Дәрес конспекты. Татар теле. 2сыйныф. Ю хәрефенең язылышы.
Предпросмотр материала:
Татар теле дәресенә технологик карта.
2 нче сыйныф, УМК “Перспектива”
|
Тема |
Ю хәрефенең язылышы. |
|
Максат |
Ю хәрефенең икешәр авазга билге булып йөрүен аңлату; Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. |
|
Планлаштырылган нәтиҗә |
Ю хәрефен дөрес яза белү һәм дөрес язу күнекмәсе булдыру. |
|
Төп төшенчәләр |
Сүз, аваз, хәреф, транскрипция |
|
Предмет ара бәйләнеш |
Рус теле, әйләнә-тирә дөнья |
|
Эшне оештыру төрләре |
Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү |
|
Чыганаклар : - төп
- өстәмә |
1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк, 73-75б. 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012
1. Дидактик карточкалар |
|
Дәрес этаплары |
Дәрес этабының максаты |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
Универсаль уку гамәлләре (УУГ) ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
|
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру. (ХАЙ ФАЙВ –тынычлану сигналын куллану) |
Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү
|
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Кояшлы иртә кебек, Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. |
Шигырьне хор белән әйтү
|
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
|
Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру |
Укытучы өчен максат: В хәрефенең үзенчәлеген искә төшерү.
Укучылар өчен максат: исемнең соравын ,мәгънәсен аңлата белү. |
1. Өй эшләрен тикшерү. 2. Сорауларга җавап бирү. - В хәрефе татар телендә ничә авазга билге булып йори? - Калын сүзләрдә ирен [w] авазы нинди авазларга якын әйтелә? (у) - Нечкә сүзләрдә ирен [w] авазы нинди авазга якын әйтелә? (ү) -Рус теленнән кергән сүзләрдә [в] авазы ничек укыла? (рус телендәгечә) 3. Матур язу күнегүе. Сүзлек диктанты язу. Юды, Вәли, Юныс, елан, япма, ютәл, кию, юан, юл.
|
1.Укучылар чираттан сүзләрне укыйлар. 2.Укучылар сорауларга җавап бирәләр. 3. Бер укучы дәфтәрдә яза. Калганнар дәфтәрләрдә. Ике аваз белдергән хәрефләрнең асларына сызалар. |
ТБУУГ: “В хәрефенең ике аваз белдерә” кагыйдәне искә төшерү. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
|
Уку мәсьәләсен кую |
Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
|
.- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?
-Дәрескә нинди максат куярсыз? |
Ю хәрефен
Ю хәрефенең ике аваз белдерүен һәм дөрес итеп язу.
|
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
|
Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. |
Укытучы өчен максат:Ю хәрефе ике авазга билге булып йөрүен аңлату.
Укучылар өчен максат: Ю хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзү. |
1. Ю хәрефенең ике авазга билеге булып йөрүен ачыклау. 2. Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә – [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәген аңлату. 3. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. (карточкада бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү)
|
1. 69 нчы биттәге кагыйдә белән танышалар.
2.Укчылар карточкаларда җөмләләр язалар һәм бер-берсенә күрсәтәләр. |
ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
|
Динамик пауза |
|
МИКС – ФРИЗ –ГРУП .
|
Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач парлашып басалар һәм “Мин үскәч кем булырга телим?” соравына җавап бирәләр. |
|
|
Яңа белемнәрне ныгыту |
Укытучы өчен максат: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү |
5.70 нче күнегү өстендә эш.
1. Карточкаларда эш (30нчы күнегү) . 2. “Авылда кунакта” рәсем өстендә эш. 3. КОНЭРС. -Сина кайда яшәү күбрәк ошый? -Ни өчен?
|
Укучылар җөмләләрне күчереп язалар һәм ю хәрефе кергән сүзләрне тикшерәләр.
1.Пирамидаларны ю хәрефеннән башланган сүзләр белән тутылар һәм үрнәктәгечә бер сүзне тикшерәләр. 2. Укучылар “Авылда кунакта” дигән темага берничә җөмлә төзиләр. 3. Укучылар үзләре сайлаган почмакка басалар һәм парлашып бер-берсенә фикерләрен әйтәләр. |
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда “Аңлатмалы сүзлек” куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
|
Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү |
Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: Ю хәрефен дөрес язулары.
|
1. Карточка белән эш.
|
1.Укучылар төшеп калган хәрефләрне куеп чыгалар. |
ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
|
Уку эшчәнлеген йомгаклау. |
Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару |
1. Рефлексия. - Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде? 2. Белемнәрне бәяләү.
2. 71 нче күнегү (74 нче бит). |
Балаларның җаваплары
|
ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
|
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Төп чыганаклар:1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк, 73-75б. 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 1. Дидактик карточкалар |
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Профессия: Учитель начальных классов
В каталоге 7 708 курсов по разным направлениям