Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / ”Дәрдемәнд иҗатында символик образлар”.

”Дәрдемәнд иҗатында символик образлар”.


  • Русский язык и литература

Поделитесь материалом с коллегами:

Тезис.

Символизм – Европадагы әдәби- сәнгать юнәлеше.Баштан Франциядә барлыкка килә, аннан соң 19 гасырда һәм 20 гасыр башында төрле илләрдә күп кенә шагыйрьләр иҗатына юнәлеш бирә.Символизм чынбарлыктагы, кешеләргә яшерен булган идеяләрне, эчтәлекләрне символ юлы белән ачудан гыйбарәт.

Символ – нинди дә булса күренешне, предметны аңлата торган шартлы сүз яки билге. Символлар борынгы заманнардан ук килә һәм тормышта төрле очракларда кулланыла.Мәсәлән, ай – ялгызлык, сандугач – гүзәллек, чәчәк – мәхәббәт символы.

Эшнең темасы:”Дәрдемәнд иҗатында символик образлар”.

Максаты:Дәрдемәнд иҗатын күзәтеп, аның иҗатында зур роль уйнаган символик образларның мәгънәсен аңлау.

Дәрдемәнд – фәлсәфи шагыйрь.Аның стиле үзенчәлекле.Ул фикерне үзенчә әйтергә омтыла. Шуңа күрә аның шигырьләре символик образларга бай.

Шундый символик образлардан еш очрый торганы – җил образы.

Без” шигырендәге җил образы – билгесезлеккә хәрәкәт символы.Шагыйрь гомерне комда калган эз белән чагыштыра.Җил иссә, ком бер урыннан икенче урынга күчә, эз җуела.Яшәеш мәңге хәрәкәттә, аның көче һәрдаим яңаны, камиллерәкне тудыра алуында.Өметләрдән өемнәр хасил була, ләкин алар тора – тора чери, замана аңа ут төртә, нәтиҗәдә ут бөтенесен юкка чыгара. Димәк, җил образы бу шигырьдә - тормыштагы бөтен нәрсәнең дә билгесезлек белән бетү символы.

Ә менә “Исәрме җил тугай булып” шигырендә бу образ икенче төрлерәк мәгънә ала.Әлеге шигырьдә ул – билгесезлек алдында куркып калу символы.

“Үлән өстенә сузылып яттым”әсәрендә җил образы тагын да катлаулана:ул яшәешнең төп билгесе булган вакыт мәгънәсен үз эченә ала.Шагыйрь җил образында узган еллар, үткән гомерләрне күрә.Гомернең тиз үтүе аны сагышка сала.

Кораб” шигырендә әлеге образ – иҗтимагый- социаль үзгәрешләр символы.

Дәрдемәнднең “Кораб” шигыре тулысы белән символизмга корылган.Бу шигырьдәге диңгез образы – тормыш символы, кешелекнең яшәеш символы. Шул диңгез дулкыннарын ярып баручы кораб – кешелек язмышы символы.Тормышта бернәрсә дә мәңгелек түгел, барысы да үзгәрә, тормышта һәрвакыт “җилләр исә”, ә кайвакыт “давыллар да күтәрелә”. Кешегә нәкъ менә шул давылларда үз урынын табарга авыр.

Җил, давыл,дулкынланган диңгез – тарих стихиясен гәүдәләндергән символик образлар.

Бар җиһан тында!” шигырендә Дәрдемәнд тынлык образын кертә.Шагыйрь тынлыкка колак сала һәм шул җиһандагы тынлык эчендә ул җил тавышын ишетә.Биредә җил – вакыт аяусызлыгы символы.

Таң образы – 20 йөз башы татар шигъриятендә киң таралган күренеш.Бу образ символизмның характерлы образы. Г.Тукай, С.Рәмиев, Һ.Такташ шигырьләрендә таң образы милләтнең яңарыш символы булса, Дәрдемәнд иҗатында ул – иртә образы – көн башлану образы белән тиңдәш. Дәрдемәнднең таңы кабатланмас.Җәйге, язгы таң – тынычлык, тормыш гармониясе символы. Шулай ук таң – кояш чыгышы Дәрдемәндтә тормыш белән канәгатьләнү,

Тормышны язмышта ничек язылган булса, шул көенчә кабул итеп алу символы да.

Дәрдемәнд иҗатында таң образы турында сөйләгәндә, тагын бер нәрсәне дә билгеләп үтәргә кирәк.Аның шигырьләрендә кояш баю, кич образлары юк.

Дәрдемәнднең таңы – бәхетсезлекләрне сиземләү символы. Дәрдемәнд – тормышны тирән аңлый торган, аның гадәти караш белән күреп булмый торган якларын таба белә торган рәссам. Ул Толстой,Тютчев, Достоевскийлар белән бергә яшәешнең караңгы чиксезлеге һәм кеше рухына мөрәҗәгать иткән кеше.

Дәрдемәнд шигырьләренә тирән мәгънә хас. Үзе укучыларга җиткерергә теләгән фикерен,аларда уятырга теләгән хисне ул яшереп символларга сала.Бу символлар укучыны уйланырга мәҗбүр итә.

Каләмгә хитап” шигырендә Дәрдемәнд каләмгә мөрәҗәгать итә. Ул каләмгә сораулар биреп, тормыш мәгънәсен аңларга тели. Каләм – тормыш мәгънәсен ачучы.Ул хәзерге тормышны үткәннәр белән бәйләүче. Каләм образы Дәрдемәнд иҗатында гына очрамый.Бу образга бик күпләр мөрәҗәгать итәләр.Мисал итеп, яраткан шагыйребез Г.Тукайның “И каләм” шигырен алырга була.

Дәрдемәнднең “Тал чыбык” шигырендә яшьләрнең мәдрәсәләрдә чын мәдәни тормышка сусап интегүләрен суга омтылган тал чыбыгы белән чагыштыра. “Яз чәчәге” шигырендә автор шәкертләр тормышын умырзаяга охшатып тасвирлый.Бу шигырьләрдәге тал чыбык, умырзая символлар. Алар шул елларлагы уку-укыту эшләренең тормышын күрсәтү өчен кулланылган.

Тагын бер тирән эчтәлекле символ-ул сандугач. Дәрдемәнднең сандугачы – төн кошы. Бу образ шагыйрьнең рухи дөньясын,күп кеше арасында ялгызлыгын чагылдыра.

Кеше сыйфатларына ия булган Дәрдемәнднең сандугачы – ялгызлык, ташлап калдырылу, туган иленнән ераклашу символы. Без моны шагыйрьнең “Сеңеп җиргә, менеп җилгә” шигырендә күрә алабыз.

Гомумән, Дәрдемәнд иҗатын өйрәнү кызык.Аның шигырь юллары, хәтта аерым сүзләре дә, ныклап уйлануны сорыйлар. Символик алымнардан файдаланып, күренекле шагыйрь һәм иҗат остасы Закир Рәмиев укучысының күңеленә үз уен “уйдырып” сала белгән. Шуңа күрә дә, еллар үткән саен, ул укучыларга якыная гына бара. Аның ялкынлы шигырьләрен хәзерге вакытта да бик яратып укыйлар.


Автор
Дата добавления 29.09.2016
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров187
Номер материала ДБ-220852
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх