Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Доклад о творчестве поэта, писателя Рената Хариса
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Доклад о творчестве поэта, писателя Рената Хариса



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ «ТР

БУА РАЙОНЫ АЛШИХ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ»





Доклад.

Буа якларына гашыйк булганга гына шагыйрь булдым» (Р. Харис.)





Эшләде: Юнысова Люция Әсхәтовна

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

















2013 ел









Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

  • Кыскача биографиясе

  • Буа төбәгендәге бала чагы.

  • Шигырьләренә күзәтү.

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.



































-2-

1.Кереш.

Буа җыры” (өзек) Ренат Харис сүзләре.

Һәркайдагы кебек кояш,
Йолдызларың һәм аең —
Ә шулай да син күпләрдән
Яктырак, Буакаем.

Әй Буам-Буакаем!
Җаннарыма җылы алам
Кайтып бер күргән саен,
Әй Буам-Буакаем.

Мин беренче тапкыр якыннан,Татарстанның халык шагыйре Ренат Мәгъсүм улы Харисовны, Буа шәһәрендә үткәрелгән юбилей кичәсендә күрдем. Талантлы шагыйребезнең бәйрәме минем күңелемдә шатлык калдырды. Аның турында тагын да күбрәк белдем. Ренат Харис – халык шагыйре, ул галим, рәссам, тәрҗемәче дә, сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе дә. Бу кешенең эшчәнлеге бик тә күпкырлы. Халык шагыйре буларак аның безнең яклар турында әйткән сүзләре бар: “Буа якларына гашыйк булганга гына шагыйрь булдым» (Р.Харис). Бу юллар аның бала чагы белән бәйләнгән. Чөнки шагыйрьнең бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның  Буа  районында уза. Ул 1958 елда Буа шәһәренең А. В. Луначарский исемендәге рус урта мәктәбен тәмамлый.    





















-3-

2.Төп өлеш.

Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Сембер өлкәсенең Чынлы районы Кәшә авылында укытучылар гаиләсендә туган. Аның әтисе – Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы,ә әнисе Зәкия ханым – 1939 елда Татарстан укытучылары арасында, беренчеләрдән булып, Мәскәүдә М. И. Калинин кулыннан медаль алган кеше. Дәһшәтле сугыш башланачак 1941 елның кояшлы яз иртәсендә якты дөньяга аваз салган бу нәни генә малай еллар узып буй җиткән егеткә әйләнә. Уку, белем алу аны куркытмый. Гыйлем алу өчен күрше урыс авылы Кукау мәктәбенә ул көн саен йөри. Рус телендә сөйләшергә өйрәнә. Әтисенең өметләрен аклый. Шул хакта язылган шигырь юллары моның ачык мисалы.

...урыс авылында урыс сүзен

татар теле белән “көримен”,

чөнки шулай, бары шулай гына

төшә алган татар тирестән.

Әти куйган максат каты булган,

каты булгач, ... бәлки, дөрес тә”, – дип яза шагыйрь.

Ренат Харисның “Бүре күзе” поэмасы [Харис, 2001; 107-119] унбер яшьлек малай чагында Кукау урыс авылы мәктәбенә барганда каршына очраган утлы бүре күзләрен искә төшерүдән башланып китә:


Безнең ара – җиде-сигез адым.

Бүре яткан юлга аркылы.

Мин – утырган. Бүре күзе кузлы,

минем җаным бозлы кар тулы.”

Югары классларны Буаның рус мәктәбендә укыгач, яшь егет шул заманда бик хөрмәтле саналган укытучы һөнәрен сайлый – атаклы Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Ренат Харис тарих-филология факультетын тәмамлый.

Р.Харис поэзиягә алтмышынчы елларда килә, яшь шагыйрь әдәби мәйданга аяк баса һәм тиз арада үз стилен, үзенчәлекле сурәтләү алымнарын эзләүче, фәлсәфи юнәлешле сүз остасы, “кичереш белән бергә акыл, фикер эшчәнлеген ачуга, заманның әхлакый, рухи проблемаларын тарихи үткәннәр аша үзенчәлекле тел бизәкләре, кыю метафоралар ярдәмендә, тормышны фәлсәфи катлаулыклары белән ачуга омтылучы шагыйрьләрнең берсе” [Галиуллин 2003: 109] булып таныла.

Күренекле сүз осталары арасында безнең мөхтәрәм юбиляр йөзек кашы кебек балкый. Р. Харис 40тан артык поэма, унлап шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар авторы. Аларда шагыйрь шәхесенең чыныгуы, үсеше, чынбарлыкны аңлавының тирәнәюе шигъри осталыгының чарлана баруы чагыла.


-4-

Ренат Харис иҗатында Туган җир, җирне олылау хисе - иҗат итү өчен илһам чыганагы булып тора. Туган җир темасы шагыйрьдә Татарстан һәм авторның туган ягы Буа төбәге белән үрелеп тасвирлана. “Җир- миндә”, “Югарыга үрләгәндә”, “Буа ягым – тау ягым”, “Болада, Бик – Үти янында” шигырьләре шул хакта. Хезмәтемнең максаты – аның Буа якларына хөрмәтен өйрәнү, аны анализлау. Төгәлрәк әйткәндә, шигърияткә күз салу. “Буа җыры” шигыре моның ачык мисалы. Ул Буаны яратып “..яктырак, ямьлерәк, серлерәк...” дип атый. Йөрәгеннән чыккан җылылык белән “Буакаем” дип эндәшә.

Һәркайдагы кебек таллар,
Наратлар, юкә, каен —
Ә шулай да син күпләрдән
Ямьлерәк, Буакаем.

Һәркайдагы кебек кышлар,
Моңлы көз, көләч маең —
Ә шулай да син күпләрдән
Серлерәк, Буакаем.

Әй Буам-Буакаем!
Җаннарыма җылы алам
Кайтып бер күргән саен,
Әй Буам-Буакаем.

Буа ягының эш кешеләренә, табигатенә, матурлыгына, илһамлану хисе биләп алган бай җирләренә соклануны “Буа ягым – тау ягым” шигырендә күрәбез.

Буа ягым – тау ягым

Якты янсын маягың,

Күркәм эшкә,

Кайнар хискә,

Тапкыр сүзгә бай ягым!

Р.Харис шигырьләре укучыдан билгеле бер актив рухи халәткә көйләнгән булуны таләп итә. Мостай Кәрим билгеләп үткәнчә, “шагыйрь үз сукмагын салды, үз “Баскычлары”на  баса-баса үрләде һәм татар әдәбиятында “Ренат Харис шигърияте ” дигән үзенчәлекле күренеш барлыкка килде”.

Югарыга үрләгәндә”

Аяк ышанып атлый

Ә түбәнгә төшкән чакта

Аптырый- җирне тапмый

Җир түбәндә, тик бар аны

Табалмый таптаучылар

Рәхәтләнеп “Җир бар!” – дия

Тик үргә атлаучылар.

Җир, Туган як, туган җир, балалык еллары кемнәрне генә рухландырмый икән? Шагыйрьнең шигырьләрен кабат – кабат укыганнан соң, мин аның эчкерсез шәхес, бервакытта да алдын-артын уйлап бетермичә генә үз сүзен әйтмәс кеше икәнлегенә ышандым. Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, Р.Харис иҗатында без балачак, су буйлары, рухи халәт белән танышабыз, бездә табигатьнең матур бизәкләренә соклану хисләре тәрбияләнә.

























-6-

3. Йомгаклау.

Талантлы шагыйрь, Татарстанның халык шагыйре, Ренат Харис төбәгебезнең якты йолдызы. Буа ягы аны хөрмәт итә һәм һәрвакыт иҗаттагы уңышларын көтеп кала.

Ак теләк.(өзек) Р.Харис.

Сәйлән-сәйлән тамчылар
тамды, тамды учыма.
Матур-матур теләкләр
килделәр тел очыма:

   гөлләр чәчәк атсыннар
   сәйләннәрдән төс алып,
   чәчәк атсын кешеләр
   мәхәббәттән көч алып.



























-7-

4. Кулланылган әдәбият.

1.Буинская энциклопедия. Казань 2010. С. 343. Харисов Ренат Магсумович.

2. Ренат Харис музее. Казан. 4 нче гимназия .

3.Харис Р.М. Замана эзләре.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.

4. Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 1 т., Казан: Татар.кит.нәшр., 2006

5. Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 2 т., Казан: Татар.кит.нәшр., 2006



































-8-

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Я познакомилась с Ренатом Харисом поближе на торжественном празднике по случаю юбилея поэта. Очень талантливый поэт, общественный деятель. Несёт культуру народа. Его высоко ценят у нас в районе. Мы гордимся им. В школе имени А.Сагдеева создан его музей. Дети, родители, учителя в любое время могут посетить музей и узнать о поэте больше. Каждый год в этой школе проводится научно- практическая конференция детей и педагогов. После конференции издаётся сборник работ участников. Мой доклад тоже внесён в один из таких сборников. 

Доклад написан на татарском языке. Успехов всем в начале своих трудов.

 

Общая информация

Номер материала: 141317

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>