Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Другие методич. материалы / Экологическая викторина "Авылым - сәламәтлегем"

Экологическая викторина "Авылым - сәламәтлегем"


  • Биология

Поделитесь материалом с коллегами:

Викторина Авылым – сәламәтлегем”.

Викторинаны үткәрү алдыннан әзерлек эшләре алып бару:

1. “Безнең авылның экологик яктан куркыныч урыннары” дигән темага әңгәмә.

2. Авыл территориясе буйлап экскурсия үткәрү һәм экологик яктан куркыныч тудыручы урыннар картасы төзү.

3. Укучыларга индивидуаль бирем бирү:

Өй –мәктәп”, “Мәктәп – библиотека”, “библиотека – почта” һ.б. маршрутларын ясап, экологик яктан куркынычлы урыннарны билгеләргә.


Викторина сораулары.

1. Безнең авылга нинди промышленность предприятиеләре якын урнашкан һәм алар тирә – юньне нинди зарарлы матдәләр белән пычраталар?

2. Нефть промышленностеның тәэсире нинди?

3. Машиналар, тракторлар, авыл хуҗалыгы техникасы һ.б. нинди матдәләр белән һаваны пычраталар? (Углеводородлар, альдегидлар, күкерт һәм азот оксиды, кургаш аэрозоле).

4. Хайван тизәгеннән ясалган тирес өемнәре дөрес урынга урнашмавының зыяны нәрсәдә? (Кешеләр йөри торган урыннарны пычратып тирес суы ага, юеш, сазлык ясый, чебен – черкиләр үрчү урыны – инфекция чыганагы).

5. Көнкүреш калдыкларыннан ясалган чүплекләр яшәү урыннарында нәрсәсе белән куркыныч? (Чүплекләр һаваны, су чыганакларын, туфракны пычратуга сәбәпче булалар. Ватык пыяла, консерва савытлары, очлы тимер – томыр һ.б. тере организмнарга травма ясауга сәбәпчеләр. Авыру тудыручы микроорганизмнар үрчү өчен уңайлы тирәлек. Яңа агулы матдәләр, канцерогеннар барлыкка килергә мөмкин. Кемнеңдер чүплеккә ут төртеп китүе көтелмәгән шартлаулар, янгынга сәбәпче булырга мөмкин. Ризык калдыклары белән туенырга килгән кошлар, җәнлекләр инфекция таралуга сәбәпче булалар).

6. Ни өчен чүп – чарны яндырырга ярамый? (Чүп – чарны яндырганда агач, кәгазь, табигый материаллардан эшләнгән кием – салым һ.б. белән бергә синтетик материаллар да эләгә. Пластмасса әйберләр янганда тирә – юньне зарарлаучы, кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясаучы агулы газлар бүленеп чыга. Шуның өчен аларны күмәргә кирәк).

7. Ни өчен юл буйларында үсүче җиләк – җимешне, басу янындагы посадкаларда үскән гөмбәләрне ашарга ярамый? (Юл буйларында үсүче җиләк – җимешләр, төрле ашламалар һ.б. белән эшкәртелүче басулар янында үсүче гөмбәләр агулы, зарарлы матдәләрне үзләренә сеңдерәләр. Ә алар үз чиратында кешеләрне агулаучыга әйләнәләр).

8. Этләрнең контрольсез йөрүләре нәрсәсе белән куркыныч? (Этләр йөргән урыннар гельминтлар белән зарарлана. Этләрнең чит кешегә (бигрәк тә кече яшьтәгеләргә ) өрүләре аларны куркытырга мөмкин, тешләү куркынычы да бар).

9. Ни өчен юл буйларына, балалар учреждениеләре янына, яшәү урыннары тирәсенә агачлар, куакчыл үсемлекләр утырталар? (Яшел үсемлекләр фотосинтез процессында углекислый газны йотып, һаваны кислородка баеталар, фильтрлыйлар, агулы матдәләрне өлешчә йоталар, авыру кузгатучы микроорганизмнарны үтерүче фитонцидлар бүлеп чыгаралар,тавышны киметәләр, тынычландыралар).

10. Паркларның нинди әһәмияте бар? (Парклар кешеләр кирәк санаган үсем лекләрнең үсү, саклану урыны. Кошлар, җәнлекләр уңайлырак шартларда яшиләр, тукланалар. Һаваны кислородка туендыручылар, сафландыручылар. Ял итү урыны).

11. Урамда йөрүче песиләр нинди саклану чаралары таләп итәләр? (Песи урамда йөрсә, ел саен прививка ясатырга, елга 2 – 3 тапкыр суалчаннарны кудырта торган препарат бирергә кирәк. Кешегә песиләрдән хламидиоз, токсоплазмоз, котыру чире, тимрәү һәм гельминтлар эләгергә мөмкин).

12. Иген басуларына зыян китерүче бөҗәкләргә каршы агу куллануның зарары нәрсәдә? (Бөҗәкләрнең файдалылары да, файдасызлары да үлә. Агу сибелгән җирләрдә саранчалар, чикерткәләр, чебен – черкиләр, алтын камкалар, энә караклары, күбәләкләр кырыла. Агулы бөҗәкләрне чүпләп, басу – кыр кошлары һәлак була. Сыер сөте агулана. Яңгыр сулары белән агу елгага, инешкә, диңгезгә, океанга кадәр барып җитә һәм суда тереклек итүче организмнарны агулый. Аның зарарлы тәэсире Антарктидага кадәр барып җитәргә мөмкин).


Рәфия Зәкиева,

Азнакай районы Чалпы урта мәктәбе укытучысы


Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Биология
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров261
Номер материала ДВ-045177
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх