Дәрес
этаплары
|
Укытучы
эшчәнлеге
|
Укучы
эшчәнлеге
|
Универсаль
уку гамәлләре (УУГ)
|
Оештыру
|
Балаларда
яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
-Хәерле
иртә, укучылар! Хәлләр ничек?
-Әйдәгез
әле, урыннарга утырыр өчен бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә чәчәк бәйләме
күрсәтәм. Утырыр алдыннан, һәрберегез берәр чәчәк төсен атарга тиеш.
|
Укучылар
бер-берсенә карап елмаялар, уңышлар телиләр. Утырыр өчен чәчәк төсен әйтәләр:
кызыл, ак, зәңгәр, сары, алсу...
Таблицада үзбәя.
|
КУУГ:
сыйныфташ-лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш-лек итү.
ШУУГ:
үзмаксат кую
|
Актуаль-ләштерү.
|
Фонетик
күнегү.
Татар
теленә генә хас авазларны дөрес әйтергә өйрәнү.
Җә – җө
– җү; һә – һө – һү; әң – өң – үң: җәй, җөй; яңа, уңа, шәһәр...
Аудирование.
1.Прослушайте
и укажите слова со звуком [ү].
Тегүче,
язучы, биюче, сатучы, төзүче, укытучы.
2.Прослушайте
и укажите слово, лишнее в логическом ряду.
Нефтьче,
сатучы, балык, балыкчы, төзүче, язучы.
-Ни
өчен?
|
Укучылар
татар теленә генә хас авазлар кергән сүзләрне кабатлыйлар.
[ү]
авазы кергән сүзләрне ишетсәләр торып басалар, сүздә бу аваз булмаса,
утыралар.
Бирелгән
сүзләрдән балык сүзен аерып әйтәләр.
Биремдәге
сүзләр –чы, -че кушымчалары белән ясалганлыгын әйтәләр.
Таблицада
үзбәя.
|
КУУГ:
укытучы белән хезмәттәшлек итү.
ТБУУГ:
биремнәрне үтәгәндә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу.
|
Уку
мәсьәлә-сен кую
|
-Укучылар,
димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Дәрескә
нинди максат куярбыз?
|
Укучылар
-чы, -че кушымчасы белән ясалган сүзләр дип уку мәсьәләсен чишәләр, максат
куялар: -чы, -че кушымчалары белән яңа сүзләр ясарга өйрәнү; шул сүзләр белән
җөмләләр төзү.
|
ТБУУГ:
танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.
КУУГ:
коллектив фикер алышуда катнашу.
|
Танып-белү
эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.
|
Сәнгатьле уку.
-Балалар,
игътибар белән экранга карагыз. Хәзер без сезнең белән экрандагы шигырьне
чылбырлап укырбыз.
(Экранда
С.Михалковның шигыре бирелгән) (слайд 2)
С
лесенки ответил Вова:
-Мама –
летчик!
Что ж
такого?
Вот у
Коли, например,
Мама
милиционер.
А у
Тони, и у Веры
Обе мамы
инженеры.
А у Левы
мама – повар.
Мама –
летчик,
Что ж
такого?
И
спросила Нина тихо:
-Разве
плохо быть портнихой?
Кто
трусы ребятам шьет?
Ну
конечно, не пилот.
Летчик
водит самолеты –
Это
очень хорошо.
Повар
делает компоты,
Это тоже
хорошо.
Доктор
лечит нас от кори,
Есть
учительница в школе.
-Сез
ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында?
-Дөрес,
һөнәрләр турында. Нинди һөнәрләр ишеттегез?
-Сез
аларның тәрҗемәләрен беләсезме?
Ребуслар
чишү.
(Экранда
берәм-берәм табиб, тәрбияче, укытучы, сатучы, очучы рәсемнәре чыга).(слайд 3)
-Нәрсә
сон ул һөнәр?
Ә менә
Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә һөнәр сүзенең аңлатмасы болай бирелгән: Профессия
– это у людей основной род занятий, трудовой деятельности. Ә татар
теленең аңлатмалы сүзлегендә: Һөнәр – ул төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге.
Димәк, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. (слайд 4).
-Игътибар
итегез әле, бу һөнәр атамалары ничек ясалган?
- Шуннан
чыгып нәрсә әйтә алабыз?
-Әйе,
укучылар, татар телендә –чы, -че кушымчалары яңа сүз ясый. Без караган һөнәр
исемнәрендә дә –чы, -че кушымчалары очрады.
|
Текстны
чылбырлап укыйлар.
-Кешеләр,
профессияләр турында.
-летчик,
повар, милиционер,
портной, учительница.
Таблицада
үзбәя.
Ребусларны
чишеп яңа лексиканы өйрәнү.
Таблицада
үзбәя.
Һөнәр - кешенең
эшләгән эше, эш төре...
-чы, -че
кушымчалары белән
-һөнәр
атамалары –чы, -че кушымчалары ярдәмендә ясала.
|
ТБУУГ:
уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу.
КУУГ: үз
фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү.
РУУГ: үз
эшчәнлегең-не контрольгә алу.
|
Физминутка
|
Күзләргә
зарядка ясау.(Схема буенча).
|
|
|
Белемнәрне
ныгыту
|
Дәфтәрләрне
ачып, бүгенге числоны язып куябыз.
Матур
язу күнегүе.
Һһ хәрефләрен
матур итеп язу.
Һөнәрле
үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.(мәкаль)
-Дәреслекнең
16 нчы битендәге 2 нче биремне дәфтәрләрдә эшләү.
Физпауза.
(бармаклар
өчен)
Бармак
уены “Һөнәрләр”
Баш
бармагым – биюче,
Имән
бармак – тегүче,
Урта
бармак – төзүче,
Атсыз
бармак – кибетче,
Чәнти
бармак кем була?
Читек
чигүче була.
-Укучылар,
экранга карыйк әле. Ике баганада сүзләр бирелгән. Беренче баганадагы сүзләр
кем? соравына, икенче баганадагылары нишли? соравына җавап бирүче сүзләр.
Шушы сүзләр ярдәмендә җөмләләр әйтегез.
Кем?
Нишли?
Сатучы
укыта
Пешекче
сата
Укытучы
пешерә
Очучы
оча
(Слайд
6)
|
Матур
язу күнегүен үтәү.
Бирелгән
сүзләрдән һөнәр исемнәрен ясыйлар.
Балык –
балыкчы, тимер – тимерче, эш – эшче, китапханә – китапханәче.
Эшләрне
парларда тикшерү (экранда ачкыч бирелә). (слайд 5)
Таблицада
үзбәя.
Сатучы
сата.
Пешекче
пешерә.
Укытучы
укыта.
Тикшерәләр
(ачкыч экранда) (слайд 7)
Таблицада
үзбәя.
|
РУУГ:
үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
ШУУГ:
күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициатива-сы күрсәтү.
КУУГ:
мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәш-лек инициатива-сы күрсәтү, иптәшеңнең
гамәлләрен бәяләү.
|
Физминутка
|
Төсле
нурлар тоту
|
|
|
|
Дидактик
күнегү.
“Кем кайда эшли?” – дигән таблица белән эш. (Слайдта төрле һөнәр ияләре
ясалган рәсемнәр чыга).
Пешекче,
сатучы, табиб, төзүче...
-Пешекче
ашханәдә эшлиме?
-Сатучы
мәктәптә эшлиме?
-Табиб
шифаханәдә эшлиме?
-Нәтиҗә
чыгарып нәрсә әйтә алабыз?
-Ә
сезнең әти-әниләрегез кайларда эшлиләр? Если вы хотите
сказать о профессии своих родителей, то говорите так:
Минем
әтием – төзүче.
Минем
әнием – укытучы.
-Әйе,
укучылар, кеше үз һөнәре белән матур. Хезмәт турындагы шушы мәкальләрне дә
карап китик әле. (слайд 13)
1.Хезмәт
төбе – хөрмәт.
2.Кешене
хезмәт бизи.
3.Эш
беткәч уйнарга ярый.
-Бу
мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?
|
-Пешекче
ашханәдә эшли.
-Сатучы
кибеттә эшли.
-Табиб
шифаханәдә эшли.
-Төзүче
төзелештә эшли.
-Әйе,
пешекче ашханәдә эшли.
-Юк,
сатучы мәктәптә эшләми, кибеттә эшли.
-Әйе,
табиб шифаханәдә эшли.
-Һәр
һөнәр иясенең үз эш урыны бар.
Укучыларның
җаваплары тыңланыла.
Эшләгән
кешене хөрмәт итәләр. Кеше эше белән матур...
Таблицада
үзбәя.
|
|
Рефлексия
|
-Рәхмәт,
укучылар. Бүген без дәрестә бик күп һөнәр ияләре турында сөйләштек. Сез дә
зур үскәч, үзегез теләгән һөнәрне сайларсыз. Кемдер табиб, кемдер тегүче,
укытучы шофер булыр. Нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, ул сезнең яратып
эшләгән эшегез булсын. Ә моның өчен сезгә, укучылар, күп укырга, белергә,
тырышырга кирәк булыр. Ә бүгенге дәрестән чыгып:
-Бүгенге
дәрестә мин .... белдем.
-Мин
дәрестә ... өйрәндем.
-Миңа
.... авыррак булды.
-Минем
кәефем .... (слай 14)
|
Сорауларга
җавап бирү.
|
КУУГ: үз
фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү.
ШУУГ:
эшеңә үзбәя бирү.
|
Билгеләр
кую
|
Таблицагыздагы
билгеләрне бергә кушыгыз һәм уртача билгене чыгарыгыз.
|
Билгеләр
куялар
|
ШУУГ:
үзбәя.
|
Өй эше
бирү
|
1.5 нче
күнегү, 16 нчы бит.
2.
Һөнәрләр турында мәкальләр язып килергә.
3.
Әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында сөйләргә әзерләнергә.
Дәрес
тәмам. Сау булыгыз.
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.