Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Предмет: Әдәби уку.
Тема:Дәрестән тыш уку”Габдулла Тукай-бөек татар шагыйре.”
Класс: 2
Дәрес тибы:Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Предметара бәйләнеш:Әйләнә-тирә дөнья,Музыка,Рәсем сәнгате,
Максатлар:
Дидактик: Алган белемнәргә таянып, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән
таныштыруны дәвам итү.Укучыларның Г.Тукай турындагы белемнәрен ныгыту;
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Үстерелешле: чагыштыру, классификацияләү, иҗади күзаллау, коммуникатив
күнекмәләрен үстерү; укучыларның үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә
ирешү.
Тәрбияви: мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү.
Г.Тукай әсәрләре аша укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Сәламәтлекне саклау буенча: психологик комфортлылык һәм талчыгуны бетерү өчен
шартлар тудыру.
Кулланылган технологияләр: Сәламәтлекне саклау (эмоциональ халәт, физкультминуткалар ,мотивлаучы алымнар, уен формасы).
Эшчәнлекле якын килү технологиясе
Шәхесне үстерү метод һәм алымнары:
проблемалы укыту;
индивидуаль якын килү;
иҗади фикер йөртүне үстерү.
Уку-танып белү эшчәнлеген оештыру методлары:
әңгәмә;
таныштыру
күзәтү;
өлешчә эзләнү;
мөстәкыйль эшләү.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, ноутбок, дәреслек. , Г.Тукай мультфильмнары, биремле карточкалар, Г.Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләр.
Дәрес барышы
I.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру,уңай халәт тудыру.
– Исәнмесез, хәерле көн , укучылар! Хәзер мин сезгә шигырь укып күрсәтәм, Игътибар белән тыңлагыз әле!
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Халкым күңеленә ак нур сиптең
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
-Бу шигырьдә сүз кем турында бара? (Укучылар җавап бирәләр)
-Димәк, без дәрестә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез.
- Кадерле балалар! Дәрестә барыгыз да актив катнашыгыз, игътибарлы булыгыз! Сорауларга тулы итеп уйлап, төгәл җавап бирегез.
II.Актуальләштерү.
_Әйдәгез әле түбәндәге кроссвордны чишик.( Укучылар кроссвордны
чишәләр).
т
у
к
р
а
н
с
а
н
д
у
г
а
ч
к
а
р
л
ы
г
а
ч
т
о
р
н
а
т
у
р
г
а
й
-Cез кроссвордны чишәр өчен түбәндәге табышмакларга җаваплар табарга тиеш .Әйдәгез әле, табышмакларның җавапларын табыйк! (Укучылар табышмакларга җаваплар табалар)
1.Җәй шакылдый бер чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
2.Сайрар кошлар патшасы ул,
Җырчылар көнләшерлек.
Дөньяда бер кош та юктыр
Шул кошка тиңләшерлек. (Сандугач)
3.Канатлары кашың кебек,
Оялары -балчыктан.
Чебен-черки тотып кайта
Балалары ачыккан. (Карлыгач)
4.Аяклары озын булгач,
Йөриләр биеп кенә.
Туган җирләрдә күбрәк
Тор –рыйк без”,- диеп кенә. (Торна)
5.Бер кошым бар тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе-җирдә,
Җыры-күктә. (Тургай)
- Бу кроссвордта нәрсәләр турында әйтелә? (Укучылар җавап бирәләр)
-Кошлар турында.
-Кроссвордта нинди сүз киле чыкты инде?
-Тукай.
Димәк, без дәрестә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында, аның иҗаты турында танышып үтәрбез.
-Ә сез Г.Тукайның кошлар турындагы нинди шигырьләрен беләсез?
-“Карлыгач”,”Кошларга.”
-Дөрес. Г.Тукайның “ Кошларга.” шигырендә нәрсә турында әйтелә?
-“ Кошларны ауларга ярамый, кошларны сакларга кирәк.
-Сез Г.Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? Әйдәгез әле искә төшереп үтик.(Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерәләр. Укучыларга Г.Тукай китапларын күрсәтәм)
III.Яңа материалны аңлату
__Бүген без сезнең белән татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез.
_Әйдәгез әле, Г.Тукай мульфильмнарын карап үтик.(“Кызыклы шәкерт”,”Бала белән Күбәләк”мульфильмнарын карау).
_Мультфильм сезгә ошадымы? (Укучылар җавап бирәләр)
_Ә хәзер без “Кызыклы шәкерт”,”Бала белән Күбәләк”шигырьләрен укып үтәрбез.
-Башта без шигырьләрне эчтән генә укыйк. (Укучылар шигырьләрне эчтән укыйлар.)
-Хәзер шигырьләрне кычкырып укыйк. Кем шигырьне сәнгатьле, матур итеп укыр икән? (Иң сәнгатьле укучы баланы билгеләү).
Шигырь өстендә эш. (Укучылар сорауларга җавап бирәләр.)
- Г.Тукай “Кызыклы шәкерт” шигырендә нәрсә әйтергә тели?
-Эшкә өйрәнергә куша.
-Эшкә кайчан өйрәнергә кирәк.?
-Эшкә кече яшьтән өйрәнергә кирәк.
-Дөрес, укучылар!Сезнең фикерләрегез белән килешәм.
-Ә ,”Бала белән Күбәләк” шигырендә нәрсә турында сөйләнелә?
-Күбәләк һәм баланың сөйләшүе турында.
-Бала күбәләккә нинди сорау бирә?
-Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек?- дип әйтә.
-- Г.Тукай “,”Бала белән Күбәләк” шигырендә балаларга нинди булырга куша?
-Күбәләкләргә тимәскә, күбәләкләрне ауламаска куша.
-Дөрес. Сез күбәләкләргә һәм башка бөҗәкләргә карата нинди булырга ?
-Мәрхәмәтле, яхшы күңелле.
-Сезгә табигатьне нишләргә кирәк?
-Безгә табигатьне сакларга кирәк.
Физкултьминутка
1.Рәсемнәр буенча сайлап уку күнегүләре
-Укучылар, бу рәсемнәргә карагыз әле! Бу рәсемнәр шигырьдәге кайсы юлларга туры килә?(Укучылар “Кызыклы шәкерт”, ”Бала белән Күбәләк” шигырьләреннән рәсемгә туры килгән юлларны укыйлар)
2. Уен “Кем зирәгрәк?”
- Хәзер без сезнең белән “Кем зирәгрәк?” дигән уен уйнарбыз. Минем кулымда Г.Тукай әкиятләренә ясалган иллюстрацияләр, ә сез әсәрләрнең исемнәрен әйтерсез..(Укучылар җавап бирәләр)
IV.Өйрәнгәннәрне ныгыту.
_ .Әйдәгез әле “Кызыклы шәкерт”,”Бала белән Күбәләк” шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтик.Укучылар шигырьләрне сәхнәләштереп күрсәтәләр.
-Яхшы, укучылар!
Парларда эш: Укучыларга Г.Тукай әсәрләре һәм әсәрләрдәге геройлар язылган карточкалар бирелә. Әсәр исеме белән әсәрдәге геройларны уклар белән тоташтыралар.Мәсәлән:
:”Гали белән Кәҗә” Бабай
“Шаян песи” Малай
“Ак бабай” Бала
Шәкерт
“Су анасы” Ламига
Ялкау маэмай
Гали
”Бала белән Күбәләк”
Кызыклы шәкерт Маэмай
-Укучылар сез Г.Тукай сүзләренә язылган нинди җырларны беләсез?
-“Туган тел”, “Бала белән Күбәләк”,”Карлыгач”,”Иртә”.
-Әйдәгез бергәләп “Туган тел” җырын башкарыйк әле! (Укучылар “Туган тел” җырын башкаралар)
. VI. Рефлексия.
1.Йомгаклау әңгәмәсе.
- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Смайликларыгыз белән күрсәтеп үтегез әле! Кайсы ягы ошады?
- Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез? ( Җаваплар).
- Бу дәрес нинди тәрбия бирә? Сез ничек уйлыйсыз?
2.Үзбәя.
-Укучылар кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли,
алар кызыл түгәрәкләр алалар.Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар
зәңгәр түгәрәкләр алалар.
- Бүген сез барыгыз да бик актив булдыгыз. Рәхмәт балалар!.
VII. Өй эше бирү.
1вариант :Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле укырга
2.вариант: Яттан өйрәнергә мөмкин
3 вариант: Үзләре теләгән әсәргә рәсем ясарга
6 663 247 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ахметшина Люция Тагировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.