Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Дәрес планы " Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре".
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Дәрес планы " Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре".

библиотека
материалов

Тема: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

(Дәрес – пресс-конференция)


Максат. Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләргә аерырга өйрәтү, авылның социаль – икътисади хәле белән таныштыру, туган якка мәхәббәт, кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау. Терәк сигналлар, графопроектор, эпипроектор, фоторәсемнәр, авыл тарихына багышланган альбом – буклет (һәр “берлек” алдан төзеп килә).


Дәрес барышы.

Укучылар кайсы авылдан йөреп укуларына карап, берлекләргә бүленәләр. Һәр “берлеккә” бурыч йөкләнә: авылның үткәне социаль – иктисади хәле, бүгенгесе, географик уңайлыклары турында чыгыш ясарга. Чыгышларында күбрәк иярченле кушма җөмләләр кулланырга, аналитик һәм синтетик төрләргә аерырга.

Һәр берлек журналистын, консультантын һәм ассистентын билгели. Рәтләргә утырганда да берлекләргә бүленеп утыралар. Пресс – конференция рәисе сайлана. Ул – укытучы үзе дә булырга мөмкин.

Укытучы /рәис/ сүз ала.

- Бүген Мичән урта мәктәбендә истәлекле вакыйга, чөнки өч авылның яшьләре киңәшмәгә җыйналдылар. Очрашу шартлары билгеле: авылның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген яктыртып чыгыш ясарга, үз төбәгегезнең тарихы турында альбом төзергә иде. Нигездә 3 делегациянең очрашуы булачак. Әңгәмәнең темасы барыгыз өчен дә билгеле. Шарты: күбрәк иярченле кушма җөмләләр куллану.

Эш барышында консультантлар ясалган чыгышларга, әйтелгән фикерләргә бәя бирәчәк.

I. “Керәнне авылы яшьләре берлеге”нә сүз бирәбез. Журналист сүз ала. Үзләре төзегән альбом һәм фоторәсемнәрдән файдаланып сөйли.

- Без сезгә үзебезнең ямьле Керәнне авылы турында сөйләргә телибез. Ул электән бик матур авыл булган, шуңа күрә күпләр аңа үзләренең соклануларын белдергәннәр. Авылның 50 нче елларда ук гөрләп торган сигезьеллык мәктәбе булганга, күрше-тирә авыл балалары укырга килгәннәр. Мөхәммәт Мәһдиевне, педучилище бетерү белән, безнең авылга укытырга җибәргәннәр. Монда аның яшьлек эзләре. Шушы авыл кешеләре аның туачак әсәрләренең геройларына әверелгәннәр. Бу бит әле - Газиз Нәбиуллинның да туган авылы, шул сәбәпле авыл кешеләре зур горурлык хисләре кичерәләр.

1976 нчы елда сигезьеллык мәктәп бетерелә һәм башлангыч мәктәп итеп калдырыла, чөнки Керәнне перспективасыз авыллар рәтенә кертелә.

Авылны Иске Мичән авылыннан каенлык аерып тора. Шуның белән янәшә үк - алма бакчасы. Хәзер исә без кыргый алмалардан гына авыз итәбез.

Кызыл партизан” колхозы Өчиле һәм Керәнне авылларын берләштергән. Бу–миллионер колхоз булган. Иң мөһиме: алар яшелчә үстергәннәр. Яшелчәләрдән уңыш алганнар, шуңа күрә, кеше ач булганда, алар тук булганнар.

Хәзер авыл хуҗалыгының төп тармагы – дуңгызчылык. Кара дуңгызлар үрчетәләр. Җәй җиткәч, дуңгызларны лагерьларга күчерәләр. Керәннене бетүгә йөз тоткан авыллар рәтенә кертсәләр дә, халкы киләчәккә өмет белән яши. Яңа төзелгән клубыбыз бар. Яшьләр, шау– гөр китереп, театр – концерт куялар. Шәһәрдән артистлар елга 1– 2 тапкыр килсә, без шат инде.

Керәннедә балта осталары яшәгән. Алар йортларны матурлап, бизәкләп эшләгәннәр. Бу традиция әле дә дәвам итә.

Авыл яшеллеккә күмелгән. Саф сулы чишмәләргә бай. Керәнне үрен төшсәң, сине чишмәсе челтерәп каршы ала. Болында кыр үрдәкләре ел да бала чыгара.

Мәһдиев әйтмешли, “син торналар төшкән җиргә” аяк басасың. Халкы инсафлы, тырыш, хезмәт сөючән. Яшьләре спорт ярата, шуңа күрә район ярышларында команда призлы урыннар яулый. Бу - безнең горурлыгыбыз.


Консультант сүз ала.

- Безнең журналистыбыз үзенең чыгышында Керәнне авылы тарихын яктырткан. Шартны төгәл үтәгән. Чыгышында 10 иярченле кушма җөмлә кулланды. 5 се- аналитик, 5 се- синтетик. Аналитик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чара булып көттерү паузасы, мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр килгән.

Шулай анализлап чыкканнан соң, ассистент берничә җөмләне тактага яза. Укучылар шул җөмләләрне дәфтәрләренә күчереп куялар.

2. ”Яңа Мичән авылы яшьләре берлеге”нә сүз бирелә.

- Яңа Мичән авылы мул сулы Мишә буена урнашкан. Картлар шуны яхшы хәтерли: Мишә суында ат йөздергәннәр алар. Алма бакчалары, яшел тугайлары авылга ямь өстәгән.

Бу авыл электән үзенең итекчеләре, тегүчеләре белән дан тоткан. Тормыш авыр булганга, алар бәхет эзләп, ерак юлга сәфәр чыкканнар. Тегү тегеп, итек басып, тамак туйдырганнар.

Зарипов Нәҗип, Биккулов Фәхретдин исемле сәүдәгәрләр булган. Тирә-як авылларга арба, чана ише әйберләр алып барып сатканнар.

Татар авыллары тегермәнче һәм тимерчеләргә мохтаҗлык кичергән, шуңа күрә татар авылларында бу эшләрне урыслар башкарган. 30 нчы елларда Шармыштан Афанасьев Михаил дигән кеше килә, тегермәндә эшли, семьясы белән шунда төпләнеп кала. Бу семья татар авылында яшәсә дә, балалары үз ана телләрен онытмыйлар.

Авылыбыз үзәктән ерак урнашкан булуга карамастан, шәһәргә сәүдә эше белән йөрүчеләр дә булган. Габдулла Мөхәммәтгалиев дигән фабрикант яшәгән. Ул туку фабрикасы ачкан. Фабрика ачлык елларда ябылган.

Яңа Мичәндә гыйбрәтле язмышлы кешеләр дә күп. Репрессия елларында Әхмәтҗанов Йосыф, Сабирҗанов Хөсәен, Хисмәтов Хәйруллаларны сөргенгә сөргәннәр.

Соңгы елларда авылыбыз бик яңарды. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп салынды. Быел иген уңышы да мул булды. Кешеләре бик уңган, шуңа күрә игеннәр вакытында җыеп алынды. Гектардан уртача 32 ц уңыш булды.

Авылыбызның үткәне гыйбрәтле булса да, киләчәген матур итеп кузаллыйбыз.


Консультант сүз ала.

Безнең чыгышыбызда да иярченле кушма җөмләләр күп кулланылды, синтетик иярчен җөмләләр байтак. (Тексттан иярченле кушма җөмләләрне сайлап анализлый, бәйләүче чараларны күрсәтә). Ассистент түбәндәге җөмләләрне тактага, ә укучылар дәфтәрләренә язалар.

Картлар шуны хәтерли: Мишә суында ат йөздергәннәр.

Тормыш авыр булганга, алар бәхет эзләп, ерак юлга сәфәр чыкканнар.

II. «Иске Мичән авылы яшьләре берлеге» чыгышы.

Иске Мичән авылы да бай тарихлы авылларның берсе булган. Кайчандыр бу җирдә марилар яшәгәнне без ишетеп кенә беләбез. Әкәй тавы, Кирмән елгасы атамалары шушы халыкларның үткәне белән бәйле.

Шунысы куанычлы: татар халкы элек-электән белемгә омтылган. Иске Мичән халкы да бу теләктән мәхрүм түгел. Авылыбызда 1891 нче елда мәчет салына. Аны Нәҗметдин мулла хатыны - карт абыстай салдыра. Шуны әйтәсе килә: бу нәселдән укымышлы кешеләр чыккан. Тимершыкта укытучы булып эшләгән Сәләхова Равилә, Керәннедә укытучы булып эшләгән Фазылҗанов Яхъяларның (хәзер пенсиядә) исемнәре шушы нәселгә барып тоташа. Дәреслек авторы, Укытучылар белемен күтәрү институтында эшләүче Мәрьям Хәсәнова да шушы нәселдән.

Авылда 2 мәчет булган, шуңа күрә Харис һәм Хәсән муллалар муллалык иткәннәр. 1929 нчы елның көзендә шундый хәбәр килә: мәчет манарасын кисәргә!

Заманалар үзгәргән саен, авылның социаль йөзе дә үзгәргән. 30 нчы елларда колхоз төзелгән. Ул “Искра” дип йөртелгән.

Элекке заманнарда безнең авыл кешеләре бау ишү, дуга, камыт ясау, чабата үрү белән шөгыльләнгәннәр.

Соңгы елларда авылларга газ керде. Сүзем шул: киләчәктә авылда да яшәү рәхәт булачак.


Консультант чыгышы тыңлана.

Тәнәфес ясала. “Дуслык авазы” газетасының даими хәбәрчесе берлекләрдән интервью ала.

- Сез, Керәнне авылы яшьләре берлеге, авылыгызны киләчәксез (перспективасыз) авыллар рәтенә кертелде дидегез. Бүгенгесе көндә авылыгызның йөзе үзгәрдеме?

- Үзгәрде, чөнки берничә ел элек клуб төзелсә, хәзер яңа мәктәп бинасы сафка басты. Авылыбызга соңгы елларда яшьләр күп кайтты. Яңа гаиләләр, яңа урам барлыкка килде.

- “Яңа Мичән авылы яшьләре берлеге”нә мондый соравым бар. Авылыгызда гыйбрәтле язмышлы кешеләр күп дидегез. Шуларның берсе белән якыннанрак таныштырыгыз әле.

- Минем Каримулла бабай турында бераз сөйлисем килә. Ул авылның иң тырыш кешеләреннән була. 30нче елларда кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Казан төрмәсендә Х. Туфан белән бергә була. Төрмәдән чыккач, Хәсән абый белән кабат очрашалар. Туфан үзе дә Мичәнгә килергә вәгъдә бирә. Ул килергә өлгерә алмый кала, чөнки бабам 1972 нче елда үлеп китә. (Корбанов Рәмис сөйләгәннәрдән).

- “Дуслык авазы” газетасыннан махсус хәбәрчесе:

- Миңа берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез. Үзем бу пресс-конференциядән бик канәгать калам. Сезнең белән очрашу файдалы һәм нәтиҗәле булды. Тәэсирләрем турында үзебезнең газетаның бер санында язармын дип уйлыйм. Эшегездә уңышлар телим.

Музыкаль пауза. Конференция делегатлары өчен җыр яңгырый:

Туган ил”. Татар халык көе, Н. Исәнбәт сүзләре.

- Пресс-конференция эшен дәвам итә. Әңгәмәбезнең темасы - иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

- Сез гади җөмләдә нинди кисәкләр булганын беләсез, санап күрсәтегез.

- Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.

- Кушма җөмләдә дә иярчен кисәкләр мәгънәсендә (урынында) килә торган иярчен җөмләләр була.

- Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан бүленешен күрсәткән терәк сигналлар кулланыла, җөмлә төрләре санап чыгыла. Укытучы (рәис) иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен аеру юлларын күрсәтә, мисаллар ярдәмендә анализлый.

Эпипроектор аша түбәндәге җөмләләр күрсәтелә һәм мәгънә ягыннан төрләре билгеләтелә. 1. Авылларга газ керсә, тормыш бермә-бер җиңеләячәк. 2. Кайда ашлама тиешенчә кертелә, шунда икмәк уңа. 3. Минем сезгә киңәшем шул: авылыбызның бай тарихын онытмагыз. 4. Икмәк мул булсын өчен, һәркем тырышырга тиеш.

Ныгыту өчен дәреслектән 85 нче күнегү язмача үтәлә. Һәр “берлек”тән 1 укучы берәр җөмләне кодоплёнкага яза, эшләре кодоскоп аша тикшерелә. Нәтиҗә ясала (укучы яки укытучы ясый)

Өй эше. “Дуслык авазы” газетасына конференция турында мәкалә язарга, иярченле кушма җөмләләр кулланырга.


Автор
Дата добавления 08.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров165
Номер материала ДВ-135021
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх