Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Дәрес эшкәртмәсе татар теле

Дәрес эшкәртмәсе татар теле


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:


“Бәхет башы - тәүфыйк ”


Сәкинә Гыйльманова,

Чистай муниципаль районы

2 нче гимназиясенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.

Максат.

  1. Туган телне, әдәбиятны, күренекле шәхес – Р.Фәхреддин мирасын тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

  2. Сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү.

  3. Укучыларны югары әхлаклы итеп тәрбияләү; тәүфыйклы кеше төшенчәсен формалаштыру,гыйлемлелеккә омтылыш уяту .

Җиһаз. 1 нче плакатта эпиграф: “Кош очар өчен, кеше – бәхет өчен яратылган”.

2 нче плакатта мәкальләр:

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”,“Тәүфыйк – изге юлдаш”,

Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас”.

Ризаэддин Фәхреддин портреты һәм мультимедия басма.

Дәрес барышы.

Укытучы: Хәерле көн, балалар. Бүгенге дәресне “Бәхет башы - тәүфыйк”

дигән темага багышлыйбыз. Бәхет белән бәйләнешле нинди мәкальләр беләсез?

Укучылар фикере тыңлана.

Укытучы: “Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган” диелә татар халык

мәкалендә. Әйе, балалар, барыбыз да бәхетле буласыбыз килә һәм һәр кешенең

бәхетле булырга хакы бар.

Бәхет төшенчәсе бик күп нәрсәләрне эченә ала. Нәрсә соң ул бәхет, сез ничек

уйлыйсыз?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

Укытучы: Бәхетлеме кеше дөньяда

Туган җирен анам димәсә,

Анам диеп янып – көймәсә?

Чишмә суын учлап эчкәндә

Йөрәгендә шатлык сизмәсә

Шигырьнең бу юлларын тыңлаганда без үзебезнең шундый матур, тату Татарстан Республикасында яшәвебез белән чиксез бәхетлебез. Көн саен шат күңел белән үзебез яшәгән шәһәребезнең киң урамнарыннан тынычлап йөрибез, җырлы, якты матур гимназиябездә белем алабыз. Бу да бәхет бит, балалар, чиксез зур шатлык.

Укучылар җырлый. “ Гимназия вальсы”.

Укытучы: Без менә туган телебездә сөйләшә, укый – яза беләбез. Ана телен белү,

ата-бабаларыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен үз телебездә өйрәнү – ул зур

бәхет бит, балалар.

Укучы: Ризэддин Фәхреддин милләтебез турында болай дигән:

Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр

берлә берлектә җир йөзендән файдаланыр өчен килгән милләтбез.”



Укытучы: Бәлки, бәхет – азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт күрүдәдер. Ләкин мин

мондый фикерле кешеләргә авырлыклар күрмичә, бәхетле булып булмый дип

әйтәсем килә.

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “Бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе”

диелгән.

Минемчә, юкка гына түгелдер, сез иң беренче урынга яхшы уку, акыллы, тәртипле

булуны куйдыгыз. Әйе, яхшы уку өчен тәртипле булу – иң кирәкле шарт.

Укучы мәкальне укый: Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Укытучы:Берәүләр өчен бәхет тәмле ашап, затлы киенеп, чит ил маркалы

автомашиналарда гына җилдерү булса, безнең бөек әдипләребез, күренекле

язучыларыбыз аны икенче төрле аңлаганнар.

Менә күренекле мәгърифәтче, Әлмәтнең хәзинәле җиреннән калыккан, тирә-якка

мәгърифәт нуры тараткан Ризаэтдин Фәхретдин бу турында нәрсә язып калдырган:

Укучы кычкырып укый:Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең

күрке сүз булыр”.

Укытучы: Бу фикерне ничек аңлыйсыз?

Укучылар фикерләрен әйтәләр.

Укытучы: Димәк нәтиҗә чыгарып язып куйыйк: “Кешенең эчке дөньясы, ягъни

күңеле матур булсын”.

Әле алда әйтеп үткән акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдин дә шулай җиңел

генә акыл иясе булуга ирешкәнме? Әйдәгез әле, Р.Фәхретдиннең тормыш юлы

турында тыңлап алыйк .

Укучы: Мәшһүр галим тарихчы, археограф, мәгърифәтче әдип, танылган дин

әһеле,фикер иясе, педагог, журналист Ризаэтдин Фәхретдин 1859нче елның 4нче

гыйнварында (яңа стиль белән 17 гыйнварында) хәзерге Татарстанның Әлмәт

районы Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә.Башлангыч белемне

укымышлы әти-әнисеннән алганнан соң, аны 7 яшендә мәктәпкә укый башлый.

Кечкенә авылның кечкенә мәктәбе гаять акыллы малай өчен тар булганлыктан,

озакламый аны күршедәге Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр.

Өлкән сыйныф укучысы булып җиткәч, тырыш һәм һәрнәрсә белән кызыксынучан

Ризаэддин күп вакытын китаплар күчереп язу белән мавыга һәм шулай итеп, үзе

өчен бай гына китапханә туплый.

Укытучы: Хәзер аның күпкырлы иҗади һәм фәнни мирасы турында фикер

алышыйк.

Укучы: Мәдрәсәдә гыйлем алуын төгәлләгәч, ул җиң сызганып балалар укытырга

керешә. Укыту барышында бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗәнинең алымнарыннан

файдалана, тәрбия буенча бай тәҗрибә туплый.

Укучы: Яшь галим фәнгә тартыла, ул схоластика киртәләрен җимереп, яңарышны,

алга карап атлауны кыйбла итә.

Укучы: Ризаэддин иҗади эш белән мавыгып китә, күп кенә китаплар, мәкаләләр яза,

татарның рухи тормышына караган язма чыганакларны җыеп туплый.

Укучы: 1887нче елда ул имамлыкка имтихан тота һәм үз вазыйфасын җиренә

җиткереп үти. Шуңа күрә аны җәмәгатьчелек ихтирам итә, 1891нче елда

Р.Фәреддинне Уфага, Диния нәзарәтенә казый итеп эшкә чакыралар.

Укучы: Күп кенә телләрне ана теле кебек белгән галим Русия һәм мөселман илләре

галимнәреннән тыш, Америка, Германия, Франция, Испания,Япония, Кытай,

Скандинавия һәм башка илләрнең галимнәре белән языша, уртак фәнни проблемалар

чишәргә омтыла. Бу гамәлләре өчен тынгысыз галим үз илендә төрле

эзәрлекләүләргә юлыга.

Укытучы: Менә шундый сикәлтәле юллар аша үтеп ул – галим, тарихчы, язучы,

журналист, педагог, дин эшлеклесе булуга ирешә.

Р.Фәхреддин болай дигән: “Кулыңнан килсә, форсат тисә, галим бул, бу эш насыйп

булмаса, шәкерт вә гыйлем өстәүче бул. Бу да булмаса, гыйлемне дус күр.”

Әйе, бәхетне көрәшеп, яулап алалар, ул бер кешегә дә җиңел генә бирелми. Әмма

ничек кенә булмасын, бәхет, һичшиксез, синең үзең белән бәйле, үз кулыңда, аны

табарга да, югалтырга да була.

Укытучы: Г.Тукай “Зур бәхетләр ничек килә” дигән.

Укучылар: Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

Укучы: Бөек галимебез “Сез болай күп эшләргә ничек өлгерәсез?” дигән сорауга

болай дигән: “ Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле өстемә кояш чыгармадым.”

Укытучы: Нәтиҗә ясыйк: “Көчле рухлы булып, авырлыкларны җиңәргә,

тырышырга кирәк”. Ә менә сез сыйныфта нинди укучы бәхетле була

дип уйлыйсыз?

Укытучы: Нәтиҗә ясыйк: “Бәхетле кешенең ышанычлы дуслары күп була”

Укытучы: Безнең татар халкы: “Бәхет башы - тәүфыйк,” – ди. Һәр иртә мәктәпкә

озатканда әти - әниегез, дәүәниегез сезгә “Тәүфыйклы бул, улым, кызым” дип

кала. Бу сүзне сез ничек аңлыйсыз?

Укучылар фикерләрен әйтәләр.

Укытучы: Кем генә сокланмас әдәпле балага, тәүфыйклы бала ата-ана өчен зур

бәхет, горурлык. Тәүфыйклы укучыны мәктәпне тәмамамлап чыгып киткәч тә бик

озак яхшы итеп искә алалар, башкаларга үрнәк итеп куялар. Димәк, тәүфыйк нәрсә

ул?

Укучылар плакаттан укыйлар. Тәүфыйк – изге юлдаш.

Укытучы: Акыл иясе Р.Фәхретдин үзенең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабында:

Гыйлемлелек, намус, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар бергә кушылып бер бөтен

хасил иткәндә генә әйләнә-тирәгә бәхет, шатлык китерәчәк,”- ди.Бигрәк тә

гыйлемне алга куя ул.(78 бит).

Укучы сәнгатьле итеп укый.

Укытучы: Бәхетле кеше генә башкаларны бәхетле итә ала. Аның йөзе якты, күңеле

ачык, яшерен сүзе, кырын эше юк. Аңардан җылы нур бөркеп тора.

- Бу дөньяда яшәү нидән гыйбарәт?

Укучы фикере: Һәркемнең тормышта максаты булырга тиеш.

Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас”

Башка укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Укытучы: Минем дә, балалар, яраткан эшем бар. Көн саен шушы мәктәбемә

ашыгам. Килгәч, сезнең белән аралашам, сезгә белем бирәм – бу минем өчен зур

бәхет. Әгәр дә, балалар, сез дә һәр йөргән җирегездә тәүфыйклы, кешелекле,

шәфкатьле булсагыз, саф намусыгызга тап төшермәсәгез, сездән әти-әниләрегезгә,

гимназиягә яхшы, шатлыклы хәбәрләр генә килеп торса, мин тагын да бәхетлерәк

булыр идем.

Р.Фәхреддин адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә, камилләшергә тиеш, буй җиткән

һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала, дип саный. Дәресне мәшһүр галимебез сүзләре

белән тәмамлыйбыз: “Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган

нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык

һич булмас. Тәрбияле бала, җанга шатлык китерер."




Автор
Дата добавления 14.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров21
Номер материала ДБ-349682
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх