Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Дәрестән тыш чара "Без әкият сөйли беләбез"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Дәрестән тыш чара "Без әкият сөйли беләбез"

библиотека
материалов



Без әкият сөйли беләбез”

дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.

(“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында)



Кичәгә башлангыч класс укучылары, әти-әниләр чакырыла.

Сәхнә укучылар ясаган әкият рәсемнәре белән бизәлә.


Укытучы. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген бездә әкият бәйрәме. Бу бәйрәмдә без барыбыз да әкият сөйләп карарбыз. Белгән әкиятләрне искә тәшерербез. Бу әкиятләрнең барысын да без бүген бары тик татар телендә генә сөйлиячәкбез.

Безнең мәктәбебездә төрле милләт балалары бергәләшеп укыйлар. Рус, украин, удмурт, әрмән балалары бик тырышып татарчага өйрәнәләр. Без моңа бик шатланабыз. Уңышларына сокланабыз. Чөнки Татарстанда яшәүче кешеләр бер-берсе белән татарча да аралаша белергә тиеш дип уйлыйбыз без.

Ә хәзер 2-нче класс укучылары әзерләгән җыелманы тыңлагыз.

Таллары шаулый җилләрдә

Сөйли күрешү көен.

И минем туган авылым,

И минем туган өем.


Исеме Биклән булса да

Бикләнмәгән, ачылган.

Һәрбер килгән кешегә дә

Монда урын табылган.


Татар халкы яши монда

Күркәм гомер үткәрә

Матур, матур йортлар төзи,

Кыз һәм уллар үстерә.


Татар белән берләшеп

Марийлар да яшиләр,

Татарчалап аңлашалар,

Марийларча эшлиләр.

Чуаш халкы киң күнелле.

Бикләнгә күп килгәннәр.

Чуаш кызы рус егете

Гөрләтеп туй итәләр.


Су буенда тау башында

Була сабан туйлары.

Башкортлар да чыга монда:

Чәк-чәк була сыйлары.


Узбәк белән татар монда

Күрше генә торалар,

Киләчәктә мул яшәргә

Зур планнар коралар.


Удмуртча да, татарча да

Кызлар бик оста бии.

Бәйрәмнәрдә сәхнәләрне

Удмурт җырлары бизи.


Безнең авыл әбиләре

Шәп сөйләшә урысча

Софья түти – урыс булса,

Татар әби –Гөлбостан.


Ә мәктәбем гөрләп тора.

Балачак шунда уза.

Молдаван украин балалары

Татарча укый, яза.


Биклән авылы бик ямьле

Ял итәргә килегез.

Бәхетле, матур тормышны

Безгә килеп күрегез.


Авылымның агачларын

Белмим кемнәр утырткан.

Туган телем, моңлы телем

Ишетелә һәр йорттан.


Җыр: Җыелсак та төрле җирләрдән

Без яшибез шушы авылда.

Сөйләшәбез төрле телләрдә

Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык

Көч биргән дә безгә чын дуслык.

Дуслык булса яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык!


Ә хәзер без тамашачылар белән уеннар уйнап алырбыз. Г.Тукай әкиятләрендәге геройлар килгән бүген бирегә.

Беренче уен. “Су анасы тарагы.”

Бу уенга мин 6 укучыны чакырам.

(Елап утырган Су анасына дәшә):

- Ни булды Су анасы, ник елыйсың?

- Ничек инде еламаска! Менә бу малайларның берсе бүген минем тарагымны алып качты.

- Укучылар, сез хәзер Су анасына үзегезнең гаепсез икәнегезне дөрес итеп әйтергә тиешсез. ( Җаваплар тыңлана: гафу итегез, ул мин түгел идем, мин су буена бүген бармадым һ.б.).

Иң матур җавапка Су анасы бүләк бирә.


Икенче уен. “Шүрәлекәй- матуркай.”

Шүрәле:

  • Минем урманда бер дустым юк, серләшер кешем юк. Миннән бар да көләләр. Ахмак, юләр дияләр. Ә минем бит яхшы якларым да бар, ләбаса!

- Әлбәттә ,Шүрәле. Менә укучыларны тыңла әле. Алар синең яхшы якларыңны атарлар. Ә син инде шуларның берничәсен үзеңнең дустың итәрсең. (Җаваплар тыңлана: Шүрәле, син бик ягымлы, матур озын бармаклы, һ.б.).

Укытучы. Бүгенге әкият бәйрәменә 1 класс укучылары рус халык әкияте “Теремкәй”не татарча итеп сәхнәләштерделәр. Әйдәгез аларның тамашасын карыйк.

Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерү.


Катнашалар: Тычкан

Бака

Куян

Төлке

Бүре

Аю

Урман аланы күренеше. Уртада зур тәрәзәле кечкенә өй тора.

Кулына кәрзин тоткан Тычкан сикергәләп бии-бии сәхнәгә керә.


Тычкан:

Кәрзинемә чәчәкләр

Җыеп тутырыйм әле.

Бу кечкенә теремгә

Кереп утырыйм әле.

Тәрәзәдән башын тыгып:

Бигрәк җылы һәм матур!

Ай-яй матур өй икән!

Бүгеннән мин шушында

Рәхәттә гомер итәм.

Бер яктан кулына сачок тоткан Бака чыга.Ул җырлый-җырлый күбәләкләр куа.

Бака:

Качып беткән бөҗәкләр,

Ашарга берни тапмыйм,

Инде өч сәгать буе

Зур урман юлын таптыйм.

Теремкәйне күрә.

Терем , терем, теремкәй!

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан (тәрәзәдән башын тыгып: )

Чи-чи тычкан булам мин.

Күптән монда торам мин.

Бака:

Миңа ишек ачыгыз.

Пешкән бугай ашыгыз.

Тычкан:

Әйдә керсәң керерсең

Сулар ташып йөрерсең.

Сикереп бии-бии куян чыга.

Куян:

Әнә теге куакта

Нидер селкенеп китте,

Ахры куак астына

Бер бүре кереп китте.

Тычкан:

Чи-чи тычкан булам мин.

Күптән монда торам мин.

Бака:

Бака булам бакылдык

Көн уздырам такылдап.

Куян:

Шундый матур теремгә

Ярыймы сон керергә?

Тычкан, бака (бергәләп)

Әйдә, керсәң кересең

Көн дә аш пешерерсең.

Кыланган кыяфәт чыгарып бии-бии төлке чыга.

Төлке:

Урманда барча җәнлек

Кала миңа сокланып.

Күз тимәсә ярар иде,

Йөрим хәзер сакланып!

Терем-терем-теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан:

Чи-чи тычкан булам мин.

Күптән монда торам мин.

Бака:

Бака булам бакылдык

Көн уздырам такылдап.

Куян:

Озын колак мин куян

Сикереп биеп куям.

Төлке:

Шундый матур теремгә

Ярыймы соң керергә?

Бергә:

Әйдә, керсәң керерсең

Тузан сөртеп йөрерсең.

Ныклы адымнар белән атлап, бүре чыга.

Бүре:

Шап-шоп басып киләм мин.

Куркачаксыз, беләм мин.

Тимәм сезгә,тамак тук.

Андый чакта мин бик шук.

Терем-терем-теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан:

Чи-чи тычкан булам мин.

Күптән монда торам мин.

Бака:

Бака булам бакылдык

Көн уздырам такылдап.

Куян:

Озын колак мин куян

Сикереп биеп куям.


Төлке:

Төлке матур мин, иркәм.

Хәйлә корып көн итәм.

Бүре:

Шундый матур теремгә

Ярыймы соң керергә?

Бергә:

Әйдә керсәң керерсең

Утын ташып йөрерсең.


Алпан-тилпән атлап, кулына бал мичкәсе тотып, аю чыга.

Аю:

Абынам да егылам

Ай-һай, куе урманы!

Арды, талды аяклар,

Ял итеп тә булмады.

Терем-терем-теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан:

Чи-чи тычкан булам мин.

Күптән монда торам мин.

Бака:

Бака булам бакылдык

Көн уздырам такылдап.

Куян:

Озын колак мин куян

Сикереп биеп куям.

Төлке:

Төлке матур мин, иркәм.

Хәйлә корып көн итәм.



Бүре:

Сорыкай бүре булам

Куе урманда торам.

Аю:

Шундый матур теремгә

Ярыймы соң керергә?

Бергә:

Керсәң ,безне сытарсың,

Теремкәйне ватарсың.

Аю:

Ишектән сыймам ,беләм,

Түбәгә генә менәм!

Автор:

Менеп җиткәч түбәгә,

Аю җырлап җибәргән.

Бик нык авыр булган шул!

Теремкәй җимерелгән.

Теремкәй ава, барча җәнлекләр тирә-якка йөгерешә.


Укытучы. Укучылар, сезгә әкият ошадымы?Әкияттә катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәбез.Ә хәзер үзләрен дә әкият карарга чакырабыз.

-Без кечкенәдән үк әти-әниләрнең әкият сөйләгәнен тыңларгы яратабыз. Әйдәгез әле бүген дә әти-әниләребезнең безгә “Шалкан” әкиятен татарчалатып сөйләүләрен үтеник.

(Сәхнәгә 7 әти-әни чакырыла. Алар шалкан, бабай, әби, онык, эт, песи, тычкан киемнәренә киенәләр.)

  • Әкиятне мин үзем сөйлиячәкмен. Ә әти-әниләр миңа булышырлар гына. Һәр герой үзенең исемен ишетүгә карточкага язылган сүзләрне әйтергә тиеш.


(Карточкаларда:

Шалкан: Карагыз мин нинди зур! (куллары белән күрсәтеп)

Бабай: Бабайларны тыңлагыз! (бармак янап)

Әби: Бу кемнәр тагын? (кулын каш өстенә куеп)

Онык: Минем күлмәгем матур. (кыланып)

Эт: Һау-һау-һау! Мин һәрвакыт уяу! (колагына кулын куеп)

Песи: Мияу-мияу! Мин бик ялкау. (киерелеп)

Тычкан: Мин иң көчлесе! (мускулларын күрсәтеп)).

(Автор әкиятне сөйли. Әкият геройлары үзләренең исемен ишетүгә сүзләрен әйтәләр.)

Укытучы. Кадерле әти-әниләр, сез бик яхшы әкиятчеләр икәнсез. Рәхмәт.

Укучылар, бүгенге бәйрәмебездә без саф татарча матур итеп әкиятләр сөйләдек. Димәк, без әкият сөйли беләбез!


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 23.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров355
Номер материала ДВ-090795
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх