Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / "Дәрестә уку биремен сайлап алу мөмкинлеге булдыру"

"Дәрестә уку биремен сайлап алу мөмкинлеге булдыру"


библиотека
материалов



Башлангыч мәктәп


Дәрестә уку биремен сайлап алу мөмкинлеге булдыру

Насыйбуллина Раушания Әдһәм кызы

Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең

башлангыч сыйныф укытучысы


Шәхесне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү концепциясендә мәктәпнең максаты булып баланың шәхесен үстерү, аның табигый сәләтен ачуда уңайлы, конфликтсыз шартлар тудыру тора. Мондый юнәлешле укытуда башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия биргәндә һәр баланың индивидуаль үзенчәлекләренә туры килә торган метод һәм чаралар кулланыла. Шундый методларның берсе – дәрестә биремне сайлап алу мөмкинлеге булдыру.

Педагогия фәннәре кандидаты С.В.Зайцев җитәкчелегендә Мәскәүнең башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан дидактик карточкалар җыелмасы эшкәртелә. Карточкалар түбәндәге критерийлар буенча бүленә:

  • катлаулылык дәрәҗәсе (җиңел яки авыр бирем);

  • эш төре (мөстәкыйль яки группалап);

  • эшнең эчтәлеге (күнегү яки проблема).

Шул рәвешле 8 карточка килеп чыга.

Мөстәкыйль эш өчен 4 карточка:

  • мөстәкыйль җинел күнегү;

  • мөстәкйль катлаулы күнегү;

  • мөстәкыйль җиңел проблема;

  • мөстәкыйль катлаулы проблема.

Группалап эшләү өчен 4 карточка:

  • группалап эшләү өчен җиңел күнегү;

  • группалап эшләү өчен катлаулы күнегү;

  • группалап эшләү өчен җиңел проблема;

  • группалап эшләү өчен катлаулы проблема.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, катлаулы — җиңел, күнегү — проблема кысалары күпкырлы; һәрбер укытучы кайсы күнегүне катлаулыга, кайсысын җиңелгә кертергә икәнен үзе билгели. Бу биремнәрне укучылар да төрлечә кабул итәргә мөмкин: укытучы катлаулы дип билгеләгән күнегү кайсыдыр балага җиңел булып күренә яки киресенчә.

Билгеле бер дәрескә укытучы шушы дидактик карточкалар җыелмасын әзерли. Шул ук вакытта бик мөһим фактор булып вакыт мәсьәләсе тора. Биремнәрне үтәү вакыты 7 минуттан артмаска тиеш. Әгәр шушы вакыт аралыгы бозыла икән, балаларның игътибары читкә юнәлергә мөмкин.

Үткән материалны ныгыту этабында бу карточкалар тактага беркетелә һәм, һәрбер бала үзенә туры килә алырлык эш формасын сайлап алсын өчен, укытучы карточкаларның эчтәлеге белән таныштыра. Кемнеңдер сораулары туса, шунда ук җавап бирергә кирәк. Аннан соң балалар карточкалар сайлап алалар һәм билгеләнгән урыннарга утыралар. Балалар арасында бер ук карточка өчен каршылыклар килеп чыкмасын өчен, укытучыда тагын шундый ук карточкалар җыелмасы булырга тиеш.

Эш урыннарын да алдан ук кайгыртып куярга кирәк. Группалы эш өчен арттагы ике партаны тоташтырып куярга мөмкин, ә мөстәкыйль эш өчен алдагы парталарны бушатырга була. Карточкадагы номерларны партага да куярга мөмкин. Бу очракта бала үз урынын бигрәк тә тиз таба. Мондый оештыру эшләре карточкалар белән эшне башлап җибәргән вакытларда гына бик мөһим. Ике-өч дәрестән соң барысы да җайга салына. Балалар инде тәнәфес вакытында ук эш формасын сайлап куялар, группалар да туплыйлар. (Группаларда балалар саны 3-4 кешедән артмаска тиеш.)

Биремне үтәү өчен балага белемнәре җитеп бетмәскә мөмкин. Шуның өчен карточкада белемнәрне кайдан табарга икәнлеген күрсәтергә була. Бу белешмәләр бала күрерлек җирдә булырга тиеш. Шулай итеп без баланың биремне уңышлы үтәвенә ирешеп кенә калмыйбыз, кирәкле белемнәрне табарга да өйрәтәбез.

Эш барышында укытучы авырлык кичерүче балаларга ярдәм итә. Бер ук вакытта баланың теге яки бу эш төрен ни өчен сайлавын да ачыкларга мөмкин.

Эш беткәннән соң укытучы җавабы язылган карточкалар өләшә, балалар, уз эшләрен тикшереп, билгеләр куялар.

Карточкалар белән эшне укытучы теләсә кайсы дәрестә куллана ала. Безгә татар телен төрле дәрәҗәдә белүче балалар килә. Бу татар теле дәресләрендә генә түгел, тәрбия чаралары үткәргәндә дә аерым кыенлыклар тудыра. Ә карточкалар белән эшләү һәр балага индивидуаль якын килү мөмкинлеген арттыра. Беренче сыйныфларда бу эшне оештыру аерым авырлыклар тудырырса да, баланың сөйләм телен үстерү өчен файдасы бик зур.

Бу карточкалар җыеп барыла һәм чирек яки ел азагында нәтиҗәләр ясала. Татар теле дәресендә карточкалар кулланганнан соң мин мондый нәтиҗәләр ясадым:

  • балаларның 75 % ы группада эшләргә ярата;

  • 25 % ы ялгыз мөстәкыйль эшләүне өстен күрә; шунысы кызыклы - бу укучылар гаиләдә бер генә бала (уку елы азагына бу укучылар да группада эшләргә өйрәнде);

  • балаларның 35 % ы татар телендә җиңелрәк аралаша башлады;

  • беренче чорда җиңел күнегүләр генә сайлаучы балаларның 25 % ы катлаулы күнегүләргә күчте.

Шулай итеп дәрестә биремне сайлап алу мөмкинлеге тудыру дәреснең максатына ирешергә генә түгел, ә балаларның активлыгын үстерүгә, белемнәрен тирәнәйтергә, баланың үз-үзенә ышанычын арттырырга, актив һәм максатчан шәхесләр тәрбияләргә дә ярдәм итә.

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-157673

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG