18.04.2021 14:00
Лайфхаки к ЕГЭ 2021
Смотреть
вебинар
Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыДоп. образование программа на тему "Туган як тарихы"

Доп. образование программа на тему "Туган як тарихы"

Скачать материал
библиотека
материалов



Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе











Укучыларга патриотик тәрбия бирү программасы (җирле материаллар нигезендә)
















Пучы - 2015


Эчтәлек


I. Аңлатма язуы ................................................................................................. 4


II. Программа эчтәлеге....................................................................................... 5


III. Программаның тематик бүленеше...............................................................6


IV.Программаны тормышка ашыру юллары .......................................... .........7


V.Көтелгән нәтиҗәләр........................................................................................7


VI. Куллану өчен әдәбият.................................................. ................................. 8









































Аңлатма язуы



Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Туган якны яратырга өйрәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш - әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен ...Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.

Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы-туган як тарихын өйрәнү. Туган як тарихы ул - шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли. Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала. Классларда тәрбия сәгатьләре үткәргәндә җирле материаллар зур тәрбия ысулы булып хезмәт итә алалар. Шушы максатны күздә тотып, җирле материаллардан гына торган 18 тәрбия сәгатенә исәпләнгән программа төзеп була.















Программаның эчтәлеге

I.Туган авылым (9 сәгать)

Авылга нигез салыну. Исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, халкы, сулыклары, истәлекле урыннары, атамалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Авыл кешеләренең культурасы, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү. Бәет, җырлар чыгаручы кешеләр белән очрашу. Авыл һөнәрчеләре һәм һөнәрләре турында сөйләшү, әби-бабайларның, әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештыру. Әти-әниләрнең эш урыннарында булу, хезмәт кешеләренең тормышын өйрәнү.. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары турында сөйләшү, өйләрендә булу. Әфганстанда хәрби хезмәттә булучылар белән очрашу. Мәктәп тарихын өйрәнү, ветеран укытучылар. Чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрү. Мәктәп, Шәрип Шәймиев музеена экскурсия. Төбәгебездәге күренекле кешеләрнең тормышларын өйрәнү, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү. Истәлекле урыннарга сәяхәт.Чишмәләр,су буйларын күзәтү.

II. Актанышым – туган җирем (6 сәгать).

Районыбыз тарихы, мәйданы, авыллары, географик урыны, халкы, геройлары, күренекле кешеләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында мәгълүмат бирү. Район үзәгендәге Җиңү паркына, “Аактаныш таңнары” газетасы редакциясенә, районның Туган як музеена, “Лачын боз сараена” экскурсия.

IV. Татарстан-минем республикам (4 сәгать).

ТР тарихы, дәүләт символлары, географик урыны, табигате, күренекле шәхесләре, шәһәрләре. Казан - чал тарихлы башкала. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсияләр. Күренекле шәхесләре турында әңгәмә .





























Программаның тематик бүленеше


9


Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү .Экскурсия.

1

2 нче бүлек

Актаныш – туган җирем

4

1

Актаныш районы тарихы битләреннән.

2

2

Данлыклы райондашларыбыз. Телдән журнал.

1

3

Район үзәгендәге Җиңү паркына ,”Актаныш таңнары” газетасы редакциясенә, районның Туган як музеена экскурсия.

1

4

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

Актаныш районы егетләре- Советлар Союзы Геройлары. Мәктәп залындагы стенд белән таныштыру.

1

3 нче бүлек.

Татарстан – минем республикам

4

1

РФ, ТР тарихы, дәүләт символлары.

1

2

ТР шәһәрләре

Республика шәһәрләре белән таныштыру. Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау.

1

3

Күренекле шәхесләр

2










Программаны тормышка ашыру юллары

Программа үзенең эчтәлеге белән беркадәр авыл, район тарихын үз эченә ала.Туган як тарихын өйрәнүөчен тәрбия сәгатенең, класстан тыш чараларның төрле формалары кулланыла ала: экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, мультимедиа программалары һ.б. Аларны үткәрү укучының яшеннән, әзерлек дәрәҗәсеннән, укытучының максатыннан тора. Бигрәк тә экскурсияләр укучыларда зур кызыксыну уята. Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе кызыксындыра. Шуңа да тарихи вакыйга турында сөйләгәндә, бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә нинди мөнәсәбәте булуын аңлату кирәк. Тәрбия сәгатьләрен үткәргәндә мәктәп музееның ярдәме гаять зур.

Бу программа укучыларга туган төбәкнең тарихы , мәдәнияте турында тирәнрәк аңларга ,җирле материаллар нигезендә патриотик тәрбия бирергә мөмкинлек бирә.

Көтелгән нәтиҗәләр


1. Бала үз гаиләсе , авылының күренекле кешеләренә хөрмәт белән карый, горурлану хисләре кичерә.

2. Укучы туган як тарихы буенча белемнәрен арттыра.

3. Балада патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләнә.



Куллану өчен әдәбият


1. “Актаныш таңнары”. 1999 ел, 13 февраль

2. Әхмәтҗанов М. “Якташ әдипләребез” – Актаныш типографиясе Дәүләт унитар предприятиесе. 2002 ел, “Очты, очты” китабы, Казан, татар китап нәшр., 2000

3. Гаилә албомнары. Өй архивындагы фотолар, доументлар күчермәсе, хатлар.

4. Пучы авылы тарихы.

5. “Мәйдан” журналы, №6, 2012 ел

6. “Мәгариф” журналлары.

7. Музей материаллары.

8. Хәтер. Татарстан Республикасы, Казан, Хәтер китабы нәшр., 1996.















































Төзүче: тарих һәм җәмгыять белеме

укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшаех кызы








Басма: 8 бит



423730, Актаныш районы, Пучы авылы, Кызыл Армия урамы, №40


  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Курс профессиональной переподготовки
Учитель-наставник
Курс повышения квалификации
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнлек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык эшенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык - Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте , казанышлары белән кызыксыну, милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

     Туган якны яратырга өйрәтү,  туган якка мәхәббәт тәрбияләү- патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы.  Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр - Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү  патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора.

Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация работы с одаренными детьми в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Система работы специалистов ОО по подготовке учащихся старших классов к сдаче экзаменов»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Основы музейной педагогики в работе учителя как одно из условий реализации Федерального государственного образовательного стандарта (ФГОС)»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экзаменационный стресс как частая проблема педагогов и учащихся и пути ее решения»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.