Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Химия / Другие методич. материалы / Доклад на тему "Обучение татарскому языку в условиях двуязычия"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Химия

Доклад на тему "Обучение татарскому языку в условиях двуязычия"

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

Бөгелмә шәhәре муниципаль белем бирү учреждениесе 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе










ИКЕ ТЕЛНЕ ЧАГЫШТЫРЫП УКЫТУ






Бөгелмә шәhәре муниципаль белем бирү

учреждениесе 16нчы урта гомуми белем

бирү мәктәбенең II квалификацион

категорияле татар теле hәм әдәбияты

укытучысы Габидуллина Наҗия

Равил кызының Бөгелмә шәhәре hәм

районы мәктәпләренең татар теле hәм

әдәбияты укытучылары өчен “Ике телне

чагыштырып укыту” темасына үткәрелгән

педагогик укуларда чыгышы






















Бөгелмә

2002 ел


Татар телен башка милләт кешеләренә укытуның бай тарихы бар. Патша Россиясендә татар теленең үзенчәлекле дәүләт теле, Көнчыгыш сәясәтендә аның зур әһәмияткә ия булуы хәзер инде бәхәссез. Татар теле төрле уку йортларында укытылган. Моның өчен фәнни дәрәҗәдә язылган дәреслекләр дә булган. Аларда татар һәм рус телләрен чагыштыруга караган кайбер искәрмәләр дә бирелгән.

Ләкин әлеге ике телне чагыштырып өйрәтү Октябрь революция-

сеннән соң, татар теле рәсми рәвештә дәүләт теле дип игълан ителгәч кенә башланып китә. Соңгы елларда З.М.Вәлиуллина, М.З.Зәкиев, Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов, К.З.Зиннәтуллина, Э.М.Ахунҗанов, Л.К.Бәйрәмова, А.Ш.Әсәдуллин, Р.З.Хәйдәровалар тарафыннан язылган дәреслекләр дөнья күрә. Шулай да ике телне система буларак чагыштырып өйрәтү турындагы заманча хезмәтләр әле киләчәктә язылыр. Хәзер татар теленең академик грамматикасы дөнья курде, татар һәм рус грамматикаларын чагыштыру өчен ышанычлы нигез бар.

Дөньяда бу ике телдә сөйләшүчеләрнең саны, аларның кулланылу даирәсе төрлечә. Алар килеп чыгышы һәм структур-типологик төрләре белән дә аерыла. Фонетик, морфологик, һ.б.

Татар һәм рус телләрендәге фонетик аерма иҗек калыпларында аеруча ачык чагыла. Рус телендә иҗекләрнең калыпларын теркәп булмый; ә менә татар телендә, төрки телләрдә бары 6 иҗек калыбы бар:

  1. сузык (ә-ни, а-ла, у-за)

  2. сузык+тартык (ал-ма, ур-ман)

  3. тартык+сузык (та-рак, бо-лан)

  4. тартык+сузык+тартык (бар-ган, поч-мак)

  5. сузык+тартык (сонант)+тартык (әйт, илт)

  6. тартык+сузык+тартык (сонант)+тартык (карт, кайт).


Бу тема 8нче сыйныфта өйрәнелә. Биредә без сүзләрне иҗекләргә бүләргә һәм иҗек калыбын дөрес аерырга өйрәтәбез.

Татар теленең дөрес язу кагыйдәләре күпчелек очракта фонетик принципка нигезләнә, ягъни сүзләр ишетелгәнчә языла: нурлар, күзәтү, тирәнрәк һ.б. Ә рус теленең орфографиясе исә күпчелек очракта морфологик, тарихи-традицион һәм фонетик принципларга нигезләнә. Шул аерманы мин шулай аңлатам. «Рус телендә без, орфограммаларга нигезләнеп, сүзләрнең дөрес язылышын һәрвакыт тикшерәбез. Мәсәлән: басымсыз сузыкларны ике юл белән тикшерәбез: яблоко – непроверяемая безударная гласная ; полоса – тамырдаш сүзләр ярдәмендә - полосы, полоска. ә татар телендә сүз ничек ишетелә, шулай ук языла: алма, беренче һ.б.

Татар һәм рус телләрендәге тагын бер зур аерма бар. Ул – авазлар системасына карый. Татар телендә ә, ө, ү авазлары бар. Сузык авазлар калын һәм нечкә парлар барлыкка китерә: а-ә, о-ө, у-ү, ы-е; ә берсе – парсыз нечкә и. Сузык авазларның шулай калын һәм нечкә сузыкларга аерылуы сингармонизм законың нигезен тәшкил итә.

Татар һәм рус телләре үзенчәлекле тартык фонемалар белән дә аерылып тора. Мәсәлән, татар телендәге [ғ], ч, w (ирен-ирен сонант), һ, җ, ң, һәмзә авазлары рус телендә юк. Киресенчә, рус телендәге ц, ч, щ авазлары татар әдәби телендә рус сүзләрендә генә очрый.

Әлеге ике телнең лексик составында да аларның килеп чыгышына, тарихына бәйле аерма бар, бу – табигый хәл. ләкин рус балаларына татар телен өйрәткәндә игътибар ителергә тиешле ике тел өчен дә уртак сүзләр күп. Болар, бер яктан, татар теленә рус, европа телләреннән кергән алынмалар булса, икенче яктан, рус телендәге төрки-татар алынмалары. Ике тел өчен уртак лексиканың булуы укытуны җиңелләштерә. Мәсәлән, 10нчы сыйныф өчен татар теле дәреслегендә «Рус телендә төрки сүзләр» дигән тема өйрәнелә. Биредә без укучылар белән рус теленә кергән төрки-татар сүзләрен өйрәнәбез, аларның рус телендә кулланышы, мәгънәләре турында фикер алышырга өйрәнәбез. Бу теманы өйрәнгәндә мин укучыларны татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр белән күбрәк эшләргә өйрәтәм. Һәм аларга өй эшенә сүзлекләрдән берничә сүзне табарга бирәм. Шул сүзләрне алар озаграк истә тоталар.

Һәр ике телнең сүз ясалышында да аерма бар. Татар телендә морфологик һәм синтаксик сүз ясалышы зур урын алып тора. Морфологик сүз ясалышы рус телендә дә бар, әмма аерма шунда: татар телендә кушымчалар иң кимендә 2 төрле – нечкә һәм нечкә - булалар; дүрт, алты төрләре дә бар. Мәсәлән: -чы/-че, -гы/-ге, -кы/-ке, -лык/-лек, -тык/-тек, -даш/-дәш, -гак/-гәк, -как/-кәк, -ла/-лә һ.б.

Кушма сүзләр һәр ике телдә булса да, алар арасында аерма зур: рус телендә алар күпчелек очракта о,е сузыклары ярдәмендә кушыла, татар телендә тамыр үзгәрми. Мәсәлән:

Языковедение бишьеллык

Земледелие эшкуар һ.б.

Татар телендә (рус теленнән аермалы буларак) сүзләрне парлап сүз ясау зур урын алып тора. Мәсәлән: бала-чага, ата-ана, алай-болай һ.б. Татар телендә тезмә сүзләр һәм тезмә терминнар да күбрәк. рус телендә префикс-приставкалар сүз ясауда бик актив катнаша; приставка үзгәргән саен, сүзнең мәгънәсе үзгәрә: ходить – заходить, приходить һ.б. Татар телендә приставкалар юк. Рус теле грамматикасында җенес категориясе һәр сүз төркеменең диярлек үзәгендә тора: татар телендә бу бөтенләй юк. Киресенчә, татар телендә «тартым» дигән үзенчәлекле грамматик категория бар, рус телендә ул юк, мәгънәләр тартым алмашлыклары һ.б. белән белдерелә. Рус телендә сүзләрне бәйләү өчен сүз алдындагы предлоглар, татар телендә сүздән соң килә торган послелоглар яисә бәйлекләр кулланыла. Мәсәлән:

Идти с мамой - әни белән бару

Идти до леса – урманга хәтле бару

Стать как брат – абый хәтле булу һ.б.

Татар телендә бик бай бәйлек сүзләр системасы бар.

Аерым исемнәр, үзләренең мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып, урын-ара мөнәсәбәтләрне белдергән 3 килеш формасында килеп, бәйлек сүзләр функциясен башкаралар. әлеге күренеш рус телендә юк. Мәсәлән: ал--алдына – алдыннан – алдында; ас – астына – астыннан – астында һ.б..

Бер үк төрле грамматик категорияләр булганда да, аларның эчтәлеге, саны төрлечә. Рус һәм татар телләрендә 6шар килеш бар, ләкин аларның мәгънәләре күп очракта туры килми. Мәсәлән:

Рус телендәге именительный, дательный һәм винительный килешләр татар баш, юнәлеш һәм төшем килешләренә туры килә, калган килешләр туры килми.

Һәр ике телдә фигыльнең 3 заман булса да, рус телендә заман формалары татар теленә караганда күпкә ярлырак. Рус телендә 4 форма булса, татар телендә 9 заман формасы бар. Мәсәлән:


  1. хәзерге заман (настоящее время)

  2. билгеле үткән заман (прошедшее категорическое)

  3. билгесз үткән заман (прошедшее неопределенное)

  4. тәмамланмаган үткән заман (прошедшее продолжительное)

  5. күптән үткән заман (давнопрошедшее)

  6. кабатлаулы үткән заман (прошедшее многократное)

  7. билгесез киләчәк заман (будущее неопределенное)

  8. билгеле үткән заман (будущее определенное)

  9. киләчәк-үткән заман (будущее в прошедшем).

Синтаксик яктан караганда, рус телендә ярашу дигән бәйләнеш төре зур урын алып тора, ул род категориясенә нигезләнә. Татар телендә ярашу (нигездә) затта ярашуга кайтып кала. Татар телендә сүзләр бәйләнешенең башкарылу һәм янәшә тору төрләре өстенлек итә.

Җөмләдә сүз тәртибе. Рус телендә сүз тәртибе грамматик яктан ирекле. Күп очракта, сүзләрне урыннарыннан күчергәндә дә, җөмлә буларак, бу тезмә саклана. Мәсәлән: Дети собирают яблоки. Һәм Дети яблоки собирают. Ә татар телендә сүз тәртибе ирекле түгел, аның мәҗбүри очраклары күбрәк: аергыч һәрвакыт аерылмыштан алда килә; ия хәбәрдән алда килә; янәшә килү чарасы белән бәйләнгән хәлләр, тәмамлыклар хәбәрдән алда киләләр. Мәсәлән: Бала рәсем ясый. Бакчада кошлар сайрый. Аслан безнең дуслык турында җырлый. Һ.б.. Татар җөмлә ия белән башланып, хәбәр белән тәмамлана. Рус җөмләсендә ия куелдымы – аның янында ук хәбәр килә:

Мин мәктәпкә барам. Я иду в школу.

Татар һәм рус теклләрендә кушма җөмлә дә үзенчәлекле. Татар телендә иярчен җөмләләр аналитик һәм синтетик төрдә була. Бу яктан ике телдә уртаклык бар. Баш җөмләгә иярчен җөмлә ияреп килә. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче чаралар бик күп. Алар ике төркемгә бүленәләр.


Аналитик чаралар Синтетик чаралар

1 Мөнәсәбәтле сүзләр: шул, шул чагында, шундый, шуңа, шулай, шуңа карамастан, юкса, югыйсә, алайса һ.б.

1. Кушымчалар: килеш, шарт фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыль, исем фигыль кушымчалары һәм -дай/-дәй, -тай/-тәй, -ча/-чә, -лы/-ле һ.б.

2. Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр: чөнки, ки, ягъни, әгәр, гәрчә, гүя, гүяки, әйтерсең, диярсең һ.б.

2. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: белән, кебек, төсле, шикелле, өчен, хәтле, кадәр, чаклы, саен, аркылы, буенча, сәбәпле, таба һ.б.

3. Аныклау һәм көттерү интонациясе

3. Янәшә килү.


Синтетик чаралар татар телендә генә бар. Рус телендә бу чаралар аналитик чаралар белән алмашалар. Синтетик чаралар синтетик җөмләләр барлыкка китерәләр.

Синтетик чаралар кушма җөмләнең иярчен җөмләсендә булалар һәм иярчен җөмләнең хәбәре составында киләләр.

Бу теманы без 8нче сыйныфта өйрәнәбез.

Югарыда күрсәтелгән ике тел арасында аерымлыклар татар телен укытуда шактый зур кыенлыклар тудыра һәм аларны белеп эш итү кирәк.







































Тәкъдим ителгән әдәбият исемлеге:


  1. М.З.Зәкиев”Татар теле грамматикасы” 3 том, Синтаксис. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1992 ел

  2. Мәгариф” журналы

  3. Ф.Ф.Харисов “Основы методики обучения татарскому языку как неродному” Спб. : филиал изд-ва “Просвещение” 2001 г.



Краткое описание документа:

Равноправие языков народов Российской Федерации - совокупность прав народов и личности на сохранение и всестороннее развитие родного языка, свободу выбора и использования языка общения. 2. Российская Федерация гарантирует всем ее народам независимо от их численности равные права на сохранение и всестороннее развитие родного языка, свободу выбора и использования языка общения. 3. Российская Федерация гарантирует каждому право на использование родного языка, свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества независимо от его происхождения, социального и имущественного положения, расовой и национальной принадлежности, пола, образования, отношения к религии и места проживания.

 

4. Равноправие языков народов Российской Федерации охраняется законом. Никто не вправе устанавливать ограничения или привилегии при использовании того или иного языка, за исключением случаев, предусмотренных законодательством Российской Федерации. Нормы, устанавливаемые настоящим Законом, распространяются на граждан Российской Федерации, а также на иностранных граждан и лиц без гражданства, находящихся на территории Российской Федерации.
Автор
Дата добавления 11.02.2015
Раздел Химия
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров315
Номер материала 381084
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх