Тема : Бәйләгеч
кушымчымчалар .
Максат : 1) Бәйләгеч кушымчалар
турында төшенчә бирү ;
2) Игътибарлылыкны арттыру ,
мөһим өлешне аерып ала белү күнемәләрен үстерү өчен шарт тудыру;
3) милли бәйрәмнәр белән танышуны,
бер-береңне ихтирам итәргә өйрәтүне дәвам итү .
Дәреснең
төре : яңа тема аңлату .
Җиһазлар : мульти медиа , карточкалар ,дәреслек.
Дәреснең барышы :
I. Психологик унай халәт тудыру :
-Исәнмесез ,
укучылар!
- Хәерле иртә
! Көннәрегез имин булсын!
-Рәхмәт.
Сезгә дә шуны телим. Утырыгыз!
-Балалар,
күктә балкыган кояшка карагыз да әйтегез әле, ул сезгә ошыймы?
-Әйе, ошый.
-Ни өчен?
-Чөнки ул
бик матур елмая, аннан җылы бөркелеп тора кебек.
-Сезнең дә
аңа охшыйсыгыз киләме?
-Бик килә.
-Әйдәгез,
без дә бер-беребезгә мөлаем елмаеп, кояштан күп итеп энергия алып, күтәренке
кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.
II. Актуальләштерү :
1. Алдагы дәресне тест формасында тикшерәбез. Сезнең алда
чиста кәгазьләр. Дөрес җавапны билгеләгез.
Тест
1) Кушымчалар
а) 1 ә) 2 б) 3 төрле була .
2) Яңа мәгънәле сүз ясый :
а)
Ясагыч кушымчалар
ә)
мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар
3) 1 сүзнең төрле формаларын барлыкка китерә :
а)
Ясагыч кушымчалар
ә)
мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар
4) Ясагыч кушымчалар гына булган рәтне билгеләгез .
а) эшкә , әнине , барырмын .
ә) уйчан , акыллы , эшлә .
б) икенче , җәйге , кошлар .
5Модаль куш. гына булган рәтне билгеләгез:
а) эшкә , әнине , барырмын .
ә) уйчан , акыллы , эшлә .
б) икенче , җәйге , кошлар .
2.Парларда эш .
- Укучылар, күршегезнең эшен тикшереп бәяләгез .Дөрес
җаваплар экранда бирелә :
1) ә 2)а 3)ә 4)ә 5)
а
Карандаш белән бәялиләр.
-Балалар, 5леләр бармы ? 4леләр ?
III. Уку мәсьләсен кую.
1)Балалар, без хәзер уен уйнап алырбыз. Ә уеныбыз “Адашкан
хәрефләр” уены дип атала. Сезгә буталчык хәрефләрне дөрес урнаштырып ,
сүзләрне укырга кирәк булыр .
Әбәтәсмөн (мөнәсәбәт )
чыгася (ясагыч)
шукамчы (кушымча )
гечләбәй (бәйләгеч) .
2)- Балалар,
килеп чыккан сүзләр арасында кайсы безнең өчен әле яңа ?
- Бәйләгеч .
-Әйе, дөрес.
Кайсыгыз нәтиҗә ясап әйтер икән ?
-Димәк
безнең дәреснең темасы- бәйләгеч кушымчалар .
-Афәрин,
дуслар!
IV. Уку мәсьәләсен чишү :
-Укучылар,
исеменнән үк күренгәнчә, бәйләгеч кушымчалар ни өчен хезмәт итә икән? Күршегез
белән киңәшегез әле.
-Бәйли .
-Сез җавап
белән килешәсезме? Бәйләгеч кушымчалар нәрсәләрне бәйли икән ?
1) Әйдәгез
әле әти сүзен апа сүзе белән бәйләп карыйк . Безгә нинди
кушымчалар ярдәм итәр икән ? Әтинең апасы.
–нең нинди
кушымча ? (килеш кушымчасы)
–сы нинди
кушымча? (тартым кушымчасы)
2) Син алмашлыгын
кайта фигыле белән бәйлик . Син кайтасың
–сың нинди
кушымча ? (2 з., б.с.куш.)
- укучылар,
сорауны кабатлыйм, бәйләгеч кушымчалар нәрсәләрне бәйли икән ?
- Бәйләгеч
кушымчалар сүзләрне бәйл.
- Әйе,
балалар, бәйләгеч кушымчалар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт
итәләр . Сез тагын нәрсәне күреп, әйтеп бетермәдегез икән, төркемнәрдә киңәшеп
карагыз әле. 1нче, 2нче очракта нинди сүз төркемнәре каралды?
-Исемнәр
бер-берсе белән килеш һәм тартым кушымчасы белән, фигыльләр зат-сан кушымчасы
белән бәйләнәләр.
-Димәк ,
исемнәрдәге килеш һәм тартым кушымчалары, фигыльдәге зат –сан кушымчалары
–нинди кушымчалар була икән ?
-Бәйләгеч
кушымчалар.
Бәйләгеч
кушымчаларны схемада шакмак белән билгелибез .
V. Физкультминут .
Салмак кына
көй яңгырый .
-Балалар
сүзләрдәге кушымчалар санынча төркемнәргә берләшегез .
-авыл-даш-лар (2) -кит-мә (1)
-кил-де-ләр-ме (3) - көй-лә –мә
–гән –нәр –дер (5)
-җыр-чы-лар (2)
-уй-лан-дыр-ыр-лык (4)
-сыйныф-таш-лар-ыбыз-ны (4)
3) Китап
белән эш . Кагыйдәне к укып чыгу.
4)Дәфтәрләрдә
эш. Һәр
төркемгә берәр исемне тартым белән дә, килеш белән дә төрләндергә.
Парларда
эш
.дәфтәрләрне алыштырып тикшерәләр , бәялиләр.( Экранда дөрес җаваплар чыга.)
5) Балалар,
тиздән язгы кыр эшләре тамамланыр . Аннан соң нинди бәйрәм уздырыла әле ?
(-Сабантуй ) .
Ә хәзер
бәйләгеч кушымчалар ярдәме белән Сабантуй турында җөмләләр төзибез.
Кайсыгызның җөмләсе иң матуры булды? Шул җөмләне тактатада язалар һәм бәйләгеч
кушымчарны күрсәтәләр.
VI. Рефлексия .
Без бүген
дәрестә бәйләгеч кушымчалар турында сөйләштек .Ә хәзер шул турыда диалог
төзеп алыйк әле.
Диалог.
- Бәйләгеч кушымчалар нинди сүз төркемнәренә ялгана ?
-Исемгә, фигыльгә.
- Бәйләгеч кушымчалар ни өчен кирәк ?
-Сүзне , җөмләне бәйләр өчен .
Карточкалар
белән эш
.1нче баганада сүзләр бирелгән , 2нче баганада шартлы билгеләр күрсәтелгән.
Туры килерлек итеп, стрелкалар ярдәмендә тоташтырга . 1 укучы такта артында
башкара . Дәфтәрләрне алыштырып , тактадагы эш буенча тикшерәләр , бәя бирелә.
VII. Үзбәя.
Һәркем үзенә
билге куя. ( Укытучы нәтиҗә ясый.)
VIII. Өй эше бирү.
1нче төп
күнегү. 125
бит , 270 нче күнегүдәге калын хәреф белән бирелгән сүзләрне күчереп алып ,
бәйләгеч кушымчаларны билгеләргә.
2нче
төркем
.”Безнең якта Сабантуйлар гөрли” дигән хикәя төзергә, я шигырь язып карарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.