Инфоурок / Другое / Научные работы / Дәрес: "Муса Җәлил-каһарман язучы"

Дәрес: "Муса Җәлил-каһарман язучы"


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов



Тема:

МУСА ҖӘЛИЛ-КАҺАРМАН ЯЗУЧЫ.


Халыкның күңеленә мәңге җуелмас тирән эз калдырган бөек исемнәр була. Заман узу белән генә алар тоныкланмыйлар, онытылмыйлар, киресенчә, халык телендә хөрмәт белән, горурлык белән әйтелгән кадерле, сөекле исемгә әвереләләр. Халык аны тагын да яктырак, ачыграк итеп, тагын да якынрак итеп күрә һәм аның исемендә үзенең намусын, данын, гаделлек һәм эшчәнлек сыйфатларын таный. Шундый исемнәр рәтендә татар халкының батыр улы, шагыйрь-көрәшче Муса Җәлил дә бар.

Ул үзенең бөтен гомерен, яшьлек дәртен, бөтен катлаулы иҗатын халык өчен башлады, соңгы тамчы канына кадәр азатлык һәм якты тормыш өчен көрәште.

Муса Җәлилнең көрәше халыкара әһәмият тота, ләкин ул, көрәшче булу өстенә үлемсез әсәрләр калдырган шагыйрь дә. Димәк, ул калдырган әдәби мирасның әһәмияте гаять зур, дөнья халыкларының бу мирастан файдаланырга теләүләре очраклы түгел.

Муса Җәлил тормышны, әдәбиятне өйрәнү белән бергә халык авыз иҗатына аеруча игътибар итә. Алда без моның конкрет мисалларын күрербез. Кече яшьтән үк әбисенең шомлы әкиятләрен тыңлап үскән шагыйрь, чын халыкчан поэзия халык авыз иҗатының нур чәчеп торган образларыннан башка үсә алмаганлыгын белә. Халык җырлары, әкиятләре, халык легендалары халыкчан әдәбиятне азыкландырып торалар.

Шагыйрьне героик тормышның һәрбер күренеше уйландыра, аның омтылышлы хәрәтендә әле тел белән әйтелмәгән мәгънә һәм көч бар, аның кан тибешендә җыр булып агылырга тиешле мең төрле музыкаль авазлар ишетелә. Ул, шагыйрь буларак, аларны ачып бирергә, моңын тулы тавыш белән яңгыратырга омтыла һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирешә.

1933-1934 нче еллардан Муса Җәлил тормышны, әдәбиятны һәм фольклорны, берсен икенчесеннән аермыйча, өйрәнеп бара һәм бу өйрәнү очраклы төстә, узган-барганда гына эшләнми, системага салына. Аның җыр тудырудагы хезмәте нәкъ шул нигездә җәелә һәм бу аны опера сәнгате тудыру буенча эшләүгә алып килә.

1934 нче елны Мусаны “Кызыл яшьләр” газеты редакторы итеп чакыралар, тик ул бу тәкъдимне кабул итми. Аның иҗат эше белән генә яшисе килә, тормыштан алынган материаллар аны көн-төн тынгысызлап, дәртләндереп торалар. Аның күңелендә бик күп әсәрләрнең планы йөри, бик күп поэтик образлар җыр булып, шигырь булып, поэма булып ташырга торалар. Аларны язарга, кәгазьгә теркәргә, әсәр рәвешенә кертергә кирәк.

Муса Җәлилнең Җәүдәт Фәйзигә язган хаты игътибарга лаек. Ул язучыларның иҗат йортыннан 1935 нче елның 24 нче февралендә Җәүдәт Фәйзигә болай яза: “Минем газетта эшлисем килми һәм гомумән, Мәскәүдән бөтенләйгә аерыласым килми. Минем исәп, Казанга берничә айга барып, үзем теләгәнчә, ирекле рәвештә заказлар алып эшләргә дә, җәй кире Мәскәүгә кайтып, әзерләнеп, Кызыл профессорлар институтына укырга керергә. Планым барып чыкса, шулай итеп карыйм әле.”

Шагыйрь Кызыл профессорлар институтына керә алмыйча кала, дөресрәге, аны башка нәрсә мавыктыра, Галицинодагы иҗат йортыннан кайткач та ул Казанга килә. Татарстан хөкүмәте Казанда татар опера театры ачу турында карар чыгара, шул эш буенча хәзерлек башлана, яшь композиторларны, җырчыларны Мәскәү консерваториясенә җибәрү, анда татар студиясе оештырып укыту турында практик чаралар күрелә. Бу вакыйга барлык иҗат эшчеләрен дулкынландырып, канатландырып җибәрә.

1934 нче елны Мәскәү консерваториясендә Татар опера студиясе ачыла һәм 1935 нче елдан башлап Җәлил әдәбият бүлеге җитәкчесе булып эшли башлый. Муса студиядәге үз эшен ярата иде, булачак театр коллективы аңа ошый иде һәм шул коллективтан ул аерылмады да.

1938 нче елның декабрендә Казанда татар культурасы тарихында беренче Опера һәм Балет Театры ачыла. Муса Җәлил опера труппасы белән бергә Казанга күчә.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры бинасында опера һәм балет театрын ачу өчен киеренке эш башлана.

Муса студия эше белән кабынып китә, ул булачак театрның репертуарын кайгырта башлый. Студиянең Мәскәүдә уку дәверендә үк ул һәрбер укучының үзенә генә кирәкле арияләрен булдыра. Шагыйрьләр белән композиторларны туплый. Аз гына вакыт эчендә К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, К.Нәҗми, Ш.Маннур, Ә.Фәйзи, Х.Туфан, Ә.Ерикәй, М.Максуд кебек талантлы язучыларны либретто язу эшенә тарта һәм аларның композиторлар белән бердәм эшләүләрен юлга сала.

Татар культурасы өчен яңа булган опера сәнгатенең үзенчәлекләрен Муса студия студентлары белән бергә өйрәнә; алардан калышмыйча, хәтта аларны узып китеп, бу сәнгатьнең специфик якларын, рус, Европа музыкасын җитәкли. Ул рус һәм Көнбатыш Европа опера һәм балетларының либреттоларын һәм музыкаларын яхшы өйрәнә. Нәтиҗәдә ул музыканы нечкә аңлаучы белгечләр рәтеннән ала. Аның фикере белән һәркем хисаплаша, аның сүзе авторитетлы була.

Музыканың иң яхшы белгече академик Б.Асафьев белән дә Муса Җәлил уртак тел тапкан. Асафьевның хатларында Мусаны хөрмәт итү ачык күренә.

Җәлилнең тормыш иптәше Әминә аның турында болай ди:

-Җәлил гомумән үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли иде. Ул нәшрият өчен эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияләрендә эшли иде. Аңарда бетмәс-төкәнмәс энергия, яңага омтылыш бар иде.

Гел ыгы-зыгы эчендә кайнаганга, ул теләсә нинди шартларда, эш урынында да, урамда йөргәндә дә, кешеләр белән сөйләшеп торганда да иҗат итәргә гадәтләнгән иде.

Муса Җәлилнең бай архивын өйрәнү ачык итеп бер нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә: ул татар совет опера культурасын үстерүгә аеруча күп көч куйган шагыйрь-тәнкыйтье, татар опера театрының җаны булып әверелә. Шагыйрь буларак, ул “Алтынчәч”, “Илдар” кебек операларга либреттолар яза, опера театрының нигезенә беренче кирпечләрне салганда, әдәби бүлек мөдире сыйфатында гаять зур оештыру, иҗади эш алып бара. Бөек Ватан сугышы башланып, армия сафына килеп басканчы, ул опера театрының җитәкчеләреннән берсе була. Шушы театрда ул үз тирәсенә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында эшләргә рухландыра, либреттолар язуга булыша, операларның, җырларның тууына ярдәм итә.

Муса Җәлилнең җырларын башкаручылардан ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая, БАССРның халык артисткасы Зәйтүнә Илбаева һәм РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов турында да әйтмичә булмый. Мәсәлән, “Дулкыннар” җырыннан өзек китерәсем килә

Каспий, тукта,

Мин бит бүген сиңа

Дулкын күзләр өчен килмәдем.

Мине тартты шушы җылым тарткан

Сылу кызның дәртле көйләре.

Опера сәнгате өлкәсендә М.Җәлил искиткеч эшчәнлек күрсәтә һәм үзен әдәбиятта гына түгел, музыканы да нечкә аңлаучы теоретик итеп таныла. Аның рецензияләре әдәби теоретик яктан бик әһәмиятле. Анда М.Җәлилнең опера драматургиясен (либреттоларны) нечкә аңлавы, опера музыкасын тирәннән белүен күрәсең. Фольклор, музыка белән бәйләнешләренең уңай нәтиҗәсе бигрәк тә “Алтынчәч” драматик поэмасында күренде. Ул татар халкының профессиональ музыка өлкәсендәге олы казанышы буларак кабул ителә. Хәзер дә мәдәният тарихында ул шулай бәяләнә.

Алтынчәч” поэмасын Җәлил татар һәм башкорт әкиятләренә, легендаларына нигезләнеп яза. Нигезгә “Җик-Мәргән” эпосын һәм “Алтынчәч” әкиятен сала. Башка әкиятләрдән дә файдалана. Халык иҗатындагы фантазия киңлеге, вакыйгаларның масштаблылыгы, образның символик мәгънә белән дә яктыртылулары шагыйрьне дә халыкта сыналган юллардан атларга этәрә. Әсәрнең төп идеясен шагыйрь үзе болай билгели: “Либреттоның төп идеясе-халыкның үлемсезлеген һәм үзенең бәхете өчен властьнең кара көчләренә, ирексезлеккә һәм коллыкка каршы көрәш омтылышын күрсәтү”. Аның бу сүзләреннән дә әсәр идеясенең шул чор өчен гаять кыю һәм көтелмәгәнчә яңгыравын күрергә мөмкин. Җәлил үзе дә әсәренең бер үзенчәлеге итеп андагы образларның “әсәрнең эчтәлеген тәшкил иткән философик идеяләрне гәүдәләндерүче гомумиләштерелгән образ-характерлар булып” эшләнүләрен күрсәтә. Муса Җәлилнең максаты: халыкның батырлыгын, әкиятнең романтизмлыгын күрсәтү, халык мифологиясен алга сөрү. Тузгак, Җик, Алтынчәч, Кулупай образларында гомумиләштерү аеруча көчле, хәтта алар символик образлар дәрәҗәсенә күтәреләләр. 9 көрәшче анасы һәм 90 оныкның әбисе, халыкның үлемсезлеген беренче булып башлап җибәрүче Тугзак нәселен күрсәтә. Ул сәхнәдә кульминацион вакыт аралыгында чыгып, халыкның мәңгелеген тасвирлый. Халыкның батырлыгы, аның оныгы, көчле Җик белән күрсәтелә. Җик кешеләрдән еракта, табигать кочагында, үскән егет. Гади сүзләр белән әйткәндә, ул матурлыкны, батырлыкны үз эченә алган, туган илнең көрешчесе. Кол халыкның-Бураш картның кызы Алтынчәч символик планда халыкның иреккә омтылу, азатлык идеалын гәүдәләндерә. Хакимият әһелләре халыкның “бәхет кошын” хан сараеның бизәге итәр өчен тырыша. “Бәхет кошына” кул сузган кара көчләр белән киеренке көрәш бара, бу көрәш халыкның җиңүе белән тәмамлана.

Әсәрнең эчке темасы киң фәлсәфи мәгънәле, символик яңгырашлы. Ул шул ягы белән шагыйрь иҗат иткән вакытта да халыкның иреккә, мөстәкыйльлеккә сусаган җан авазы булып яңгырады.

Ватан сугышы елларында исә аның эчтәлеге фашизмга каршы көрәш пафосы белән кушылып китте, халыкларның үз Ватаннары, “Бәхет кошын” саклау өчен алып барган изге көрәше буларак яңгырады. Операның хәзерге куелышында да бүгенге заман белән кисешкән күп нокталарын табарга була.

Алтынчәч” операсын Нәҗип Җиганов Муса Җәлил либреттосыннан яза, ул беренче тапкыр Казанда 1941 нче елда сәхнәдә уйнала. Аңа бу спектакль уңыш китерсен өчен ул бик күп көч куя. Һәр берсенә үзенең ролен бик яхшы итеп аңлата, текстка үзгәрешләр кертә.

Шулай итеп, 1941 нче елның май азагына опера өстендә эш тәмамлана. Аның бу көннәрдәге шатлыгын күрәсе генә кала! Ул коллективның уйнавы белән канәгать иде. Шунлыктан, бу әсәр әкият мотивларын файдаланып эшләнгән өр-яңа оригинал әсәр булып туды.

Бу –Муса Җәлилнең бәя биреп бетерә алмаслык хезмәтенең бер өлеше генә. Аның архивында татар опера сәнгатен үстерүгә багышланган мәкаләләр, рецензияләр, докладлар, аерым фикер йөртүче калын томга җитәрлек. Шул рәвешчә, Муса Җәлил совет әдәбияты, совет музыка культурасының дәртле эшлеклесе, большевистик принципиальлек белән эш итүче тәнкыйтьчесе булып үсә-күтәрелә.

Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын, либреттоларын хәзер дөньяның төрле почмакларында укыйлар, ул төрле телләрдә яңгырый. Шуның белән бергә аның тормышы, иҗаты, көрәш юлы белән кызыксыну да көннән-көн үсә бара.





















Общая информация

Номер материала: ДБ-366384


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Логистика»
Курс повышения квалификации «Основы местного самоуправления и муниципальной службы»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс профессиональной переподготовки «Логистика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс повышения квалификации «Страхование и актуарные расчеты»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Гостиничный менеджмент: организация управления текущей деятельностью»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и Охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Управление качеством»