Инфоурок Другое КонспектыДәрес планы һәм конспекты "Ш.Галиев шигырьләре" (8 сыйныф, рус төркеме)

Дәрес планы һәм конспекты "Ш.Галиев шигырьләре" (8 сыйныф, рус төркеме)

Скачать материал


Тема: Шәүкәт Галиев. “Шәвәли сәгате”, “Шәвәлигә ничә яшь?”, “Светофорның өч сүзе” шигырьләре

Максатлар: 1. Укучыларны Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

2. Шагыйрьнең“Шәвәли сәгате”, “Шәвәлигә ничә яшь?”, “Светофорның өч сүзе” шигырьләре белән танышу, иҗатына мәхәббәт уяту

3. Татар телен хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өйрәтү

Материал: Сафиуллина Ф.С. Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәктю 8 нче с-фы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, Р.Х.Мөхиярова. - Яңадан эшләнгән һәм тулыл. өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2008.-223б.

Җиһазлау: презентация, шигырьләр җыентыгы.

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату

Дәреснең методы: Укытучы сүзе, әңгәмә, тәрҗемә.
















Дәрес планы

  1. Башлам

1.Исәнләшү;

2.Укучыларны барлау;

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.


II. Актуальләштерү

1. Алдагы дәрестә үткәннәрне кабатлау.

2. Өй эшен тикшерү.


III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

1. Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштыру


VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Шәвәли ничә яшьтә?”, “Шәвәли сәгате”, “Светофорның өч сүзе” шигырьләрен уку, тәрҗемә итү

  2. Сорауларга җавап бирү


V. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү:

  1. Шәүкәт Галиев кайчан туган?

  2. Нинди шигырьләре белән таныштык?

  3. Шәвәли сәгате” шигыре нәрсә турында?

  4. Шәвәлигә ничә яшь?” шигыре нәрсә турында?

  5. Светофорның өч сүзе” шигыре нәрсә турында?

2.Өй эше бирү:

Шәүкәт Галиевның “Светофорның өч сүзе” шигырен ятларга




Дәрес барышы

Укытучы: Хәерле көн, исәнмесез укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?

Укучылар: Исәнмесез! Яхшы.

Укытучы: Бүген дәрестә кем юк?

Укучы: Барыбыз да бар.

Укытучы: Ярый, бик яхшы. Утырыгыз. Үткән дәрестә нәрсә өйрәндек әле? (Что мы проходили на прошлом занятии?)

Укучылар: “Икмәк” әкиятен.

Укытучы: Бик яхшы. Өй эше итеп шушы әкиятнең эчтәлеген сөйләргә иде, шулаймы?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк. Берничә укучы хәзер сөйли. Калганнар дәрес ахырында сөйләячәк. Бер-беребезне игътибар белән тыңлыйбыз. (Давайте проверим ваше домашнее задание. Сейчас раскажут несколько из вас, остальных спрошу в конце урока.)

(Укучылар өй эшенә бирелгән текстның эчтәлеген сөйлиләр)

Укытучы: Бик яхшы. Текстны яхшы сөйләдегез. Ә хәзер бүгенге дәресебезнең темасына әйләнеп кайтыйк.( Теперь вернемся к теме сегодняшнего урока.) Укучылар, сез Шәүкәт Галиев турында ниләр беләсез? (Что вы знаете о Шаукате Галиеве?)

Укучылар: Ул шагыйрь.

Укытучы: Бик яхшы. Без бүген аның үзе, иҗаты турында күбрәк белербез. (Сегодня мы познакмимся с ним и его творчеством поближе.) Хәзер слайдка күз төшерегез. (2 нче слайд) Шәүкәт Галиев – татар шагыйре, балалар өчен язылган шигырьләре белән билгеле. (Ш. Галиев – татарский поэт, известен своими стихами для детей.) Әйдәгез, биографиясеннән берничә фактны карап китик. (3 нче слайд)

(Укучылар слайдтан карап укыйлар)

Укытучы:Яхшы, рәхмәт. Шәүкәт Галиев кайда һәм кайчан туган?

Укучылар: Апас районы Олы Бакырчы авылында 1928нче елның 20 нче ноябрендә туа.

Укытучы: Дөрес. Ничәнче елда мәктәпне тәмамлый? (В каком году окончил школу? )

Укучылар: 1943 нче елда мәктәпне тәмамлый.

Укытучы: Яхшы. Ш. Галиев нинди премияләргә лаек? (Ш. Галиев лауреат каких премий? )

Укучылар: Ш. Галиев Г. Тукай исемендәге Дәүләт премисенә, Г.Х. Андерсен исемендәге халыкара премиягә һәм Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез хәзер шигырьләре белән танышыйк. Шәүкәт Галиев үзенең “Шәвәли маҗаралары” циклы белән таныш. (Ш.Г. известен своим циклом “Приключения Шавали”). Хәзер шушы циклдан берничә шигырь белән танышып үтик. (А теперь познакомимся с несколькими стихами из этого цикла.)

(Укучыларга “Шәвәли сәгате”, “Шәвәли ничә яшьтә?”, “Светофорның өч сүзе” шигырьләре таратыла).

Әйдәгез, иң элек сүзлек белән танышып чыгыйк. (Давайте сначала поработаем со словарем.) (5 слайд)

Һәммәсе – все;

Әйбәт – хороший;

Әйбәтнең дә әйбәте – лучше всех;

Чабарга – бежать;

Сыптырырга – мчаться;

Әйтерсең лә – здесь: как будто.

Ә хәзер әйдәгез шигырьне укып, тәрҗемә итеп карыйк.

Шәвәли сәгате


Миңа булды бит әле

Әтиемнең сәгате!

Сәгате дә сәгате —

Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,

Чаба гына, сыптыра —

Өйдә ничә сәгать бар,

Һәммәсен узып тора!


Беренче шигырьне укытучы укый, аннан соң берничә укый.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез тәрҗемә итеп карыйк.

(Укучылар шигырьне укып, рус теленә тәрҗемә итеп баралар)


Мне достались

Папины часы!

Всем часам часы –

Лучше всех они!

Как будто лошадь скаковая

Бегут часы, мчатся –

В доме несколько часов –

Обгоняют всех без слов.


Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез, хәзер сорауларга җавап биреп карыйк. (7 нче слайд) 1. Шәвәлигә сәгатьне кем биргән?

Укучылар: Әтисе.

Укытучы: Яхшы. 2. Сәгать дөрес йөриме?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Әйе. Хәзер икенче шигырьне карап китик. (8, 9 слайд)


Шәвәли ничә яшьтә?


Бу сорауга заманында

Ул болай җавап биргән:

Биш тулырга унбиш минут –

Дөп-дөресе шул!—дигән.

Инде яңадан сорыйсы

Вакыт та җитте менә.

Унбиш тулырга биш минут! –

Ди хәзер җитди генә...



(Берничә укучы шигырьне укып чыга)

Сүзлек эше

Заманында – в свое время;

Җитди – серьёзный.


Укытучы: Әйдәгез, тәрҗемә итеп карыйк. (10 слайд)

На этот вопрос в свое время

Он так отвечал:

  • Без пятнадцати пять – так

Правильно! – сказал.

И вот настало время

Заново его спросить:

  • Без пяти пятндцать, -

Стал он серьёзно говорить.


Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез, сорауларга җавап биреп карыйк (11 слайд) 1. Шәвәлигә ничә яшь? (Сколько лет Шавали?)

Укучылар: 14 яшь.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез хәзер алдагы шигырьгә күчик. (Перейдем к следующему стихотворению. )

Светофорның өч сүзе


Урамнарны

Күзәтеп,

Узганнарны

Кисәтеп,

Чатта тора

Светофор,

Сакта тора

Светофор.

Янып тора

Өч күзе,

Күреп тора

Ич безне.

Әйтеп тора

Өч сүзне:

Кузгалма!— ди

Кызыл күз.

Сабыр!— дия

Сары күз.

Ярый!— дия

Яшел күз.

Без дә аңа

Карыйбыз,

Күзебезне

Алмыйбыз,

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз:

Кузгалма!— ди

Кызыл сүз.

Сабыр!— дия

Сары сүз.

Ярый!— дия

Яшел сүз.


Укытучы: Таныш булмаган сүзләрне карап китик.

Сүзлек белән эш

Күзәтергә – наблюдать;

Кисәтергә – предупреждать;

Чат – перекресток.


(Укучылар шигырьне укыйлар)

Укытучы: Әйдәгез, тәрҗемә итик.

(Укучылар һәм Укытучы шигырьне бергәләп тәрҗемә итәләр).

Три слова светофора


Наблюдая за улицами,

Предупреждая проходящих,

В перекрестке стоит светофор,

В охране стоит светофор.

Горят его три глаза,

Ведь видит он нас.

Повторяет три слова:

-Стой! – говорит красный глаз.

-Подожди! – говорит желтый глаз.

-Можно! – говорит зеленый глаз.

Мы тоже на него смотрим,

И глаза не отводим.

Понимаем что он нам говорит:

-Стой! – говорит красный глаз.

-Подожди! – говорит желтый глаз.

-Можно! – говорит зеленый глаз.


Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, без бүген дәрестә кем иҗаты белән таныштык?

Укучылар: Шәүкәт Галиев иҗаты белән таныштык.

Укытучы: Аның нинди шигырьрен өйрәндек?

Укучылар: “Шәвәли сәгате”, “Шәвәли ничә яшьтә?”, “Светофорның өч сүзе”.

Укытучы: “Шәвәли сәгате” шигыре нәрсә турында?

Укучылар: Шәвәлинең сәгате турында.

Укытучы: “Шәвәлигә ничә яшь?” шигыре нәрсә турында?

Укучылар: Шәвәлинең ничә яшьтә икәне турында.

Укытучы: “Светофорның өч сүзе” шигыре нәрсә турында?

Укучылар: Светофор турында.

Укытучы: Бик яхшы. Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куябыз: “Светофорның өч сүзе” шигырен яттан өйрәнеп килергә. Сораулар бармы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ярый. Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куям. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.





Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес планы һәм конспекты "Ш.Галиев шигырьләре" (8 сыйныф, рус төркеме)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Противопожарный инженер

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 765 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.02.2016 4198
    • DOCX 25.4 кбайт
    • 32 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Разина Наилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гатауллина Разина Наилевна
    Гатауллина Разина Наилевна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10198
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 473 человека из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 319 человек

Мини-курс

Физическая культура и спорт: методика, педагогика, технологи

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Влияние внешних факторов на психологическое развитие личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Аспекты эмоционального благополучия и влияния социальных ролей на психологическое состояние

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе