Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Доклад “Татар телен һәм әдәбияты фәннәрен өйрәнүгә теләк тудыруның нәтиҗәле чаралары”

Доклад “Татар телен һәм әдәбияты фәннәрен өйрәнүгә теләк тудыруның нәтиҗәле чаралары”

В ПОМОЩЬ УЧИТЕЛЮ ОТ ПРОЕКТА "ИНФОУРОК":
СКАЧАТЬ ВСЕ ВИДЕОУРОКИ СО СКИДКОЙ 86%

Видеоуроки от проекта "Инфоурок" за Вас изложат любую тему Вашим ученикам, избавив от необходимости искать оптимальные пути для объяснения новых тем или закрепления пройденных. Видеоуроки озвучены профессиональным мужским голосом. При этом во всех видеоуроках используется принцип "без учителя в кадре", поэтому видеоуроки не будут ассоциироваться у учеников с другим учителем, и благодарить за качественную и понятную подачу нового материала они будут только Вас!

МАТЕМАТИКА — 603 видео
НАЧАЛЬНАЯ ШКОЛА — 577 видео
ОБЖ И КЛ. РУКОВОДСТВО — 172 видео
ИНФОРМАТИКА — 201 видео
РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТ. — 456 видео
ФИЗИКА — 259 видео
ИСТОРИЯ — 434 видео
ХИМИЯ — 164 видео
БИОЛОГИЯ — 305 видео
ГЕОГРАФИЯ — 242 видео

Десятки тысяч учителей уже успели воспользоваться видеоуроками проекта "Инфоурок". Мы делаем все возможное, чтобы выпускать действительно лучшие видеоуроки по общеобразовательным предметам для учителей. Традиционно наши видеоуроки ценят за качество, уникальность и полезность для учителей.

Сразу все видеоуроки по Вашему предмету - СКАЧАТЬ

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татар телен һәм әдәбияты фәннәрен өйрәнүгә теләк тудыруның нәтиҗәле чаралары”

Телебез - безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә, безнең бурыч – туган телебезне күз карасыдай саклау, киләчәк буынга тапшыру.

Шул бурычларны тормышка ашыру максатында кайсы укытучы үз алдына “Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?”,”Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?” дигән сорауларны куймый икән? Әлбәттә, балаларда татар телен өйрәнүгә теләк уятыр өчен, иң беренче чиратта, дәрескә кызыксыну уятырга кирәк. Бала мәктәпкә укырга килгәндә бик зур теләк белән килә. Укучыны мәҗбүриләп түгел, ә кызыксындырып, эмоциональ, эчтәлекле, эш формалары күптөрле булган дәресләр үткәрү – әнә шул теләкне сүндермәскә, белем һәм күнекмәләрне кызыксынып, актив үзләштерергә мөмкинлекбирә.

Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңа фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен, мин дәрестә уңай шартлар тудыруны беренче максат итеп куям. Чөнки белем алу өчен кирәкле шарт, укучы белән укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм. Дәресләрем укучыларның бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтү белән башланып китә. Алар дәрес башында ук эшкә тартылалар һәм дәрес буе актив эшлиләр.

Рус мәктәпләрендә укучы балаларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм аралашу мөмкинлекләре төрлечә. Шуны исәпкә алып, дәресләремдә заманча белем бирү технологияләре кулланырга тырышам. Иң еш кулланыла торганнардан түбәндәгеләрне атап үтәр идем:

  1. шәхескә юнәлтелгән технологияләр:

  • дифференциаль укыту технологиясе;

  • үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе;

  1. укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр:

  • уен технологиясе;

  • проблемалы укыту технологиясе;

  1. уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр:

  • терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

  • компьютер технологияләре.

Башлангыч сыйныфларда дәресләрне уеннар, күрсәтмәлелек кулланмыйча үткәрүне күз алдына да китереп булмый. Болар белән беррәттән дәресләрне үткәрү формалары да балаларның игътибарын җәлеп итүдә зур әһәмияткә ия: лекция, экскурсия, уен-дәресләр, ярыш-дәресләр һ.б. Шулар арасынна мин үз дәресләремдә уеннарга зур урын бирәм, чөнки башлангыч сыйныфларда татар теленә карата кызыксыну уятуда уенның роле бик зур.

Балалар дәресләрдә үзләрен бик ачып бетермәскә мөмкиннәр, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре тирәсендәге кешеләргә ышанычланы арта. “Уен бала тормышында әһәмияле урын тота,-дип яза үзннең балалар тәрбияләү турындагы лекциясендә А.С.Макаренко,- зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш ни кадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай.”

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытларында уен элементлары куллану отышлы. Мин үзем “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык” темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә,укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә дип уйлыйм.

Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: ”Барам бер көнне урам буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый. Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәҗәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.

Тел дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуацияләр тудырам, һәр укучым шушы проблеманы чишүдә катнаша. Проблемалы эзләнү технологияләрен кулланганда укучыларда:

  • проблеманы әйтеп бирә белү күнекмәләре формалаша;

  • иҗади сәләтләре,күзаллау үсә;

  • максатчанлык һәм оешканлык тәрбияләнә;

4 нче сыйныфларда “Сан” темасын өйрәнгәндә тактага сүзләр язып куям. Шушы сүзләрне 3 төркемгә (исем,сыйфат, фигыль) аерып язарга кушам. Кайсы сүзләр бер төркемгә дә кермәде, шушы сүзләрне укытам һәм аларга сорау куйдыртам.

Дәресләремдә гадәти булмаган алымнарны да кулланып эшләргә тырышам. Шул алымнарның берсе – проек эше. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль эш. Проект эше укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерлщъне сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проек эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.

Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эшчәнлеге шактый катлаулы. Балада көтелгән нәиҗәгә ирешүгә кызыксыну булганда гына, проблеманы чишүдә уңай мотивация тудырып, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен проект – эзләнү эше алып барганда, аларның белем дәрәҗәләренең югары булмавын, дөньяны күзаллауларының, мөстәкыйль анализлау һәм игътибар туплау сәләтенең тиешенчә формалашып җитмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә укытучы башлангыч сыйныф укучыларын эзләнү эшчәнлегенең беренче алымнары һәм алгоритнары белән таныштыра. Проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белемгенә туплап калмыйча, белем туплауның нәтиҗәсен булдыруда.

Башлангыч сыйныфларда түбәндәге төрдәге проекларны кулланып була:

  • тикшеренү ( проблемалы ситуациядән чыгу юлларын эзләү, көндәлек тормышта кирәк булырдай программалар тәкъдим итү);

  • иҗади ( бәйрәмнәр яки конкурслар өчен презентацияләр, музыкаль бизәлеш, видеоклип һ.б.)

  • мәгълүмати ( темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу,нәтиҗә ясау);

  • уен проектлар;

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проеклар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна.

Бүгенге көн дәресләрен компьютер, интерактив такта, мультимедиядән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра.

Компьютер технологиясе вакытны нәтиҗәле кулланырга һәм бирү проессын тагын да кызыклырак, җанлырак итәргә мөмкинлек бирә.

Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.

Мультимедия технологиясе слайд – иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.

Гомумән фәннәрне укытуны камилләштерүнең чикләре юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгак итеп шуны әйтер идем: әгәрдә укытучы дәрестә күргәзмәлекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуаияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә зур уңышларга ирешәчәк.

Бөек шәхесебез Р. Фәхретдин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә,байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтенең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш.” Халыкның үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар - безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт

кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барыгызга да нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 01.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров382
Номер материала ДВ-024100
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх