ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ РУХИ МӘДӘНИЯТЕ
ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ
Сабый дөньяга килә, тәүге кат аваз сала, әйтерсең :”Әй кешеләр,
әтием,әнием , якыннарым мин дә шушы якты дөньяга килдем!”-ди.Чыннан да, шушы
мизгелдән бу баланы яратучы кешеләр чолгап ала. Кемдер аны сөя, иркәли, ә
әнкәсе беренче кат кулына алуга:”И сабыем, бәхетле, тәүфыйклы, рәхимле, шәфкатьле
бул...”-дигән теләкләрен тели. Шушы көннән баланың рухи кыйбласы формалаша
башлый. Ул бөртекләп, әкрен генә баланың күңеленә үтеп керә. Аны формалаштыру
бик катлаулы процесс, аның җимешләрен дә бик тиз генә күреп булмый. Ул озак
еллардан соң гына үзенең җимешен бирә. Ә ул җимеш татлымы, әчеме булуы, нәкъ
менә аны чолгап алган кешеләрдән һәм аларның тәрбиясеннән тора. Мин үзем татлы
җимешләрне генә яратам, шуңа күрә дә тәрбия җимеше татлы булсын өчен ниләр
эшләргә мөмкин икәнлекне үземчә аңлатып бирергә телим.
Бала
туганчы ук, ата-ана аңа исем эзлиләр.Чөнки ул- иң кадерле, газиз, беркемне дә
кабатламас бала. “Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул синең йөзең, ата-анаңның,
ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм байрагы. Исем ул синең тормыш юлыннан күтәреп
барган үз байрагың”- [8 класс әдәбият.А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиева.Казан
“Мәгариф” нәшрияты 2006.313 нче бит]дип юкка гына язмагандыр М.Юныс үзенең “Шәмдәлләрдә
генә утлар яна ” әсәрендә.Чыннан да, баланың исеме аның алдагы тормышында бик
зур роль уйный.
Исем
кушу йоласын үтәгәннән соң, баланы шушы исемгә лаек булырлык итеп үстерергә
кирәк. Аны шәхес буларак формалаштыру бишектән үк башлана. “Бишек җырлары
белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Бишек җырларында бернинди дорфа
сүзләр әйтелми. Киресенчә, ана ул җырларны бөтен күңелен биреп, баласын назлап,
иркәләп җырлый. Җырлау барышында нинди генә иркәләү сүзләре әйтми:күз нурым
син, тулган аем, таң йолдызым, матурым син....” [Туган илем-мирас сандыгы,
Халкым теле-белем
ачкычы.АДПИ.1998.97 нче бит ]Ә чынлап торып уйлап карасаң, шушы җырлар иң
беренче тәрбия чарасы. Бала шушы бишек җыры аркылы туган телне, аның
матурлыгын, моңын тоя. Алар үрнәгендә иң матур тойгылар һәм иң күркәм сыйфатлар
тәрбияләнә. Бишек җырларының эчтәлеге еллар үткән саен камилләшә бара. Юкка
гына мәшһүр татар классиклары Дәрдемәнд, Н.Думави, М.Җәлил, шигъриятебезнең
чишмә башы булган Г.Тукай шушы бишек җырларына мөрәҗәгать итмәгәннәрдер.
Хәзерге чор әдипләре иҗатында да бу җырлар киң чагылыш таба.
Бала
үсә, тора- бара әти-әни, әби- бабайлар әкиятләр сөйлиләр.Аларда дуслык,
туганлык, батырлык, кешегә карата миһербанлы һәм ярдәмчел булу , әти-әниләр,
олыларны хөрмәтләү, кешелекле һәм шәфкатьле булу ассызыклана.
Татар
халкының бөек шагыйре Г Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”сен генә карасак та, алар
балада никадәр күркәм сыйфатлар тәрбия кыла, начар гадәтләрдән арынырга ярдәм
итә. Ә“Исемдә калганнар ” хикәясенә мөрәҗәгать итсәк, таң калабыз. Тукай ага
үзен белә башлаганнан бирле бик күп кешеләргә “Әти”, “Әни ” дияргә мәҗбүр
була, ләкин ул зарланмый, ә киресенчә, үзен тәрбияләгән кешеләргә рәхмәт укый.
“Кечкенә Габдулла башта усал , шәфкатьсез Шәрифә карчык кулына эләгә. Ләкин ул
аңа үпкә сакламый. Карчык күрсәткән хәлләрне сөйләгәч : “Ул карчык үлгән инде,
Алла аңар рәхмәт итсен , ”- дип күңелендәге ризалыгын белдерә.Ул – бик
кешелекле , олы җанлы, гадел кеше.Нечкә күңелле булып үсүенә бала чагыннан ук
халкы белән бергә яшәве, аның газаплы, авыр тормышын күрүе, күңел байлыгын
сизүе этәргәндер, дип уйлыйм”[Я.Х. Абдрахимова. 55 сочинение Казан “Мәгариф”
нәшрияты 2007. 22нче бит.] Халык кулында үскән Тукай ага рухи яктан нык булып
җитешүе дә безне уйландыра.
“Халык
-зур ул, көчле ул , дәртле ул..” дигән сүзләре юкка гына әйтелмәгәндер, ул
нәкъ менә шушы татар халык педагогикасын, халык авыз иҗатын, гореф-гадәт,
йолаларын өйрәнү безне рухи яктан баета.
Күренекле
язучыбыз Г. Бәшировның “ Туган ягым –яшел бишек” дигән әсәрен укысак ,
һичшиксез без моңа тагын бер кат инанабыз. Бу әсәрдә вакыйгалар 6-7 яшьлек
Гомәр авызыннан сөйләнә.Ул кайчакта үзен бик нык кыерсытканнарын күрсәтергә
теләгән төсле тоелган булса да , чынбарлыкта искиткеч матур тәрбияне тоемлап
сокланмый мөмкин түгел. Кеше белән табигать бер-берсенә шундый үрелеп бара
.Табигать белән исәпләшү, хөрмәт итә белү- халык әхлагы кабул ителгән
вакыйгалар, гореф- гадәтләр әсәрдә шулкадәр ихтирам, изге бер хис белән
сурәтләнгәннәр ки, халыкның рухи сәламәтлеген нәкъ шулар саклап торганлыгына
бөтен күңелең белән ышанасың.Чыннан да, рухи тәрбия , минемчә ,безнең татар
халык иҗатын- да , гореф- гадәт йолаларындадыр.
Шул
ук вакытта дин динебезне тоту, берникадәр булса да аның кануннарына буйсыну,
кешене матур, саф, инсафлы итә. Әгәр кешенең дине булмаса, ул кыйбласыз калыр
иде. Аның үрнәкләрен без бик күп әсәрләрдә күрәбез. К. Галинең “Кыйсса и
Йосыф”әсәрендә төп образ булган Йосыфка сокланмый мөмкин түгел.Хисам Кятибнең
“Җөмҗемә солтан” әсәрендә автор тәмуг күренешләрен тасвирлау аша үз укучысын
рухи яктан тәрбияләргә омтыла, кешеләрне яхшы гамәлләр кылырга чакыра.
Мөхәммәдъярның нинди гүзәл әсәрләре бар. “Йөкче”, “Хәммал” хикәятләрен укыган
саен укыйсы килеп тора, чөнки алардагы гүзәллек кешегә рухи азык бирә.
Шуңа
күрә дә баланы кече яшьтән үк татар халык авыз иҗаты белән берлектә ,ислам
дине белән , шушы матур әсәрләр белән таныштырырга кирәк. Алардагы моңны,
көйне, матурлыкны тойган бала гына рухи яктан бай, әдәпле, тәрбияле булып
үсәр. Тора- бара аның татлы җимешләре дә өлгерер. Әгәр шул тәртиптә балалар
тәрбияләнеп үссә , һичшиксез безнең милләт үсәр, яңа үрләр яулап , нык адымнар
белән алга барыр.
Кулланылган әдәбият
1.Я.Х.
Абдрахимова. 55 сочинение Казан “Мәгариф” нәшрияты 2007. 22нче бит
2. 18 класс әдәбият.А.Г.Әхмәдуллин,
Ф.Ә.Ганиева.Казан “Мәгариф” нәшрияты 2006.313 нче бит]
3. Туган
илем-мирас сандыгы,
Халкым теле-белем
ачкычы.АДПИ.1998.97 нче бит ]
Заявка.
Ф.И.О.
|
Галлямов
Айнур Фаргатович
|
Адрес,
телефон, e-mail
|
Чистопольский
район, с Татарский Толкиш
Ул.Молодежная
д 14 а
Телефон:
3-32-07
|
Ф.И.О.учителя,
научного руководителя.
|
Ярмушева
Рауза Рафиковна.
|
Тема
доклада.
|
Татар
халкының рухи мәдәнияте һәм татар әдәбияты
|
Форма
участия в работе секции (с докладом, слушатель)
|
С
докладом.
|
Необходимость
техни-ческихсредств при выступ-лении
|
-
|
Условия
проживания (общежитие ЕГПУ, гостиница)
|
Общежитие
ЕГПУ
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.