Инфоурок Другое Рабочие программыДополнительный урок по татарскому языку -7 класс

Дополнительный урок по татарскому языку -7 класс

Скачать материал

7 сыйныфта татар телен өстәмә рәвештә өйрәтү өчен

 ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Яшел Үзән районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Р.Әкрамова

 

                                                  Аңлатма язуы

 

Эш программасы структурасы

 

 Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне үз эченә алган курсның эчтәлегеннән, календарь-тематик планнан.

 

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 

  1. «Россия Федерациясендә мәгариф турында»  Россия Федерациясе Законы(№ 273-ФЗ, 29.12.2012); 
  2. «Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ЗРТ, 22.07.2013);
  3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.
  5.  “Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”, Казан: Мәгариф, 2010;
  6. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә расланган  “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы;
  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы (№ 2744/14, 25.02.2014) хаты.
  8. Кулланылган дәреслек: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2007.

 

  2014 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен өйрәнү максатында өстәмә сәгать кертелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы хатында укучыларның туган телләрен өстәмә рәвештә өйрәнү шартлары ачык регламентланган. Укучылар туган тел буларак бары бер генә телне сайлап алырга хокуклы. Сайлап алу гариза язып, ирекле рәвештә башкарыла. Туган тел буларак сайланган тел атнага өстәмә 1 сәгать күләмендә өйрәнелә.

 

                                     Программаның эчтәлеге

 

Туган тел буларак сайланган татар теле факультатив дәрес формасында өйрәнелә. Укучыларның элеге программа буенча алынган белемнәре бәяләнми.

            7 сыйныф укучыларына татар телен, туган тел буларак, өстәмә рәвештә өйрәтү курсының төп максат һәм бурычлары:

-туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

- туган телне мәдәниятның, бигрәк тә милли мәдәниятның, бер күренеше итеп кабул итәргә өйрәтү;

- укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

-тыныш билгеләрен дөрес куя белү;

- укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

-телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

-татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

 -Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Бурычлар:

 •        Җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

•          Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдән аерырга, алардан тиешенчә файдаланырга күнектерү.

•          Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне сакларга күнектерү.

•          Сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренешен, җөмлә кисәкләрен танып-белүләренә ирешү.

•          Эндәш һәм кереш сүзле җөмләләрне дөрес интонация белән укырга, язмада аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

•          Укучыларның җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели, аларны дөрес интонация белән укый, тыныш билгеләрен куя белүләренә ирешү.

•          Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтү.

•          Диалогик сөйләмдә ким җөмләләрне куллана белүләренә ирешү.

•          Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы файдаланырга күнектерү.

•          Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файлану һәм тиешле интонация белән уку күнекмәләре булдыру

            Әлеге курсны сайлаган 7 сыйныф укучылары, нигездә, татар телен туган тел буларак өйрәнәләр. Татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар 9 сыйныфта татар теленнән БРТ узачаклар, дип көтелә. БРТ хәзерлекне башлау максатын, һәм югарыда күрсәтелгән максат-бурычларны күздә тотып, әлеге программа түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

 

Бүлекләр

Сәгать саны

1

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

2

2

Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре

2

3

 Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә

2

4

Җөмлә. Җөмлә төрләре

4

5

Җөмләнең грамматик кисәкләре

25

 

 

Календарь-тематик план

 

Тема

Сәгать саны

Үтәлү вакыты, план

Үтәлү вакыты, факт

1

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

1

 

 

2

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше.

1

 

 

3

Сүзтезмә, сүзтезмәдәге бәйләүче чаралар.

1

 

 

4

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

1

 

 

5

Җөмлә. Бер составлы җөмлә: бер составлы фигыль җөмлә, бер составлы исем җөмлә. Сүз җөмләләр.

1

 

 

6

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык җөмлә.

1

 

 

7

Раслау һәм инкяр җөмләләр, җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

 

 

8

Тулы һәм ким җөмләләр.

1

 

 

9

Гади җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр.

1

 

 

10

Җөмлә төрләрен кабатлау. Өлешчә синтаксик анализ.

1

 

 

11

Җөмләнең баш кисәкләре: ия, гади ия, тезмә ия; хәбәр, гади хәбәр, кушма хәбәр, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

 

 

12

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тиңдәш һәм тиңдәш булмаган аергычлар, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

 

 

13

Тәмамлык. Туры тәмамлык, кыек тәмамлык, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

 

 

14

Хәлләр. Аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

2

 

 

15

Аныклагыч, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

1

 

 

16

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре: тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

2

 

 

17

Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш сүзләр, кереш сүзләр, керешмәләр.

1

 

 

18

Җөмләдә сүз тәртибе. Язма һәм телдән сөйләмдә сүзләрнең туры һәм кире тәртибе.

1

 

 

19

Җөмләнең аерымланган кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке аерымланган хәлләр, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

 

1

 

 

20

Аерымланган аныклагычлар, алар янында куела торган тыныш билгеләре.

1

 

 

21

Җөмләнең аерымланган кисәкләрен кабатлау.

1

 

 

22

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

2

 

 

23

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

2

 

 

24

Җөмләгә билгеләмә бирү.

1

 

 

25

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау.

2

 

 

26

БСҮ. Текст буенча эшләү.

2

 

 

27

Төрле жанрларга караган текстларны сәнгатьле уку, фикерне әдәби телдә аңлату. БРТ белән язмача эшләү.

2

 

 

28

Ел буена үткәннәргә гомуми йомгак.

1

 

 

 

Барлыгы

35

 

 

 

Кулланылган әдәбият

  1. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  3. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.
  4. Хәсәншина Р.Г.  Татар теле дәресләре / Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  5. Мифтахов Б.М. 7 нче сыйныфта татар теле дәресләре / Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.
  6. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш 5 – 11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы / Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001.
  7. Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2 – 11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.
  8. Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән дидактик материаллар. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфлары / Укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  9. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Гади җөмлә синтаксисы / 7 – 11 нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2006.
  10. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  11. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре / Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003.
  12. Максимов Н.В., Шәйхразиева З.В. Синтаксиста серләр бар: башваткычлар, уеннар, тестлар / Укытучылар өчен ярдәмлек. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  13. Сафиуллина Ф.С., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дополнительный урок по татарскому языку -7 класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инженер по автоматизации производства

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 478 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.11.2016 842
    • DOCX 30 кбайт
    • Рейтинг: 4 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Акрамова Наиля Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Акрамова Наиля Рашитовна
    Акрамова Наиля Рашитовна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1354
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Развитие мотивации к обучению

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 156 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Мини-курс

История архитектуры: от классицизма до конструктивизма

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Теоретические аспекты трекинга и менторства

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе