Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Дәрестән тыш чара"Белем бәйрәме"

Дәрестән тыш чара"Белем бәйрәме"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Белем бәйрәме

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Бүгенге тантанада иң нык дулкынланучылар, мөгаен, 9 нчы сыйныфка килүчеләрдер, чөнки алар тормышында җаваплы этап башлана

А.Б. Ә хәзер тәбрикләү өчен сүз мәктәп директоры Илсур Мәгъфурҗан улына бирелә. Рәхим итегез.

1.Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,

Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.

2.И кояшлы, якты, көләч иртә!

Кыңгыраулы, җырлы сентябрь!

Өметләре көннең синдәдер лә,

Өметләрем минем синдәдер.

3.Мәктәп бакчасында, рәшәткәдә -

Балачакның хыял рәшәсе.

И мәктәбем!

Шул хыяллар белән,

Кыңгыраулар белән дәшәсең.

4.Мең кат сагынып,

Мең кат сагындырып,

Каршы ала безне бу мәктәп –

Укытучының елмаюы белән,

Уку елы белән бүләкләп.

5.Сентябрь һәр елны сабыйга

Сөенеч-шатлыклар китерә

Мәктәпнең ишеген ачканда

Ләззәтле хыяллар кичерә.

6.Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

7.Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.

8.Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

Җыр”Әй,мәктәбем, Белем учагым”

А.Б. Әйе, без, белем ишекләрен киң ачып, сагынып һәм сагындырып каршы алган мәктәбебезгә бик тә рәхмәтле. Чөнки бала мәктәптә яңа дуслар таба, матурлыкка, яңалыкка омтыла, якты киләчәгенә кул суза. Алда - биек үрләр. Шул үрләрне яулау өчен белем кирәк, ышанычлы терәк, таяныч кирәк. Яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерүче, җирне, тормышны аңларга, яратырга өйрәтүче УКЫТУЧЫЛАР кирәк. Бүген алар өчен дә зур бәйрәм. Хөрмәтле укытучылар, Сезне 1 сентябрь–Белем көне белән чын күңелдән тәбрик  итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем  орлыклары  тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Барыгызга да сәламәтлек, түземлелек, имин тормыш, куанычлы көннәр телим.


9.Укытучым, безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың;

Күңелемдә тулы яктылык

Әйтерсең лә яңа таң атты.

10.Укытучым минем, сүнмәс назым,

Якты язым – балачакларым,

Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

Күңелемдә Сезне саклармын.

11.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

Кабат Сезне күргән чагында,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

12.Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Укытучыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырыла. (музыка)

А.Б. Бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре - 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Матур итеп киенгән, бер кулына портфель, ә икенчесенә чәчәкләр тоткан 1 нче сыйныф укучыларын күреп күңел сөенә. Бүген

5 нәни дустыбыз мәктәп укучылары сафын тулыландыра. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән бу балаларның исемнәре аның тарихына бары тик якты сәхифәләр белән генә кереп калсын, дип телик.Ә хәзер сүзне аларга бирик. 1 нче сыйныфлар сәхнәгә чыга.)


1 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ЧЫГЫШЫ.

Чәчәкләрен укытучыларына тапшыралар.

А.Б. Ә хәзер нәни дусларыбызны бүләкләү өчен сүз мәктәп директоры Илсур Мәгъфурҗан улына бирелә. Рәхим итегез!

(Директор котлавы)

А.Б. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хәтирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иң башыңа күрә йөгең дә бар –

Син җаваплы кеше бүгеннән.

Җыр”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Котлау өчен сүз беренче укытучылары Рәзилә Шәйхенуровнага бирелә.

Безнең бәйрәмебездә районнан килгән вәкил________________________-____________________ дә бар.Аның да безгә әйтер сүзләре бардыр.Рәхим итегез.

Сүзне Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Салихов Иршат Әхмәткамал улына бирәбез.

Ата-аналар исеменнән котлау өчен сүзне Фазлыева Эльвирага бирәбез.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз ветеран укытучы____________________-бирелә.Рәхим итегез.



13.Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

Хәбәр итәр бүген һәркемгә.

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

Яңырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,

Өр - яңа уку елы.

(9 һәм 1 сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтыраталар.)

А.Б.

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә

Сезнең юллар вакыт кулында гел

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез

Ашкынганнан гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 19.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров23
Номер материала ДБ-201430
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх