Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Дәрес планы "Хәлләрне кабатлау"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Дәрес планы "Хәлләрне кабатлау"

библиотека
материалов

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Хәлләрне кабатлау

(7нче сыйныфлар өчен)

Максатлар:

  1. Фәнни максат: хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу;

  2. Коммуникатив максат: “Табигать” темасына нигезләнеп,укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру, ныклы күнекмәләр формалаштыру ;

  3. Тәрбияви максат: укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне күзәтергә өйрәтү. 1 нче слайд, 2 нче слайд

Принциплар:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, предметара бәйләнеш, дәвамчанлык.

  2. Лингвистик принциплар: функциональ принцип, бүлекара бәйләнеш

(гади җөмлә синтаксисы+морфология)

  1. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив тематик.

Укыту ысуллары:

    1. Өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары:

  1. рәсем белән эшләү;

  2. диалог элементларын куллану.

Эш формалары: индивидувль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.

Дәрес төре: кабатлау дәресе.

Материал: 1. Максимов Н.В., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теле 7 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – К: Татарстан китап нәшрияты, 2014.

2. Зәкиев М. З., Ганиев Ф. А. Татар грамматикасы. – Т. III. – М: “Инсан”, - К: “Фикер”.

4. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле: теория һәм күнегүләр. – К: Мәгариф, 2002.

5. Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов С. М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. 6-8 нче класслар өчен кулланма. – К: Мәгариф, 2002.

Җиһазлау: карточкалар, рәсемнәр, компьютер.









Дәрес барышы

I. Башлам.

  1. Оештыру эше, уңай психологик халәт тудыру.

  2. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.

  • Укучылар, без сезнең белән инде берничә дәрес җөмләнең кайсы кисәген өйрәндек.

  • Без хәлләрне өйрәндек.

  • Әйе, ә бүген без сезнең белән хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгытып, аны бер системага салырбыз, сезнең әлеге тема буенча алган белемнәрегезне , төрле хәлләрне сөйләмдә урынлы куллана белүегезне тикшерербез. Бүгенге дәрестә бөтенегезнең дә актив булуын телим. Дәфтәрләрне ачып, бугенге числоны һәм теманы язып куйыйк.

II. Актуальләштерү. 3 -4 нче слайдлар

Төркемнәрдә эшләү. 3 төркемдә 4 әр укучы эшли.

1.“Син- миңа, мин – сиңа” уены. (Кагыйдәләрне искә төшерү өчен бер-береңә сораулар бирү) (Һәр төркемнән берәр пар эшли)

  • Җөмләнең нинди кисәкләре була?

  • (Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре була.)

  • Баш кисәкләргә нәрсәләр керә?

  • (Баш кисәкләргә ия белән хәбәр керә.)

  • Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

  • (Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагычлар керә.)

  • Нинди иярчен кисәк хәл дип атала?

  • (Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк хәл дип атала.)

  • Яхшы, алдагы пар.

  • Хәлләр ничә төргә бүленә? (Мәгънәләре ягыннан хәлләр 8 төргә бүленә: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәле, кире хәл.)

  • Дөрес. Тагын сораулар бармы?

  • Хәлләр җөмләнең кайсы кисәкләрен ачыклап килә?

(Хәлләр күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килә.) һ.б.

  1. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру. 5 нче слайд

Димәк, хәлләр мәгънәләре буенча 8 төргә бүленә дидек. “Граф” (латинчадан “Язу”) схемасын кулланып хәлләрнең төркемчәләрен билгелик. ( Инструктаж: эшне кара чәчле укучы башлый һәм уң як иптәшенә бирә, шулай дәвам итәсез. Беренче укучы беренче сорауга җавапны бер буш шакмакка яза һәм иптәшенә бирә, эш ике тапкыр эшләнә.)


    1. Кайда ?дигән сорауга җавап бирә.Эш яки хәлнең урынын белдерә. (урын хәле.)

    2. Эш- яки хәлнең вакытын белдерә.Кайчан? кайчанга чаклы ? сорауларына җавап бирә. ( вакыт хәле.)

    3. Эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ни өчен? ни сәбәпле? Сорауларына җавап бирә. ( сәбәп хәле)

4. Эш яки хәлнең максатын белдерә. Ни өчен? Нинди максат белән? соравына  җавап була. (Максат хәле)

5. Ничек? Дигән сорауга җавап була. Эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә. (рәвеш хәле)

6. Күпме? соравына җавап була.Эш яки хәлнең күләмен белдерә. (күләм хәле)

7. Нишләсә?соравына җавап була.Эш - яки хәлнең шартын белдерә. (шарт хәле)

8. Нишләсә дә? Нәрсәгә карамастан? Сорауларына җавап була. Көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә. (кире хәл)







Тикшерү һәм бәяләү: экранда дөрес җавап күрсәтелә.

Молодцы, хәлнең барлык төрләрен дә ачыклый алдыгыз. Хаталар булса төзәтелә.


III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Ә хәзер белемнәребезне ныгытуга күнегүләр эшлик.

  1. Карточкалар белән эш. 6-7 нче слайдлар

Өч төркемгә дә берәр җөмлә язылган карточка бирелә. Команда белән эшлиләр һәм ахырдан бер укучы аңлатып сөйли. Бирем: җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтергә һәм хәлләрнең төрләрен әйтергә .


1 нче карточка

Бирем: җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтергә һәм хәлләрнең төрләрен әйтергә .


Төнге яңгырдан соң (вакыт хәле) җир өстеннән (урын хәле) пар күтәрелә.(М.Хәсәнов)



2 нче карточка

Бирем: җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтергә һәм хәлләрнең төрләрен әйтергә .


Газинур тавында (урын хәле) малайлар ул кышны (вакыт хәле) ял саен диярлек ( күләм хәле) очраштылар. (Ф Шәфигуллин)


3 нче карточка

Бирем: җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтергә һәм хәлләрнең төрләрен әйтергә .


Акчарлаклар кинәт (рәвеш хәле)өскә (урын хәле)чөелә дә дөрләп (рәвеш хәле) янган дулкыннар өстендә (урын хәле) эреп( рәвеш хәле) югала. (М.Галиев)


  1. Телдән экрандагы җөмләләрне тикшерү. Хәлләрнең төркемчәләрен әйтергә. 8 нче слайд


1. Быел халык тырыша. - вакыт

2.Алсу тырышып эшләде. - рәвеш

3. Без хушлашыр өчен килдек. - максат

4.Алтын, пычракка төшсә дә, төсен югалтмый.(М.) - кире

5. Наилә апа еракта яши иде.(М.М.) - урын

6.Газиз озак уйланып ятты. - күләм

7. Син курыкканга качтың. - сәбәп

8. Наил, әйтсә, сүзендә тора. - шарт


  1. Иҗади эш башкару. 9-10 нчы слайдлар

Хәл төрләрен файдаланып, рәссам Айрат Гайфуллинның “Яз килде” картинасы буенча хикәя төзеп языгыз.Картина экраннан күрсәтелә.Музыка уйный.

(Берничә укучының язмасы тыңлана һәм нәтиҗә ясала.)

IV. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Тест биремнәрен үтәү.


Хәзер сезнең хәл төрләре буенча алган белемнәрегезне тикшереп карыйк: тест биремнәрен үтибез.

Төркемнән бер укучы компьютерда тест-тренажер эшли. Эш барышы экраннан күренеп бара. Өч укучы эшли.

  1. Кайсы җөмләдә урын хәле бар?

  1. Томан акрын гына таралды.

  2. Синең бу эшең мактауга лаек.

  3. Йорт алдына матур итеп эскәмияләр ясап куйганнар. (М.Н.)



  1. Кайсы җөмләдә вакыт хәле бар?

1. Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчы тама. (Г.Ә.)

2. Бар җырымны илгә багышладым.(М.Җ.)

3. Төн гадәтенчә бераз салкын иде.

  1. Кайсы җөмләдә рәвеш хәле бар?

  1. Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде.(М.М.)

  2. Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады

3. Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне кабатлыйлар. (Ә.Б.)

  1. Кайсы җөмләдә күләм хәле бар?

  1. Саснага барып җиткәнмен.

2. Үз гомерендә күп изгелекләр эшләде Миргали Сабирга.

3. Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте. (И.Г.)


  1. Кайсы җөмләдә сәбәп хәле бар?

  1. Акъәби аңа уйчан гына карап торды.(Ә.Е.)

  2. Аның әрнүдән йокылары кача иде.(Г.И)

  3. Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз.(И.Г.)


  1. Хәлнең төрен билгеләгез:

Ул шкафтан хәтфә янчык алды.(Г.Ә.)

1. Вакыт хәле

2. Рәвеш хәле

3. Урын хәле

Сыйныф өчен тест.


  1. Җөмләнең нинди кисәге хәл дип атала?



А) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? сорауларының берсенә җавап бирүче иярчен кисәк;

Б) Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларның берсенә җавап бирүче иярчен кисәк;

В) Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк.

2. Мәгънәләре ягыннан хәлләр ничә төргә бүленә?

А) 6;

Б) 8;

В) 9.

3. Хәлләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәген ачыклыйлар?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген;

Б) исем белән белдерелгән кисәген;

В) алмашлык белән белдерелгән кисәген.

4. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Китапны ике генә көнгә алдым.

А) күләм хәле;

Б) максат хәле;

В) вакыт хәле.

5. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Кызлар, җырлый- җырлый, ашлык чистарталар.

А) максат хәле;

Б) шарт хәле;

В) рәвеш хәле.

6. Авырганга күрә килмәде сүзтезмәсендә калын хәрефләр белән бирелгәне нинди хәл?

А) сәбәп

Б) максат

В) кире



7. Бирелгән җөмләдә хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Кичен көтү кайтты.

А) исем белән;

Б) рәвеш белән;

В) фигыль белән.

Дөрес җаваплар белән танышу. 11 нче слайд

(Экранда дөрес җаваплар чыга. Укучылар үзләренә үзләре билге куялар.)

1. в); 2. б); 3. а); 4. а); 5. в); 6. а); 7. б).

«5»ле – хатасыз; «4»ле – 1 хата; «3»ле – 2 хата; «2»ле – 3 хата

( Дәреслекнең 129 нчы битендәге 238 нче күнегүне эшлибез. Биремне аз гына үзгәртәбез. Җөмләләрне күчереп языгыз. Хәлләрне табып, астына сызыгыз һәм төркемчәләрен билгеләгез. Беренче төркем 1-3 нче җөмләләрне, икенче төркем 4-6 нчы җөмләләрне, өченче төркем 7-9 нчы җөмләләрне тикшерә. Һәр укучы да күнегүне дәфтәрдә язып эшли, аннан соң төркемдә тикшерелә, бәя бирелә.)

V. Рефлексия.

1. Нәтиҗә ясау.

- Шулай итеп, без бүген хәл төрләре буенча өйрәнгәннәрне тагын бер кат ныгыттык, сезнең белемнәрегезне бәяләдек, хәлләрнең сөйләмдә киң кулланылучы җөмлә кисәге булуына тагын бер кат инандык.

Укытучы тараткан кәгазь битләренә әлеге дәрес турында фикерләр языла.

Мин бүген дәрестә__________________ искә төшердем.

Кызыклы булды:____________________________________.

Кыен булды: _________________________________.

Мин ___________________________ телим.

Мине ________________________________гаҗәпләндерде.

Мин _____________ билгесенә лаек.

Ничек уйлыйсыз:

- Бүген дәрестә иң актив кем булды?

- Җавапларны төгәл кем әйтте?

- Барыгыз да бик яхшы эшләдегезме?

2. Билгеләр кую. 12 нче слайд

VI. Өйгә эш бирү. Хәл төрләрен файдаланып, дәрестә язганнарны тулыландырып, “Яз килде” дигән темага хикәя язарга.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 07.10.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров113
Номер материала ДБ-243595
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх