Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Дәрестән тыш чара"Көзге бал"

Дәрестән тыш чара"Көзге бал"



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Көзге бал” бәйрәме


1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.


2 алып баручы:

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.


Бергә: Көзге балны башлап жибәрәбез!

1 а.б.

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килде,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 а. б.

Һәркайда да муллык, сөенеч
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс
Кочагында муллык, байлыклар.


Алып баручылар:(чиратлап)

Бүгенге бәйрәм программабызда

1.Көзге уңыштан күргәзмә

2.1,2,3,4,5 нче сыйныф укучылары арасында көзгә карата рәсемнәр конкурсы,6,7,8,9,10 сыйныфлар арасында газеталарга конкурс

3.Табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр конкурсына нәтиҗә ясау

4.Көзге уңыштан әзерләнгән ризык рецеты белән таныштыру

5.Көзге киемгә реклама ясау

6.Көз кызлары чыгышы

7.концерт номерлары


1 а.б.

Бәйрәмебезне башлап җибәрү өчен сүзне мәктәп директоры Исламов Илсур Мәгъфурҗан улына бирәбез.Рәхим итегез.

2 а. б. :

Бүген сыйныфлар үзара ярышырлар, сынашырлар, э аларны жюри әгъзалары бәяләр. Жюри булырга 3 кешене чакырабыз. Раушания апа,Тәнзилә апа,Мөнир абый,сезне өстәл янына чакырабыз.


1.а.б.Укучылар сезгә көзге уңыштан күргәзмә эшләргә кушылган иде. Һәр класс укучылары үзләре ясаган күргәзмәләре белән таныштырып китсеннәр иде. Жюри сезнең эшләрне бәяләр .


2 а б:

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

1 а.б.

Бәйрәмебезне концерт номерлары белән дәвам итәбез.Сезнең алда 3 нче сыйныф укучысы Нәҗипова Әдилә чыгыш ясый.


2 а.б.Ә хәзер 7 нче сыйныф укучысы Мрзаянова Гөлшат башкаруында җыр тыңлап үтегез.

1 а.б.

Безнең киләсе конкурс “Көзге уңыштан ризык әзерләү” дип атала. Һәр сыйныфтан әзерләнгән укучылар чыгып,ризыкның исеме һәм аны әзерләү тәртибе белән таныштырып китсеннәр.


2.а.б.

5 нче сыйныф укучысы Шәйгәрданов Газинур башкаруында татар халык биюе карап үтегез.


1 а.б.

6 нчы сыйныф укучылары сәхнәләштерүендә”Шалкан”әкиятен карагыз.


2 а. б:

Бүген -көз бәйрәме

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр...Дуслар, безнен матур козге бал бәйрәменә кемдер житми шикелле бүген?? Кем соң ул? Әйтеп карыйк?(Сөмбелә

1.а.б.

Нинди матурлык! Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Күрегез әле!

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул Сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.Сүзне Сөмбеләләргә бирәбез.Рәхим итегез.(Сөмбеләләр чыгышы)

2.а.б.

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

8 нче сыйныф укучысы Вәҗетдинова Алинә башкаруында җыр.



2а.б.

Көз аеруча үзенең алтынсу яфраклары, тоташ яңгырлары, мул уңышы белән күңелләрдә уелып кала. ә менә көз ае безгә нинди киемнәр тәкъдим итә соң?Әйдәгез әле укучылар тәкъдим иткән моданы карап алыйк. Барыгызны да бирегә чакырабыз.


1.а.б.Булдыргансыз,афәрин.Һәрберегезнең дә костюмы бик үзенчәлекле.

2.а.б.

7 нче сыйныф укучысы Атоева Камилла башкаруында җыр.”Авыл көйләре”


1 а б:, Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз(сент, окт, нояб)...һәм бер рәткә тезелеп басуыгызны сорыйбыз.

Менә бу ящикка зур приз салынган, Ящик эчендә нәрсә булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.



2.а.б.

Жюри киңәшләшеп,үзенең нәтиҗәләрен чыгарган вакытта кызлар башкаруында ковбой биюе.

1а.б.

Менә кадерле дуслар, шуның белән бәйрәмебез дә ахырына якынлашып килә. Йомгак ясау өчен сүзне җюрига бирәбез. Рәхим итегез.

2 а.б.

Көз нинди?” – дип сорасагыз әгәр,

Җавап килер урман-кырлардан.

Һаваларны иңләп, җылы якка

Китеп барган моңсу казлардан.




1 а.б.


Көз нинди?” – дип сорасагыз әгәр,

Чытык күктән төшәр тамчылар

Җилфердәтеп үлән, яфракларны

Кырыс җилләр тагын юл чыгар.

Әгәр сорасагыз, яратамсың

Көзнең шундый матур чакларын?

Әйе, диям. Көзнең матурлыгын

Күңелемдә мәңге саклармын.

Кадерле дуслар!Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезне.Сау булыгыз.









57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 31.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров11
Номер материала ДБ-303134
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх