Татарстан Республикасы
Минзәлә муниципаль районы
Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе
Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе
Төзеде: Рәфкать Закиров исемендәге
Урыс төп гомуми белем
мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Габдуллина Әнисә Өлфэт кызы
Максат: Балаларның сəламəтлек турында
күзаллауларын киңəйтү, үстерү, сəламəтлекне кайгырту hәм аны саклый белү
хисләрен тәрбияләү.
Җиһаз: презентация, рәсемнәр, карточкалар, сәламәтлек турында
мәкальләр, таблица, яшелчә муляжлары.
Әнгәмә барышы.
1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Исәнләшү, бер-беребезгә
исәнлек, саулык теләү.
2. Уку мәсьәләсен кую.
Саулык- зур байлык диләр. Әйе, сәламәтлек- бәхет чыганагы ул.
Әйдәгез, сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерик.
( Укучылар 2 төркемгә бүленәләр). Төркемнәрнең берсе мәкальнең
башын әйтсә, 2 нчесе ахырын әйтә.
·
Саулык- ( зур байлык).
·
Сәламәт тәндә- (сәламәт акыл).
·
Байлык- бер айлык, (саулык
гомерлек).
·
Авыруга бар нәрсәдә ( ачы).
Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Сәламәт булу өчен дөрес
тукланырга- вакытында ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга,
дөрес киенергә, ял итәргә, чисталыкны яратырга кирәк.
Димәк, без бүген дөрес туклану турында сөйләшербез.
3. Уку мәсьәләсен чишү.
1.
Төркемнәргә бирем. Дөрес
туклану кагыйдәләрен төзергә.
Көтелгән җавап:
-вакытында ашау;
-күп ашамау;
- ризыкны төрләндерү;
- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр әз-әзләп кабул итү.
- тозлы, майлы, баллы ризыкларны аз-азлап кабул итү;
- азыкны яхшылап чәйнәү;
-ашыкмыйча ашау;
- җиләк-җимешләрне юып ашарга;
- куллар чиста булсын.
Укытучы 2 төркемнең дә җавапларын тикшерә, тулыландыра.
2. Туклану өчен нинди әгъзалар ярдәм итә? Төркемнәр җавапны рәсем
ясап күрсәтәләр (авыз, тешләр, куллар, күзләр). Бик яхшы итеп, озак чәйнәргә
кирəк. Ашамлыкны йотабыз, ул ашказанына элəгə, ашамлык анда эшкәртелеп,
сыекчага əйлəнə. Ашказаны капчыкка охшаган əгъза.
Кирəгеннəн күп ашау аңа зыян китерə, чөнки эшкәртү авыр була. Димəк,
артык күп ашарга ярамый. Эшкәртелгән сыекча эчәкләргә китə, кирəкле матдəлəр
канга həм башка органнарга тарала.
3. Организм өчен төп энергияне аксымнар, майлар, углеводлар
бирә. Аксымга, майга һәм углеводка бай ризыклар:
5. Безнең организмга витаминнар да күп кирәк.
- Нинди витаминнар беләсез?
- Укучылар җавабы ( А,В, С, Д витаминнары).
А витамины: “ Әгәр зур булып үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез,
сезгә мин кирәк! Мин сөттә, йомыркада, кишердә күп.”
В витамины: “ Әгәр көчле булам, юк-барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез,
сезгә мин кирәк! Мин иттә, ипидә, карабодай, солы ярмасында күп.”
С витамины: “ Еш авырмыйм, авырудан тиз савыгыйм, яхшы кәефле булыйм дисәгез,
сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишер,алма, лимонда, әфлисунда күп
булам”.
6. Сәламәт булу өчен спорт белән дус булырга
кирәк.
-Сез нинди спорт төрләре
белән шөгыльләнәсез?
7.-Тагын сәламәтлекнең дуслары нәрсәләр? - Кояш, су, һава.
-Физик яктан чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Кояшта
ничек кызынырга кирәк?
-Кояш нык кыздырган чагында кызынырга ярамый. Тән тиресе пешәргә
мөмкин. Шуңа күрә иртәнге якта, яки кичке якта сәгать өчләрдән соң кызынсаң
яхшы.
Су белән чыныгу ысуллары:
-Җәй көне су коенырга, кыш көне тәнгә салкын су коярга, юеш сөлге
белән тәнне сөртергә.
6.Туклану режимын төгәл үтә.
Үзең "яраткан” әйберләрне генә түгел, бәлки сәламәтлек өчен
файдалы, витаминнарга бай төрле – төрле ашамлыклар ашарга тырыш. Баллы
әйберләрне күп ашама.
7.Физкультминутка (“Җиләк җыям, как коям” уены)
8.Уен “Таны”
Күзне бәйләп яшелчә һәм җиләк-җимешне танырга һәм аннан нәрсә
әзерләргә мөмкин булуын әйтергә.
Алма (сок, компот, пюре)
Кишер (салат, бөккән)
Чөгендер (икра, винегрет, салат)
Бәрәңге (боламык, кыздырырга)
9.“Дөрес туклану серләре”
Беренче киңәш. Аксымлы ризык, әйтик, ит, балык, йөмырка, сөт ризыклары, гөмбә
ашаганнан соң, сыеклык, бигрәк тә баллы су эчмәскә. Алар бергә буталып ризыкны
эшкәртү авырлаша.
Икенче киңәш. Аксым белән
углеводны бергә ашамагыз. Аксым өчен ачы, ә углеводларга селтеле тирәлек
кирәк.Ашказаны әле берсенә, әле икенчесенә күчеп, ризык ахырга кадәр эшкәртелеп
бетми. Аксымлы ризык ашказанында чери, ә углеводлысы әчи башлый.
Өченче киңәш. Углеводлы
ризык ашагач, 2-3сәгать эчми торырга.
Дүртенче киңәш. Ныклап
ашаганнан соң җиләк- җимешкә кагылмый торыгыз. Аларны аерым гына ашарга яки
ашар алдыннан кулланырга кирәк.
Бишенче киңәш. Төп ризыктан
соң баллы әйберләрне дә ашамый торыгыз.
10. Рефлекция.
-Бүгенге әңгәмәдә нәрсәләр белдек?
-Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
Халкыбыз элек-электән
саулыкка зур игътибар биргән. Саулык- кешегә табигать тарафыннан бирелгән
байлык, аның кадерен белергә кирәк. Сау кеше акыллы да, бәхетле дә, гомерле дә
була.Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр.
Нык, сәламәт һәм кыю булып үсәр өчен, физкультура белән шөгыльләнергә, шәхси
гигиена таләпләрен үтәргә, көн режимын сакларга һәм иң мөһиме файдалы, туклыклы
ризыклар гына ашарга кирәк икәнен исегездән чыгармагыз! Сәламәт булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.