Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Электив курс "Синтаксис нигезләре"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Электив курс "Синтаксис нигезләре"

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Биектау районы Алат төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль

бюджет гомуми белем учреждениясе





Электив курс

Синтаксис нигезләре”





(9 нчы сыйныф өчен)




Башкарды: 1 нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина

Зөләйха Габделбәр кызы











2014 -2015 нче уку елы





Аңлатма язуы


Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Моның өчен мәгариф оешмаларына татар теле һәм әдәбиятын профиль буларак өйрәнүче мәктәпләрне стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел, өстәмә материал белән тәэмин итү бурычы йөкләнде. Татар теле буенча оештырылган электив курслар– бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Синтаксис нигезләре” дип аталган электив курс программасы – хәзерге мәктәп курсының яңа моделе. 18 сәгатькә исәпләнгән бу курс 9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә җөмлә кисәкләрен, җөмлә төрләрен тирәнтен өйрәнүне күздә тота.

Бу курс укучыларга гуманитар профильгә юнәлеш бирә һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү курсы булып тора. Ул укучыларны урта мәктәп программасына кертелгән теоретик материалларны кабатлау, ДЙА кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштуга юнәлтелгән.

Программа үз эченә ала:

теоретик материал;

практик характердагы сораулар һәм биремнәр;

кызыклы сораулар һәм биремнәр.


Максат – синтаксисны тирәнтен өйрәнү, шуның нигезендә укучыларның сөйләм культурасын үстерү.


Бурычлар:

- җөмлә турында белемнәрне гомумиләштерү, системага салу;

- сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;

- язма һәм сөйләм телен камилләштерү;

- стилистик эксперимент үткәрү;

- лингвистик характердагы текстлар төзүдә төрле синтаксик структураларны мөстәкыйль куллану;

- логик һәм абстрак фикер йөртү сәләтен үстерү;

Электив курсның практик өлешен уен формасында үткәрергә мөмкин, шулай ук төркемнәрдә эшләү дә нәтиҗәле булачак.

Тәкъдим ителгән күнегүләр һәм биремнәр системасы укучыларның төп синтаксик берәмлекләрне стилистик яктан куллану үзенчәлекләре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатыннан алынды.

Биремнәр дифференциаль (җиңелдән – авырга), татар теленнән урта мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау, системага салу өчен әһәмиятле булып тора.



Программаның эчтәлеге


I. Сүзләр һәм сүзтезмәләр (3 сәгать)

Төп синтаксик берәмлекләр:сүзтезмә, җөмлә, текст. Сүз, тезмә сүз һәм сүзтезмәләрнең аерымлыгы. Сүзтезмәләрнең грамматик мәгънәсе. Сүзтезмәнең төзелеше. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Синтаксисның өйрәнү объекты. Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт.


II. Гади җөмлә (3 сәгать)

Җөмлә төрләре.

Бер составлы, ике составлы, тулы, ким, бер составлы фигыль һәм исем җөмләләр. Сөйләмдә бер составлы һәм ким җөмләләрне урынлы куллана белү. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең кайсы баш кисәге әһәмиятлерәк. Ия белән хәбәрнең төп билгеләре, аларның җөмләдәге урыны. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Иярчен кисәкләрнең әһәмияте. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы.


III. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре (1 сәгать)

Тиңдәш кисәкләрнең сөләмдәге роле. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар, гомумиләштерүче сүзләр.


IV. Кушма җөмлә (9 сәгать)

Кушма җөмлә төрләре. Тезмә, иярченле, катнаш кушма җөмләләрнең төзелеше һәм функциональ кулланыш үзенчәлекләре. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Җөмлә кисәкләренең һәм иярчен җөмләләрнең бер-берсенә якынлыгын билгеләү. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.


V. Пунктуация (1 сәгать)

Пунктуациянең “авыр” очраклары.

Гади һәм кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләре.


VI. Йомгаклау (1 сәгать)


Укучылар үзләштерергә тиешле тел осталыклары һәм күнекмәләр:

  • синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр төзү;

  • кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү;

  • текстны өлешенчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә грамматик яктан тикшерү;

  • кушма җөмлә өлешләре арасына тиешле тыныш билгеләрен кую һәм аларны дәлилләү;

  • сөйләмә һәм язма формаларда сичинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу.

  • ДЙА кагыйдәре һәм татар теленнән ДЙА тапшырудагы үзенчәлекләрне белергә, гамәли үзләштерергә;

  • тәкъдим ителгән текстка карата үз фикерен анык белдереп, әдәби-иҗади инша язарга өйрәнергә;

  • укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, синтаксисны тирәнтен өйрәнү- иң төп мәсьәләләрнең берсе;

  • милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә карап, укытучы программа материалын төрләндерергә мөмкин. Биремнәр, өстәмә материалга тәкъдим ителгән күнегүләр тел күренешен аңларлык, әдәбият дәресләре белән тыгыз элемтәдә һәм укучыларны кешелеклелек рухында тәрбияләрлек булырга тиешләр. Болардан тыш дәрестә бәйләнешле сөйләм үстерү максатында кечкенә күләмле язма эшләр (сочинение, әкият, хикәя) дә үткәрелә, сәнгатьле уку, укыганны эзлекле итеп сөйли алу күнекмәләре бирелә.



Курсның метод һәм алымнары:


1. Мәгълүмати алымнар: әңгәмә, таблицалар , схемалар куллану.

2. Хисләргә тәэсир итү методлары: картиналар, репродукцияләр куллану, иҗади конкурслар оештыру.

3. Практик дәресләр: проеклар төзү, мөстәкыйль эшләр.


Дәресләрдә бергәләп эшләү белән индивидуальлекне дә дөрес чиратлаштырарга кирәк.




ТЕМАТИК ПЛАН

Курс темаларының исеме

сәг.

Формасы һәм методлары

Контроль формасы

I. Сүзләр һәм сүзтезмәләр турында (3 сәг).

1

Сүзләр. Тезмә сүзләр. Сүзтезмәләр.

1

Укучылар чыгышы.

Группада эшләү.

Темалар буенча проектлар төзү.

Сорауларга җавап.

Тест чишү.

Хикәя төзү.

2

Сүзтезмәләрдә сүзләр бәйләнеше.

1

Практик эш.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Тест

3

Семинар дәрес.

1

Укучылар чыгышы. Группаларда эшләү. Практик эш.

Үзбәя

II. Гади җөмлә (4 сәг).

4

Гади җөмлә.

Җөмлә төрләре.

1

Укучылар чыгышы. Таблица төзү. Әңгәмә.

Миниатюр сочинение.

Нәтиҗә ясау. Индивидуаль эш.

5

Җөмлә кисәкләре.

1

Әңгәмә. Төркемнәрдә эшләү.

Схемалар төзү.

Тест чишү.

6

Бер составлы ким җөмләләр.

1

Әңгәмә.

Укучылар чыгышы. Төркемнәрдә эшләү.

Уен.

Практик эш.

Хикәя төзү.


7


Тиңдәш кисәкләр.


1


Төркемнәрдә эшләү.

БСҮ


Миниатюр сочинение.

Индивидуаль эш.

Кушма җөмлә (9 сәг)

8

Кушма җөмлә төрләре.

1

Таблиц

Карточкалар белән эшләү.

БСҮ

Яз” сочинение.

Практикум

Тест чишү.


9

Тезмә кушма җөмлә.

1

Таблица – схема төзү.

Тест өстендә эш.

Синтаксик анализ ясау.

10

Җөмлә төзелеше. (уен-дәрес)

1

Карточкалар белән эшләү.

Индиведуаль эш.

БСҮ

Практик эш.

11

Практикум

1

Сорауларга җавап бирү.

Әңгәмә.

График төзү.

Тест чишү.

Үзконтроль.

Иярченле кушма җөмләләр.

12

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

1

Укучылар чыгышы.

Терәк схемалар төзү.

Төркемнәрдә эшләү.

График диктант.

Иҗади эш. “Табигатьнең серле бүләге”

13

Иярчен җөмләләрнең төзелеше.

1

Практиккум.

Төркемнәрдә эшләү.

Тест чишү.

14

Катнаш кушма җөмлә.

1

Укучылар чыгышы.

Текст өстендә эш.

Синтаксик анализ.

Үзконтроль

15

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

1

Практиккум.

Төркемнәрдә эшләү.

Синтаксик анализ.

Үзконтроль

16

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

1

Практиккум.

Төркемнәрдә эшләү.

Синтаксик анализ.

Үзконтроль

Пунктуация (1 сәг)

17

Тыныш билгеләре иле”

1

Укучылар чыгышы. Төркемнәрдә эш.

БСҮ сочинение

Тест чишү.

Бер-береңә контроль

18

Йомгаклау.

1

Укучылар чыгышы.

Әңгәмә.

Сорау-җавап.

Белемнәрне барлау.

Курсның әһәмиятен ачыклау.






























1 дәрес


Сүзләр һәм сүзтезмәләр.


I.Төркемнәрдә эш.

  1. Проект төзү, аны яклау: кереш, төп өлеш, йомгаклау.


II.Бирелгән текстны кулланып, сорауларга җавап эзләү.

Фатих Кәрими Татарстанның Әлмәт районы Миңлебай авылында туа. Авыл мәктәбендә, Чистай мәдрәсәсендә укый. Бик тырышып, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Истанбул университетында белем ала. Октябрь революциясеннән соң Ф. Кәрими матбугатта актив чыгышлар ясый. Төрек теле укыта, тәрҗемә белән шөгыльләнә.


  • Сүзтезмә белән сүзнең охшашлыгы һәм аермасы.

  • Теләсә нинди сүзләрне кушып, сүзтезмә ясап буламы?

  • Сүзләрне бер сүзтезмәгә булырлык итеп ничек бәйләргә?

  • Сүзтезмәләрнең лексик мәгънәсе?

  • Сүзләрнең лексик бәйләнеше нәрсәдән тора?


III. Кагыйдәләрне искә төшерү.

Кирәкле сүзләрне куеп укырга.

1. Сөйләм вакытында сүзләр үзара . . . төрле бәйләнештә була. 2. . . . бәйләнештәге сүзләр тигез хокуклы була, . . . бәйләнештәге сүзләр бер-берсенә буйсынып килә. 3. . . . бәйләнештә булган сүзләрнең берсе-ияртүче, икенчесе иярүче сүз дип атала. 4. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында . . . төрле мөнәсәбәт була. 6. Иярүче сүз ияртүче сүзнең мәгънәсенә төгәллек керткәндә, мөнәсәбәт барлыкка килә һәм сүзтезмә төзелә. 7. Төгәлләүле мөнәсәбәтне белдергәндә, иярүче сүз . . . сүздән алда килә. 8. Иярүче сүз ияртүчедән . . . килеп, аңа өстәмә төгәллек, ачыклык кертсә, сүзләр арасында . . . мөнәсәбәт урнашкан була.



IV.Практик эш.

Дөрес җавапны билгеләгез.

1.Җөмләләрдә тезүле бәйләнештәге сүзләрне күрсәтегез.

-Бакчада алма, чия, карлыган өлгергән.

-Укучылар кызыклы китап укый.

-Абыем артсыз урындык (табурет) ясады.

2.Аныклаулы мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

  • урамда уйнау, өстәлгә кую;

  • җил исә, яңгыр ява;

  • юл капчыгы (рюкзак), Самара (элеккеге Куйбышев).

3.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

- хат язу, телевизор карау;

- тау күренә, су салкын;

- Киек каз юлы; үги ана яфрагы.

4.Төгәлләүле мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

- бакчада эшләү, укытучыга әйтү;

- урам тар, агач утыртылды;

- үтәли җил (сквозняк), Волгоград (элеккеге Сталинград)

5. Хәбәрлекле мөнәсәбәт

- ия белән хәбәр арасында;

- аергыч белән аерылмыш арасында;

- сан белән саналмыш арасында була.

6. Төгәлләүле мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

- ияртүче сүздән соң килә;

- ияртүче сүздән алда килә;

- төрлечә килергә мөмкин.

7. Төгәлләүле мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

  • ияртүче сүзнең мәгънәсенә төгәллек кертә;

- ияртүче сүзнең мәгънәсенә ачыклык кертә;

  • ияртүче сүз турында хәбәр итә.

8. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

  • ияртүче сүздән соң килә;

- ияртүче сүздән алда килә;

  • төрлечә килергә мөмкин.

9. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

  • ияртүче сүзнең мәгънәсенә төгәллек кертә;

- ияртүче сүз турында хәбәр итә;

  • ияртүче сүзнең мәгънәсенә ачыклык кертә .



V.Бәйләнешле сөйләм үстерү.


hello_html_m20c4fe15.jpg

Рәсем буенча Ф. Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясен искә төшерегез. Кешедә булган уңай һәм кире сыйфатларны сүзтезмәләр аша күрсәтегез.


VI.Өй эше.

  1. Сүзтезмә” темасын ачыклаучы схема төзергә.

  2. К.Кутуй “Батыр кабере монда” шигырен хикәя итеп языгыз.


Батыр кабере янында


Ялгыз кабер тора тау башында,

Яшь бер батыр анда күмелгән

Таңда искән кыр җилләре аңа

Кочак-кочак чәчәк китергән.

Баш очында аның шаулый нарат,

Ә наратта кошлар сайрыйлар.

Эссе көндә аны каплый болыт,

Ә суыкта нурлар карыйлар.


Бер яшь батыр ята тау башында,

Дусты килгән аны күрергә.

Ул ант итә аның баш очында

Дошманнарга җәза бирергә:


  • Мин ант итәм үбеп туфрагыңны,

Мин ант итәм синең кабереңдә.

Һич кызганмам явыз дошманнарны,

Син яшәрсең минем хәтеремдә. (Г. Кутуй)





2 дәрес.


Сүзтезмәләрдә сүзләр бәйләнеше.


I.Әңгәмә.

Өй эшенең беренче биреме буенча. Укучылар төзегән схемаларны тикшерү.

Прямая соединительная линия 90Сүзтезмә

Прямая соединительная линия 89


тезүле ияртүле

II. Практик эш

- Иярүче сүзнең урынын билгеләгез.

- Сүзтезмәдә сүзләр нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?


Казан, Казан! Горур манараңнан

Зур дауларга дәшкән башкалам:

Бу туфракта нигез ташып салган,

Язмышны син шуннан башлана.

(Н.Арсланов)


III. Белемнәрне ныгыту

Сүзтезмәләргә анализ ясау тәртибе.

  1. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып чыгару (ия белән хәбәр бигеләнә, алар сүзтезмә түгел)

  2. Гадиме, катлаулымы?

  3. Синтаксик яктан иреклеме, тотрыклымы?

  4. Иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү.

  5. Ияртүче сүздән чыгып, билгеләмә бирү.

  6. Иярүче һәм ияртүче сүздән чыгып, тулы билгеләмә бирү.

  7. Компонентлары арасында мәгънә мөнәсәбәтен билгеләү. Ияртүче сүздән чыгып, иярүче сүзгә сорау кую.

  8. Компонентлары арасында грамматик бәйләүче чараларны күрсәтү.


Үрнәк.

Аңа таба атладылар – гади сүзтезмә, синтаксик яктан ирекле. Ияртүче сүз – атладылар (фигыль), иярүчесе – аңа таба (алмашлык). Бу алмашлыкны фигыль сүзтезмә, төгәлләүле мөнәсәбәт. Бәйләүче чара – юнәлеш килеш кушымчасы һәм таба бәйлеге.


Бирем. Җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз. Сүзтезмәләргә анализ ясагыз.

а) Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремель урнашкан.

б) Сөембикә манарасы – безнең җиребездә булып узган шомлы вакыйгаларның шаһиты.


IV. Бәйләнешле сөйләм үстерү.


hello_html_m368aa6.jpg


Бирелгән сүзтезмәләрне кулланып, рәсем буенча җөмләләр төзергә

(Казан күренешләре)

Ак Кремль, мәһабәт бина, чал тарих , һәркемнең күңелендә, башкалам –горурлыгым, таш пулат, метрода йөрү.


V. Белемнәрне ныгыту.

Тест биремнәрен эшләргә.

1. Сүзләр арасында тезүле бәйләнешне табыгыз

а) кызыл күлмәк

б) мәктәпкә бару

в) башым авырта

г) уйладык һәм эшләдек

2. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз

а) безнең авыл

б) мәкаләне уку

в) дустымны, Алияне

г) китап өстәлдә

3. Төгәлләүле мөнәсәбәтне табыгыз

а) кичә кайту

б) кунаклар кайтты

в) сабыр, акыллы

4. Ачыклаулы мөнәсәбәтне табыгыз

а) аны – якын дустымны

б) ябалак кар

в) кайткач күрү

5. Фигыль сүзтезмәне табыгыз

а) китәргә уйлау

б) киләсе кунак

в) беренче баскыч

г) йөрергә уңай

6. Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора

Көн җылы

а) хәбәрлекле

б) төгәлләүле

в) аныклаулы

7. Әйтеп аңлату сүзтезмәсендә бәйләүче чара.

а) янәшә тору

б) сүз тәртибе

в) – еп хәл фигыль кушымчасы

г) исем фигыль формасы

8. Сүзләр нинди бәйләнештә тора

Җилләр, давыллар

а) тезүле

б) ияртүле

9. Сүзләр бәйләнеше нигезендә нинди синтаксик берәмлек барлыкка килә?

Суга бару.

а) сүзтезмә

б) җөмлә

в) тезмә сүз

10. Ике елдан соң очрашу сүзтезмәсенең төзелешен билгеләгез

а) гади сүзтезмә

б) катлаулы сүзтезмә


VI.Йомгаклау.


Өй эше. Үзегез теләгән тексттан сүзтезмәләрне сайлап алып, анализ ясагыз.



3 дәрес


Семинар – дәрес.

Җиһазлау: Габдулла Тукай биографиясенә кагылышлы рәсемнәр


I.Үлемсез Тукай

  1. Тукай дөньяда 27 яшькә кадәр генә яшәде, ләкин ул кыска гына гомерен дә зур итеп, мәгънәле итеп үткәрде.

  2. Иҗтимагый һәм сәяси тормышының ул катнашмаган бер генә өлкәсе дә булмагандыр.

  3. Барыннан да бигрәк ул яза, өзлексез яза.

  4. Әйтерсең лә, гомеренең кыска, вакытының аз икәнен тоеп, уйлаганын әйтеп бетерергә ашыга.

  5. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кисекбаш” әле бүген дә композиторлар, рәссамнар, драматурглар иҗатына, опера һәм балет артистларына илһам биреп тора.

  6. Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора.

  7. Чөнки Тукай – үзе халкының рухи үсешендәге югары гәүдәләнеше ул.

  8. Тукайның тормышы – күз яшьләре белән, ачынып көлү белән, фикер һәм җыр белән тулы тормыш.

  9. Тукай яши, яшәячәк. (Г.Ахунов)


Биремнәрне эшләргә:

  1. Текстны укып чыгыгыз, тиешле тыныш билгеләрен һәм төшеп калган хәрефләрне куеп языгыз, орфограммаларны аңлатыгыз.

  2. Текстны дәвам итегез (кимендә 7-8 җөмлә)

  3. 1 нче төркем-1, 5 ; 2 нче төркем 2, 8 җөмләләрдә тезүле бәйләнештәге сүзләрне күрсәтегез.

  4. 1 нче төркем - 1; 2 нче төркем- 6 җөмләдә төгәлләүле мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

II. Сүзтезмәләргә ясалган синтаксик анализны тикшереп, хаталы очракны табыгыз (төркемнәрдә):

А.

  1. матур уйлар – гади сүзтезмә, сыйфатлы исем, сүз тәртибе чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – билгеле.

  2. иртән бару – гади сүзтезмә, рәвешле фигыль, янәшә тору чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – вакыт.

  3. ике ел хезмәт итү – катлаулы сүзтезмә, сан + исемле фигыль сүзтезмә, янәшә тору чарасы белән бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – күләм.

  4. укыган китап – гади сүзтезмә, фигыльле исем сүзтезмә, баш килеш кушымчасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – билге.


В.

  1. изге гамәлләр – гади сүзтезмә, сыйфатлы исем сүзтезмә, янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – билге.

  2. ике атнадан кайту – катлаулы сүзтезмә, сан + исемле фигыль сүзтезмә, чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – вакыт.

  3. кайту белән әйтү – катлаулы сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, белән бәйлеге ярдәмендә бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – вакыт.

  4. килгән кунак – гади сүзтезмә, фигыльле фигыль сүзтезмә, - ган сыйфат фигыль формасы аша бәйләнә, мәгънә мөнәсәбәте – билге.

III. Өй эше.

  1. Исем фигыль, исем + сыйфат, исем + сан, исем + рәвеш, исем + алмашлык, исем + исем калыбындагы җөмләләр төзегез.

  2. Гади җөмлә” темасына таблица төзергә.






4 дәрес


Гади җөмләләр.

I.Укучылар тарафыннан төзелгән таблица нигезендә әңгәмә.


Таблица.


Гади җөмләләр

Кушма җөмләләр

Бер составлы җөмләләр

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөмлә

Исем (атау) җөмлә

Фигыль (иясез) җөмлә

1.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

1. Аналитик иярченле кушма җөмлә

Ике составлы җөмләләр

2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

2. Синтетик иярченле кушма җөмлә

Тулы җөмлә

Ким җөмлә

Җыйнак, җәенке, раслау,инкарь җөмләләр.


  • Ни өчен грамматик нигездән башка җөмлә була алмый?


II.Практик эш.

  • Җөмлә турында мин ниләр беләм?” дигән темага миниатюр сочинение языгыз.

  • Стилен билгеләгез. Бер составлы җөмләләрне табыгыз, төрен билгеләгез.

  • Кушма җөмләләрне табыгыз, төрен билгеләгез.

  • Төрле мөнәсәбәтләрне белдергән сүзтезмәләрне язып алыгыз, анализ ясагыз. (Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибен искә төшерергә).


III.Нәтиҗә ясау.

  • Гади җөмләләр һәрвакыт кушма җөмлә төзи алалармы? Үз фикерегезне дәлилләгез.

-Жөмлә төрләре арасында нинди уртаклык бар?

Кичке төсләр.

Ак пароход. Зәңгәр күктә

Кара дулкын. Якты йолдыз.

Кызыл маяк. Яшел ярда

Соры ком. Сары кыз. (Р.Ф.)


IV.Белемнәрне тикшерү, гомумиләштерү. Дөрес җавапларны билгеләгез.

1.Я, рәхим итегез, Гали абзый, яраткан коймагыгыздан авыз итегез. (Г.Әпсәләмов). Бу җөмләнең иясе булып килә:

  1. Гали абзый;

  2. Иясе юк;

  3. ким җөмлә, иясе кулланылмаган.

  1. Җылы сөяк сындырмый, салкын канны тындырмый (М.) җөмләсендә ия булып:

  1. Җылы, салкын сүзләре;

  2. Салкын сүзе;

  3. Сөяк, салкын сүзләре килә.

  1. Кайтып җитсәм, бер туйганчы елыйм сиңа ятып, яшел чирәмем! (С.Сөләйманова) җөмләсендә туйганчы сүзе

  1. вакыт хәле;

  2. рәвеш хәле;

  3. күләм хәле;

  4. хәбәр булып килә.

  1. Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп (Г.Тукай) җөмләсендә утынга сүзе

  1. туры тәмамлык;

  2. кыек тәмамлык;

  3. максат хәле;

  4. сәбәп хәле булып килә.

  1. Бик борынгыдан

бабалар аша

миңа да килеп җиттең.

Бирдең аң,

Бирдең белем.

Хәзер инде

Офыктагы маяк булып

алга чакыр,

татар теле,

Тукай теле!

Туган телем! (Акъегет).

Әлеге шигырь юлларында бирелгән җөмләләр

  1. бер составлы билгеле үтәүчеле җөмләләр;

  2. бер составлы билгесез үтәүчеле җөмләләр;

  3. ике составлы булып киләләр.

  1. Үз бусагаңнан чыгып киттеңме, туган җиреңне аңлый башлыйсың, ныграк сагынасың (А.Гыйләҗев) җөмләсе

  1. ким җөмлә булып килә;

  2. гомуми үтәүчеле җөмлә;

  3. билгеле үтәүчеле җөмлә;

  4. билгесез үтәүчеле җөмлә булып килә.

  1. Аяклар талды — аны сизмәдек (А. Гыйләҗев) җөмләсе

  1. гади җөмлә;

  2. тезмә кушма кушма җөмлә;

  3. иярченле кушма җөмлә булып килә.

  1. Зәйтүнә1 мәктәпнең горурлыгы­ 2 ­йөзек кашы­ 3 унны бетерүчеләр арасында­ 4 берүзе медальгә лаек булды (Ф.Г.) җөмләсендә тиешле тыныш билгеләрен куегыз.


V. Өй эше.

  1. Җөмләнең баш кисәкләре” дигән сочинение язарга.

  2. Баш кисәкләрнең кайсысы әһәмиятлерәк?

  3. Бирелгән җөмләдә баш кисәкләрне табыгыз, алар ничек белдерелгәннәр? “Аның исеме – Вакыйф, фамилиясе – Гарифуллин, үзе-Татарстаннан” (Т.Ә.)




5 дәрес

Җөмлә кисәкләре.


I. Тема буенча төркемнәрдә эш.

Укучыларның чыгышы.

А. Ия һәм хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерә ала?

В. Аергыч һәм аның белдерелүе.

Г. Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

Д. Хәл, аның белдерелүе. Хәл төркемчәләре.


II. Бирелгән программа буенча эш.

Схемалар буенча җөмләләр төзергә.


Үрнәк: Сырылучан чәнечкеле үләннәр итәкләргә ябышалар.

аергыч аергыч ия тәмамлык хәбәр


1) ия вакыт хәле хәбәр һәм урын хәле хәбәр


2) урын хәле ия рәвеш хәле рәвеш хәле хәбәр

Һәр укучының җөмләсе тыңлана, схемага туры килүе карала, стилистик яктан төзеклеге тикшерелә.


2 дәрәҗә катлаулы җөмләләр төзергә.

Алар урман эчендәге борылмалы тар юлдан эчкә кереп киттеләр.

ия хәбәр

урын хәле урын хәле

аергыч аергыч


Тунлы кеше гаҗәпләнүеннән кашларын җыерды һәм кулларын җәйде.


ия хәбәр хәбәр


аергыч сәбәп хәле тәмамлык тәмамлык


3)Җөмләләрнең схемасын төзергә.

а) Һаваның бу үзгәреше безне шундый шатландырды.

б) Нурулланың битенә җил бәрелде.


III. Дөрес җавапны билгеләгез.

1) Ия җөмләнең

  • хәбәрен генә,

  • иярчен кисәкләрен,

  • барлык кисәкләрен үзенә ияртә.

2) Аергыч

  • сыйфат һәм сан белән

  • барлык сүз төркемнәре белән

  • сыйфат фигыль белән белдерелә

3) Сагындырды әнкәемнең иркәләп уятуы, җөмләсендәге билгеләнгән сүз.

  • аергыч,

  • тәмамлык,

  • ия булып килгән

4) Тышта кичә кич белән күтәрелгән буран һаман дулый иде (Г.Б.) җөмләсендә.

  • 3 төрле мәгънәдә килгән 4 хәл бар

  • 2 төрле мәгънәдә килгән 4 хәл бар

  • 1 төрле мәгънәдә килгән 4 хәл бар

5) Аныклагычларга бирелгән дөрес кагыйдәне табыгыз.

  • ияртүче сүздән соң килә, мәгънәсенә өстәмә ачыклык кертә,

  • ияртүче сүздән алда, аны ачыклап килә,

  • ияртүче сүзгә карата төрлегә килергә мөмкин.



IV. Өй эше.

Биремнәрне эшләгез:

      1. Гади җөмләнең төрен билгеләү җиңелме? ”–җавап языгыз.

      2. Бер составлы җөмләләр” дигән таблица төзегез.


6 дәрес.


Бер составлы җөмләләр. Ким җөмлә.


I. Укучылар белән әңгәмә.

  • Ни өчен гади җөмлә турында “гади генә булмаган гади җөмлә” дип әйтергә мөмкин?


II. Укучыларның чыгышын тыңлау. Татар телендә “Синтаксис берәмлеге буларак җөмлә”

(Алдан хәзерләнгән материал буенча)


III. Төркемнәрдә эшләү.

I төркем. “Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре”

II төркем. “Бер составлы җөмләләр ике составлы җөмләләрдән нәрсә белән аерылалар?”

III төркем. Текст икәнлеген исбатларга. Бер һәм ике составлы җөмләләрдә грамматик нигезне табу.


IV. Практик эш.

Гади җөмләләрнең төрен билгеләргә.

      1. Шофер егет аңа гаҗәпләнеп карады.

      2. Икесе ярда казына, калган икесе көймәдә.

      3. Әкренләп өйрәнәсең аңа!

      4. Зурлап билгеләп үтәргә кирәк бу бәйрәмне.

      5. Гап-гади бер татар агае.


Бирелгән ким җөмләләрдә төшеп калган җөмлә кисәкләрен күрсәтегез:

Иптәш командир, разведкага барырга телим. Языгыз мине. (Г.Б.)

Син кайсы фәннәрне яратасың?” – “Тарих белән әдәбиятны”.

Бу спектакльне карадыгызмы?” – “Карадык”.


V.Уен “Кем кызыклырак?”

Төркемнәрдә эш.

Бирелгән вакытта үзегез сайлап алган тема буенча бер составлы җөмләләр кертеп хикәя төзегез.

  1. Иртәнге урман.

  2. Авылда яз.

  3. Алтын көз

  4. Кичке шәһәр.

(Бәяләгәндә грамоталылык, бәйләнеш, стилистика исәпкә алына.)

VI.Өй эше.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аларның бер-берсе белән дустанә яшәүләре турында әкият яки хикәя языгыз.



7 дәрес.


Тиңдәш кисәкләр. (Практикум)


I.Укучылар язган әкиятләргә, хикәяләргә конкурс.

Иң кызыклы һәм иң тулы эшне ачыклау.


II.Сорауларга җавап бирергә.

1. Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез?

2. Тиңдәш кисәкләрне үзара теркәүче чаралар нинди?

1) ияртүче теркәгечләр

2) тезүче теркәгечләр , санау, каршы кую интонацияләре

3) аныклау интонациясе.

3. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә алалар?

4. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди мөнәсәбәтләр була?

5. Нәрсә ул гомумиләштерүче сүз?

6. Телдә тиңдәш кисәкләр ни өчен кирәк?


III. Практик эш. (төркемнәрдә эш)

Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәшләнеп килүен әйтегез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

Урманны чыгып, юкә борыны турындагы калкулыкка күтәрелгәч, Сәфәргалинең күз алдына авыл, бу юлы инде туган үскән авыл, үзенең ике мәхәлләсе, ике мәхәлләдәге ике мәчете, авыл уртасыннан ага торган инеше, инеш буендагы карт өянкеләре, тал-тирәкләре, аргы очтагы тегермәне, ындыр киртәләре, басу капкалары, фәкыйрьлеге һәм байлыгы белән уч төбендәге кебек ачылып калды.

Ул як-ягына карана, ләкин куакларны да, чокырны да – берсен дә күрми һәм, гомумән, Зәйтүнә сөйләгәннәрне аңламый, ул сүзләргә чын сүзләр дип ышанмый да иде. (Ф.Х.)

Томан орынган һәрбер җирдә: кешеләрнең битләрендә, кашларында, агач яфракларында, чәчәкләрдә вак салкын тамчылар кала барды. (И.Г.)


IV.Бәйләнешле сөйләм үстерү

Текстны тыныш билгеләрен куеп язарга. Стиль-сурәтләү чараларына игътибар итәргә. Язучы нәрсә әйтергә теләгән? Үз фикерегезне әйтегез.


. . . әдәби тел белән эш итүчеләрне ( ) журналист, язучы, тел галиме, әдәбиятчы, тел һәм әдәбият укытучыларын мин тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем ( ) Бакчасы күкрәп үссен ( ) игелекле булсын ( ) уңышны мул бирсен өчен ( ) бакчачы нинди генә әмәлләр кулланмый ( ) ул аның әледән-әле туфрагын йомшарта ( )чүп үләннәрдән арындыра ( ) ашламалар куллана ( ) зәгыйфь үсемлекләр урынына тазаларын утырта ( ) кирәк чагында ялгап та җибәрә ( ) сугара ( ) тукландыра ( ) ерткычлардан саклый ( )” (Г. Бәширов)



V.Миниатюр сочинение.

Гомумиләштерүче сүзләр кулланып, түбәндәге темаларның берсенә сочинение язарга:

Тел – халыкның көзгесе”

Китап – белем чишмәсе”


VI.Өй эше.

Кушма җөмлә турында кабатларга.

Кушма җөмлә төрләре” дигән таблица төзергә.


8 дәрес.


КУШМА ҖӨМЛӘ.


I. Укучылар төзегән “Кушма җөмлә төрләре” таблицасын тикшерү һәм биремнәрне эшләү.

1нче төр карточкалар (җөмләләр)


1. Ул китте исә, миңа күңелсез булып кала.

2. Кич булды инде, әтием һаман кайтмый.

3. Кичә бик соң ятылды.

4. Мин укыячак китап бик калын иде.

5. Чүлмәк чуенга бәрелсә дә, чуен чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла

6. Хәлвәнең әлбәсе бар, картлар әйткәннең мәгънәсе бар.

7. Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә

кунак кызның куллары буш. (Г.Б.)

8. Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән. (Г.Т.)

9. Әлфирә аны үзе эшли торган госпиталь врачларына күрсәтеп карады. Ләкин

файдасы тимәде. (Х.К.)

10. Шунысы кызык: бәйрәмгә аз вакыт калса да, һичнинди үзгәреш күренми.


2 нче төр карточкалар (җөмлә төре)

  1. Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә.

  2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

  3. Фигыль җөмлә.

  4. Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмләләр

  5. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр.

  6. Катнаш кушма җөмләләр

  7. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

  8. Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмлә

  9. Катнаш кушма җөмләләр.

  10. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр.


II.Практик эш.

Дөрес җавапны билгеләгез.

1. Икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә ничек дип атала?

1. Гади җөмлә

2. Бер составлы җөмлә

3. Кушма җөмлә

4. Ике составлы җөмлә

2. Дөрес билгеләмәне табыгыз. Синтаксис –

    1. Телнең сөйләм төзелешен өйрәнә

    2. Сүз төркемнәренең морфологик категорияләрен өйрәнә

    3. Сүзләрнең мәгънәләрен өйрәнә

    4. Аваз составын өйрәнә

3. Иярчен ия җөмлә кушма җөмлә булмаган очракны күрсәтегез.

1. Әти әйткәннәр безгә закон иде.

2. Аның китүе хәл ителде.

3. Бу китапны укып чыкканда әйбәт булыр иде.

4. Гаиләсе юклар барыр.

4. Синтетик кушма җөмләне билгеләгез.

1. Синең кайтканыңны мин ишетмәгән идем.

2. Кем сораса, шуңа сатарбыз.

3. Мин бик гаҗәпләнәм: ул кайтмаган.

4. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм. (Г.Т.)

5. Җөмләнең төрен билгеләгез:

Ачка тугыз юрган куйганнар, алай да йоклый алмаган. (М)

1. Гади җөмлә

2. Кушма җөмлә

3. Катлаулы кушма җөмлә

4. Тезмә кушма җөмлә

6. Кушма җөмләдә гади җөмләләр санын билгеләгез.

Таң нурында коенып үткән

Кызыл гөлләр тора бөгелеп,

Әйтерсең лә, кайнар мәхәббәтнең

Ялкыннары калган түгелеп (Г.С.)

1) 2 2) 4 3) 5 4) 6

7. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Карчык аның беләгеннән сыпыра-сыпыра пышылдаган саен, тән ойый, ми күзәнәкләренә йокы дулкыны агыла иде.

1. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә

2. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә

3. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә

4. Катнаш кушма җөмлә.

8. Җөмлә эчендә куелырга тиешле тыныш билгесен күрсәтегез.

Каланы оста Алпар углы Дәүран сызымнарына карап салачаклар икән Кәтиб Хафизга моны Камай әйтте. (М.Х.)

1.Өтер

2.Сызык

3.Ике нокта

4.Нокталы өтер

III. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Текстны дәвам итегез. Язмагызда кушма җөмләнең төрләре булсын.

Тышта яз. Юллар каралган. Аяк астында кар сулары. Һава тәмле сагыз исе белән тулган. (Г.Ә.)


IV.Өй эше.

Исәнмесез, керергә мөмкинме? Мин – тезмә кушма җөмлә. Озаграк керербез инде, чөнки . . . “ дәвам итегез.

9 дәрес


Тезмә кушма җөмлә.


I.Өй эшен тикшерү.

Иң кызыклы”, “Иң дөрес”, “Иң оригиналь” хикәятне билгеләү.

Рус телендә тезмә кушма җөмләләр бармы?

    1. Бар, сложносочиненные предложения;

    2. Бар, сложноподчиненные предложения;

    3. Юк

    4. Бар, сложные конструкции.


II.”Тезмә кушма җөмлә” схемасын төзү.


Тезмә кушма җөмлә.

Прямая соединительная линия 88Прямая соединительная линия 87

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә


III.Тезмә кушма җөмләгә анализ ясау.


КУШМА ҖӨМЛӘГӘ СИНТАКСИК АНАЛИЗ ТӘРТИБЕ

  1. Хәбәрлекләрне табарга һәм алар арасындагы мөнәсәбәтне билгеләргә (җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш булса, баш җөмләне табарга).

  2. Иярчен җөмләләрнең (яки тезүле бәйләнештә торган хәбәрлекләрнең) чиген билгеләргә һәм бәйләүче чараны күрсәтергә.

  3. Җөмләнең схемасын ясарга.

  4. Җөмләгә билгеләмә бирергә.


Аксыл томан япкан урман өстен, ботакларга бәсләр кунганнар (Ф.Я.)

Үрнәк. Әлеге җөмлә ике компоненттан (хәбәрлектән) тора. Беренчесе – Аксыл томан япкан урман өстен, икенчесе – ботакларга бәсләр кунганнар. Алар үзара тезү интонациясе ярдәмендә бәйләнгән. Бу- теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Тезү интонациясе ярдәмендә бәйләнешкә кергән җөмләләр арасына өтер куела.



Җөмләнең схемалары.

тезү

1. беренче җөмлә = икенче җөмлә

интонациясе



2.



Түбәндәге җөмләләргә анализ ясагыз:

  1. Нәкъ шулвакыт күз ачыргысыз әче салкын җил исте, ком бураны дөньяны томалады (М.Х.)

  2. Кайдадыр машина тавышы килеп киткән кебек булды, әмма юл буш, кешесез иде.

  3. Бераздан җил бөтенләй тынды – яңгыр басылмады.



IV.Текстны укыгыз һәм түбәндәге биремнәрне үтәгез.


Татарстанда хәйрия эше буенча бик күп эшләр алып барыла. Безнең мәктәптә дә “Игелеклелек” акциясе үткәреләчәк. “Игелекле эшләр китабы” оештырылды, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча чаралар үтәчәк.

Агач утырту, тимурчылык эше, “сукбай” хайваннарга ярдәм итү кебек эшләр дә игелекле эшләр исәбенә керәчәк.


  1. Текст кайсы фукциональ стильгә карый?

  2. 3, 4 нче җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

  3. Сукбай” сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз.

  4. Изгелек” сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

  5. Сезнең нинди изгелекләр эшләгәнегез бар?

  6. Изгелеклек темасына багышланган нинди мәкальләр беләсез?


V.Өй эше.

Изгелек ит тә суга ат” мәкален ничек аңлыйсыз?







10 дәрес.

Җөмлә төзелеше.

Уен дәрес (практика)


I.“Җөмлә төзү” – уены.

Беренче кеше нинди дә булса исем әйтә. Икенчесе аңа фигыль өсти, шулай итеп, уенга катнашучылар, чиратлашып, җөмләне тулыландыра баралар. Иң ахыргы кешегә, башка сүз өсти алмаса, җәза бирелә. (шигырь сөйләргә, җырларга)

II.Җөмләләрне укырга. Тыныш билгеләрен куеп күчереп язарга.

      1. Көн аяз матур күк йөзе ачык кичәге болытның эзе дә калмаган.

      2. Көн артыннан көн үткән берничә ай узып та киткән кояшлы көләч яз килгән.

      3. Ап-ак каен урманы шул нәфис зщжгщрлек эчендә искиткеч матур бәллүр савытка охшый кояш әлегә күренми тиздән аның беренче алтын нурлары урман эченә сибелерләр дә каеннарның бәскә төренгән бөдрә ботакларыннан тамып торган ак мәрҗәннәрдә серле топазлардай чагылып уйный башларлар.

III.Ничә составлы?

Төркемнәрдә эш.

Беренче төркем бер составлы, икенче төркем ике составлы җөмләләрне конвертларга сала.

Җөмләләр.

    1. Ул үзе дә уңайсызланды. (А.Г.)

    2. Ә авыл тирәсе юлларын әйткән дә юк.

    3. Бу көннәрдә бик арыла.

    4. Ә синең нишләп йөрүең иде соң?

    5. Чөнки аңа барыбер иде.

    6. Әле караңгы иде.

    7. Шәһәр үзенең элекке урынына сыеша алмый башлаган.

    8. Асфальт юл, кара тасма кебек, артка йөгерә.

    9. Миңа монда җылырак.

    10. Син аңа белдермәскә тиеш.

    11. Зәңгәр сиңа килешә.

    12. Садыйкны беләләр, яраталар.

IV . “Халык әйтсә, хак әйтә”.

Билгеле бер вакыт эчендә төрле җөмлә төрләренә каралган мәкальләрне сайлап алып язарга. Мәсәлән, “Татар халык мәкальләре” китабы буенча.

Кем эшләми, шул ашамый.(Иярченле кушма җөмлә)

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз (Гади җөмлә).

Яман белән юлдаш булма, надан белән сердәш булма (Тезмә кушма җөмлә).


V.Күп нокталар урнына тиешле бәйләүче чараларны куярга, бәйләүче чараны төрен билгеләгез, алар нәрсәләрне (тиңдәш кисәкләрнеме, җөмләләрнеме) бәйләп килгән?

1. Бераздан Алпамша үзенең зур гәүдәсеннән уңайсызланган шикелле сузылып ята, . . . песи аның куенына керә. (М.Б.)

2. . . . ул җанны немец снайперы ала, . . . бомба, снаряд, мина, граната ботарлап ташлый. (З.З.)

3. Тышта үзе җил дә юк, . . . нилектәндер, акрын гына ишек шыгырдады (З.З.)

4. Аптыраган, гаҗәпсенгән Бакый аңа эндәшеп . . . , кычкырып . . . карады, . . . кызый артына бер дә борылмыйча чаба иде. (М.Г.)

5. . . . машина йөрми инде хәзер, . . . арба, . . . чана җигәрлек түгел (М.Ә.)

6. Уйлары . . . чамасыз авыр, хәлләре, . . үтә мөшкел иде аның бу мизгелдә (М.Х.)


VI.Өй эше.

      1. Иярченле кушма җөмләләләр” таблица-схемасын төзергә.

      2. Кар яуды, һәм юлда йөрү кыенлашты.” җөмләсеннән иярченле кушма җөмләләр төзеп язарга (синоним җөмләләр).

11 дәрес


Кушма җөмлә синтаксисы

(практикум)

I. Кагыйдәләрне язып бетерегез

1. Берничә _________ җөмләдән торган җөмлә _______________ дип атала.

2. Үзара _________ _________белән бәйләнгән җөмләләрдән торган

_____________________җөмлә тезмә _______ _________ дип атала.

3. Гади җөмләләрне үзара__________ ______________ ярдәмендә бәйләнәнгән

кушма җөмлә __________ ____________________ кушма җөмлә дип атала.

4. Баш җөмләгә үзенең _________ _______ ____________ чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа _______________ киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала.

5. Баш җөмләгә үзенең __________ ______ _______ чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала.


II. Карточка буенча эшләгез.


III. Тыныш билгеләрен дөрес куйган очракны билгеләгез.


Үләннәр яшәреп киткәннәр (1) агачлар чәчәккә күмелгәннәр(2) көмеш төсле (3) җирдә агач та (4) сап-сары чәчәк атып (5) дөньяга хуш ис бөркергә тотынган.(Д.А.)

- 1, 2, 3, 4

- 1, 2, 4, 5

- 1, 3, 4

Алексей (1) буыннары (2) оеп калудан куркып (3) кинәт кенә(4) юлга кузгалды. (Х.К.)


- 1, 3, 4

- 1, 2, 3

- 1, 3.


IV. Кушма җөмләләрне төзелеше ягыннан бер төрдән икенче төргә үзгәртегез.


Кояш хәйран кыздырганлыктан, һава бик бөркү иде.

Күк кайда күкрәсә, яшен шунда суга.


Кәтиб Хафиз белә: бу таяк бик күп сергә ия.

Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым.



V. Җөмләнең схемасын сызыгыз, төрен билгеләгез.

Һава тәмам аязды, бары кояш батышында гына вак-төяк болыт кисәкләре күренәләр.


Таш кала артка чигенә, күздән югала барган саен, сулыш алулары иркенәя, кысылган кан тамырлары киңәя, кыршаудан котылган җан рәхәткә тара иде.


VI. Тыныш билгеләрен куегыз.

Тик соңгы елларда Бәрия бер нәрсәне аңлады аңа юньләп дәшми башладылар килүче-китүче кимеде әйтерсең лә ул юк иде.


Ә хатын-кызны сез инде үзегез беләсез күзенә кибет күренсә аның яныннан тыныч кына узып китә алмый ул.


VII. График төзегез.

1. Яңгыр шундый тиеп явып киткән ки, безнең җиңел машина, бичара, гел

генә инде су асты көймәсенә охшап калды.

2. Сәлмән дә сикереп торды, ләкин Шиһаб аның чабуыннан тотып калырга

өлгерде.

3. Кискен сугышта Иргали каты яралана: бандит хәнҗәре аның сул як

җилкәсен актарып ташлый.

4. Менә бервакыт, авыр шыгырдап, имән капкалар ачылды, һәм мәйданга

җайдаклар ташкыны агылып чыга башлады.

5. Нәсимә җырдан туктауга, Сәлимә, ашыгып, иптәшләрен моң дөньясыннан

яшел үлән өстенә кайтарды.

6. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аңардан бизгән.

7. Кычытканлыкта ак мамыклы бәтие нәкъ тере кебек ята, эч тирәсендә генә

канлы эз бар.

8. Хатип килеп чыкмаса. мин дә алар янында калган булыр идем.






12 нче дәрес

Иярченле кушма җөмлә төрләре.


      1. Төркемнәрдә эшләү.

А. Иярченле кушма җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар.

Б. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

(Тәкъдим ителгән терәк схемалары буенча укучыларның чыгышы)


II.Сорауларга җавап бирергә.

1. Иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан нинди төргә каравын ничек белеп була?

2. Иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләп килүче чараларны әйтегез.

3. Иярченле кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә әйләндергәндә, нинди таләпләр, кагыйдәләр үтәлергә тиеш? (өй эше буенча)


III.График диктант.


    1. Гел кемдер күзәтә кебек тоела иде аңа. (Ф.Б.) 2. Ләкин безнең өчен шунысы бик әйбәт: төннең хәзер иң кыска чагы. (Ә.Е.) 3. Уч төбе кызышты, әйтерсең лә кәгазь кисәге кулларын яндыра иде. (Ф.Л.) 4. Фәхри бабай, берничә кеше карага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага тартыла иде. (М.Г.) 5. Иң кызыгы шул: күренмичә йөри ул. 6. Кызның юраганы юш килде: карчык хәл эчендә ята иде. 7. Кая баксаң, анда тулган сәүдәгәр. 8. Җил ныграк тулсын өчен, җиң очларын бәйләдем. (Н.Ә.) 9. Кофе кергәнче, ул сәяхәтебезнең максаты турында сөйләде.


IV.“Редактор” программасы.

Төркемнәрдә эш. Иярчен сәбәп җөмләләр төзегез.

I.1) Миңа еларга ярамый. Мин өйдә бердәнбер ир кеше. (М.И.)

2)Вакыт иртә. Ул ашыкмый гына атлады. (М.Н.)

      1. 1) Авыллары шактый зур булган. Алар бала чакларында бер-берсен белмиләр иде. (М.Ә.) 2.)Такта җитмәгән. Өйалдының кыегы ябылмый калган. (М.Н.)


V.Иҗади эш.

Табигатьнең кадерле бүләге” (текстны дәвам итегез).

Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен, янында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торгган җайлы калкулыклар сайлаганнар. Авылның иң газиз бер өлеше булганга, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә. . .

Уйлабрак карасаң, халыкның чишмә һәм коелары шулай зурлавы һич тә тикмәгә түгел.

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________--

Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. (Г.Б.)


VI.Өй эше.

      1. И.Юзеев “Аксакал нәсихәте” шигыреннән иярченле кушма җөмләләрне язып алыгыз.

      2. Төркемнәргә: 1 – аналитик, 2 – синтетик иярченле кушма җөмләләр буенча сораулар хәзерләп килергә.





13 нче дәрес.

Иярчен җөмләләрнең төзелеше.

(практикум)

      1. Төркемнәрдә эш.

Мин сиңа, син – миңа” (сорау – җавап , өй эше буенча)

      1. Белемнәрне гомумиләштерү (терәк-схемалар буенча)

      2. Дөрес җавапларны билгеләгез.

1.Иярченле кушма җөмләдәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

Зөһрә, эш сәгате беткәнне көтеп тормастан, өйләренә кайтып китте. (Н.Ф.)

А) иярчен рәвеш җөмлә

Б) иярчен тәмамлык җөмлә

В) иярчен аергыч җөмлә

2. Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтегез.

Ничек кергән булсалар, алар шулай тиз генә китеп тә бардылар. (Г.А.)

А) ялгызак мөнәсәбәтле сүз

Б) парлы мөнәсәбәтле сүз

В) янәшә тору

Г) кушымчалар

3. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләп килгән ялгызак мөнәсәбәтле сүз беренче хәбәрлектә урын алса, ике арага нинди тыныш билгесе куела?

А) тыныш билгесе куелмый

Б) өтер куела

В) ике нокта куела

Г) сызык куела

Д) төрле очракта төрле тыныш билгесе куела.

4.Пауза ярдәмендә бәйләнгән аналитик иярченле кушма җөмләдә хәбәрлекләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

А) өтер куела

Б) тыныш билгесе куелмый

В) сызык куела

Г) ике нокта куела

5. Җөмләгә туры килгән схеманы табыгыз.

Әйләнеп кайткач белде Шәйхулла: айгырны чынлап та сугышка алганнар икән; кайларга китеп, ничек гаеп булгандыр ул, моны белүче юк иде. (Р.Н.)

1.

Прямоугольник 80Прямоугольник 85Прямоугольник 78Прямоугольник 79Прямая соединительная линия 81Прямая соединительная линия 82Прямая соединительная линия 83Прямая соединительная линия 84Прямая соединительная линия 86А)


Прямоугольник 77Прямая соединительная линия 76Прямая соединительная линия 75




2.Прямоугольник 74

Прямая соединительная линия 72Прямая соединительная линия 73

Прямоугольник 71Прямоугольник 69Прямая соединительная линия 70

Прямая соединительная линия 68Прямая соединительная линия 67


Прямоугольник 59Прямоугольник 60Прямоугольник 61Прямая соединительная линия 62Прямая соединительная линия 63Прямая соединительная линия 64Прямая соединительная линия 65Прямоугольник 663.

Прямая соединительная линия 58Прямая соединительная линия 57

4.

Прямоугольник 56Прямоугольник 54Прямая соединительная линия 55

Прямоугольник 52Прямая соединительная линия 53Прямоугольник 51Прямая соединительная линия 50Прямая соединительная линия 49

Прямая соединительная линия 48Прямая соединительная линия 47




6. Ай батты исә, көн туа,

Көн батты исә, ай туа,

Прямоугольник 46Прямоугольник 45Прямоугольник 44Көн артыннан көн туа. (Мәкаль) җөмләсенең схемасын билгеләгез:

1Прямая соединительная линия 41Прямая соединительная линия 42Прямая соединительная линия 43)



2Прямоугольник 40Прямоугольник 35Прямоугольник 33Прямоугольник 38Прямоугольник 32Прямая соединительная линия 34Прямая соединительная линия 36Прямая соединительная линия 37Прямая соединительная линия 39)


Прямоугольник 31

3Прямая соединительная линия 29Прямая соединительная линия 30)


Прямоугольник 27Прямоугольник 28

Прямая соединительная линия 25Прямая соединительная линия 26

Прямоугольник 23Прямоугольник 24



7. Тел әйткәнне колак ишетмәсә дә, мин аның артыннан вата-җимерә әйтеп бара башладым. (М.Гафури) Бу җөмләнең схемасы:

Прямоугольник 18Прямоугольник 19Прямоугольник 20Прямая соединительная линия 21Прямая соединительная линия 22а) б) в)

Прямоугольник 12Прямоугольник 15Прямоугольник 14Прямоугольник 13Прямая соединительная линия 16Прямая соединительная линия 17

Прямоугольник 8Прямая соединительная линия 9Прямая соединительная линия 10Прямая соединительная линия 11

Прямоугольник 7


8.Иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч җөмләләр кушма җөмләнең

1) мәгънә ягыннан төрләре,

2) төзелеше ягыннан төрләре.

9. Синтетик бәйләүче чараларга керми:

1) килеш кушымчалары, фигыль формалары;

2) бәйлек һәм бәйлек сүзләр;

3) мөнәсәбәтле сүзләр;

4) янәшә тору.

10. Җөмләдәге хәбәрлекләрнең чикләре дөрес билгеләнгән вариантны күрсәтегез.

А) (1) Иртә белән өй түбәләрен, каралты башларын, урамнарны агартып ап-ак кырау төшә, (2) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (3) ләкин, (4) көн урталары якынайдымы, (3) аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (5) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)


Ә) (1) Иртә белән өй түбәләрен, каралты башларын, урамнарны агартып ап-ак кырау төшә, (2) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (3) ләкин, көн урталары якынайдымы, аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (4) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)


Б) (1) Иртә белән өй түбәләрен, (2) каралты башларын, (3) урамнарны агартып ап-ак кырау төшә, (4) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (5) ләкин, көн урталары якынайдымы, (6) аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (7) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)


В) (1) Иртә белән өй түбәләрен, каралты башларын, урамнарны агартып ап-ак кырау төшә, (2) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (3) ләкин, (4) көн урталары якынайдымы, (5) аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (6) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)

IV.Өй эше.

Үзегез сайлап алган тексттан катнаш кушма җөмләләрне билгеләгез.

Катнаш кушма җөмлә үзенчәлекләре” темасына иҗади эш.


14 нче дәрес.

Катнаш кушма җөмлә.

I.Белемнәрне барлау.

Берничә баш җөмлә янында бер яки аннан артык иярчен җөмлә килеп компонентларны бәйләүдә тезүле бәйләнеш тә ияртүле бәйләнеш тә катнашса, андый төзелмә катнаш кушма җөмлә дип атала.


    1. Имтиханнар тәмамлангач, 2) укучылар теплоходта Идел буйлап сәяхәткә чыктылар һәм 3) шунда алар иртәнге табигатьнең матурлыгына таң калдылар.

( . . . гач) , (. . .) һәм (. . .)

Беренче җөмлә-баш җөмлә, аңа тезүче теркәгеч белән (тезү юлы белән) өченче җөмлә бәйләнгән. Бу – катнаш кушма җөмлә.

II.Катнаш кушма җөмләне тикшерү. (схема буенча)


III.Актуальләштерү.

Җөмләгә синтаксис анализ ясарга.

Төркемнәрдә эш.

      1. Әлфирә аны үзе эшли торган госпиталь врачларына күрсәтеп карады, ләкин файдасы тимәде. (Х.К.)

      2. Кул чабу һичкемнең хәтеренә килмәде, алар музыканың, җырның туктаганын музыкантлар чыгып киткәч кенә аңлый алдылар. (Г.И.) Җөмләләрдә тыныш билгеләрен куярга, схемасын төзергә.

      3. Таң атып килгәндә ниндидер күпер күренде аннары кургаш тасма кебек елга да ялтырады. (Х.К.)

      4. Текстны укыгыз һәм биремнәрне эшләгез. Автор әйтергә теләгән төп фикерне билгеләгез. Әниләрнең бала язмышындагы, тормышындагы урыны турында күңелегездәге хисләр, фикерләр белән уртаклашыгыз.

    1. Текстка исем бирегез.

    2. Тексттан катнаш кушма җөмләләрне табыгыз.


Әниләр – гаҗәеп әйбәт кешеләр


Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы – токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, анда ревматизм авыруы башланган иде. Өйдә улыма ак булка эләкми дип уйласа, ананың тамагыннан аш үтми, шуңа күрә ул чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

Равил, мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булып эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнкәсенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк, бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар!

Равилне быел армиягә алдылар, ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза.

Әни, туган авыл, туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган – үскән җир – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар. Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып үскән илләрен сагынып кайталар. Равил дә типсә тимер өзәрлек егет булып кайтыр. Әмма әнисе өчен ул барыбер бала булып калыр һәм ул аның өчен нәкъ бала чагындагыча борчылып яшәр.

-Их улым,- дияр ул күңеленнән,- син утызга, кырыкка җитсәң дә, барыбер миңа бала бит. Сабый чагыңдагы кебек, синең өчен борчылып, синең куанычың белән куанып, синең хәсрәтең белән хәсрәтләнеп яшим мин,-дияр.

Әниләр шундый гаҗәеп әйбәт кешеләр инде алар...

(И.Гази)

      1. Өй эше: “Тыныш билгеләр югалса . . “ инша язарга.

15 нче дәрес.

Пунктуация.

I.“Тыныш билгеләр иленә сәяхәт”

Укучыларның язмаларын тыңлау. Иң кызык иншаны билгеләү.

II.Төркемнәрдә эш. (4 төркем)

Тиешле тыныш билгеләрен, күп нокталар урынына төшереп калдырылган хәрефләрне куеп һәм җәяләрне ачып, текстларны языгыз.

Орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрне исегезгә төшерегез.

Текст нәрсә турында?

Авторның әйтәсе килгән фикере нинди?


1. К..ннар турында әкият


Ка...ннар шаула...ына карап торганыгыз бармы сезнең? Карагыз әле әнә нәзек билле ка...н яш...ләрен күрәсезме? Алар бар(ы)сы (да) ко...шка караган. Ко...ш ка...ннарның яшә... чыганагы х...ялы. Әмм... алар бу х...ялларына бер...акыт(та) да ирешә алма...чаклар юк. Ка...ннар моны үзләре (дә) беләләр. Беләләр шуңа күрә (дә) үз мә...ә...әтләрен ка...ннар арасыннан ...злиләр.

Күрәсезме әнә бер ка...нның туры з...фа булып үсеп килгән кә...сәсе кинәт бер як читкә та...пылыбрак киткән. Әйе ул нәк... шушы урында ...нәшәсендәге ка...н сыл...ына гашыйк булган. Күрәсезме? Ләкин ка...н кызы горур зат икән сер бирмичә ...аман туп-туры үсә барган. Җаны (да) бар икән бер колач ара ме...гәч ул ка...н егете ягына а...ышкан һәм аларның беләкләре беләккә кагылган чәчләре чәчкә үрелгән моңнары ша...лары а...аздаш булган... Алар шулк...дәр бәхетле бәхетле!

Өч...нче бер ка...н бик карт ка...н бөк(ер)әеп зәг...ф...ләнеп беткән бер кулбашы бөт...нләй (дә) аска салынып төшкән. Янын(да) гына мә...ә...әте (дә) бар икән. Ул шундый ук карт әмм... ак с...лулыгын горурлыгын югалтмаган. Менә кем өч...н саргаеп яши икән безнең каеныбыз! Горур мә...ә...әт каршында башын игән карт агач миңа кызганыч т...елды.

Мин булсам сер бирмичә башны югары күтәреп мәг...р...р яшәр идем. Шулай яшәгәндә генә сөйгән ярлар үз итә шулай яшәгәндә генә сине матур язмыш көтә!

Табиг...т... менә шундый әкият сөйләде миңа.

(Г.Гыйльманов)


2. Ак төнбоек


Төннең иң кыска вакыты. Без печә...гә төштек.Менә (бер)заман, күңелле елма...п ко...ш күтәрелә.Сәг...т... биш (тә) тула. Шунда яшел чәчәк тө...мәләре сүз ку...шкандай бердәм ачылып киә. Ачылган бере ак йолд...з булып кабына.

Ак төнбоек! Табигать бу чаклы (да) матурлыкны тудырыр пак...лек-сафлыкны иҗат итәр икән дип, он...т...лып карыйбыз сокланып туя алмыйбыз.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лал... исемле (дә) ул. Су (гөл)чәчәге ул. Хәтт... нимфея (дә). Берсеннән-берсе матур исемнәр!

Соңгысы боры...гы греклардан чыккан сүз. Имеш, бер сылу нимфа ак төнбоекка әйләнгән. Легенда инде бу! Тик аның легендага керүенә г...җәпләнер урын юк (шул) чаклы гүзәл чәчәккә боры...гылар (да) сокла...мый булдыра алмаганнар.

Һәр чәчәк уртасында бер кояш! Әйтерсең (лә) күктәге якты кояш белән игезәк. Шул сары “кояш”ларын күркәм турсайтып алар көннәр буе кояштан күз алмый.

Кичке биштә янә су төб...нә иңәләр. ...лек дүрт кас... яфракларын төреп ябарлар аннары гына әйләнеп (тә) тулганып (та) бата башларлар. Ә хәзергә су өст... бәйрәм көне күк! Якыннарында – сары төнбоеклар. Болары су өстенә дә кагылмый чак кына өскә күтәрелеп торалар гүя шулай калкынып нидер көтәләр.

(Г. Хәсәнов)



3. Үсә торган кеше


Бер кеше үсәргә маташып азаплана. ...гыла (да) тора ...гыла (да) тора ...ламый. Бер читтә ...скәмиядә аның ап-ак чәчле түгәрәк сакаллы бабасы утыра. Мы...к астыннан гына ...лмаеп он...гын күзәтә. Егылса (да) исе китми торып басса (да) бер сүз әйтми. Малайга рә...әт. Бөт...н дөн...я аныкы. Әнә салпы колаклы, кәкре аяклы сары эт иснәнә-иснәнә бакчага килеп керде. Керде (дә) туктады. Як-ягына каранды. Малайга шул гына кирәк иде. Шатлыклы а...азлар чыгарып ...гыла-тора эткә таба тәпиләде. Эт карт иде дөн...я күргән эт иде. Малай аның янына ук килеп җитсә (дә) к...мшанмады (да). Ул аны бөт...нләй күрми дә иде бугай. Малай шатланып нидер б...тылдый-б...тылдый эткә үрелде. Эт исә кисәк кенә бор...лды (да) ю...рта-ю...рта бакчадан чыгып китте.

Әллә этнең кинәт кузгал...ы ярамады әллә җил ныграк исеп куйды малай шап итеп җиргә утырды һәм дөн...я бетереп елап җибәрде. Әмма а...ыртудан түгел ела...ы егылып өйрәнгән инде ул.

Бабасы ашыкмый гына урыныннан торды он...гы янына килде. Үзе салмак кына сөйләнде

Дөн...я шулай шул ул балам үзең егылсаң еламыйсың (да) а...ыртуга (да) түзәсең. Үзәккә үткәне үз иткәнеңнең сине кире каг...ы.

Бабасы сүзләренең мәг...нәсен он...гы аңламый иде әле билгеле. Күтәреп алуга ук ни өчен елаганын дә он...тып яш...кә чыланган керфекләре аша кояштай балкып елмайды бабайлар кулы җылы була шул ул рәхәт аңа.

(Р.Хафизова)






4. Боз астындагы җыр.


Бу ...әл кыш көн... булды. Шулай (бер)көнн... күл бу...лап чаң...ыда йөргәндә чаң...ыларым җырлап җибәрмәсеннәрме? Са...рар кошларың бер читтә торс...н. Ә тирә-юн...(дә) ап-ак кар үзәккә үтәрлек салкын.

Урман (да) күл (дә) тып-тын. А...ылда әтәчләр булып әтәчләр шым булган. Ә чаң...ыларым җырлапмы-җырлый. Күңелемә шик төшә башлады. Агачка җан өрмәгән бит. Кемдер боз астында нәк... минем аяк астында чүт-чүт өзд...рә.

Бер-бер нәрсә ачыклый алмаммы дип бозга яттым (да) кара...п торган ярыкка башымны суздым. Ә теге тылсымлы та...ыш инде якынрак ишетелә. Кош булып балыклар сайрамыйдыр л...баса! Күл төб...ндә челтер-челтер гөрләвек агып ята(мы) икән әллә?

Чаң...ыларым белән бозга бәргән идем- җыр т...нды. Тавыш-тынсыз гына көт...п торгач җыр кабат яң...ырады. Тагын бар к...чемә чаң...ыларым белән бозга бәр...ем булды караеп торган ярыктан бер кош очып чыкты да миңа карап өч тапкыр башын иде.

Исән(ме) боз асты җырчысы дип мин (дә) кош...ыкны сәл...мләдем. Кош...ык җа...ап итеп әлеге таныш җырын сузды.

Ә мин сине беләм бит дидем мин аны та...ышыннан танып. Су чыпчыгы бит син.

Су чыпчыгы миңа җа...ап кайтарып тормады боз астына кереп китте (дә) янә са...рый башлады. Боз астында җил (дә) салкын (да) юк. Нигә җырламаска ди су чыпчыгына?!

(Н Сладков)


III. Дөрес җавапларны билгеләгез. (тест)

1. Күп нокта урынына нинди тыныш билгесе куела: Менә минем актык сүзем шул... мин, Галия риза булмаса, Вәлиевләргә бирмим. (Г.Исхакый)

1) ике нокта;

2) сызык;

3) өтер;

4) күпнокта.

2. Җөмләгә кирәкле тыныш билгеләрен куегыз.

Чаршау булгач рәхәт ичмаса кирәкмәгәндә күтәрелеп тора кеше-фәлән килсә кирәге чыкса мич буеннан стенагача тартып куясың түр як үзенә мич алды хатыннар ягы үзенә аерыла (Г.И.)

3. Мин аны күптән беләм дип тавыш куптарды сатучы (А.Ш.) җөмләсендә дип бәйлек сүзеннән соң нинди тыныш билгесе куелуын аңлатыгыз.

А) өтер куела, чөнки ...

Ә) тыныш билгесе куелмый, чөнки ...

Б) сызык куела чөнки, ...

В) ике нокта куела, чөнки ...

4. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләп килгән ялгызак мөнәсәбәтле сүз беренче хәбәрлектә урын алса, ике арага нинди тыныш билгесе куела?

А) тыныш билгесе куелмый

Ә) өтер куела

Б) ике нокта куела

В) сызык куела

Г) төрле очракта төрле тыныш билгесе куела.

5. Пауза ярдәмендә бәйләнгән аналитик иярченле кушма җөмләдә хәбәрлекләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

А) өтер куела ...

Ә) тыныш билгесе куелмый

Б) сызык куела

В) ике нокта куела

6 . Кайсы раслау дөрес?

А) Җөмләдә модаль кисәкләр һәрвакыт тыныш билгесе белән аерылалар.

Ә) Җөмләдә модаль кисәкләр кайвакыт тыныш билгесе белән аерылалар.

Б) Җөмләдә модаль кисәкләр һәрвакыт өтер белән аерылалар.

В) Җөмләдә модаль кисәкләр һәрвакыт өндәү белән аерылалар.

7Прямоугольник 5Прямоугольник 4. Катна кушма җөмләне табыгыз:

1. Офык киңәйгән саен, сүз күбәя, сөйләшүләр кызыграк була бара. (А.Гыйләҗев);

2. Ир кеше. Калын гына киемнән булуга карамастан, җитез генә ияргә күтәрелде, өзәнгеләрне рәтләде. (И.Сәләхов)

3. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (Г.Тукай)

8.Пауза ярдәмендә бәйләнгән аналитик иярченле кушма җөмләдә хәбәрлекләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

А) өтер куела ...

Ә) тыныш билгесе куелмый

Б) сызык куела

В) ике нокта куела

Прямая соединительная линия 39. Шигъри юллардагы хәбәрлекләрнең санын билгеләгез.

Кызның сынын ясады бер оста,

Ә кыз эчтән көлде, масайды:

Җан өрсәң дә, оста, син ташка

Таш — таш инде, тере мин башка (Р.Ф.)

А) өч хәбәрлек

Ә) дүрт хәбәрлек

Б) биш хәбәрлек

В) алты хәбәрлек


V. Өй эше. “Синтаксисны белү нәрсәгә кирәк? ” Инша языгыз.





16 нчы дәрес

Йомгаклау.

Максат: укучыларның белемнәрен барлау, татар теле дәресләрендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклекне ачыклау. “Кызыклы синтаксис” курсының әһәмиятен ачыклау.

      1. Белемнәрне гомумиләштерү.

  1. Укучыларның чыгышын тыңлау.

  2. Җаваплар хәзерләргә.


  • Минем өчен иң авыр тема.

  • Миңа нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

  • Кызыклы синтаксис” кызыклымы?

      1. Татар теленең төрле бүлекләрендә”


Укучыларның үзләре сайлаган бүлекләр буенча белемнәрен тикшерү. (фонетика, лексикология, морфология, синтаксис буенча тест)





Файдаланылган әдәбият

    1. Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан, 1972.

    2. Галлямов Ф. Синтаксик һәм пунктуацион анализ. Мәгариф. – 2004. - № 2, № 5, № 7.

    3. Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле. 10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2006.

    4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2008.

    5. Сафиуллина Ф.С., Набиуллина Г.А. Татар теленнән тестлар. Синтаксис. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

    6. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория. Күнегүләр. Тестлар. – Казан: Мәгариф, 2006.

    7. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Тат.кит.нәш., 2005.


Краткое описание документа:

“Синтаксис нигезләре” дип аталган электив курс программасы – хәзерге мәктәп курсының яңа моделе. 18 сәгатькә исәпләнгән бу курс 9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә җөмлә кисәкләрен, җөмлә төрләрен тирәнтен өйрәнүне күздә тота.

Бу курс укучыларга гуманитар профильгә юнәлеш бирә һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү курсы булып тора. Ул укучыларны урта мәктәп программасына кертелгән теоретик материалларны кабатлау, ДЙА кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштуга юнәлтелгән.

Программа үз эченә ала:

* теоретик материал;

* практик характердагы сораулар һәм биремнәр;

* кызыклы сораулар һәм биремнәр.

Автор
Дата добавления 04.03.2015
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров750
Номер материала 421487
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх