең төп сәбәпләреннән берсе.

Илдәге хәерчелек, ата- аналарның һәрчак эш белән мәшгульлеге, өйдәге уңайсыз психологик халәт – болар гаиләнең тәрбияви көчен киметүче төп сәбәпләр.Илдә барган үзгәрешләргә, заманага бәйләп кенә бала тәрбияләүне ташларга ярамый. Әллә нинди авыр заманнарда да бала тәрбияләү беренче һәм иң мөһим эш булып калган. Әйдәгез балаларны бергәләп тәрбиялик, аларга үз юлларын табарга булышыйк, дөрес юл күрсәтик!

III.  "Кар бөртеге” күнегүе.  

Хөрмәтле әти-әниләр, хәзер без сезнең белән "Кар бөртеге” күнегүе эшләрбез. Күнегүнең шарты- һәр кеше үзе эшли, кешегә карамый. Мин һәр кешегә кәгазь бирәм. Кәгазьләр  бөтенесе дә бер төсле, бер зурлыкта. Мин эш тәртибен әйтә торам, сез эшлисез. Башладык.

1.Кәгазь урталай бөкләдек.

2.Өске уң почмагын ертып алдык.

3. Кәгазьне тагын урталай бөкләдек.



4 Өске уң почмагын ертып алдык.

5. Кәгазь тагын урталай бөкләдек.

6. Өске уң почмагын ертып алдык. Һәм шулай дәвам итәбез.

-Ә хәзер үзебезнең матур кар бөртекләрен ачабыз, бер-берсенә төсле кар бөртеген табабыз. Бер-берсенә су тамчысы кебек ошаган булсын.

-Таптыгызмы? -Нишләп? Сез ничек уйлыйсыз?

Нәтиҗә: Эш тәртибе һәм кәгазьләр бер төсле булса да, эшне башкаручылар төрле.Менә безнең балаларыбыз да төрле. Хәттә бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, аларның сәләтләре, мөмкинлекләре төрле. Шуңа күрә бер баланы икенчесе белән чагыштырырга ярамый.

IV. Тест эшләү.

-Хөрмәтле ата-аналар, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең балагызның  мәктәптә проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз +, әгәр билгеләмә сезгә кагылмаса – куярга.

1.Минем балага мәктәптә уку ошый.

2.Минем бала башка мәктәпкә бик теләп күчәр иде.

3.Сайлау мөмкинлеге булса да ул өйдә укырга теләмәс иде.

4.Кызганычка каршы минем бала миңа яки өйдәгеләргә мәктәп турында сөенеп сөйләми.

5.Сыйныфта аның дуслары күп.

6. Мәктәптәге укытучылар аңа аз ошый.

7.Ул сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша.

8.Берәр сәбәп аркасында дәресләр булмый калса аның кәефе бозылмый. Аны сәбәбе кызыксындырмый.

9.Минем бала өй эшләрен исенә төшерми торып үзе эшләми.



10.Башка нәрсәләр белән кызыксынуы, яраткан шөгыле укуына комачауламый.

-Хәзер  "+”   ларны саныйбыз. 1 "+”, 2 "-”, 3 "+”, 4 "-”, 5 "+”, 6 "-”, 7 "+”, 8 "-”, 9 "-”, 10 "+”.

8-10 балл. Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа уку ошый.

6-7 балл. – Мәктәптә эшләр начар түгел. Мәктәпкә мондый карашын ныгыту өчен балагызның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларына сөенүегезне белдереп торыгыз.

4-5 балл. – Игътибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә бар да тәртиптә түгел. Хәзер ачыкларга кирәк. Балагызны нәрсә борчуын.

1-3 балл. – Балагызга сезнең ярдәм кирәк. Мәктәпкә аның карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга , укытучылар белән сөйләшергә кирәк. Ярдәм итү юлларын билгеләргә кирәк.

IV. Ата-аналарга киңәшләр.   

      Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас. Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури. Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур



уңыш килүен аңлату отышлырак була. Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Бу иң мөһим сыйфатларның берсе. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү. Мәктәп «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау. Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.

V.  Ә хәзер "Йомры икмәк” әкияте буенча эш. Презентация белән.

   Ата-ана сөйли:  Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Бекөнне әби белән бабай  йомры икмәк пешерергә булганнар.

-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?

-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.

Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.

       Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.

Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз!

Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны, бүрене очраткан.

Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.

   Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.

Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.

   Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.

Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыйль рәвештә чыгарга өйрәтегез.   Шулай итеп менә нинди әкият килеп чыкты.  

Бүгенгә безнең очрашуыбыз тәмам. Балаларыбызны нинди булуларына карамастан яратыйк. Алар белән килешеп, бер-беребезнең фикерен тыңлап яшик.  

-Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Яшәргә, уйларга бик җайлы.
































Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-025161

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"