Инфоурок Начальные классы КонспектыДәрес планы татар теле "Тамырдаш сүзләр"

Дәрес планы татар теле "Тамырдаш сүзләр"

Скачать материал

2 класс

Татар теле

Тема. Тамырдаш сүзләр темасын кабатлау.

Максат. Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап яңа сүзләр ясарга өйрәнү, сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү, сүзләр төркеменнән тамырдаш сүзләрне аерып ала белү;

-укучыларның фикерләү сәләтен, чагыштыру күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету;

- туган телгә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.

 

Җиһазлау. Дәреслекләр, слайдлар, карточкалар, рәсемнәр.

 

Дәрес барышы.

 

1.Оештыру өлеше.

Укучыларны тынычландыру, барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2. Өй эшләрен тикшерү.

Укытучы. Укучылар, сезгә 170 нче күнегү бирелгән иде. Өй эшен безгә 1нче өстәлнең 2 урынында утыручы аңлата.

Укучы. Артык сүзне табарга, тамырдаш сүзләрне күчереп язарга, тамыр, кушымчасын билгеләргә.

СИНГЛ РАУНД РОБИН

Укытучы. Хәзер укучылар төркемнәрдә өй эшләрен тикшерәбез. Һәр өстәлдән 1 нче утыручы башлый. Ул беренче рәт сзләрне аңлата, икенче рәт сүзләрне 2 нче утыручы, 3 нче рәт сүзләрне 3 нче утыручы, 4 нче рәт сүзләрне 4 нче утыручы аңлата. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Укытучы. ХАЙ ФАЙВ. 4, 5 нче рәт сүзләрне тактада тикшерәбез.

Бала, балалык, балачак, балан

Керле, керсез, керде.

Укытучы. Өй эшләре өчен барыгызга да рәхмәт. Дөрес һәм төгәл эшләгәнсез.

3.Актуальләштерү.

Укытучы. Дәресне дәвам итәбез. Укучылар, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерик.(КОНЭРС) Почмакларга сүзләр язылган: тамыр, тамырдаш, кушымча. Сезгә кайсы сүз күңелегезгә якын, бу темалар буенча күбрәк беләсез шул почмакка барыгыз. Хәзер үз командагызда булмаган  укучы белән парлашыгыз. Буе озын укучы партнерына шушы тема буенча белгәнен сөйли. Сезгә 5 секунд вакыт бирелә. Ә хәзер икенче партнер  сөйли. 5 секунд вакыт бирелә.\

Укытучы. ХАЙ ФАЙВ.

1-2 парны тыңлыйбыз.

Укучыларның кыскача җаваплары.

- Тамыр сүзнең төп мәгънәсен белдерә

-Сүзнең тамырыннан кушымча ялгап тамырдаш сүзләр ясап була. Тамырдаш сүзләрнең тамыры бер, лексик мәгънәләре уртак була.

-Кушымчалар үзләре генә мәгънә белдерми. Бәйләгеч кушымчалар сүзне сүзгә бәйли,  ясагыч кушымчалар яңа сүз ясый. Тамырга кушымча бер эзлелектә ялгана. Тамыр, ясагыч, бәйләгеч.

 

3.Тема өстендә эш.

А)Релли Робин.

Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләрдә карточкалар ята. Иңсә буенча партнер белән бу биремне үтәргә кирәк. Сүзләрне игътибар белән укырга, артык сүзне табарга. Тамырдаш сүзләрнең тамыр кушымчасын билгеләргә. 1минут вакыт бирелә.

Укытучы.ХАЙ ФАЙВ.

Язулы, язмача, язгы, язма                                              Бозлы, бозык, бозлана

Көйли, көйче, көймә, көйле.                                          Чәчү, чәчле,чәчкеч,чәчүлек

1нче өстәлдән  3нче урында утыручы җавап бирә

2нче өстәлдән 2нче урында утыручы җавап бирә.

3нче өстәлдән  1нче урында утыручы җавап бирә

4нче өстәлдән 4нче урында утыручы җавап бирә.

Тактада эш.

Укытучы. Тактага чылбыр буенча чыгып тамыр, кушымчаны билгелибез.

 

 

Б) Тактада эш.

Укытучы. Укучылар, тактага карыйбыз. Анда рәсемнәр бирелгән. (балык, гармун, итек, авыл, юл, күз, баш). Бу сүзләргә кушымчалар өстәп яңа сүзләр ясарга. Сез ничек уйлыйсыз нинди кушымчалар ялгарга кирәк?

-Дөрес, ясагыч кушымчалар. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Укытучы. ХАЙ ФАЙВ.

3 нче өстәлдән 1 нче урында утыручы җавап бирә

2 нче өстәлдән 4 нче урында утыручы җавап бирә.

 

Физминутка. МИКС-ФРИЗ-ГРУП

Укытучы. Музыкага бүлмә буйлап йөрисез, музыка туктагач минем сорауның җавабы ничә саны шул санга карап  группага берләшәсез.

Ал сүзендә ничә хәреф, матур сүзендә ничә сузык аваз, ничә хәреф ике аваз белдерә,

ничә хәреф аваз белдерми, без ничәнче сыйнйфта укыйбыз, бүген без ничә дәрес укыйбыз.

Укытучы. Җавапларыгыз өчен рәхмәт, урыннарга утырабыз.

 

В) Дәреслек белән эш.

Укытучы.  ХАЙ ФАЙВ, Дәреслекләрне ачтык, 173 нче күнегүне табабыз.

Микс-пэа-шэа.

Биремне игътибар белән укыгыз һәм үтәгез. Бу бирем өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Ә хәзер үзегезнең җавапны йөз белән партнерыгызга сөйләгез.  Башлый һәр өстәлдән Б партнерлары.  Сезгә 5 секунд вакыт бирелә.

4 нче өстәлдән 1 нче утыручы җавап бирә.

1 нче өстәлдән 3 нче утыручы җавап бирә.

Укытучы. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны 16 нчы декабрь, сыйныф эше язабыз.

Башта матур язу күнегүе башкарабыз.

Яя  Юю Ее

Яңа юкә елга

Ә хәзер күнегүне дәфтәргә язмача эшлибез. Тамырдаш сүзләр астына сызабыз.

 

4. Теманы ныгыту.

Укытучы. (Раунд ТЭЙБЛ) Хәзер без сезнең белән «бакчачылар» булырбыз. Һәр төркемгә бер үсенте –бер тамыр бирелә. Төркем үз агачын үстерә. Кайсы төркем күбрәк сүз ясый, аның агачы озын һәм күп ботаклы була.

1 төркем-урман

2 төркем-юл

3 төркем-сүз

4 төркем- күз

Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

2 нче  төркем үз эшен яклый (юлчы, юлсыз,юлча, юлдаш, юлдашлык, юллык)

4 нче төркем үз эшен яклый (күзле, күзсез, күзлек, күзлекле, күзәтү)

1 нче  төркем үз эшен яклый ( урманлы, урмансыз, урманчы, урманчык, урманчылык, урманлык)

3 нче төркем үз эшен яклый (сүзле, сүзлек, сүзсез, сүзчән, сүзлекчә).

 

 

5.Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәресебездә кабатлаганнарга йомгак ясап үтик.

-Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәләр?

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

-Сез дәрестә катнашканнардан, җавап бирүләрегезгә карап  үзегезгә билге куегыз. 3-4 укучының үз билгесенә анализы тыңлана.

Кыскача укучыларның җаваплары.

Укучы. Мин дәрестә актив катнаштым, биремнәрне дөрес үтәдем, тактада тамыр, кушымчаны билгели алдым. Мин үземә «5» ле куям.

Укучы. Мин 173 нче күнегүдә  тамырдаш сүзләрне таба алмадым. Партнерым гына аңлатты. Калган биремнәрне үтәдем Үземә «4» ле билгесе куям.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес планы татар теле "Тамырдаш сүзләр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Менеджер по управлению сервисами ИТ

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 350 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.10.2015 1836
    • DOCX 25.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исмагилова Гульчачак Фирдависовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4975
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Гигиенические требования к условиям реализации основной образовательной программы начального общего образования

Учитель начальных классов

600 ч.

9500 руб. 4750 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 71 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 162 человека

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1181 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 547 человек

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 334 человека

Мини-курс

Анализ межпредметных связей: связь педагогики с научными дисциплинами

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в искусственный интеллект

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 117 человек из 42 регионов
  • Этот курс уже прошли 41 человек

Мини-курс

Стратегии карьерного роста и развития

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе