Инфоурок Иностранные языки КонспектыДәрес планы "Китап-күңел көзгесе"

Дәрес планы "Китап-күңел көзгесе"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе

 

 

 

 

“Укыту эшчәнлеген формалаштыру аша, укучыларның иҗади

фикерләү сәләтләрен үстерү” регионара семинар-практикумга

7 нче сыйныфлар өчен әхлак дәресе планы

 

 

 

 

 

 

 

Китап – күңел көзгесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эшне башкарды:

Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы, Түбән Кама муниципаль районы “35 нче лицей” муниципаль бюджет урта белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

Түбән Кама - 2015

Дәрес планы

 

Сыйныф: 7б (татар төркеме)

Тема: Китап – күңел көзгесе (бәйләнешле сөйләм үстерү)

Максат:

1. “Минем яраткан китабым” темасына сөйләшү аша бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

2. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда китап тәкъдим итә белү күнекмәләрен булдыру.

4. Татар әдәбиятына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, кызыксыну уяту, татар халкының күренекле әдипләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Х. Туфан “Сайланма әсәрләре.- Казан:“Хәтер” нәшр., 2004. - 207 б.; укучылар алып килгән китаплар, китап тәкъдим итү үрнәге (план-схема слайдларда); татар халык мәкальләре.

Дәрес барышы.

I.                   Исәнләшү.

-         Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Дәресебезнең төп өлешенә кереп киткәнче, укучылар, әйтегез әле, без “әдәбият”, “әдәбият дәресе” дибез. Ә әдәбият сүзе нәрсә аңлата? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

-         “Әдәбият” гарәп теленнән, 2 өлештән тора: әдәп + ят. “Әдәп” – этика, учтивость, вежливость, благовоспитанность; “ят” кушымчасы нәрсәне дә булса бер урынга җыюны аңлата. Шулай бит. Димәк, әдәбият – ул әдәпле, тәртипле, тыйнак, миһербанлы һ.б. барча яхшы сыйфатларга өйрәтә торган әсәрләр җыелмасы. Һәр укучы нинди дә булса бер генә әсәр (ул мәкаль яисә роман булырга мөмкин) укыса да, үзенә нинди дә булса тәрбияви сыйфат алырга тиеш: ул я болай эшләргә ярый, я ярамый дигән фикергә килә.

Чираттагы бүгенге әдәбият дәресебез дә безне тәрбияләү максатыннан чыгып дәвам итә. Укучылар, әдәби әсәрләр укучыларга ничек барып җитә?

-         Китаплар, дәреслекләр рәвешендә.

-         Әйе, китаплар – укучыларга әсәрләр барып җитүнең иң уңайлы һәм кыска юлы. Китаплар аша безгә иң борынгы әсәрләр дә - х.а.и. әсәрләре, Кол Галинең нинди әсәре килеп җитә? Һәм шулай ук бүгенге көндә яшәүче авторларның яңа гына табадан төшкән әсәрләре дә үз укучыларын таба.

II. Актуальләштерү. Бүгенге бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенең дә төп темасы – китап. Өй эше итеп сезгә, укучылар, нәрсә бирелгән иде?

-         Үзең яратып укый торган китапны алып килергә һәм тәкъдим итәргә әзер булырга.

-         Яхшы, укучылар. Барыгыз да алып килдеме?

-         Бүгенге дәресебезнең максаты – сезне, укучыларны, китап тәкъдим итә белергә өйрәтү, китап укуга кызыксыну уяту. Бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль. Бөтен дөньяны компьютерлаштырган заманда китап укучылар, китаптан нинди дә мәгълүмат эзләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Ләкин борынгыдан Россия – иң күп укучы дәүләт булып саналган. Бернинди информацион технологияләр дә китап алып уку ләззәтен алыштыра алмый.

Ә хәзер дәресебезнең төп өлешенә күчик. Мин сезгә аерым битләрдә китап тәкъдим итү үрнәген алып килдем, шул ук схеманы слайдларда да күрә аласыз. Хәзер аны таратам, игътибар белән укыйбыз, һәр бүлегенә аңлатма бирәбез (китап тәкъдим итү планын аңлату, тәрҗемә итү, сүзлек өстендә эш)

тактада: мөнәсәбәт – отношение, связь

                 килешергә - соглашаться, согласиться

                 тәкъдим итү – представление, презентация

                 гыйбарәт – заключается, выражается

                 мәсьәлә - вопрос, проблема, задача

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Тәкъдим итү план-схемасы сезнең алдыгызда. Сезгә үрнәк өчен мин үзем яратып укый торган, кайберләрегезгә инде бәлки таныш автор – Хәсән Туфан җыентыгын алып килдем.

-         Мин XX йөз татар әдәбияты әсәрләрен укырга яратам. Минемчә, XX йөз – татар әдәбиятының алтын дәвере. Бу чор безгә Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Х. Туфан, С. Хәким, М. Әгъләмов, Зөлфәт, И. Юзеев, Р. Харис һ.б. күренекле шагыйрьләрне алып килгән дәвер. Аеруча лирик әсәрләр – шигырьләр укырга яратам. Х. Туфан шигырьләре, Зөлфәтнең “Йөрәгемне былбыл чакты” җыентыгы, Р. Гаташ газәлләре - өстәл китапларым. Ә бүген мин сезнең хокукка Х. Туфанның “Хәтер” нәшриятында дөнья күргән “Сайланма әсәрләр” җыентыгын алып килдем. Китап “Хәтер” нәшриятында басылган. Китап 430 битле.

Хәсән Туфан - XX йөзнең иң аянычлы еллары – Сталин репрессиясе елларында яшәп иҗат иткән, үз җилкәсендә шул авырлыкны татыган шагыйрь. Һәм исән калган шәхесләрнең берсе. Исән калуында хатыны Луиза Салиаскарованың роле әйтеп бетергесез. Х. Туфан иҗаты белән без тулырак 9нчы сыйныфта танышырбыз. Ә хәзер сезнең хокукка мин яратып укый торган “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен тәкъдим итәм. Шигырьнең төп герое – автор үзе. Шигырьдә авторның олы кайгысы – хатынын югалту кичерешләре сурәтләнә. Мин бу әсәрне һәм, гомумән, бу җыентыкны иптәшләремә, дусларыма, сезгә укырга киңәш итәм.

         Менә сезгә әсәр тәкъдим итү үрнәге. Ә хәзер сүз сезгә.

Кемнәр нинди китаплар алып килгән икән? Күрәм: монда Тукай җыентыкларын, Г. Әпсәләмов, Г.Исхакый әсәрләрен алып киләүчеләр дә бар. Ягез әле, такта алдына, китапларыгызны алыгыз һәм, минем ярдәм белән, сезнең китапларны тәкъдим итеп карыйбыз.

-         Иптәшегезгә нинди сорауларыгыз бар? Ул кайсы сорауларга тулы җавап бирмәде?

IV. Йомгаклау. “Китап – тормыш көзгесе”, “Китап – белем чишмәсе” мәкальләрен ничек аңлыйсыз?

Өй эше. “Минем яраткан китабым” темасына инша язарга.

Билгеләр кую.

 

 

 

 

 

 

Заявка

 

 

Мәктәп исеме (тулысынча)

Укытучының тулы исем-фамилиясе

Эшнең төре, темасы

Түбән Кама муниципаль районы “35 нче лицей” муниципаль бюджет

урта белем бирү учреждениесе

Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы

Дәрес планы

“Китап – күңел көзгесе”

Полное наименование школы

ФИО учителя полностью

Вид работы, тема

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей № 35» Нижнекамского муниципального района РТ

Хужанбердиева Чулпан Тимергалиевна

План урока

“Китап – күңел көзгесе”

(Презентация моей любимой книги)

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәрес планы "Китап-күңел көзгесе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

-         Бүгенге дәресебезнең максаты – сезне, укучыларны, китап тәкъдим итә белергә өйрәтү, китап укуга кызыксыну уяту. Бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль. Бөтен дөньяны компьютерлаштырган заманда китап укучылар, китаптан нинди дә мәгълүмат эзләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Ләкин борынгыдан Россия – иң күп укучы дәүләт булып саналган. Бернинди информацион технологияләр дә китап алып уку ләззәтен алыштыра алмый.

-         “Әдәбият” гарәп теленнән, 2 өлештән тора: әдәп + ят. “Әдәп” – этика, учтивость, вежливость, благовоспитанность; “ят” кушымчасы нәрсәне дә булса бер урынга җыюны аңлата. Шулай бит. Димәк, әдәбият – ул әдәпле, тәртипле, тыйнак, миһербанлы һ.б. барча яхшы сыйфатларга өйрәтә торган әсәрләр җыелмасы. Һәр укучы нинди дә булса бер генә әсәр (ул мәкаль яисә роман булырга мөмкин) укыса да, үзенә нинди дә булса тәрбияви сыйфат алырга тиеш: ул я болай эшләргә ярый, я ярамый дигән фикергә килә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 973 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.03.2015 1978
    • DOCX 48 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хужанбердиева Чулпан Тимергалиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 12
    • Всего просмотров: 93758
    • Всего материалов: 19

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания французского языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 120 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 75 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 230 человек

Курс профессиональной переподготовки

Теория и методика преподавания иностранных языков в профессиональном образовании: английский, немецкий, французский

Преподаватель иностранного языка

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 107 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 229 человек

Мини-курс

Методика поддержки физкультурно-спортивной деятельности для людей с ограниченными возможностями здоровья

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Подготовка менеджеров по продажам: аспекты телефонных переговоров

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: особенности построения смешанных групповых тренировок

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек