Инфоурок Другое КонспектыДәреснең максатлары: Белем бирү: - җөмләдә тиңдәш кисәкләрне таба белү эшен дәвам итү

Дәреснең максатлары: Белем бирү: - җөмләдә тиңдәш кисәкләрне таба белү эшен дәвам итү; - тиңдәш кисәкләр арасына өтер куя белүне ныгыту. Үстерелешле: - укучыларның фикерләү сәләтен үстерү - үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү. Тәрбияви: - туган телгә, табигат

Скачать материал

Тиңдәш кисәкләр

Дәреснең максатлары:

Белем бирү:

- җөмләдә тиңдәш кисәкләрне таба белү эшен дәвам итү;

- тиңдәш кисәкләр арасына өтер куя белүне ныгыту.

Үстерелешле:

- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү

- үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү.

Тәрбияви:

- туган телгә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: өйрәнгән материалны ныгыту.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тарату материалы, презентация, тестлар.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше. Хәерле көн укучылар. Бер-беребезгә карап елмаештык. Кәефләребезне белү өчен, парта өстендәге төсле тасманың берсен алып күрсәтәбез.

2. Актуальләштерү. Алган белемебезне күрсәтү өчен урманга “сәяхәт” итеп алырбыз. “Урманга – җиләккә” уены. Мин хәзер сезгә җиләк җыю өчен кәрзин һәм чиләк бирәм. Кәрзингә сүз төркемнәрен тутырасыз, ә чиләккә җөмлә кисәкләрен җыясыз. 

 Бирелгән җөмләдә сүз төркемнәрен табарга, сорау куярга, бер үк сорауга җавап булган сүзләрнең астына сызарга (җөмлә кисәге).

Кура җиләк, чия тәмле,сусыл җимешләрен бирделәр.

 3. Максатны билгеләү.

 Тиңдәш кисәкләр турындагы белемне ныгыту.

Бер үк сорауга, бер үк сүзне ачыклаган сүзләрне табарга. Без аларны нинди кисәкләр дип әйтәбез?

- Тиңдәш кисәкләр.

- Шулай булгач бүгенге тема: тиңдәш кисәкләр.

4. Төп өлеш. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

4.1. Текст өстендә эш.

Текст бирелә. Укытучы укый.

1) Тип-тигез, киң асфальт юл. 2) Бертуктаусыз машиналар, автобуслар үтеп тора. 3) Ә юлның ике ягында алмагачлар. 4) Алмагачлар яшь әле, бәләкәй әле. 5) Әмма шундый көр булып, нык булып үсеп киләләр. 6) Көз аларның яфрагын яки күлмәген төрле төскә бизәгән. 7) Тукта, әнә теге алмагачта алма да бар түгелме? 8) Әйе, кып-кызыл, түп-түгәрәк алма. 9) Арырак әнә тагын бер алмагачта алма күренә, әйтерсең үзенә дәшә. (Р.Төхвәтуллиннан)

- Укучылар,  текст нәрсә турында?

- Алмагачлар турында.

-  Алар кайда үсәләр?

- Юл буенда.

- Сез ничек уйлыйсыз, кешеләргә рәхәтме мондый юлдан баруы?

- Җаваплар.

- Сез нәрсә әйтер идегез, юлларны шулай алма бакчасына әверелдерүчеләргә?

- Җаваплар.

Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачабыз. Число, сыйныф эше дип язабыз.

Һәр укучы бер җөмләне күчереп яза.

Укучылар, әйтегез әле,   бу җөмләләрдә без нәрсәне билгеләрбез икән?

Укучылар тиңдәш кисәкләрне таба, нинди сүз төркеме икәнен яза, җөмләдә нинди кисәк булуын билгели. Кайсы сүзне ачыклавын әйтә.   



Тактада бергәләп тикшерү. Укучылар тактага чыгып тиңдәш кисәкләрнең астына сызалар.

(4 сыйныфта татар теленнән тәмамлык, хәл өйрәнмәгәнлектән рус телендәге белемнәренә таянып билгеләү.)

Тиңдәш кисәкләргә сораулар кую, кайсы сүзне ачыклавын билгеләү.

 

Җөмлә тәртибе

Тиңдәш кисәкләрнең соравы

Җөмлә кисәге

1

Нинди?

Аергыч

2

Нәрсәләр?

Ия

3

-

-

4

Нинди?

Хәбәр

5

Ничек?

Хәл

6

Нәрсәне?

Тәмамлык

7

-

-

8

Нинди?

Аергыч

9

Нишли?

Хәбәр

- Укучылар, кәрзиннәрегезне карагыз әле, сез анда нинди җөмлә кисәкләре салган идегез?

 - Җаваплар.

- Тиңдәш  кисәкләр арасына нинди тыныш билгесе куелган? Барлык җирдә дә куеламы?

Ял минуты.


Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без  чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.


 

4.2. Схема төзү.

Укытучы башлый, укучылар төзеп бетерә.

 

 

Сүз

 

 

Сүз төркемнәре

 

 

Җөмлә

 

 

Җөмлә кисәкләре

 

 ?

 

?

 

?

 

 

- Нинди  җөмлә кисәге тиңдәш була ала?

- Җаваплар.

 

4.3. Җөмлә төзү.

Рәсем бирелә. 7 төрле рәсемне кулланып, өч җөмлә төзергә кирәк.

Беренче төркем сүзләр

Икенче төркем сүзләр

Өченче төркем сүзләр

Каз

Чия

Төрле төстәге чәчәкләр

Үрдәк

Алмагач

 

Тавык

Груша

 

 

Укучылар үзләре язган җөмәләрне укый.

 

4.4. Тиңдәш кисәкләрнең әһәмияте.

- Укучылар, җөмләдә тиңдәш кисәкләрне куллану ни өчен кирәк?

- Тиңдәш кисәкләр безнең сөйләмебезне матурлый.

Мәсәлән: Ал, кызыл, ак, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр.

                  Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр (Г.Тукай).

- Җөмләләрдә бер үк сорауга җавап биргән сүзләр бармы?

- Бер үк сүзне ачыклаган сүзләр?

- Без андый сүзләрне нинди кисәкләр дип әйткән идек?

- Тиңдәш кисәкләр.

4.5. Дәреслектәге ..... күнегүне язу.

4.5. Белемнәрне тикшерү

 Тестлар.

А1. Тиңдәш кисәкләр булган җөмләне табыгыз.

1) Туган ягыбызга язын сандугачлар һәм тургайлар кайта.

2) Язгы табигать җылы хисләр уята.

3) Мондый көндә урманда йөрүе бик күңелле.

А2. Тиңдәш кисәк дип, нинди сүзләргә әйтәбез?

1) Җөмләдә бер үк сорауга җавап биргән, бер үк сүзне ачыклаган сүзләр.

2) Җөмләнең иярчен кисәкләре.

3) Җөмләнең баш кисәкләре.

А3. Тиңдәш кисәк булып килерлек сүзләр булган рәтне билгеләгез.

1) ямьле, җылы

2) кайта, Акбай

3) Җәй, егерме.

А4. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер

2) сызык

3) ике нокта

А5. Ия белән хәбәр җөмләнең нинди кисәкләре?

1) баш кисәкләр

2) иярчен кисәкләр

3) сүз төркмнәре

А6. Баш һәм иярчен кисәкләрнең барсы да тиңдәшләнеп килә ала.

1) Бу билгеләмә дөрес

2) Билгеләмә дөрес түгел

3) Дөрес җавап юк.

 

5. Йомгаклау.

 5.1. Рефлексив кабатлау.

- Нәрсә белдек?

( Җөмләнең барлык иярчен кисәкләре, тиңдәшләнеп килә)

 Ничек белдек?

( Текстта төрле җөмлә кисәкләрен билгеләдек.)

2. Кәефләрегез ничек? Билгеләр кую.

 

 6.  Өйгә эш бирү. “Сабануй” газетасыннан тиңдәш кисәк булган 3 җөмлә  язарга.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Дәреснең максатлары: Белем бирү: - җөмләдә тиңдәш кисәкләрне таба белү эшен дәвам итү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Землеустроитель

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 617 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.10.2015 1127
    • DOCX 21.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Миннуллина Лилия Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Миннуллина Лилия Рашитовна
    Миннуллина Лилия Рашитовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6584
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 151 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 283 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 846 человек

Мини-курс

Психология общения: от многоплановости до эффективности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 10 человек

Мини-курс

Театральная педагогика: творческое развитие и воспитание

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 21 человек

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе