Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Доклад на тему:Муса Җәлилнең фронт лирикасы.

Доклад на тему:Муса Җәлилнең фронт лирикасы.


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Муса Җәлилнең фронт лирикасы.

Овчинникова Гузәлия Җәмгытдин кызы

татар теле һәм әдәбият укытучысы

ТРМинзәлә муниципаль районы“Николаевка

төп гомуми белем мәктәбе”

Кереш

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була.Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе.Исем генә дә түгел,тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык,кыюлык,каһарманлык,талантлылык,тугрылылык,ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Муса Җәлил,һичшиксез,бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше.Муса Җәлил диюгә,татар халкын,ә татар халкы диюгә,М.Җәлилне күз алдына китерәләр.

Төп өлеш

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә шагыйрь үзенең Ватан алдындагы бурычын тулысынча аңлап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә.
Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым иде антым:
Яшәсәм дә,
Үлсәм дә тик туган ил өчен!

Шагыйрь совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра. Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Туган иленә мөрәҗәгать итеп, совет солдаты дигән бөек исемне аклый алмавы өчен гафу үтенә:
Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмелмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

М.Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре” дигән җыентыкка тупланган.Ике дәфтәре туган илгә әйләнеп кайтты. «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы,кичерешләре,уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Йомгаклау

Муса Җәлилнең фронт шигырьләрендә эчкерсез самимилек ,тормышны ярату хисләре ярылып ята.1944 нче ел, 25 нче август. Бу дәһшәтле көнне патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Ләкин бернинди явыз үлем аны безнең арадан алып китә алмый. Муса Җәлил — үлемсез. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Үзенең үлемсез шигырьләрендә яши.
Тормышым минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Кулланылган әдәбият:

  1. 1957,Кашшаф Г. Муса Җәлил.— Казан: Татар. кит. нәшр.

  2. 2004,Муса Җәлил.Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:ТР”Хәтер”нәшрияты.

  3. 2005,Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе.-Казан:ТР”Хәтер” нәшрияты.

  4. М.Җәлил. “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.


Автор
Дата добавления 13.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров36
Номер материала ДБ-347787
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх