Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен элементлары куллану

Доклад: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен элементлары куллану

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

















Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану









Сабитова А.Ф










Балаларның бай рухлы, сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.

Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш – көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәненә ышанасың.

Уен дигәннән, кешелек җәмгыятенең үсеш дәверендә хезмәт формаларын чагылдыру рәвешендә барлыкка килгән, яшь буынны физик һәм әхлакый, эстетик яктан тәрбияләү вазыйфасын һәм шулай ук олылар өчен күңел ачу, вакыт үткәрү һәм көнкүрештә берәр эш-шөгыльне, йоланы үтәү вазыйфасын башкаруы мавыктыргыч чаралар системасын аңлыйбыз.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.

Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.

Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.

Укырга - язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән - техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра.

Шуңа күрә дә борын заманнан ук һәр халык балаларны ана теленә ныклап өйрәткән, аның телен шомартуга, сөйләгәндә һәм язганда аннан оста файдалануга бик нык игътибар иткән. Һәр ана, баласына “тел ачкычы” бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган; үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән.

Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә, уйналган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, татар теле фәненән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.

Уеннар яки уен элементлары кергән дәресләр укучының татар теле белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә, алга билгеле бер максат куеп эшләргә йөрәтә.

Татар теле дәресләрендә кулланылган уеннар балаларга ныклы белем бирергә, тотрыклы күнекмәләр булдырырга, мөстәкыйль рәвештә танып белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятырга ярдәм итәләр. Уеннар һәм уен элементлары кулланылган дәрестә укучы актив катнаша, мөстәкыйль фикер йөртә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән кораллана. Мондый дәресләрдә грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы уңышлы барачак.

Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга,уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра.

Шулай итеп, дәрестә үткәрелгән уеннар, кулланылган уен элементлары дәресне җанлы һәм кызыклы итә, укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияли һәм аның белән тирән кызыксыну уята.

Дәрестә уеннар оештыру - укытучының актив формалары һәм методларыннан файдалану ул.

Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга әзерләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә. Уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.

Уенны нәтиҗәле үткәрү өчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дә әһәмияте зур.

Шул рәвешле, укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып, төрле күрсәтмә әсбаплардан һәм аудиовизуаль техникадан, компьютердан файдаланып, уен рәвешендә төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәреснең өч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә дә, яңа белемнәрне өйрәткәндә һәм ныгытканда да куелган максатка, уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.

Шулай итеп, нәтиҗәле, мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырган уеннарны куллану укытуны активлаштырырга, яки укучыны фәнне үзләштерүгә актив тартырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә, сәләтен ачарга һәм, шулай итеп, белем алуга кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Уен дәресләренең төрләре.

Төрләре ягыннан татар теле дәресләрендә кулланыла торган уеннарның түбәндәгеләргә бүленә:

- КВН дәресләр;

- сәяхәт дәресләр;

- башка төр уен - дәресләр;

Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану әһәмиятле.

Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда КВН дәресләренең әһәмияте зур.

Сәяхәт дәресләр укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә Һәм иҗади халәт булдыра; укучы бу төр дәресләрдә фән нигезләрен үзләштерү белән бергә үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.

Табышмак, тизәйткеч һәм башка мавыктыргыч күнегүләр балаларны уйларга өйрәтәләр, фонематик ишетүләрен, сүз сизгерлеген үстерүдә ярдәм итәләр. Әсәрләрнең теле камил, сурәтләү чараларына бай. Кыскасы, тел дәресләре өчен менә дигән хәзинә.

Дәрестә балалар эшләп арыгач, аларны ял иттерү максатыннан физкультминутлар уздырыла. Аларны дәрестә файдалану авазларны дөрес әйтергә өйрәнгәндә ([җ], [һ], [ң], [w], [һәмзә] һ.б. авазлар) ярдәмгә килә, фонематик ишетүне үстерүдә, тел төзәтүдә булышлык итә.

Татар телен һәрьяклап өйрәнү барышында, баланың логик фикерләвен, иҗади көчен үстереп, төрле тәрбия бирүдә, гомумән, баланы тормышка әзерләүдә уеннарның әһәмияте зур.










Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Краткое описание документа:

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар. Балаларның бай рухлы, сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытларда күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру чарасы булса, бала өчен “уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул”.
Автор
Дата добавления 07.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров850
Номер материала 269276
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх