Инфоурок Другое КонспектыДәрес - конспект "Рәвешләрнең ясалышы" (6 нчы сыйныф)

Дәрес - конспект "Рәвешләрнең ясалышы" (6 нчы сыйныф)

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәвешләрнең ясалышы

(“Сингапурча укыту методы”ның кайбер алымнарын файдаланып үткәрелгән          6 нчы сыйныфта татар теле дәресе)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язды: Мортазина Зөлфия Камилҗан кызы,

ТР Азнакай муниципаль районы

Актүбә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

2014 ел

Дәреснең темасы: Рәвешләрнең ясалышы.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты: Рәвешләрнең ясалышы турында мәгълүмат бирү; ясалышы ягыннан рәвешләрне танып белергә, аерып алырга өйрәтү; рәвешләрне дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру 

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - Габдулла Тукай иҗатына ихтирам уяту. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Методы: аңлату-күрсәтү, әңгәмә.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, тестлар, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Максимов Н.В., Хәмидуллина З.М.,- Казан: Мәгариф, 2010

 

Дәрес планы.

I. Оештыру.

а) укучылар белән исәнләшү, хәлләре сорашу (укуга уңай халәт тудыру)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Take Off – Touch Down) структурасы ярдәмендә  укучыларның белемнәрен тикшерү

III. Яңа тема аңлату.

 Укытучы проблемалы сорау белән укучылардан рәвешләрне билгеләргә тәкъдим итә. Г.Тукайның шигырьләреннән рәвешләрне табарга өйрәнү.

Ял минуты.  МИКС –ФРИЗ-ГРУП структурасы ярдәмендә башкарыла.

IY. Белемнәрне ныгыту.

ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН (“уйла-язып куй-төркемдә фикер алышу”) структурасы ярдәмендә башкарыла . Карточкалар тарату. Һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза, аннары төркемнәрдә һәрберсе берәм-берәм фикер алыша.

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ (“эчке и тышкы әйләнә”) – тышкы һәм эчке әйләнә.

Тестлар эшләү.

Y. Өй эше бирү.

1)    Рәвешнең һәр төркемчәсен кертеп, 5 җөмлә язарга.

2)    Рәвешләр кертеп “Туган  тел” темасына кечкенә хикәя язып килергә.

YI. Йомгаклау.

“Парковка” структурасы ярдәмендә укучылар дәрестә алган белемнәрен яза. 

Билгеләр кую. Саубуллашу.

 

 

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Исәнмесез, барыгыз да !

Хәерле көн телик кояшка,

Хәерле көн телик дусларга,

Хәерле көн телик барчабызга

Һәм иминлек телик елларга ! (слайд №1)

 

- Бүген сыйныфта кем дежур? (дежур укучы белән әңгәмә)

 

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, сез быел татар теленнән нәрсәләр өйрәнәсез? (сүз төркемнәре)

- Сүз төркемнәре ниндиләргә бүленәләр? (Мөстәкыйль, модаль, ярдәмче)

- Мөстәкыйль сүз төркемнәрен  санагыз (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш, алмашлык)

- Хәзер мин сезгә бер эш бирәм. Мин русча сүзләр әйтәм, тәрҗемә итегез.

а)  сегодня - бүген

ә)  вчера – кичә

б)  часто - еш

в)  редко – сирәк

г)  быстро - тиз

д)  медленно - әкрен

 

- Әйдәгез тикшереп карыйк (слайд №2)

Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Әйтегез әле, өй эшенә нәрсә бирелгән иде? (Рәвешләрнең билгеләмәсен кабатларга, 183 нче күнегү язмача.)

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Take Off – Touch Down) Дөрес булса басалар, дөрес булмаса утыралар. Әйдәгез әле, искә төшереп китик: (слайд №3)

1. Рәвеш нәрсәне белдерә?

- предметларның төгәл исәбен белдерә

- эш яки хәлнең билгесен белдерә

- предметны яки затны белдерә

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

- кем?, нәрсә?

- ничек? күпме? кайчан? кая? кайда? нигә?

- нишли? нишләде? нишләгән?

 3. Рәвеш нинди сүз төркеменә ияреп килә?

 - санга

 - күбрәк фигыльгә

4. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә?

- хәбәр

- исем

- хәл, аергыч, хәбәр

Укучылар, ә хәзер әйдәгез тикшереп карыйк әле, дөрес җавап бирдегез микән? (слайд№4)

 

III. Яңа тема аңлату.

-  Бүген без рәвешләрнең ясалышын өйрәнәбез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз бүгенге числоны, теманы  язып куегыз. (слайд №5)

 

Рәвешләр ясалышы ягыннан ТАМЫР, ЯСАЛМА, КУШМА, ПАРЛЫ, ТЕЗМӘ төрләренә бүленәләр.(слайд №6)

- Тактага карагыз. Биредә язылган җөмләләргә игътибар итегез. Укып чыгыйк. Бу кемнең шигыре?( Г. Тукайның “Туган тел” шигыре) Әйе , укучылар, без сезнең белән Г.Тукайның шигырьләреннән рәвешләрне табарга өйрәнербез.

-Кем ул Г.Тукай? (укучыларның җаваплары)

 

Тактага игътибар итик.

Бу юллардан сез рәвеш табарга тиеш һәм аның төзелешенә карагыз.

(слайд № 7)

    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

    Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы

 

    Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

    Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

 

- Биредә язылган рәвеш – тамыр рәвеш, чөнки ул бер тамырдан гына тора.

( укучылар дәфтәргә язып куя)

_________________________________________________________________

 

(слайд №8)

    Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам;

   Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

 

- Биредә язылган рәвеш – ясалма рәвеш, чөнки ул тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан тора.

 

(укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________

 

(слайд №9)

 “Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

  И юләр! кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

 

       быел – бу + ел – кушма

- Биредә язылган рәвеш – кушма рәвеш, чөнки ул ике яки берничә сүздән тора.

 ( укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________

 

(слайд №10)

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;

Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым

 

- Биредә язылган рәвеш – парлы рәвеш, чөнки анда сүзләр кабатлана, яки ул синоним яки якын мәгънәле ике сүздән тора.

 

 ( укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________

 

 (слайд №11)

     Тибрәнә дә йолкына, бичара, акылыннан шаша;

     Шул арада  яшь егет өйгә китәргә маташа.

 

Биредә язылган рәвеш – тезмә рәвеш, чөнки ул ике яки берничә сүздән (тамырдан) тезелеп ясала.

 

(укучылар дәфтәргә язып куя)

__________________________________________________________________

 

- Хәзер язганнардан чыгып әйтегез инде, рәвешләр төзелеше буенча ниндиләргә бүленәләр?

             тамыр

             ясалма

             кушма

             парлы

             тезмә

(слайд № 12) - Үзегезне тикшереп карагыз.

 

Ял минуты. ( слайд № 13) МИКС –ФРИЗ-ГРУП структурасы ярдәмендә башкарыла. Укытучы музыка куя, музыка туктагач сорау бирә, шул сорауга җавап булып укучылар группаларга берләшә.

Татарстанда ничә дәүләт теле бар? (2)

Актүбәдә ничә мәктәп бар? (4)

6 Б сыйныфының татар төркемендә ничә малай укый? (1)

Рәвеш сүзендә ничә тартык аваз? (3)

Рәхмәт укучылар урыннарыгызга утырыгыз.

 

- Әйдәгез әле, исегезгә ныграк калсын өчен, дәреслектәге кагыйдәне укып чыгыйк. (111-114 нче битләр)

 

 

 

IY. Белемнәрне ныгыту.

-  Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган өзекләр язылган. Бу җөмләләрдән рәвешләрне табарга кирәк, ясалышын аңлатырга.

ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН (“уйла - язып куй - төркемдә фикер алышу”) – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә. (слайд №14)

 

1. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз (кушма бер+аз)торган идем;

    Җирне әз-мәз (парлы)  тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

 

2. Абый белән бергәләшеп, кара җирне

    Сука белән ертып-ертып (парлы) йөргеннәрем.

 

3. Шул рәвешчә (тезмә) бер сәгатъсез тирләмәм дип уйлагач,

    Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым.

 

4. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Егет

    Киткән урманга утынга, ялгызы (тамыр) бер ат җигеп.

 

5. Татарча (ясалма)  да яхшы (тамыр) бел,

      русча  (ясалма)да яхшы бел,

     Икесе дә безнең өчен, иң кирәкле, яхшы тел!

 

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ (“тышкы һәм эчке түгәрәк”) – тышкы һәм эчке әйләнә. (слайд №15)

1.   Үзегезнең каршыгызда утыручы иптәшегезне истә калдырып әйләнә ясап басыгыз. Хәзер һәр укучы А үзенең каршысында утырган укучының каршысына басып эчке әйләнә ясап баса. Исәнләшәбез.

2.   Класска сорау:

1.   “Рәвеш турында сөйләгез?” (Уйларга 15 секунд).

3.   Тышкы әйләнәдәге укучы үенең фикерен эчке әйләнәдәге укучыга сөйли.

4.   Укучылар рольләрен алмашалар. Эчке әйләнәдәге укучы үзенең фикерен тышкы әйләнәдәге укучыга сөйли.

5.   Укучылар каршыларындагы иптәшләре белән алышыналар. Әйләнәдәге укучылар сулга борылалар.

Укытучы сорау бирә: “Рәвешләр ясалышлары ягыннан ничә төрле була?” Җавапта килеп чыккан сан буенча адым атлап, икенче кеше белән парлашабыз, аның белән исәнләшәбез. Тышкы әйләнәдәге укучы үзенең фикерен эчке әйләнәдәге укучыга сөйли.

Укучылар рольләрен алмашалар. Эчке әйләнәдәге укучы үзенең фикерен тышкы әйләнәдәге укучыга сөйли.

 

 

- Белемнәрегезне тикшереп чыгар өчен кечкенә генә тест эшләп алабыз.

(тестлар таратыла)

 

ТЕСТ:

1. Рәвеш нәрсәне белдерә

а)  предметның билгесен

ә)  эш-хәлнең билгесен

б)  эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә

а)  ничек? кайчан? кайда? күпме?

ә)  нинди? кайсы? ничек? кая?

б)  күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а)  зат-сан белән төрләнә

ә)  исемләшә

б)  төрләнми торган сүз төркеме

4. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?

а)   тамыр, ясалма, парлы

ә)   кыскартылма, ясалма, тамыр

б)  тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

5.Бирелгән сүзләр арасыннан рәвешләрне тап.

а) ата-ана, җир, кура җиләге, ташбака

ә)  суык, матуррак, алсу, кызгылт

б) бераз, шул арада, быел, яхшы

 

- Хәзер күршегез белән карточкаларыгызны алмаштырыгыз һәм тикшерегез. Тактадан дөрес җавапларны карагыз. Күршегезгә билге куегыз. Һәр дөрес җавап – бер балл.    (слайд № 16)

 

 Y. Өй эше бирү. (слайд№17)

1)    Рәвешнең һәр төркемчәсен кертеп, 5 җөмлә язарга.

2)    Рәвешләр кертеп “Туган  тел” темасына кечкенә хикәя язып килергә.

 

YI. Йомгаклау.

- Без бүген нинди тема өйрәндек? (рәвешләрнең ясалышы)

 “Парковка” структурасы ярдәмендә укучылар дәрестә алган белемнәрен яза.  Дәрес турында фикерләрегезне язып ябыштырыгыз. (слайд№18)

- Дәрестә нинди уку мәсьәләсе тикшердек ?

- Нәрсәләр белдек ?

  Укучылар, бүгенге дәрестә иң актив катнашучыларга“5”ле, башкаларга “4” ле билгеләрен куям.Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар! (слайд№19)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес - конспект "Рәвешләрнең ясалышы" (6 нчы сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

PR-менеджер

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 584 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.09.2016 1985
    • DOCX 68.5 кбайт
    • 25 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Муртазина Зульфия Камилзяновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8647
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Психология и педагогика в работе с подростками

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек

Мини-курс

Эффективные практики по работе с тревожностью

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 111 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Психология эмпатии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек