Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Дәрес планы "Эндәш сүз" (7 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Дәрес планы "Эндәш сүз" (7 класс)

библиотека
материалов

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»

дигән темага дәрес эшкәртмәсе

(7 нче сыйныф)

  1. Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: кереш сүзләр турында мәгълүмат бирү;

  2. коммуникатив максат: кереш сүзләрнең төрле төркемчәләрен кулланып, “Чишмәләрне саклау” темасына фикер алышу;

  3. тәрбияви максат: укучыларда чишмәләрне саклап калу теләге уяту, табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

  1. Дәреснең бурычлары:

  1. кереш сүзләрне танырга, мәгънәви төркемчәләрен аера белергә өйрәтү;

  2. сөйләмдә кереш сүзләрне дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру;

  3. кереш сүзләрне куллану ярдәмендә, укучыларны чишмәләрне саклау турында уйланырга, мөстәкыйль фикер йөртергә этәрү, табигатьне сакларга өндәү.

Ш. Дәреснең принциплары:

  1. дидактик принциплар: фәннилек, предметара бәйләнеш, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, уку-укытуның тормыш белән бәйләнеше;

  2. лингвистик принциплар: функциональ (кереш сүзләрне сөйләм оештыруда билгеләнгән роленнан чыгып аңлату);

  3. гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик;

  4. хосусый методик принциплар: граммматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

  1. Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

  2. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, дәреслек белән эшләү, рәсем буенча җөмләләр төзү, темага карата фикер алышу.

  3. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату.

  4. Җиһазлау: “Кереш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре” исемле таблица, дәреслек, “Чишмәләрне саклау” темасына караган фоторәсем, “Ак чишмә” җыр язмасы.

  5. Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7нче с-фы өчен дәреслек. – Үзгәртелгән өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 167б.

  2. Мифтахов Б.М., Сөнгатов Г.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7нче с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1998. – 142б.

  3. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика/ Уку-укыту ярдәмлеге/ М.М. Шәкүрова, А.Ф. Йосыпов. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009.- 168 б.

  4. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту. Гади җөмлә синтаксисы: 7-11 нче сыйныф укучылары өчен кулланма/ Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2008. –111б.

  5. Абдрәһимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/ Я.Х. Абдрәһимова. – Казан: Мәгариф, 2005.- 255 б.

  6. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 407б.

  7. Шакирҗанова Ә. Кереш сүзләр, кереш җөмләләр, керешмәләр. Аларның охшаш һәм аермалы яклары. Алар янында тыныш билгеләре/ Ә.Шакирҗанова// Фән һәм мәктәп. – Наб. Челны. – 2003. - №4. – Б.44-47.

  8. Татар җырлары: - Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 640б.



Дәрес планы

  1. Башлам өлеше: 1 м.

II. Актуальләштерү этабы: 5 м.

1) өй эшен тикшерү

III. Яңа материалны аңлату: 12 м.

1) “Кереш сүзләр”, “Кереш сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре” дигән таблицалар белән эшләү; 4м.

2)теманы аңлату; 4 м.

3) нәтиҗә ясау 2 м.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 20 м.

  1. дәреслек белән эшләү: 139нчы күнегү (язма); 5 м

2) карточкалар белән эшләү (телдән); 6 м.

3) “Чишмәләрне саклыйк” дигән темага монолог төзү. 9 м.

V. Өйгә эш: кереш сүзләрне дә кертеп, “Чишмәләрне саклыйк!”

дигән инша-өндәмә язып килергә. 2 м..

VI. Дәрескә йомгак: сорау-җавап формасында. 5 м.



















Дәрес барышы.

  1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Хәлләрегез ничек? Кайсыгыз дежур? Бүген биредә барыгыз да бармы?

Укучы: Барыбыз да бар.

Укытучы: Яхшы! Укучылар, искә төшереп үтик әле, узган дәресләрдә нинди тема үттек?

Укучы: Эндәш сүзләр турында.

Укытучы: Әйе, без сезнең белән “Эндәш сүзләр”не өйрәндек. Кайсыгыз эндәш сүзгә билгеләмә биреп китә?

Укучы: Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз эндәш сүз дип атала. Эндәш сүз булып теләсә нинди сүзләр килергә мөмкин: кеше исемнәре, табигать күренешләре, хайваннарны, кошларны, төрле предметларны атаучы сүзләр һ.б.

Укытучы: Яхшы, булдырдың.

Укучылар, яңа темага күчкәнче, кечкенә генә бирем эшләп алырбыз. Игътибар белән тактага карыйбыз. Җөмләне укып китик, әйдә әле, ..., матур итеп укы әле:

Укучы: Балалар, элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, гадәттә, чишмәгә аның исемен биргән.

Укытучы: Ә хәзер җөмләне синтаксик яктан тикшерербез!

Укучы: балалар – эндәш сүз, элек-электән – вакыт хәле, чишмә - тәмамлык, тапкан - аергыч, аны – тәмамлык, чистарткан – аергыч, кешене – тәмамлык, халык – ия, зурлаган – хәбәр, гадәттә - ?, чишмәгә - тәмамлык, аның – аергыч, исемен биргән (атаган) – хәбәр.

Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, бу җөмләдә алдагы дәресләрдә өйрәнелгән җөмлә кисәкләре урын алган. Гадәттә сүзенең синтаксик вазыйфасы билгеләнмичә калды, иң элек без аның мәгънәсенә игътибар итик:

Укучы: бу сүз ярдәмендә фикернең гадәтилеге белдерелә.

Укытучы: Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрлечә мөнәсәбәтен белдерә торган мондый сүзләр КЕРЕШ СҮЗЛӘР дип атала. Алдагы дәрестә модаль җөмлә кисәкләреннән эндәш сүзләрне өйрәнсәк, бүгенге дәресебездә каралачак кереш сүзләр шулай ук модаль җөмлә кисәкләренең берсе булып тора, шартлы билгесе: ●●●●●●● (нокталар белән билгеләнә).

Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз. Сыйныф эше. Тема - кереш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре.

(Укучылар язалар)

Укытучы: Укучылар, таблицага карыйбыз. Билгеләмәне укыйк:

Укучы: Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрлечә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип атала.

Укытучы: Ә хәзер мисалларга күз салыйк, кереш сүзләрнең нинди мәгънә белдерүләрен ачыклыйк:

Укучылар:

- Имештер, сандугач та аларның җырларына хәйран кала (А.Алиш)- фикернең шикле булуын белдерә;

- Габдрахман карт, чыннан да, Камилне бер сүздән аңлады. (Ф.Бәйрәмова) – фикернең шиксезлеген белдерә;

- Үзең дә, бәлки, гөлләрдән

Тәкыя үрәсеңдер? (Р.Фәйзуллин) – шикләнүне белдерә;

- Һәркем үз урынын, үз дәрәҗәсен белергә тиеш, ахыр чиктә! (Ә.Еники) – сөйләүченең тойгысын белдерә.



Укытучы:дөрес әйттегез, укучылар, булдырдыгыз! Мисаллардан күренгәнчә, һәр кереш сүз сөйләүченең сөйләм эчтәлегенә билгеле бер мөнәсәбәтен белдереп килә. Шуңа бәйле рәвештә, кереш сүзләрнең мәгънәви төркемчәләрен аерып чыгаралар, алар түбәндәгеләр (таблицага карыйк):

Мәгънәләре

Мисаллар

Шикләнү

ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, никтер, шәт, мөгаен

Фикернең шиксез икәнлеге

әлбәттә, шөбһәсез, шиксез, дөрес,

һичшиксез, бәхәссез, билгеле, чынлап та

Фикернең чыганагы

минемчә, синеңчә, аныңча, минем уемча

Үтенү

Зинһар

Фикерең гадәтилеге

табигый, гадәттә, билгеле булганча, мәгълүм булганча

Сөйләүченең төрле тойгылары

бәхеткә, кызганычка каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, билләһи

Игътибар җәлеп итү

кара әле, тыңла әле, беләсең килсә, әйтсәм әйтим, гафу ит, тукта әле

Фикерләрнең үзара мөнәсәбәте

мисал өчен, ниһаять, гомумән, әйтик, мәсәлән, беренчедән, икенчедән, бер яктан, киресенчә, икенче яктан, димәк, хәер



Укытучы: Әйдәгез әле, кереш сүзләрнең мәгънәви төркемчәләрен мисаллары белән укып үтик, кем укырга тели? (әйдә, ... , беренче дүрт төркемчәне укып кит! Калганын, ..., син укы әле!)



- Укучылар, сезгә бар да аңлашыламы?

Игътибарлы булыгыз, кереш сүзләрне башка җөмлә кисәге булып килә торган сүзләр белән бутамагыз. Мәсәлән, “Ихтимал, эшкә дә урнашыр” Һәм “Эшкә урнашуы ихтимал” дигән җөмләләрне карасак, “ихтимал” сүзе нинди синтаксик функцияләрдә килә.

Укучы: беренче очракта- кереш сүз, фикерне шикләнеп әйтү; икенче очракта – хәбәр булып килә, хәбәр итү.

Укытучы: Әйе, укучылар, сизеп алгансыздыр: кереш сүзләр махсус интонация, темп белән әйтеләләр, ә башка җөмлә кисәге булган сүзләр үзләре бәйләнгән сүзләр белән бергә әйтеләләр. Сез моны тыныш билгеләре куелышында да күрәсез. Игътибар итсәгез, кереш сүзләр җөмләдә өтерләр белән аерылганнар, безнең әле киләсе дәрестә “Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре” нә багышланган аерым дәресебез булачак.

Укытучы: Ә хәзер без сезнең белән дәреслектән күнегү эшләрбез. Дәреслекнең 88нче битен ачыгыз, 139нчы күнегү. Биремне бераз гына үзгәртәм: “Кереш сүзләрне генә күчереп алыгыз һәм мәгънәви төркемчәсен күрсәтегез, кабатланган очракта берсен генә языгыз”. Ягез, укучылар, кем ничә мисал тапты?..



1980 нче елны исә Свердловск өлкәсендә Гәйнә авылында “Нуры Содур”ның, дефектлы гына булса да, өченче күчермәсенә очрадык. Элекке чорда, мәгълүм булганча (фикернең гадәтилеге), Барда һәм Гәйнә яклары бер төбәк булып исәпләнә...

Димәк (фикерләрнең үзара мөнәсәбәте), бу ерак Көнбатыш Уралда да Казан чоры шагыйренең поэмалары XVI йөз азагыннан алып XIX гасыр ахырларына кадәр укылып килгән икән. Бу исә башкортлар белән аралашып яшәгән Барда һәм Гәйнә татарларының ерак дәвердән үк казанлы туганнары белән өзлексез һәм тыгыз мәдәни мөнәсәбәттә торуларын күрсәтә. Ихтимал (фикерне шикләнебрәк әйтү), шушы Уралда табылган өч күчермәгә нигез булган элгәреге бер күчермәне бу якларга, ханлык җимерелгәч, өлкәдә көчәеп киткән милли-колониаль изүләрдән качучы татарлар алып килгәннәрдер?..Димәк, бу Урал якларында татар әдәбиятының башка борынгы истәлекләре табылу да бик мөмкин. Димәк....

Хәер( сөйләүченең тойгысы белдерелә), табыш белән рухланып, ул кичне без әйткән “димәк”ләрнең һәммәсен саный башласак, сүз бик күпкә, әңгәмә еракка китәр иде...(М.Госманов)



Укытучы: Укучылар, ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда җөмләләр бирелгән, сез кереш сүзләрне табып, мәгънәви төркемчәләрен билгеләргә тиеш буласыз! Биремне телдән башкарабыз, фикер тупларга бераз вакыт бирәм. Ягез әле, ...!

    1. Татарстан чишмәләргә гаять бай, мәсәлән, Әлмәт районында 720 чишмә барлыгы билгеле. (әйтелгән фикерләрнең үзара мөнәсәбәтен белдерә)

    2. Әмир Шәрифуллин – Татарстан районнары буенча чишмәләрне өйрәнгән кеше, аның фикеренчә, Татарстанда иң зур чишмә - Зәңгәр күл, ул төбеннән бәреп чыккан чишмәләр белән туена.(фикернең чыганагын белдерә)

    3. Нефть чыккан районнарда, кызганычка каршы, табигатькә бик зур зыян килә.(сөйләүченең төрле тойгылары)

    4. Һәр авылда диярлек чишмәләр бар, гадәттә, алар кемнеңдер исеме белән атала, ниндидер тарихы була. Мәсәлән, Исмәгыйль, Габдрахман, Суфиян һ.б. исемле кизләүләр еш очрый. (фикернең гадәтилеге һәм әйтелгән фикерәрнең үзара мөнәсәбәте)

5. Сәфәрдә йөргәндә, матур итеп киртәләп алынган, ял итәр өчен эскәмияләр куелган чишмә янына туктап хәл алу үзе бер рәхәтлек, кызганычка каршы, кайчак ташландык хәлдә, чүп-чар тулган җирләргә тап буласың...(сөйләүче тойгысы)

    1. Кешеләр, зинһар, чишмәләрне саклыйк, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ!(үтенү)



Укытучы: Укучылар, сезнең игътибарыгызга фоторәсем!

hello_html_m4cdddb47.jpg

Анда нәрсә сурәтләнгән? Әйе, чишмә - бик матур, челтерәп агып яткан чишмә әлеге рәсемдә. Укучылар, сез инде ялларда авылга әби-бабайларыгыз янына кайтасыздыр, әйеме? Кайтмаганнар сәяхәткә, урман буена чыгалардыр? Чишмәләрне барыгызның да күргәне бардыр дип уйлыйм, шулаймы?! Нинди исемле чишмәләр беләсез? Ни өчен шулай аталганнар(укучыларның җавапларында кереш сүзләр кулландыру: минемчә...)?



- Әйе, укучылар, авылларыбыз чишмәләрдән башлана, гомумән, җир куеныннан агып чыгучы чишмәләр һәркемгә кадерле. Чишмәләр - кечкенә булсалар да, зур елгаларга, диңгез океаннарга башлангыч бирүчеләр! Шуңа күрә без аларны сакларга, чистартып торырга тиешбез. Кызганычка каршы, чишмә буйларында ял итеп, соңыннан чүпләрен җыймыйча китүчеләр дә бар... Укучылар, икенче рәсемгә дә карагыз әле!

hello_html_m1718f4a8.jpg

Безне чишмәләрнең бүгенге көндәге хәле борчый, әлбәттә. Ә чишмәләр үзләренең хәлләре турында нәрсә дип серләшә икән? Сез хәзер чишмә роленә кереп, кереш сүзләр дә кулланып, зур булмаган (5-6 җөмләдән торган) монолог төзергә тиешсез! Әйдәгез, тырышыгыз! Мин сезгә Г.Бәширов сүзләре, С.Садыйкова көенә язылган З.Сәхәбиева башкаруындагы “Җидегән чишмә” исемле матур җыр куеп китәм, җыр дөньясы астында фикерләрегез баеп, тагын да матурланып китәр дип уйлыйм!(җыр яңгырый)

Укучы: Без ага башлаганга күп еллар үтте, кызганычка каршы, элекке матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз җимерелә, ә без һаман агабыз! Безне саклагыз, безгә ярдәм итегез: беренчедән, безнең тирәбезгә рәшәткәләр кирәк, икенчедән, төбебезнең дә ел саен чистартылуын телибез... Тирә-юнебезгә, чишмә башларына агачлар утыртсыннар иде. Шул вакытта без, ниһаять, җиңел сулыш алып, сезне һәрчак чиста суыбыз белән шатландыдыр, елгаларны да туендырыр идек. Кешеләр, без, һичшиксез, сезнең ярдәмгә мохтаҗ!



Укытучы: Укучылар, иптәшегез сөйләмендә нинди кереш сүзләр кулланды? (укучылар әйтеп күрсәтәләр).



Ярый, бик яхшы, тырыштыгыз - булдырдыгыз. Көндәлекләрегезне ачып өй эшен язып куегыз: сез чишмә буенда игълан тактасына элеп куя алырлык “Чишмәләрне саклыйк!” исемле өндәмә язарга тиеш буласыз, эшегездә кереш сүзләрне дә кулланыгыз.



VI. 1. Укытучы: укучылар, дәресебезне йомгакларга да вакыт җитте. Шулай итеп, нинди сүзләргә кереш сүзләр дип әйтәбез?

Укучы: Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрлечә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип атала.

Укытучы: Кереш сүзләр нинди мәгънәләр белдерергә мөмкин?

Укучы: фикернең шиксез булуын яки шикләнеп әйтүне, үтенүне, фикернең чынанагын, сөйләүченең фикерне гадәти итеп каравын, әйтелгән фикерләрнең үзара мөнәсәбәтен, фикернең әйтү ысулын, сөйләүченең төрле тойгыларын.

Укытучы: бик яхшы.

2. Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз. Ә менә ..., ... аеруча тырышып эшләделәр, шуңа күрә мин аларга “5”ле билгесе куям.

Сорауларыгыз юкмы, укучылар? Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.






























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров584
Номер материала ДВ-141190
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх