Инфоурок Другое КонспектыДәрес планы. "Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлыклар"

Дәрес планы. "Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлыклар"

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: Тәмамлык . Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе,  җөмләдәге роле.

                                   ( 7 нче сыйныфта)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                  

 

 

 

 

 Эшне башкарды: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөсәинова Нурзилә Ринат кызы.

 

     Тема:  Тәмамлык . Туры һәм кыек тәмамлыклар, аларның белдерелүе, җөмләдәге роле.

 

Максат: 1)Тәмамлык турында төшенчә бирү, укучыларда аларны куллана белү күнекмәләре булдыру.

  2)Укучыларның язма һәм сөйләм телен үстерү.

  3)Туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау:   ”Җөмләнең иярчен кисәкләре” таблицасы;  тест сораулары, компьютер презентациясе.

 

Әдәбият исемлеге: 7нче татар сыйныфы өчен татар теле дәреслеге.

 

1.     1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

2.     Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2002.

3.     М.Кашапов Татар телендә синтаксик анализ төрләре. Казан: КДГИ. 2000.

4. Х.Сәлим Татар теленнән тестлар Казан Яңалиф. 2005.

     5.Ч.М.Харисова Татар теле күнегүләр, теория, тестлар.Казан. Мәгариф,2006

     6. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.

     7. Ф.С.Сафиуллина Хәзерге татар әдәби теле.Казан:  Мәгариф.  1994.

 

           

Дәреснең төре:  Яңа тема өйрәтү.

 

Методлар: Дәреслек өстендә эш, күнегүләр эшләү, иҗади эш.

 

Укыту принциплары: Фәннилек, аңлылык, активлык.

 

Укыту ысуллары: Өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү.

 

Чаралар. Интерактив тестлар, презентация.

 

                             

                                         Дәрес планы.

I. Башлам.

1.     Исәнләшү.

2.     Дәрескә уңай караш тудыру.

3.     Өй эшен тикшерү.

4.     Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

II. Актуальләштерү.

1.     Тест эшләү

2.     Презентация карау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1.     Укытучы сүзе, мәгълүмат бирү.

2.     Җөмләләр тикшерү.

3.     Кагыйдә укыту.

IV. Ныгыту.

1.     Күнегүләр эшләү.

V. Өй эше.

 

VI.  Йомгаклау.

1. Тест эшләү. Дәрескә нәтиҗә ясау.

2.Билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

 

 

.

 

 

 

                              

                                 Дәрес барышы.

I.Оештыру.Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы. Таң атканда, һәрбер кеше изгелекләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Көнне яхшы сүз белән башласаң, ул матур үтәр, диләр. Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар.

-Яңа көн тынычлык алып килсен!

-Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

-Яңа көндә“4”,“5”леләр генә алыйк! н

-Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

Укытучы.

Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән тәмамлык дип аталган иярчен җөмлә кисәген өйрәнербез. Шулай ук әлеге яңа тема буенча күнегүләр, биремнәр башкарырбыз, иҗади характердагы эшләр үтәрбез, тест чишәрбез. Гомумән, фикерләү сәләтен үстерү өчен, яңа материалны практикада куллану буенча төрле биремнәр башкарырбыз.

   Дәресне тесттан башлыйк.

 

II. Актуальләштерү.

Power Point программасы ярдәмендә интерактив тест үтү.

1)    Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?

а) Җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдереп һәм аерым сорауга  җавап бирә торган сүз;

ә) уй-фикерне хәбәр итә торган сүз;

б) җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән сүз.

          2)   Баш кисәкләр...

                 а) рәвеш, алмашлык;

                 ә) ия, хәбәр;

                 б) исем, сан.

          3)   Нинди кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала?

                  а) исемне ачыклап килгән кисәкләр;

                  ә) фигыльгә ияреп килгән кисәкләр;

                  б) баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр.

2. Сорауны телдән дәвам итү.

    - Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? ( баш һәм иярчен кисәкләр)

- Җөмләнең баш кисәкләренә нәрсәләр керә, алар җөмләдә нинди функция үтиләр? ( Баш кисәкләр – ия һәм аергыч, алар җөмлә төзиләр, җөмләнең үзәген тәшкил итәләр)

- Ә иярчен кисәкләр ничәү? Алар нинди бурыч башкара? ( иярчен кисәкләр 4-әү: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч. Алар җәмләне тулыландыра)

 - Әйдәгез аергычны искә төшерик. Сез әлеге иярчен кисәк турында ниләр беләсез? (Укучылар аергычка  билгеләмә бирәләр, аның ничек белдерелүе хакында сөйлиләр, аерылмыш белән бәйләнешен күрсәтәләр)

   Укытучы: Әйе, дөрес, балалар. Хәзер әйдәгез без өйрәнгән җөмлә кисәкләре буенча  белемнәребезне төркем белән башкара торган эштә сыныйк.

Төркемнәрдә эш

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

   1 төркем. Салкын кыш килде. Карлы бураннар башланды. Якты көннәр кыскарды. Ә айлы төннәр озайды. Кыш матур.

   2 төркем. Ямьле җәй башланды. Җылы көннәр килде. Якты кояш кыздыра. Зәңгәрсу болытлар йөзә. Җәй айлары гүзәл.

   3 төркем. Сары көз килеп җитте. Елак яңгырлар башланды. Һава торышы начарланды. Салкын җилләр исә. Рәхимсез крыау төшә. Көз күңелсез.

 

   Контроль: 3 минуттан соң, һәр төркем үз тектсы буенча җавап бирә.

 

 

   Укытучы: Әйбәт, бик яхшы башкардыгыз. Дәресебезне алга таба дәвам итик. Бүген яңа иярчен кисәк – тәмамлык турында сөйләшербез дидек. Башлангычта истә калганнарны барлыйк әле: сез әлеге җөмлә кисәге хакында ниләр беләсез? (Укучыларны якынча җаваплары тыңлана)

 

Укытучы: Яхшы.  Әлеге җөмлә кисәге турында күбрәк белер өчен презентация белән танышыйк.

III. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Әйдәгез укучылар экранда язылган җөмләләрне укып, тикшерик.

1.Туган телдә (нәрсәдә?) уку бәхетен (нәрсәне?) берни алыштыра алмый. (Ш.Галиев)

2. Халкыбыз туган ягына ( нәрсәгә?) булган мәхәббәтен ( нәрсәсен?) көйгә (нәрсәгә?) салып та җырлый.               (Г.Бәширов)

3. Корыч белән ( нәрсә белән?) җәрәхәтләнеп беткән дала өстендә язгы кояш балкый.  ( И.Гази)

(Укучылар тәмамлыкларны табалар, сорау куялар. Бәйләүче чараларын әйтәләр.)

 

Ачыкларга: а) Тәмамлык җөмләнең кайсы кисәген ачыклый?

                  б) Тәмамлык нинди сорауларга җавап бирә?

                       в) Ул ничек белдерелә?

Нәтиҗә ясап әйтү.

    Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан ? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән? сорауларының берсенә җавап булып килгән кисәк тәмамлык дип атала.

 

 

 

Овал: Тәмамлык                                     

                                                                    

Фигыльне ачыклый

 

Сораулары: кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан ? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән?

 
 

 

 

 

 

 

 

 


Укытучы. Хәзер дәреслектә бирелгән кагыйдәләр белән танышыйк.

 

Дәреслек белән эш.

 

Укытучы:  Хәзер дәреслектән 88 нче күнегүне башкарып үтик. Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз.Теманың исеме, күнегүнең саны языла.

Әйдә, Зөһрә күнегүнең бирелешен укы әле.

Укучы: Күчереп язарга, тәмамлыкларның нинди чара белән иярүен әйтергә, асларына сызарга.

(Укучылар язып бетергәч, эшкә нәтиҗә ясала)

Укытучы: Укучылар хәзер яңадан экранга карыйбыз һәм җөмләләр тикшерәбез. Фигыльнең ичрүче сүзне ни рәвешле башкаруына карап, тәмамлык ике төргә бүлеп йөртелә: туры һәм кыек тәмамлык.

                                  Экранда эш.

1. Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни .(Г.Т.)

2. Шуны ул тел хакында язган мәкаләләрендә исбат итә алды.(Г.А.)

3.Кеше чын мәхәббәтне теләүдән,сагынудан,өмет итүдән туктый алмый.(Ә.Е.)

4. Гөлләр сине назлап сөяр.

Кояш көлеп башын ияр. (М.Җ.)

(Җөмләләр тикшерелә, Кыек һәм туры тәмамлыклар табыла, кагыйдәләр чыгарыла.)

Процесс турыдан-туры төшкән объект. Төшем килеше кушымчасы алган

яки алу ихтималы булган тәмамлык туры тәмамлык дип атала.

 

Процесс турыдан-туры аӊа төшмәгән. Ияртүче сүзгә Ю.к.,Ч.к., У.-в.к. кушымчалары, бәйлек,бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүче тәмамлык кыек тәмамлык дип атала.

(Дәреслектән кагыйдәләр укытыла.)

  

 IV .Белемнәрне ныгыту.

 

Укытучы. Мин сезгә тәкъдим итәчәк карточкада тәмамлыкларны табып төрләрен билгеләргә кирәк булачак.

 

Карточка буенча индивидуаль дифференциаль  эш

 

Карточкалар:

Сәләтлеләр өчен

1.                 Иркен кырлар акка төренгән. Болыннарны кар юрганы каплаган.

2.                 Балыклар суда күңелле итеп уйный. Эреләрен   чиләккә  сала барам.

3.                 Әнис белән басуны урап кайттык. Игенчеләр тарфыннан уңыш җыеп алынган..

 

Яхшы үзләштерүчеләргә

1.     Кышкы агачларга кар яткан. Яшел чыршы горурлыгын саклый белә.

2.      Куакларда соңгы җимешләр калган. Суык песнәкләрне куркытмый.

3.      Ятимнәргә мәрхәмәтле булыйк. Бишкә бишне кушу җиңел.

 

 

“3” ле билгесенә

1.     Мин апамны яратам. Аңа хат килде.

2.     Мөнирә белән дуслаштым. Кәгазьгә языгыз.

3.     Кышка сокланыгыз.  Әтидән үрнәк алам.

 

 

Берничә укучының карточка буенча җаваплары тикшерелә ( сайланма рәвештә)

 

Укытучы. Мин сезгә яңа тема буенча иҗади эш тәкъдим итәм. Сезгә тактадагы картинага нигезләнеп хикәя төзергә кирәк булачак. әмма хикәя төзегәндә җөмләләрегездә тәмамлыклар булуга да игътибар итәргә кирәк.

 

 

 

Картина буенча иҗади эш.

 

Берничә укучының хикәясе тыңлана.

Укытучы: Әфәрин, укучылар. Булдырдыгыз.

 

                             

    V. Йомгаклау.

Укытучы. Теоретик белемнәрне гамәлдә ничек кулланырсыз икән, тест ярдәмендә тикшереп үтик әле.

 

Power Point программасы ярдәмендә интерактив тест үтү.

 

Тест.

1.                  Тәмамлыклар - ...

а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек үтәлүен (яки үтәлмәвен) күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәкләр алар.

б) эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килеп, аның үтәлүенә (яки үтәлмәвенә) бәйле предметны, затны күрсәтүче иярчен кисәк алар.                 

 

2.                  Түбәндәге сорауларның кайсысы тәмамлыкныкы түгел?

а) нәрсәне?     б) кем белән?         в) кайда?        г) кемгә?

 

3.                  Бу  җөмләдә тәмамлыкны күрсәтегез. Мин авылга дустым белән кайттым.

а) мин            б) дустым               в) дустым белән             г) авылга

 

4.                  Бу  җөмләдә тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

             Аниягә ун яшь тулды.

а) сан          б) ялгызлык исем             в) алмашлык             г) исем фигыль

 

5.                  Бу җөмләдә тәмамлык ияртүче кисәккә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнгән?  Агачларны кышка әзерләдек

а) -ка          б) -ны                 в) –дек

 

   Контроль: тестның дөреслеген тикшерү

 

  

1.     1. Өй эше бирү. “Яраткан шөгылем” темасына сочинение язып килергә. 2.Дәресдектәге кагыйдәләрне өйрәнергә.

3.91 нче күнегү.

 

  

2. Дәрескә нәтиҗә ясау. Схемага нигезләнеп бүгенге дәрестә үткәнннәр турында сөйләгез.

 

 

 

 

 


Бәяләү.

Дәрес өчен билгеләр куела . Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау-сәламәт булыгыз. Чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес планы. "Тәмамлык. Туры һәм кыек тәмамлыклар""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель образовательного подразделения

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 596 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.01.2017 6678
    • DOCX 80 кбайт
    • 88 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хусаинова Нурзиля Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хусаинова Нурзиля Ринатовна
    Хусаинова Нурзиля Ринатовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18875
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 367 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 283 человека

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Этапы развития речи: от первых звуков до полноценной коммуникации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 165 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 140 человек