Инфоурок Другое Другие методич. материалыДополнительный материал к уроку татарского языка к разделу "Морфология" на тему "Морфологические особенности кигинского говорв" (6 класс.)

Дополнительный материал к уроку татарского языка к разделу "Морфология" на тему "Морфологические особенности кигинского говорв" (6 класс.)

Скачать материал

Башкортстан республикасында 130-дан артык милләт яши. Мондый төрлелек Рәсәй дәүләтнең башка төбәкләрендә күзәтелми. Шуңа да Башкортстанны табигате белән дә, анда яшәгән халыклары белән дә дөньяда күренекле урын алып тора.

Башкортстанда дәүләт теле дип, рус һәм башкорт телләре исәпләнә, ләкин башка халыклар да иркен рәвештә үз туган телләре аша аралашып, белем алу мөмкинчелекләренә ия. Хөкүмәтебезнең телләр турындагы законы бу җәһәттән үзенең иң уңай нәтиҗәләрен бирә - төрле милләт халыклары үзара дус һәм аңлашып яшиләр, һәр халыкның уртак һәм үзенең генә хас матди һәм рухи байлыклары бар. Шулар арасында, һичшиксез, тел байлыгы иң беренчеләрдән санала. Чөнки дәүләт куәте халыкта булса, халык куәте - телдә. Гореф-гадәт, йола, милли бәйрәмнәребез, һәм башка рухи байлыкларыбыз саклануы да телебезгә бәйли. Киң Башкортстаныбыз җирендә һәр төбәкнең үзенә генә хас җирле сөйләш, диалект үзенчәлекләре булу да туган җиребезнең тагы да бер үзенчәлекле байлыклары турында сөйләп торалар. Әдәби тел үсеше процессында җирле сөйләм байлыклары да читтә калмый, чөнки җирле сөйләмне халык үзе тудырган, аның үз законнары, үз кагыйдәләре, үз тарихи җирлеге бар. Мондый тел байлыклары бүгенге көн өчен генә түгел, үткәнне кадерләү, киләчәктә халык, милләт язмышын күз аллау өчен да кирәк.

Һәр төбәк бу яктан тел байлыкларын барлап, үсә һәм яши алу мөмкинчелегенә ия. Бу - яшәү өчен мөһим шартларның берсе булып исәпләнә.

Кыйгы җире Башкортстанның бик күп почмакларыннан нәкъ үзенең сөйләм үзенчәлекләре белән аерылып тора да инде, бу «телне» башка бернинди төбәк сөйләше белән бутап булмый.

Хәзер әдәбиятта язучылар иҗатында җирле сөйләм күренешләрен еш очратып була, бу авторга, ул куйган мәсьәләне киңрәк һәм төгәлрәк ачарга ярдәм итә, әсәрне җирле материал белән бизәргә, аның эммоциональ яңгырашын көчәйтергә ярдәм итә, сүз байлыгы төрлелеген билгеләү өчен дә әһәмиятле. Мондый күренешне без Кыйгы җирендә туып үскән язучы-шагыйрьләребез иҗатында да күрәбез. Нәҗия Игезьянованың әсәрләрен генә алыйк, күпме тел җәүһәрләре балкып яна аларда! Танылган шәхес, шагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафин Кыйгы сөйләшенә арнап, хәтта шигырь-җырлар иҗат итте, алар поэзия һәм җыр сәнгатенең кабатланмас бер күренешенә әверелделәр.












Башкортстанда яшәүче төрки халыкларының җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнүнең ерак тарихы бар. Ул XX йөзнең икенче яртысыннан башлана. Бу өлкәдә бигрәк тә академик Радлов хезмәтләре тел тарихы, аның үсеше, үзгәрешен тикшерүе белән зур әһәмияткә ия. Диалекталь (җирле) сөйләшне ул ике төркемгә бүлә:

  1. Ялган диалекты

  2. Урман диалекты

В.Г.Бессонов көньяк, көнчыгыш, көнбатыш диалектларына бүлеп карый. Кыйгы районы диалекты бу ике галимнең дә фикерләрен дә үз эченә ала.


Көнчыгыш диалекты тармагы.

Бу җирле сөйләшкә Кыйгы, Дуван, Балакатай, Мәчетле, Салават районнары керә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Кыйгы районында яшәүче башкортларның җирле сөйләше тел галиме, профессор Җ.Киекбаев тарафыннан хезмәтләрендә телгә алынып китсә дә, бу төбәктә яшәгән татарларның сөйләшү үзенчәлекләренә игътибар артык бирелми. Ләкин шунысы кызыклы, Кыйгы районында күпчелек татарлар яшәп, диалект күренеше нәкъ аларда көчле чагылыш таба. «Кый» белән кукыррак сөйләшергә яраткан халык теленнән әллә никадәр тел җәүһәрләре эзләп табып булыр иде. Р.Сафин да бу як сөйләшен шигырьләрендә күрсәтеп, рифмага сала. «Чакырдың кый, килмәдең кый, яннәремне кыйдың кый» - юллары бу якларда афоризмга әйләнеп киткән.

Кыйгы татарлары сөйләшен тыңлап торган читтән килгән кеше бу сөйләшне башкорт теленә охшатып карый. Монда дөреслек тә юк түгел, башкорт теленә тартым фонетик, морфологик, лексик күренешләр күзгә бәрелеп тора. Татарлар монда үзләрен типтәрләр дип атыйлар, телләрен «Кыйгы теле» дип, үзенә бер статус биреп, горурланып әйтәләр. Имеш, бу якларның татарлары Иван Грозный чукындыруыннан күреп, Кыйгы районының Дүшәмбикә һәм Түбән Кыйгы авылларына илтә торган юл чатына килеп урнашканнар. Җирле башкортлар бу күчеп килүчеләрнең исәбен аерым дәфтәргә теркәгәннәр дә, «типтәр» сүзе әнә шул «дәфтәр» сүзеннән килеп чыккан имеш, дип тә аңлаталар хәзерге вакытта. Фараз итүләр бик күп төрле бу хакта. Белеп булмый, бәлки башкортлар алардан үз телләренә якынрак сөйләшүне дә шарт итеп куйганнар. Һәрхәлдә, шунысы ап-ачык, Кыйгы татарлары сөйләше әдәби сөйләштән бик нык аерылып тора, кызганыч, шул дәрәҗәдә бай, кызыклы бу сөйләш күренекле тел галимнәре тарафыннан бөтенләй өйрәнелмәгән дип әйтерлек.

Октябрь инкыйлабына кадәр тикшерүче галимнәр (А.Бессонов, В.Каталинский һ.б.) бу якның диалектын «горный», «луговой» сөйләшләренә бүлеп йөрткәннәр. Соңгарак «горный»ны Куакан, «луговой»ны Юрматы сөйләше дип үзгәртәләр. Моның сәбәпләре нидәлеген ачыклап булмый, чыганакларда бу хакта фикерләр очрамый.

Ә инде Башкортстанның төньяк-көнбатышына урнашкан халыкларның җирле сөйләшен Әй сөйләше дигән исем астына куеп, чынлап та бу үзенчәлекле диалекталы нәкъ шушы билгеләмә аша карау дөреслеккә туры киләдер. Әй, Йөрүзән, Ык елгалары төбәкләренә киң таралган бу сөйләш. Территориясе белән моңа Башкортстанның Кыйгы, Мәчетле, Дуан, Салават районнары белән беррәттән Чиләбе өлкәсенең кайсыбер урыннары да керә. Мондагы халыклар үзләренең этник составы буенча бик төрлеләр, анда әйле этник төркеме дә сакланган, тик Әйле сөйләше үзенең борынгы бик күп лингвистик сыйфатларын югалткан. Аңа көнбатыш диалектының йогынтысы көчле булган, сөйләш һәртөрле үзгәрешләр кичергән бу табигый да, тормыш, яшәеш шартлары, әлбәттә дә, тел үсешенә, яңача формалар алуга зур тәэсир иткән.

Телдәге теге яки бу күренеш хәрәкәтенең сәбәпләрен аңлау өчен халыкның төбәк үзенчәлекләренә, тарихына байкау ясау кебек мөһим эшләр уңай нәтиҗәләр бирә, ләкин бу эш вакыт, эзләнүләр, тикшеренүләр таләп итә. Язма комарткылар бик аз сакланган, юк дәрәҗәсендә, Әйле якларында андый-мондый археологик эзләнүләр дә тарихта күзәтелми, архив материаллары турында сөйләп тору да артык булыр иде. Дин, гореф-гадәтләрне элек-электән тыеп киленүләр дә тел өлкәсендәге эзләнүләрне кыенлаштырган. Әгәр дә вакытында мәчетләр салынса, андагы язмалар сакланса, укымышлы дин әһелләре көндәлек язмалар алап барсалар, бүгенге көнне тел мәсьәләләрендәге байтак сорауларга җавап табышыр иде. Кызганычка каршы, алар юклар, шуңа да бу якларның диалектын өйрәнү гомумтел кагыйдәләре аша чагыштыру алым белән үтәү максатка ярашлы нәтиҗә чыгарырга ярдәм итәр дип, ышанасы килә. Гасырлар белән үзара тамырдашып, аралашып яшәгән бу төбәктәге иң күп санлы татар, башкорт сөйләшен бер-берсеннән аерып карап та булмый, алар бик якыннар, гармоник берләшкәннәр. Шуңа да мәсьәләнең практик ягына килгәндә, татар һәм башкорт сөйләшен янәшә куеп, чагыштырып карау дөресрәк булыр.

Әй, Миәс һ.б. төбәкләрнең сөйләше төньяк-көнчыгыш сөйләшеннән күпкә аерыла. Мәсәлән, җыю - жыю, җ / ж чиратлашуы, җәяү - жәяү, яйәү, җ / я чиратлашуы. Сүз уртасындагы ң урынына ңгы куллану: аңгыра - аңра.

Сорау кисәкчәләре дә киңәйтелгән кисәкчәләр формасын ала: баранма, киләңме? (барасыңмы, киләсеңме?)

Кайсыбер фигыльләрдә дә төшеп калган авазлврны күзәтергә мөмкин: буса ни - булса ни (л - төшеп аган).

Сөйләштә рәвешләрнең дә лексик мәгънәсе кызыклы: мыкты, тәян (гел мәгънәсендә - тәян генә шулай булмый).

Сөйләмгә хас булган көчәйткечләр дә үзенчәлекле: шыр тиле, шыр тоз һ.б. (бик тозлы, бик тиле, артык тозлы) мәгънәсендә.

Кайбер фигыль кушымчалары заман төрләрен алмаштырып кую очраклары да бар. Киләчәк заман формаларындагы - без барабыз, без барыйк (I зат, күплек санда). Без бүген кинога барабыз - без бүген кинога барыйк. Беренче очрактагы барабыз киләчәк заман хикәя фигыль формасы барыйк урынында килеп, фигыльгә яңа төсмер бирә, ягъни - барыйк - рөхсәт сорау, теләк белдерү мәгънәсенә дә ия була.

Бу якларда телдге бу күренешне күбрәк балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге укучылар сөйләшендә еш очратып була.

Әдәби тел нормаларыннан читләшүче аваз үзенчәлекләрен дә табып була моннан.

Шуннан (әдәби) - шыннан (диал.), уклау (әдәби) - оклау (диал.)

-кай, -кәй, -генәм, -гынам, -кынам, -кенәм.

Әй генәм, нинди матур! (әдәби), әй генәм, нинди матуркай! (диал.)

Рус һәм башка телләрдән кергән алынма сүзләр дә нык төбәк сөйләшенә керешеп киткән. Тарелка (әдәби) - тәринкә (диал.), бетон (әдәби) - битун (диал.)

Югарыда әйтелеп киткән җирле сөйләш үзенчәлекләре халык тормыш-көнкүрешендә еш очрый. Яшәешебездә дә үзгәрешләр даими рәвештә телебезгә яңалыклар алып килеп тора, кайбер күренешләр төшеп кала. Бу бигрәк тә гореф-гадәт йолаларда, очрашу, туганлашу, туй, балага исем кушу һ.б. ачык күренеп тора. Шулай итеп, Башкортстанның төньяк-көнбатышына урнашкан төбәкләрдә җирле сөйләшнең үзенә генә хас бик күп үзенчәлекләрен табарга мөмкин. Һәм, әйтүебезчә, бу як татарлар сөйләменең башкорт теленә якын булуы зур кызыксындыру тудыра.

  1. Исем ясаучы кушымчалар (ялгаулар) -тыҡ, -ҙыҡ, -дөк урмандык, тауҙыҡ һ.б.

  2. Сыйфат ясаучы -лы, -лө, -ле, атты (атлы кеше), көстө егет (көчле егет), юнде (юньле, көстө (көсле) һ.б.

  3. Фигыль ясаучы (кылым) кушымчалар: -ла, -лә, атта - атла, эштә - эшлә, эштәй - эштәмәй (эшли - эшләми), аңда - аңла, йырҙа - йырла.

Әйтеп кителгән сорау кисәкчәлре куллану татар телендә дә, башкорт телендә дә еш кулланыла, уртак күренеш: күрәңме - күрәсеңме - күрәһеңме? киләңме - киләсеңме - киләһеңме?

Мондый охшашлыкны бу якларда бик күпләп табарга була. Колын (әдәби) - колкай (диал.), апасы (әдәби) - апае (диал.)

Хәзерге укучыларның авылдашлары арасыннан язып алган телнең төрле грамматик бүлекләренә караган җирле сөйләш байлыкларына игътибар итик.

I. Лексик диалектизмнар. Әпәй - икмәк (әдәби), тиргәү - орышу, ачулану (әдәби), кукыраю - эреләнү, һавалану (әдәби), тәгәс - чынаяк асты (әдәби), сөңкә - чынаяк өсте, тустак - тәлинкә, тирәне савыт (әдәби), мөгеш - почмак (әдәби).

II. Симантик диалектизмнар. Себеш - тавык баласы (әдәби), көсек - эт баласы (әдәби), апакай - кече туганың (ир һәм сеңелнең икесенә дә шулай дәшү каралган), инәй - әни (әдәби).

III. Фонетик диалектизмнар. [с] - [ч] - авазларының алмашынуы, асы -ачы (әдәби), сана - чана (әдәби), сәй - чәй (әдәби), өс - өч (әдәби), сәскә - чәчкә (әдәби), сабата - чабата (әдәби), сәс - чәч (әдәби), әтәс - әтәч (әдәби), сия - чия (әдәби).

Соңгы чия сүзе халык җыры аша табыннарда болай дип тә җырлана:

«Өй артында шомыртым бар,

Яннарында сияләр,

Сияләр дә безгә карап,

Сез бәхетле дияләр».

IV. Морфологик диалектизмнар. Кыйшык - кыеш, кәкре (әдәби), танакай - тана (әдәби), песәй - песи (әдәби), тәгәрчәк - тәгәрмәч (әдәби), кесерткән - кычыткан (әдәби), кызкай - кыз (әдәби), бозаукай - бозау (әдәби), колкай - колын (әдәби), әсәк - учак (әдәби) һ.б.

Шулай итеп Әй сөйләше татарларның телендә үзенә генә хас, бер җирдә кабатланмый торган грамматик, лексик, семантик, фонетик үзенчәлекләр санап бетергесез. Күрәбез, монда төрле җирле сөйләш күренеш күренешлренә уртак булган бик күп сыйфатлар да табып була. Бу төбәк халкы элек-электән урманчылык, терлекчелек, кортчылык, игенчелек, аучылык һөнәрләрен үзләштереп көн күргән. Шуңа да анда хуҗалык тармакларына бәйләнешле рәвештә терминнар, атамалар киң таралган. Сөйләшнең күп кенә диалектизмнары борынгы төрки теле лексикасы белән баетылып, бүген дә халыкка хезмәт итә. Болардан тыш фарсы, гарәп теленнән алынган сүзләр дә юк түгел.

Кызганычка каршы Башкортстанның төньяк-көнбатышына урнашкан татарларның җирле сөйләш байлыклары галимнәр тарафыннан бик аз игътибарга алынган. Күп очракта бу хакта территориаль бүленеш белән генә конкрет эш белән уңай якка үзгәрер дигән ышанычта каласы килә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дополнительный материал к уроку татарского языка к разделу "Морфология" на тему "Морфологические особенности кигинского говорв" (6 класс.)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Хранитель музейных предметов

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 160 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.11.2015 972
    • DOCX 32.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хурматуллина Ямиля Шафагатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3342
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Психология расстройств пищевого поведения

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 162 человека из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 87 человек

Мини-курс

Концепции управления продуктом и проектом: стратегии и практика.

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе