Инфоурок Другое КонспектыДәрес "Китап-белем чишмэсе." (дәрес-проект)

Дәрес "Китап-белем чишмэсе." (дәрес-проект)

Скачать материал

Лhello_html_26326db5.jpgаеш районы 25 нче Октябрь урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова И.Ш.





Тема: Китап – белем чишмәсе,дәрес - проект.

Максат: 1. Китап турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту, үз куллары белән китаплар ясау;

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерү.

3. Шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре тудыру.

Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр, мәкаль – әйтемнәр китаплары.

Катнашалар: 4 нче сыйныф укучылары, укытучылар.





Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, кадерле кунаклар. Экранга карагыз эле. Биредә табышмак язылган. Тыңлагыз һәм җавабын табыгыз.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?

Укучылар. Китап.

Укытучы. Бик дөрес. Шулай булгач, безнең бүгенге бәйрәмебез нәрсә турында булыр икән?

Укучы. Китап.

Уhello_html_26326db5.jpgкытучы. Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул “Китап – белем чишмәсе” дип атала.

Кем күп белергә теләсә -

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – белем йортына – мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче эш итеп кулга китап аласыз.

Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Укытучы. – Укучылар, нәрсә соң ул китап? Китап дигән сүз нәрсәне аңлата?

Укучылар. Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма.

Укытучы. -Укучылар, китап безне ниләргә өйрәтә соң?

Укучылар.

- Китап әдәпле булырга өйрәтә.

  • Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.

  • Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.

  • Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.

  • Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.

  • Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

Уhello_html_26326db5.jpgкытучы. Укучылар, сез китап укырга яратасызмы? Алайса, әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин сезгә әзекләр укыйм, сез аларны кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш буласыз.

  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы. (Г.Тукай “Туган тел”)


  1. Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай “Су анасы”)


  1. Мин күмәч, күмәч!

Мин әбидән киттем.

Мин бабайдан киттем.

Мин куяннан да китәм. (“Күмәч”)


  1. Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. (“Сертотмас үрдәк”)

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Китаплар укыйсыз икән. Хәзер сезнең белән үзебез китаплар ясап карарбыз.

Беренче төркем – хайваннар турында әкият китабы, икенче төркем - табышмаклар китабы. Өстәлләрегездә барлык кирәк-яраклар да бар. Ахырдан үзегез ясаган китаплар белән таныштырырсыз.

Әйдәгез, хәзер үзегез язган әкият һәм табышмаклар белән таныштырып китегез эле.

Бик яхшы, барыгызнын да китаплары бик матур килеп чыккан.

Укытучы. Әйдәгез, слайдда китап турында күренекле галимнәрнең сүзләре һәм мәкальләр язылган. Аларны укып тәрҗемә итик .

  1. КИТАП... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул – адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗи-заларның могҗизасы”. Ибраһим Гази

hello_html_26326db5.jpg

  1. Китап –тормыш көзгесе,

Китап – бөек тәрбияче.

Н.К.Крупская


  1. Китап- заманыбыз, тормышыбыз ул. В. Белинский


  1. Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре”
    К. Насыйри


Мәкальләр:

  • Китап – белем чишмәсе.

  • Китап – галим, телсез мөгаллим.

  • Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.

  • Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

  • Китапсыз көн – югалткан көн.

  • Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе...

  • Китапны дусны сайлаган кебек сайла.

  • Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.

  • Күп укысаң, күп белерсең.

Укытучы. Укучылар , китап укыганда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк икән?

Укучылар.

-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;

-Китапның битләрен ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;

-hello_html_26326db5.jpgТукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;

-Китапны кояшка куйма, югыйсә тышы кибеп кубар, битләре саргаер;

-Рәсемнәрне буяма. Ертылган битләрне ябыштыр;

-Китапны өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

- Әгәр китаптагы әсәрләрне яратып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә тәкъдим ит.

Укытучы. Бүгенге китап бәйрәмен йомгаклап шуны әйтәсем килә.

Барыгызда бик яхшы катнаштыгыз. Кичәне мондый сүзләр белән тәмамлыйсым килә. Укучылар! “ Сезнең кулыгыз да нинди генә китап булса да, ул сезне игелекле, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китап – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!”

Барагызга да бик зур рәхмәт!









Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес "Китап-белем чишмэсе." (дәрес-проект)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 155 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.02.2016 5105
    • DOCX 98 кбайт
    • 26 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабирова Ильмира Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабирова Ильмира Шамиловна
    Сабирова Ильмира Шамиловна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17037
    • Всего материалов: 20

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Методики воспитания и развитие в СПО

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Вероятность и статистика: формирование общеучебных умений и навыков

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная работа с Wildberries: от создания личного кабинета до выбора продукта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов