Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭлективный курс по татарскому языку 9класс

Элективный курс по татарскому языку 9класс

Скачать материал


Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

Мөслим урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе







Каралды

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Файзрахманова Г.Ф.

Беркетмә №1 “___” ______ 2015ел.


Килешенде

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Л.Н.Сафиуллина

___” ____ 2015ел.


Расланды

Директор: _________Г.Ш.Абдуллина.


___” _____ 2015ел.












Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фазулова Гөлнара Илдус кызының


9НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН “БРТ - БИШКӘ”АВТОРЛЫК ФАКУЛЬТАТИВ КУРС ПРОГРАММАСЫ












2015

Курсның эчтәлегенә бәяләмә – рецензия
      «БРТ-бишкә» аввторлык курсы программасы  тел белеменең барлык тармакларын үз эченә алган. 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен каралган, 9нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә урта сыйныфларда өйрәнелгән материалны тирәнтен үзләштерү күздә тотыла. Эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән. Тел белеме бүлекләренең кыен очракларына игътибар бирелгән. Сүзләргә фонетик, лексик, морфологик анализ ясау тәртибе; сүз төзелеше һәм ясалышы; ситаксис һәм пунктуациягә дә урын бирелгән. Алган белемнәрне ныгыту һәм эзлеклелеккә салырга,   аны гамәли куллана алу мөмкинчелеген арттырырга җирлек тудырылган.
Орфографик, орфоэпик  таләпләр үтәлеше дә язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә ныгыту күздә тотылган. Ә бүгенге көндә тирән белемле һәм грамоталы укучы – конкурентлыкка омтылучыларның берсе булып тора. Татар теле әдәби тел, камил тел булуын укучылар төшенә, аңлый. Бу курс телне тагын да чарларга, камилләштетергә омтылыш тудыра.

Бу курс укучыларга гуманитар профильгә юнәлеш бирә һәм бердәм республика тестына әзерләү курсы булып тора. Ул укучыларны мәктәп программасына кертелгән теоретик материалларны кабатлау, бердәм республика тесты кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштыруга юнәлтелгән.



     Укучы үз телен камил белгән очракта гына башка тел грамматикасын ныклап өйрәнүгә мөмкинчелек туа. Бу курс татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә, укучы балаларда милли үзаң формалаштырырга, телнең үзенчәлекле якларын тирәнрәк үзләштерергә, имтиханнарны уңышлы бирергә ярдәм итәр.
                                               
                      Методик берләшмә җитәкчесе: югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Г.Ф.Фәйзрахманова








Аңлатма язуы

Республикабыз мәктәпләрендә белем алган һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәр укучы татар теленнән имтиханны бердәм республика тесты (БРТ) формасында тапшырырга тиеш була. Ә бу үз чиратында ныклы әзерлек таләп итә. Үзәктә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Менә монда татар теленнән оештырылган курсның әһәмияте искиткеч зур. Бу курслар – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, белемнәрне тирәнәйтергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

БРТ - бишкә” дип аталган авторлык курс программасы – хәзерге мәктәп курсының яңа моделе. 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен каралган, 9нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә урта сыйныфларда өйрәнелгән материалны тирәнтен үзләштерү күздә тотыла.

Бу курс укучыларга гуманитар профильгә юнәлеш бирә һәм бердәм республика тестына әзерләү курсы булып тора. Ул укучыларны мәктәп программасына кертелгән теоретик материалларны кабатлау, бердәм республика тесты кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштыруга юнәлтелгән.

Курсның төп максаты:

- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү барышында бердәм республика тестына әзерләү.
Бурычлар:

-фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, грамматика буенча алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту;

- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү, текстка өлешчә лингвистик анализ ясау күнекмәләре булдыру;

- язма һәм сөйләм телен камилләштерү; телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү.

Тәкъдим ителгән күнегүләр һәм биремнәр системасы укучыларның төп грамматик һәм синтаксик берәмлекләрне стилистик яктан куллану үзенчәлекләре турындагы белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатыннан алынды.

Биремнәр дифференциаль (җиңелдән – авырга), татар теленнән урта мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау, системага салу өчен әһәмиятле булып тора. Дәресләрдә бергәләп эшләү белән индивидуальлекне дә дөрес чиратлаштырырга кирәк.



Программаның эчтәлеге

I Кереш. Электив курсның максатын, бурычларын әйтү, эчтәлеге белән таныштыру.Татар теленнән бердәм республика тесты турында мәгълүмат бирү, биремнәргә күзәтү ясау. (1 сәгать)

II Фонетика. Тартык һәм сузык авазлар. Авазлар һәм хәрефләр. Сингармонизм законы, аның төрләрен аерырга өйрәнү. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Иҗек турында искә төшерү, сүз басымын дөрес билгеләү, интонация турында мәгълүматлы булу. (2сәгать)

III Графика, орфография. Орфоэпия, графика, орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, орфографиянең принципларын искә төшерү.(2 сәгать)

IV Морфология. Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен искә төшерү (3 сәгать)

V Синтаксис. Төп синтаксик берәмлекләр:сүзтезмә, җөмлә, текст. Сүз, тезмә сүз һәм сүзтезмәләрнең аерымлыгы. Сүзтезмәләрнең грамматик мәгънәсе. Сүзтезмәнең төзелеше. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Синтаксисның өйрәнү объекты. Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Гади җөмлә. Җөмлә төрләре. Бер составлы, ике составлы, тулы, ким, бер составлы фигыль һәм исем җөмләләр. Иярчен кисәкләрнең әһәмияте. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар, гомумиләштерүче сүзләр. Кушма җөмлә төрләре. Җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту. (4 сәгать)


VI Текст буенча эш, текстка лингвистик анализ ясау үзенчәлекләре белән таныштыру, кыска изложение язарга өйрәнү (4 сәгать)

VII Йомгаклау. Өйрәнгәннәрне тикшерү максатыннан имтихан биремнәре эшләп карау (1 сәгать).

Укучылар үзләштерергә тиешле тел осталыклары һәм күнекмәләр:

- татар тел гыйлеме буенча алган белемнәрне дөрес куллану, грамматик кагыйдәләрне белү;

- текстка лингвистик анализ ясый белү;

- тиешле тыныш билгеләрен кую һәм аларны дәлилләү;

- сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу;

- укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру.

- сүзлек составындагы татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;

- сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату;

- сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен аера белү; сүзләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләренә ия булу; сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес һәм урынлы куллану;

- синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чаралары үзләштерү; сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу; гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү максатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боерык җөмләләрне), шулай ук тойгылы җөмләне белү, аларны дөрес интонация белән укый (әйтә) алу; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләрне, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу; тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен, иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең компонентлары арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, җөмләләрне дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу, катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү һәм дөрес интонация белән укый белү; туры һәм кыек сөйләмгә хас интонация һәм тыныш билгеләрен үзләштерү; җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан аера алу; җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү;

- тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуына төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу; җөмлә ахырында, кушма җөмлә, катлаулы төзелмә өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу; җөмлә кисәкләре арасында (ия һәм хәбәр арасында – сызык), җөмләнең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасындагы язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исемнәрен белдерү, я гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүзләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә куллана белү; шулай ук күп нотаның ролен (текст яки абзац башында – дәвамы булуын, текст эчендә – төшереп калдырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау; шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган “кызыл юл”ның ролен аңлата алу.

- имтихан кагыйдәре һәм татар теленнән БРТ тапшырудагы үзенчәлекләрне белү, гамәли үзләштерү;

- тәкъдим ителгән текстка карата үз фикерен анык белдереп, әдәби-иҗади инша язарга өйрәнү;


Курсның метод һәм алымнары:

1. Мәгълүмати алымнар: әңгәмә, таблицалар , схемалар куллану.

2. Хисләргә тәэсир итү методлары: картиналар, репродукцияләр куллану, иҗади конкурслар оештыру.

3. Практик дәресләр: проектлар төзү, мөстәкыйль эшләр.

4. Лингвистик анализ.

Көтелгән нәтиҗәләр:

а) тел күренешләрен анализлый, төркемли белү;

ә) тел берәмлекләрен төгәл сайлый, дөрес файдалана белү;

б) төрле функциональ стильгә һәм функциональ - мәгънәви сөйләм төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясый белү;

в) максатка яраклаштырып, үз сөйләмен оештыра белү;

г) сөйләмен үзлектән тикшерә белү.



Укучыларның белемнәрен бәяләү:

Бу курс программасында укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла. Тестлар ике бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары һәм гамәли тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде. Һәр укучыга, эшен бәяләү өчен, папка-портфолио ачылды. Бөтен тест нәтиҗәләре шунда тупланып барылды. Эшнең нәтиҗәсе укучыларның бердәм республика тестын уңышлы бирү булды.

Куллану масштабы: аерым педагог һәм белем бирү учреңдениесе дәрәҗәсендә укыту процессында коллектив укыту системасында кулланырга мөмкин.

Кушымтада дәрес үрнәкләре тәкъдим ителә. Алардагы биремнәр логик эзлеклелектә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Тематик план

Курс темаларының исеме

сәг.

Формасы һәм методлары

Контроль формасы

Дата

I Кереш (1 сәг).

план

факт

1

Электив курсның максаты, бурычлары, эчтәлеге. Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе.

1

Укытучы чыгышы

Әңгәмә


Сорауларга җавап

Тест чишү




II Фонетика (2 сәг).



2

Тартык һәм сузык авазлар. Авазлар һәм хәрефләр. Сингармонизм законы, аның төрләре.

1

Карточкалар белән эш, анализ

Таблица төзү

Әңгәмә

Тест



3

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Иҗек, сүз басымы. Интонация.

1

Әңгәмә т

Төркемнәрдә эшләү

Карточкалар буенча эш

Схемалар төзү Мөстәкыйль эш

Тест чишү

Фонетик анализ



III Графика, орфография. (2сәг)



4

Орфоэпия, графика, орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Укытучы чыгышы

Лекция

Карточкалар белән эшләү

.

Практикум

Тест чишү




5

Орфографиянең принциплары

1

Таблица – схема төзү


Тест эшләү





IV Морфология (3сәг)



6

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре

1

Укучылар чыгышы

Терәк схемалар төзү


График диктант

Иҗади эш “Табигатьнең серле бүләге”



7

Практик дәрес

1

Практикум.

Төркемнәрдә эшләү

Тест чишү

Морфологик анализ



8

Морфологик анализ

1

Практикум

Тест

Анализ



V Синтаксис (4 сәг)



9

Төп синтаксик берәмлекләр:сүзтезмә, җөмлә, текст. Сүз, тезмә сүз һәм сүзтезмәләрнең аерымлыгы. Сүзтезмәләрнең грамматик мәгънәсе. Сүзтезмәнең төзелеше. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш.

1

Укучылар чыгышы Төркемнәрдә эш

БСҮ сочинение

Бер-береңә контроль



10

Синтаксисның өйрәнү объекты. Хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Гади җөмлә. Җөмлә төрләре. Бер составлы, ике составлы, тулы, ким, бер составлы фигыль һәм исем җөмләләр.

1

Таблица

Әңгәмә

Төркемнәрдә эш

Тест чишү

Анализ ясау



11

Иярчен кисәкләрнең әһәмияте. Җөмләдә иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Тиңдәш кисәкләр янында бәйләүче чаралар, гомумиләштерүче сүзләр.

1

Практик эш

БСҮ

Сорау-җавап

Сочинение



12

Кушма җөмлә төрләре. Җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.


Карточка буенча эш

График төзү



VI Текст буенча эш, текстка лингвистик анализ(4 сәг)



13

Кыска изложение язарга өйрәнү

1

Төркемнәрдә эш

Текст буенча эш

Сорау-җавап



14


Кыска изложение язарга өйрәнү

1

Текст буенча эш

Изложение язу Белемнәрне барлау



15

Текстка лингвистик анализ

1

Текст буенча эш

Эзләнү-тикшеренү

Төркемнәрдә эш

Анализ, проект яклау



16

Текстка лингвистик анализ.

1

Төркемнәрдә эш

Анализ, проект яклау



VII Йомгаклау



17

Йомгаклау.

1

Тест

Сорау-җавап.

Белемнәрне барлау

Курсның әһәмиятен ачыклау.





Әдәбият исемлеге

Укучылар өчен:

    1. Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле. 10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2006.

    2. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория. Күнегүләр. Тестлар. – Казан: Мәгариф, 2006.

    3. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Тат.кит.нәш., 2005

    4. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.

    5. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.

    6. Сафиуллина Ф.С., Набиуллина Г.А. Татар теленнән тестлар. Синтаксис. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

Укытучылар өчен:

1. Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан, 1972.

2. Галлямов Ф. Синтаксик һәм пунктуацион анализ. Мәгариф. – 2004. - № 2, № 5, № 7.

3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2008.

  1. Татар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең IX сыйныф укучыларына 2013нче елда татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе уздыру өчен контроль бәяләү материалларының күрсәтмә варианты.

  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

  3. Гыйззәтуллина Р.Р. “Синтаксис нигезләре” электив курс, 2012

















Кушымта №1

Дәрес үрнәкләре

Дәрес №1

Беренче дәрестә электив курсның исеме, максаты, бурычлары, эчтәлеге белән таныштырыла. Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыруның кирәклеге әйтелә, үзенчәлекләре турында сөйләнелә. Шуннан соң укучыларның белемнәрен тикшереп карау, күбрәк кайсы теманы тирәнрәк өйрәнергә кирәклеген ачыклау максатыннан кечкенә генә тест биремнәре үтәргә мөмкин.

1. Текстны игътибар белән укыгыз. Исем бирегез. Текстта сүз нәрсә турында?

1)Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. 2) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. 3) Өйдә тәмле аш исе килә. 4) Синең киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыелып куелган. 5) Сиңа рәхәт-рәхәт.

6)Син шул вакытта үзең дә сизмәстән “әни” дип әйтәсең. 7) Нигә? 8) Чөнки бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык туа, һәм ул менә хәзер“әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. 9) Аның йөзе елмайды, күзләре ялтырап китте. 10) Нигә? 11) Чөнки “әни” дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. 12) Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.13) Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын котлады.

14) Әни! 15) Нинди зур сүз бу!

16) Кеше үз гомерендә ул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? 17) Әйткән саен сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.18) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. 19) Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. 20) Әйе, күрә. 21) Чөнки әни дигән сүз үзе йөрәктә туа. 22) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. 23) Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

(Нәби Дәүли)

  1. Укылган текст буенча җаваплар языгыз.

  1. 1, 9, 13 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне языгыз.

  2. 1, 2, 8, 9, 11 нче җөмләләрдән әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне языгыз.

  3. Текстан ясалма сүзләрне табып языгыз.

  4. 11-13 нче җөмләләрнең кайсында сыйфатларның артыклык дәрәҗәсе күзәтелә?

  5. 11, 16, 17, 18 җөмләләрдән [гъ] авазы кергән сүзләрне табып языгыз.

  6. 9, 17, 21 нче җөмләләрдән уңай ассимиляциянең беренче төре күзәтелгән сүзләрне табыгыз.

  7. 8, 4 нче җөмләләрдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзләрне табыгыз.

  8. 8, 9 нчы җөмләләрдән кире ассимиляция күзәтелгән сүзләрне табыгыз.

  9. 1, 8, 16, 18 нче җөмләләрдәге алмашлыкларның төрен билгеләгез.

  10. 1, 18, 19 җөмләләрдән төшем килешендәге исемнәрне язып алыгыз.

  11. 6, 13. 21 нче җөмләләрдән үз алмашлыгы аергыч булып килгән җөмләне билгеләгез.

13, 18 нче җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча булган сүзләрне табыгы

Дәрес №2

ема: Фонетик1 нче бирем. Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлегез.

Балалар, күбәләк, балыкчылар, түземсезлек, уналтынчы, күтәренке, яшьлек, яшелчә, мәсьәлә, мәсәлән, дөнья, кулъюгыч, кулында, тәэсир, үзешчән, үзенчә.

2 нче бирем. Бирелгән сүзләргә транскрипция ясарга. Яңа, янә, юка, юкә, эш, мәсәлән, колын, мәсьәлә, ядкарь, яткыр, кәгазь, алмаз, тәэмин, элмәк, игълан, суган, якынаю, ерагаю, кыйммәт, кайнар, сөлге.

3 нче бирем. Тиешле хәрефләрне куеп язарга.

бор...л...ш

г..наһ

терек..м...ш

мө...мин

...лемент

мәс...әлә

вәг...зь

шиг...рият

шөг...ль

тәк...дим



4 нче бирем.

Кыр казы

1)Беркөнне мин күл буена төшеп, үскән камышлар арасыннан барганда, “кыйгык... кыйгак...” дигән каз тавышын ишеттем.

2)Камышлар аша суга кергәч, бер кыр казын күреп гаҗәпләндем. 3)Камыш арасында, бер канаты белән генә очарга тырыша-тырыша, кыр казы талпына иде. 4)Мине күргәч, ул бик курыкты бугай: тагын да ныграк талпына башлады. 6)Ләкин минем аны тотарга көчем җитте. (М.Гафури)

  1. Беренче җөмләдән тел алды тартыклары к,г кергән сүзләрне күчереп языгыз.

  2. Икенче җөмләдәге гаҗәпләндем сүзенә фонетик анализ ясарга.

  3. Тексттан кече тел къ,гъ тартыклары кергән сүзләрне күчереп языгыз.

  4. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кайсы җөмләдә бирелгән?

  5. 1 нче җөмләдәге сүзләрнең басымнарын билгеләргә.

Тест

1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

а) 33;

ә) 38;

б) 40.

2. Алфавит нәрсә ул?

а) авазлар һәм хәрефләр;

ә) язудагы барлык хәрефләр;

б) хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә бер – бер артлы урнашуы.

3. Сузык авазлар ничә хәреф белән белдерелә?

а) 9;

ә) 12;

б) 13.

4. ь хәрефе кайсы очракта аеару билгесе булып килә?

а) рус теленнән крегән сүзләрдә;

ә) алдагы иҗекләрнең нечкәлеген белдергәндә;

б) кушма сүзләрдә тамыр я, ю, е хәрефләренә башланса.

5. Күп нокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

Ма... май, тә...мин, тә...сир.

а) өчесендә дә к хәрефе;

ә) к, э, ә хәрефләре;

б) өчесендә дә э хәрефе.

6. Сүзләрдә ни өчен ь хәрефе языла?

Кәгазь, шагыйрь, канәгать.

а) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;

ә) алдагы тратыкның нечкәлеген белдерү өчен;

б) сүзләрне аеру өчен.

7. Сүз басымы кайсы очракта беренче иҗеккә төшә?

а) кайта, эшлибез, русча, матур, килермен, баргач;

ә) эшләгез, утырыгыз, атла, байтак, һаман;

б) барсыннар, алдылармы, көчлесең, татарча;

в) кайсы, барлык, никадәр, барча, ләкин, бары, чөнки, гаять.

8. Аваз саны белән хәреф саны кайсы очракта туры килә?

а) дикъкать, гыйльми, гыйшык, гыйбрәтле, гыйззәтле;

ә) җиләк, яшьлек, күзлек, тәрәзә, кулъяулык;

б) дию, егерме, яңалык, юрган, елмаю, яктылык.

9. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтегез.

а) бодай, әни, ата- ана, гөлҗимеш, Мәрьям, үзсүзле, берөзлексез;

ә) Миңсылу, бераздан, дөнья, төнозын, һәрвакыт, ир – ат.

10. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?

а) язылышка карап;

ә) әйтелешкә карап;

б) язылышка һәм әйтелешкә карап.



Дәрес №3

Тема: Сөйләмдә аваз үзгәрешләре

1. Орфографик минут. (1 укучы тактага яза, калганнар урыннарда).

А) Мәхәббәт, элгеч, яшьлек, мәһабәт, көнбатыш, әдәбият (юнәлеш килешенә куеп язарга), хәтер, шагыйрь, вәгъдә, Явыз Иван, Казан ханлыгы, орден, Идел, маэмай, җәмгыять, ерткыч, шаһит (свидетель), җавап, шәһит (погибший в борьбе за правое дело) , пөхтә, вакыйга, мәңге, янгын, шигърият ((юнәлеш килешенә куеп язарга), озынборын.

- кабат уку

-тикшерү

- хаталарны төзәтү

- нәтиҗә ясау

Б) Тактада ике укучы транскрипция ясый.

Карточка № 1

Сүзләргә транскрипция ясарга, аваз үзгәрешләрен билгеләргә.

Әдәбиятка [әдәбийатқá]

(Тартыкларның уңай, сангыраулыкта ярашуы)

Көнбатыш [көмбатыш]

(Тартыкларның кире, ирен ассимиляциясе )

Карточка № 2

Сүзләргә транскрипция ясарга, аваз үзгәрешләрен билгеләргә.

Шигърияткә [шиғрийәткә]

(Тартыкларның уңай, сангыраулыкта ярашуы)

Янгын [йаңғын]

(Тартыкларны кире, кече тел ассимиляциясе)

В) Класс белән эш.

  • Фонетика нинди фән ул һәм нәрсәләрне өйрәнә?

  • Хәзерге татар әдәби телендә ничә сузык аваз бар?

(12 аваз, шуның өчесе рус теленнән кергән киң әйтелешле о,ы,э авазлары) (ый – дифтонг)

  • Ничә тартык аваз? (28 тартык аваз)

  • Тавыш һәм шау катнашы ягыннан тартык авазлар нинди төркемнәргә бүленәләр? *(яңгырау һәм саңгырау)

  • Аваз үзгәрешләре нилектән килеп чыга?

  • Татар телендә иң еш очрый торган нинди аваз үзгәрешләрен беләсез?

  • Нәрсә ул ассимиляция?

  • Нинди фонетик күренеш сингармонизм законы дип атала? Мисаллар.

  • Тартыклар ассимиляциясенең нинди төрләре бар? Мисаллар.

  • Тартыкларның борын ассимиляциясенә мисаллар.

  • Сузыкларның ирен гармониясенә язылган сүзләрдән мисаллар табарга.

  • тактадагы эшләрне тикшерү

  • нәтиҗә ясау

3. Урыннарда укучылар варинатлап җөмләләр төзиләр:

1 вариант – Казан ханлыгы, шәһит

2 вариант – Явыз Иван, шаһит

4. 3 укучы тестлар белән эшли.

А.1. Кайсы сүзләрдә авазлар саны белән хәрефләр саны туры килми?

1) сәгать 3) берьюлы

2) мәсьәлә 4) елга [йылға]

А.2. Кайсы сүзләрдә Э хәрефе бугаз тартыгы “һәмзә” не белдерә?

1) дуэль 3) автоэчергеч

2) поэма 4) маэмай [ма۶май]

А.3. Кайсы сүзләрдә ь - бугаз тартыгы ?

1) мәсьәлә [мәс۶әлә] 3) пакьлек

2) юньле 4) июнь

А.4. Кайсы сүзләрдә ъ хәрефе бугаз тартыгы “һәмзә”?

1) кулъязма 3) коръән [қөр۶ән]

2) подъезд 4) нәкъ

- тестларны тикшерү, нәтиҗә ясау.

  • Үз хәрефе булмаган авазларны әйтегез.

W - у, ү, в

Қ - к

Ғ -г

۶- ъ, ь, э

3. Карточкалар белән эш.

Бирем. Түбәндәге текстта аваз үзгәрешләренә мисалларны табарга һәм аңлатырга. (телдән)

Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле дип нинди бинасын атарга була? Әлбәттә, Сөембикә манарасын! Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде.

Бу манара турында борын-борыннан килгән риваятьләр йөри. Имештер, рус патшасы Явыз Иван, Казанны яулап алганнан соң, ханбикә Сөембикәне күреп, аның матурлыгына таң калган, гашыйк булган һәм үзенә хатынлыкка алырга теләгән. (Р.Мостафиннан).

Тартыклар асс-се: борынгы (кире кече тел), яктан, хатынлыкка (унай, сангырулыкта), килгән, калган, әверелде (унай, яңгыраулыкта), борын-борыннан, яулап алганнан (унай, борын), ханбикә (кире, ирен);

Сузыклар асс-се: борынгы (ирен грамониясе), Казанны (рәт гармониясе);

Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр – бина, риваять, ханбикә;

Аваз чиратлашуы: яулап алганнан, матурлыгына;

Редукция: борынгы

4. Мөстәкыйль эш .

I вариант

Текстны укы һәм тест сорауларына җавап бир.

1) Казан үзенең мәхәббәт архитектура һәм һәйкәлләре белән хаклы рәвештә горурлана. 2) Иске Татар бистәсе – шәһәр төзелеше сәнг...тен, архитектурасын, иң авыр шартларда да үзенең мәдәниятен саклап калган, татар халкының батырлыгын һәм тарихын чагылдыручы уникаль һәйкәл ул.

3) Иске Татар бистәсенең нәкъ уртасында искиткеч матур, ике катлы, гүзәл манаралы бер йорт бар. 4) Монда 1882-1906 нчы елларда Кавказ халыкларының азатлык көрәше юлбашчысы имам Шамилнең уртанчы улы - Мөхәммәт Шәфи Шамил яшәр.

5) Әлеге бина элек-электән бу төбәкнең иң матур, милли яктан иң камил йорты саналган. 6) Бу – хәзер Тукай музее.

1. Текстның сөйләм тибын билгелә.

2. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3. Төшеп калган хәрефне яз.

4. Орфографик хаталы җөмләне тап, җөмлә номерын билгелә, хатаны төзәт.

5. Редукциягә бер мисал тап. Редукциянең төрен билгелә.

6. Курсив белән язылган сүзләр нинди граматик күренеш буенча берләштерелгән.

7. Тексттан аныклагычны язып ал.

8. Чагылдыручы нинди сүз төркеме?

9. Астына сызылган сүз - нинди җөмлә кисәге?

II вариант

Текстны укы һәм тест сорауларына җавап бир.

1) Казан каласын Явыз Иван гаскәрләре яулап алгач, татар халкы бөтенләй диярлек кырылып беткән. 2) Шуннан соң борынгы матур шәһәр дә, дошман кулына калмас өчен, үзенең ташпулатлары, бизәкләп салынган мәчетләре, алтын гөмбәзле сарайлары , бакчалары-юллары белән күл төбенә киткән, имеш.

3) Әгәр дә бу шәһәрне күрергә теләсәң, бик тыныч, аяз көндә, эңгер иңгән сәгат...тә көймәдә күлнең уртасына йөзеп чыгарга кирәк. 4) Аска карап, су астында калган гаҗәеп матур биналарны, манараларны, зиннәтле сарайларны күрергә була.

5) Сарай тирәсендә бик зиннәтле яшел бакча үскән, казан халкы аны Сөембикә бакчасы дип йөрткән.

6) Бу бакчада Казанның ханбикәсе, ягъни Сөембикә ял иткән.

1. Текстның сөйләм тибын билгелә.

2. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә яз.

3. Төшеп калган хәрефне яз.

4. Орфографик хаталы җөмләне тап, җөмлә номерын билгелә, хатаны төзәт.

5. Редукциягә бер мисал тап. Редукциянең төрен билгелә.

6. Курсив белән язылган сүзләр нинди граматик күренеш буенча берләштерелгән.

7. Тексттан аныклагычны язып ал.

8. Бөтенләй нинди сүз төркеме?

9. Астына сызылган сүз - нинди җөмлә кисәге?

9. Тестларны тикшерү.

10. Дәресне йомгаклау.























Дәрес № 4,5

Тема: Нәрсә ул орфограмма?

  1. Укытучы чыгышы

Язу – телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып тора. Язу, эчтәлеге ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Хаталы язуны уку авыр, язучы әйтергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ул сүзнең мәгънәсе бозыла. Ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, дәрәҗәсен төшерә, гомумән, аның турында тискәре фикер тудыра.

Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр белән нормалаша. Орфография – orthos (дөрес) һәм grapho (язам) дигән грек сүзләреннән тора. Ул – әдәби телдәгечә язу нормасы, фәнни нигезләнгән һәм дәүләт тарафыннан законлаштырылган кагыйдәләр системасы.

Орфографиянең төп берәмлеге – орфограмма. Орфограмма (грекчадан orthos – дөрес һәм gramma – хәреф, язу) – бертөрле әйтелүче сүзләр яки аларның өлешләре арасыннан дөрес вариантны телнең орфография принципларына һәм кагыйдәләренә нигезләнеп сайлап язу. Икенче төрле әйткәндә, орфограмма – сүзнең хаталы язарга мөмкин булган урыны (хәрефе, кушымчасы һ.б.), кагыйдәне куллану “ноктасы”.

Дөрес язу сүзләрне дөрес әйтүгә турыдан-туры бәйләнгән, шуңа күрә телнең орфоэпик нормаларын төгәл белгән кеше генә грамоталы яза ала. Телдән сөйләмне язмачага әйләндергәндә, без морфемадагы авазларны шартлы билгеләр – хәрефләр, морфемалар арасындагы бәйләнешләрне төрле график чаралар (аерым язу, кушып язу, сызыкча аша язу, юлдан юлга күчергәндә, сызыкча кую) белән күрсәтәбез. Сүзләрдә хәрефләр әйтелешкә туры китереп (мәсәлән, көл – “һәр авазның үз хәрефен язам”) һәм әйтелешкә туры китермичә дә (мәсәлән, сурәт – “авазларның үзенеке булмаган хәрефләрен дә язам”) языла. Билгеле бер кагыйдәгә нигезләнеп, әйтелешкә туры килмәгәнчә язу дөрес язу, ягъни орфограмма дип атала. Орфограмма урынында башка хәреф язсагыз, бу хата була. Шулай итеп, дөрес язу – орфограмма, дөрес язмау хата булып чыга.

Хата барлыкка килү сәбәпләре

Кулына каләм алып яза башлаган кешенең аңында һәрвакыт орфограмма белән хата арасыннан дөресен сайлау алу процессы бара. Орфограмма урынында хата барлыкка килүнең сәбәпләре күптөрле.

Беренче сәбәп сөйләүченең нинди дә булса җирле диалект үзенчәлегеннән аерыла алмавына һәм сөйләгәнчә язуына бәйләнгән. Бу типтагы хаталардан диалекталь сүзләрнең әдәби телдә әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен үзләштерү юлы белән арынырга мөмкин.

Икенче сәбәп татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булудан килә. Әйтергә кирәк: бу татар телендә генә түгел, башка телләрдә дә шулай. Мәгълүм булганча, 1920 – 1930 нчы елларда ике мәртәбә татар язуы алыштырыла. 1926 нчы елда халыкка мең ел хезмәт иткән гарәп язуы – латин графикасына, 1938 – 1939 нчы елларда латин язуы кириллицага (рус графикасына) күчерелә. Соңгы күчү ашык-пошык һәм бернинди әзерлексез генә башкарыла.  Рус алфавитына алты хәреф (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кенә өстәлә дә татар сүзләрен рус хәрефләре белән бирү юллары (кагыйдәләр) уйлап табыла. Телебездәге байтак авазлар (мәсәлән, [қ], [ғ], [w], [’], [а], [ы᷃], [э᷃], [о᷃] һ.б.) “хәрефсез” кала. Аларны белдерү өчен, рус телендә шуларга охшашлырак аваз хәрефләре кулланыла башлый, бу авазларны аеру өчен, өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгарыла. Нәтиҗәдә, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр барлыкка килә (мәсәлән, [қәдэрлэ] – кадерле, [сәғәт] – сәгать һ.б.). Бу хәл язуда бик күп хата барлыкка китереп кенә калмый, сүзләрнең әйтелешен бозуга да китерә.

Өченче сәбәп шунда: теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин, чөнки тел үсеше – ул даими процесс. Татар теле орфоэпиясе, орфографиясе лингвистик (чит телләр, үз телебезнең диалектлары, гади сөйләм) һәм экстралингвистик (иҗтимагый үзгәрешләр, сөйләүче яки язучының психологиясе, стиль максатлары) йогынтылар кичерә. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә бер үк сүзне төрлечә язуга китерә. Нәтиҗәдә орфографик вариантлар барлыкка килә, һәм алар сүзлекләргә дә теркәлә. Ә сүзлекләргә теркәлгән орфограммалар норма буларак кабул ителә.

  1. Лекция:

Татар орфографиясе түбәндәге принципларга нигезләнә.

  1. Фонетик принцип – сүзне ишетелгәнчә язу. Мәсәлән, өзелгән, ерак, иләк.  Татар телендә сүзләр, башлыча, фонетик принцип буенча языла. Шуңа күрә телебездәге күп кенә фонетик закончалыклар, аваз үзгәрешләре язуда да чагылыш таба. Мәсәлән, татар телендә кушымчаларның калын һәм нечкә вариантлары, кайберләренең яңгырау һәм саңгырау тартыкларга башланган вариантлары бар.

  2. Морфологик принцип – сүзләрнең мәгънәле кисәкләре (морфемаларның) бөтенлеген саклап язу. Бу принцип буенча язганда, әйтелештәге үзгәрешләр язылышта чагылыш тапмый. Мәсәлән, [тоссос] – тозсыз,  [умбиш] – унбиш. Җанлы сөйләмдә нинди генә үзгәрешләр булса да, сүз һәм кушымчаларның баштагы язылышы саклана. Рус теле орфографиясе морфологик принципка нигезләнә.

  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу. Инглиз һәм француз телләре орфографиясе әлеге принципка нигезләнә, шуңа күрә бу телләрдә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма бар. Татар телендә бу принцип гарәп хәрефләре белән язуда төп урынны тоткан. Хәзерге орфографиядә бу принцип цифрлар белән язылган саннар янында кушымчалар язу үзенчәлегендә чагылыш таба таба. Мәсәлән, алар элек тә сызыкча аша язылмаган, хәзер дә сызыкчасыз языла: 23 әр кеше, 30 лап укучы, температура 0° тан түбән.

  4. График принцип – рус-европа телләреннән кергән сүзләрне, кайбер гарәп-фарсы алынмаларын шул телдәгечә язу: сәлам, һәлак, телефон, троллейбус. Ләкин телебезгә күп еллар элек (күпчелек очракта 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәрге чорда) кергән сүзләр татар теле кагыйдәләренә нигезләнеп әйтелә һәм шул әйтелешкә нигезләнеп языла: бүрәнә, эшләпә.

  5. Дифференциаль принцип – телдәге омонимик очракларны аеру өчен, сүзләрне төрлечә язу. Мәсәлән, ак сакал (нинди сакал?) – сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмә, аксакал (кем?) – исем сүз төркеменә керә торган кушма сүз.

  6. Экономия принцибы – урынга экономия ясау һәм тиз язу өчен, күпчелек кешегә аңлаешлы сүзләрне кыскартып язу. Мәсәлән, һ.б., һ.б.ш., БМО, ТР.

  1. Тест биремнәрен чишү, тикшерү.

  1. Хаталы сүз булган рәтне табыгыз.

А) шомырт, кырыгынчы, башлангыч

Б) өтерге, сеңлем, соңгы

В) дөреслек, керем, кысыңкы

Г) көндез, күңелдәгесен, борылыш

Д) төзелеш, арыганлык, беренчеләр

Е) әкрен, кызыксынып, борынгы

2. Хаталы сүзне табыгыз.

А) саңгырау

Б) иренләшү

  1. В) тупланма

  2. Г) коңгырт

  3. Д) яңак

  4. Е) мангай

3. Хаталы сүзне табыгыз.

А) яңгырау

Б) сузынкы

В) яңарыш

Г) иртәнге

Д) соңга

Е) кабарынкы

4. Очрашу сүзе кайсы орфографик принцип нигезендә язылган?

А) фонетик

Б) морфологик

В) график

Г) тарихи-традицион

5. Төшенке сүзе кайсы орфографик принцип нигезендә язылган?

А) фонетик

Б) морфологик

В) график

Г) тарихи-традицион

6. Галәмәт сүзе кайсы орфографик принцип нигезендә язылган?

А) фонетик

Б) морфологик

В) график

Г) тарихи-традицион

7. Фонетик принцип нигезендә язылган сүзләрдән торган рәтне сайлап алыгыз.

А) дуслык, бала

Б) малай, повесть

В) башкала, шигырь

Г) дәва, тәэсир

Д) язучы, көнбагыш

8. Морфологик принцип нигезендә язылган сүзләрдән торган рәтне сайлап алыгыз.

А) өянке, табигать

Б) кәләпүш, хатирә

В) мөнәсәбәт, композитор

Г) максат, күңел

Д) бөтенләй, сүзчән

9. График принцип нигезендә язылган сүзләрдән торган рәтне сайлап алыгыз.

А) садә, сурәт

Б) дәфтәрләр, кием-салым

В) пижама, традиция

Г) галиҗәнап, диңгез

Д) исәнлек, филармония

10. Кайсы төркемдәге сүздә хата бар?

А) хезмәттәш, берәттән, оттырыш

Б) төгәллек, кулланма, юллама

В) котчыккыч, элеккеге, шаккаткыч

Г) хиссез, ассызыклау, намуссызлык







Дәрес №6

Тема: Морфология буенча гомумиләштереп кабатлау

Укытучы:

- Укучылар, бүген без сезнең белән морфология буенча үткәннәрне кабатлау күнегүләре һәм сөйләм телен үстерү буенча эшебезне дәвам итәрбез.

Тел гыйлеме нәрсәне өйрәнә? (сүз төркемнәрен, аларның грамматик билгеләрен, төрләнешен)

-Морфология нәрсәне өйрәнә?

Схема төзү:

Сүз төркемнәре



Мөстәкыйль Бәйләгеч Модаль

Исем Бәйлек Ымлык

Сан Теркәгеч Модаль сүзләр

Сыйфат Кисәкчә

Рәвеш

Алмашлык

Фигыль

Аваз ияртемнәре

Һәрберсенең грамматик үзенчәлеген билгеләү, нәрсә өчен хезмәт итүләрен ачыклау. Карточка буенча эш: сүз төркемнәрен билгеләргә.

Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык; рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен сиңа айнык акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә.

График диктант язу.

Иҗади эш “Табигатьнең серле бүләге”. Бирем: Төрле сүз төркемнәре кертеп, кечкенә күләмле хикәя төзү. Үрнәк эш тәкъдим итү.



7,8 нче дәресләрдә укучыларга морфология курсы буенча тестлар тәкъдим итәргә мөмкин. Эшләп, хаталарны бергәләп төзәтү карала.

Тест үрнәкләре

I вариант

1. Рәвеш нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

ә) эш- хәлнең билгесен;

б) эш – хәл, хәрәкәтне.

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә?

а) ничек? кайда? кайчан? күпме?

ә) нинди? кайсы? ничек? кая?

б) күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешнең ничә төркемчәсе бар?

а) дүрт;

ә) алты;

б) җиде.

4. Рәвешнең үзенә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат – сан белән төрләнә;

ә) исемләшә;

б) төрләнми.

5. Рәвеш, күбрәк, җөмләнең кайсы кисәге була?

а) хәл;

ә) тәмамлык;

б) аергыч.

6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешлшр була?

а) тамыр, ясалма, парлы;

ә) кыскартылма, ясалма, тамыр;

б) тамыр, ясалма, кушма, карлы, тезмә.

7. Җөмләләрдә рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Шактый биек ярда басып торабыз. Бүген дә кыр казларын күзәтәбез. Быел, нидәндер, алар бик аз.

а) хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр;

ә) хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл;

б) ия, хәл, аергыч, хәл, хәбәр

8. Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә ала?

а) артыклык, чагыштыру, кимлек;

ә) гади, кимлек, чагыштыру;

б) чагыштыру, артыклык.

9. Рәвешләрнең төркемчәләрен әйтегез.

Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз

а) вакыт, күләм – чама, охшату – чагыштыру, урын, сәбәп – максат, саф;

ә) саф, күләм – чама, вакыт, охшату – чагыштыру, сәбәп – максат, урын;

б) күләм – чама, урын, вакыт, сәбәп – максат, охшату – чагыштыру, саф.

10. Рәвешләрнең ясалышын әйтегез.

Бервакыт, иртә - кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт

а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма;

ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр;

б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.

II вариант

1. Татар телендә ничә килеш бар?

а)5;

ә) 6;

б) 8.

2. Сыйфатның дәрәҗәсен өйтегез.

Җете кызыл.

а) кимлек;

ә) чагыштыру;

б) гади;

в) артыклык

3. Кимлек дәрәҗәсе ясаучы кушымчаны билгеләгез.

а) – рак/ - рәк;

ә) – лы/ - ле;

б) –сыл/- сел.

4. “Никтер чәчәкләрнең акларына бал кортлары ешрак килеп куна” җөмләсендәге сыйфатның үзгәрешен нинди күренеш дип атыйлар?

а) сыйфатның исемне ачыклап килүе;

ә) сыйфатның исемләшүе;

б) килеш, тартым, күплек белән төрләнүе.

5. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленә?

а) 4;

ә) 5;

б 6.

6. Кайсы төркемчәгә кергән саннар килеш белән төрләнми?

а) бүлем саны;

ә) тәртип саны;

б) җыю саны.

7. Алмашлыклар төзелешләре ягыннан нинди алмашлыклар?

Барлык, андый, тегеләй, ниндидер.

а) тамыр алмашлык;

ә) ясалма алмашлык;

б) кушма алмашлык.

8. Алмашлыкларның төркемчәсен билгеләгез.

Һәркем, һәркайсы, һәммә, бөтен, бар, үз.

а) билгесезлек алмашлыклары;

ә) билгеләү алмашлыклары;

б) күрсәтү алмашлыклары.

9. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык – юклык, заман, зат – сан белән.

10. Сөйләр (сүз), башланыр (көн), китәр (чак), куяр (урын) сыйфат фигыльләре кайсы заманда килгән?

а) үткән заманда;

ә) хәзерге заманда;

б) киләчәк заманда.

11. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) 1;

ә) 3;

б) 4.

12. Кайтуы, каравы, эшләмәве исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) килеш белән;

ә) тартым белән;

б) зат – сан белән.

III вариант

1. Тамырга ялганып, яңа сүз ясый торган кушымчалар:

а) төрләндергеч кушымчалар;

ә) төр кушымчалары;

б) сүз ясагыч кушымчалар.

2. Бер үк тамырдан төрле ясагыч кушымчалар ялгап,

а) синонимнар ясап була;

ә) тамырдаш сүзләр ясап була;

б) антонимнар ясап була.

3. Исемгә кушымчалар түбәндәге тәртиптә ялгана:

а) башта – килеш, аннан соң тартым кушымчасы;

ә) башта - тартым., аннан соң килеш кушымчасы;

б) башта – күплек, аннан соң тартым кушымчасы.

4. Баш килештәге эндәш сүз

а) җөмлә кисәге итем карала;

ә) җөмлә кисәге итеп кралмый.

5. Юнәлеш килешендәге исем эш яки хәлнең

а) билгеле бер урынын белдерә;

ә) билгеле бер затка яки предметка юнәлгәнлеген белдерә;

б) вакытын белдерми;

в) максатын һәм сәбәбен генә белдерә;

г) үтзлү вакытын, максатын, сәбәбен, билгеле бер урынга, затка яки предметка юнәлгәнлеген белдерә.

6. Җыю саны

а) предметның төгәл исәбен белдерә;

ә) предметның тәртип буенча санын белдерә;

б) предметның тигез өлешләргә бүленешен белдерә;

в) предметның якынча исәбен белдерә;

г) предметлык төшенчәсен белдерә.

7. Тартым алмашлыклары

а) сан һәм килеш белән төрләнә, җөмләдә ия, хәбәр, тәмамлык булып килә;

ә) төрәнми, җөмләдә гел иярчен кисәк кенә булып килә;

б) төрләнми, җөмләдә, нигездә, хәбәр булып килә.

8. Парлы саннар,

а) микъдар саны булып килә;

ә) тәртип саны итеп карала;

б) бүлем саны итеп карала;

в) җыю саны итеп карала;

г) чама саны булып килә.

9. Исем, фигыль, исемнзр кебек,

а) сан, тартым, килеш белән төрләнә;

ә) барлык – юклык белән төрләнә;

б) җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә;

в) үзенә бәйләнгән исемнең билгеле бер килештә килүен таләп итә.

10. Төшем юнәлешендәге фигыльләрне күрсзтегез.

а) яшәргә, сөйләшкән, тынычлап, тели;

ә) алынгансың, төренмичә, сөйләнеп, эшләнми;

б) басылган, күтәрелмичә, бизәлер, тарала;

в) көрәштең, уйлашсаң, җитешмәсәк, аңлаштык;

г) кышланган, теләнгән, сызланмаган, көйләнмәгән.

11. Хәл фигыль

а) эш, хәл, хәрәкәрнең булуын (яки булмавын) хикәяли, хәбәр итә;

ә) боеруны, эш кушу, чакыру, өндәү, киңәшләшү, искәртү, рөхсәт сорау, үтенөне белдерә;

б) төп фигыльне вакыт яки эшләнү рәвеше ягыннан ачыклый.

12. Ымлыклар ярдәмендә

а) тавыш белдерелә;

ә) хис, тойгы белдерелә;

б) теләк, ихтыяр белдерелә;

в) образ белдерелә.



























Дәрес №9

Тема: Төп синтаксик берәмлекләр

I.Төркемнәрдә эш.

II.Бирелгән текстны кулланып, сорауларга җавап эзләү.

Фатих Кәрими Татарстанның Әлмәт районы Миңлебай авылында туа. Авыл мәктәбендә, Чистай мәдрәсәсендә укый. Бик тырышып, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Истанбул университетында белем ала. Октябрь революциясеннән соң Ф. Кәрими матбугатта актив чыгышлар ясый. Төрек теле укыта, тәрҗемә белән шөгыльләнә.

  • Сүзтезмә белән сүзнең охшашлыгы һәм аермасы.

  • Теләсә нинди сүзләрне кушып, сүзтезмә ясап буламы?

  • Сүзләрне бер сүзтезмәгә булырлык итеп ничек бәйләргә?

  • Сүзтезмәләрнең лексик мәгънәсе?

  • Сүзләрнең лексик бәйләнеше нәрсәдән тора?

III. Кагыйдәләрне искә төшерү.

Кирәкле сүзләрне куеп укырга.

1. Сөйләм вакытында сүзләр үзара . . . төрле бәйләнештә була. 2. . . . бәйләнештәге сүзләр тигез хокуклы була, . . . бәйләнештәге сүзләр бер-берсенә буйсынып килә. 3. . . . бәйләнештә булган сүзләрнең берсе-ияртүче, икенчесе иярүче сүз дип атала. 4. Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында . . . төрле мөнәсәбәт була. 6. Иярүче сүз ияртүче сүзнең мәгънәсенә төгәллек керткәндә, мөнәсәбәт барлыкка килә һәм сүзтезмә төзелә. 7. Төгәлләүле мөнәсәбәтне белдергәндә, иярүче сүз . . . сүздән алда килә. 8. Иярүче сүз ияртүчедән . . . килеп, аңа өстәмә төгәллек, ачыклык кертсә, сүзләр арасында . . . мөнәсәбәт урнашкан була.

IV.Практик эш.

Дөрес җавапны билгеләгез.

1.Җөмләләрдә тезүле бәйләнештәге сүзләрне күрсәтегез.

-Бакчада алма, чия, карлыган өлгергән.

-Укучылар кызыклы китап укый.

-Абыем артсыз урындык (табурет) ясады.

2.Аныклаулы мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

  • урамда уйнау, өстәлгә кую;

  • җил исә, яңгыр ява;

  • юл капчыгы (рюкзак), Самара (элеккеге Куйбышев).

3.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

- хат язу, телевизор карау;

- тау күренә, су салкын;

- Киек каз юлы; үги ана яфрагы.

4.Төгәлләүле мөнәсәбәтне белдергән сүзләрне билгеләгез.

- бакчада эшләү, укытучыга әйтү;

- урам тар, агач утыртылды;

- үтәли җил (сквозняк), Волгоград (элеккеге Сталинград)

5. Хәбәрлекле мөнәсәбәт

- ия белән хәбәр арасында;

- аергыч белән аерылмыш арасында;

- сан белән саналмыш арасында була.

6. Төгәлләүле мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

- ияртүче сүздән соң килә;

- ияртүче сүздән алда килә;

- төрлечә килергә мөмкин.

7. Төгәлләүле мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

  • ияртүче сүзнең мәгънәсенә төгәллек кертә;

- ияртүче сүзнең мәгънәсенә ачыклык кертә;

  • ияртүче сүз турында хәбәр итә.

8. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

  • ияртүче сүздән соң килә;

- ияртүче сүздән алда килә;

  • төрлечә килергә мөмкин.

9. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз

  • ияртүче сүзнең мәгънәсенә төгәллек кертә;

- ияртүче сүз турында хәбәр итә;

  • ияртүче сүзнең мәгънәсенә ачыклык кертә .

V.Бәйләнешле сөйләм үстерү.



Девушка и Гаяз гуляют

Рәсем буенча Ф. Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясен искә төшерегез. Кешедә булган уңай һәм кире сыйфатларны сүзтезмәләр аша

Күрсәтегез.





















Дәрес №10

Тема: Синтаксисның өйрәнү объекты

I.Укучылар тарафыннан төзелгән таблица нигезендә әңгәмә.

Искә төшерү: Нәрсә ул снтаксис? Нәрсә ул җөмлә?

Таблица.

Гади җөмләләр

Кушма җөмләләр

Бер составлы җөмләләр

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөмлә

Исем (атау) җөмлә

Фигыль (иясез) җөмлә

1.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

1. Аналитик иярченле кушма җөмлә

Ике составлы җөмләләр

2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

2. Синтетик иярченле кушма җөмлә

Тулы җөмлә

Ким җөмлә

Җыйнак, җәенке, раслау,инкарь җөмләләр.

-Ни өчен грамматик нигездән башка җөмлә була алмый?

II.Практик эш.

  • Җөмлә турында мин ниләр беләм?” дигән темага миниатюр сочинение языгыз.

  • Стилен билгеләгез. Бер составлы җөмләләрне табыгыз, төрен билгеләгез.

  • Кушма җөмләләрне табыгыз, төрен билгеләгез.

  • Төрле мөнәсәбәтләрне белдергән сүзтезмәләрне язып алыгыз, анализ ясагыз. (Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибен искә төшерергә).

III.Нәтиҗә ясау.

  • Гади җөмләләр һәрвакыт кушма җөмлә төзи алалармы? Үз фикерегезне дәлилләгез.

-Жөмлә төрләре арасында нинди уртаклык бар?

Кичке төсләр.

Ак пароход. Зәңгәр күктә

Кара дулкын. Якты йолдыз.

Кызыл маяк. Яшел ярда

Соры ком. Сары кыз. (Р.Ф.)

IV.Белемнәрне тикшерү, гомумиләштерү. Дөрес җавапларны билгеләгез.

1.Я, рәхим итегез, Гали абзый, яраткан коймагыгыздан авыз итегез. (Г.Әпсәләмов). Бу җөмләнең иясе булып килә:

  1. Гали абзый;

  2. Иясе юк;

  3. ким җөмлә, иясе кулланылмаган.

  1. Җылы сөяк сындырмый, салкын канны тындырмый (М.) җөмләсендә ия булып:

  1. Җылы, салкын сүзләре;

  2. Салкын сүзе;

  3. Сөяк, салкын сүзләре килә.

  1. Кайтып җитсәм, бер туйганчы елыйм сиңа ятып, яшел чирәмем! (С.Сөләйманова) җөмләсендә туйганчы сүзе

  1. вакыт хәле;

  2. рәвеш хәле;

  3. күләм хәле;

  4. хәбәр булып килә.

  1. Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп (Г.Тукай) җөмләсендә утынга сүзе

  1. туры тәмамлык;

  2. кыек тәмамлык;

  3. максат хәле;

  4. сәбәп хәле булып килә.

  1. Бик борынгыдан

бабалар аша

миңа да килеп җиттең.

Бирдең аң,

Бирдең белем.

Хәзер инде

Офыктагы маяк булып

алга чакыр,

татар теле,

Тукай теле!

Туган телем! (Акъегет).

Әлеге шигырь юлларында бирелгән җөмләләр

  1. бер составлы билгеле үтәүчеле җөмләләр;

  2. бер составлы билгесез үтәүчеле җөмләләр;

  3. ике составлы булып киләләр.

  1. Үз бусагаңнан чыгып киттеңме, туган җиреңне аңлый башлыйсың, ныграк сагынасың (А.Гыйләҗев) җөмләсе

  1. ким җөмлә булып килә;

  2. гомуми үтәүчеле җөмлә;

  3. билгеле үтәүчеле җөмлә;

  4. билгесез үтәүчеле җөмлә булып килә.

  1. Аяклар талды — аны сизмәдек (А. Гыйләҗев) җөмләсе

  1. гади җөмлә;

  2. тезмә кушма кушма җөмлә;

  3. иярченле кушма җөмлә булып килә.

  1. Зәйтүнә1 мәктәпнең горурлыгы 2 йөзек кашы 3 унны бетерүчеләр арасында 4 берүзе медальгә лаек булды (Ф.Г.) җөмләсендә тиешле тыныш билгеләрен куегыз.

Йомгаклау.





















Дәрес №11

Тема: Тиңдәш кисәкләр.

I.Укучылар язган әкиятләргә, хикәяләргә конкурс.

Иң кызыклы һәм иң тулы эшне ачыклау.

II.Сорауларга җавап бирергә.

1. Тиңдәш кисәкләр дип нәрсәгә әйтәбез?

2. Тиңдәш кисәкләрне үзара теркәүче чаралар нинди?

1) ияртүче теркәгечләр

2) тезүче теркәгечләр , санау, каршы кую интонацияләре

3) аныклау интонациясе.

3. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә алалар?

4. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди мөнәсәбәтләр була?

5. Нәрсә ул гомумиләштерүче сүз?

6. Телдә тиңдәш кисәкләр ни өчен кирәк?

III. Практик эш. (төркемнәрдә эш)

Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәшләнеп килүен әйтегез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

Урманны чыгып, юкә борыны турындагы калкулыкка күтәрелгәч, Сәфәргалинең күз алдына авыл, бу юлы инде туган үскән авыл, үзенең ике мәхәлләсе, ике мәхәлләдәге ике мәчете, авыл уртасыннан ага торган инеше, инеш буендагы карт өянкеләре, тал-тирәкләре, аргы очтагы тегермәне, ындыр киртәләре, басу капкалары, фәкыйрьлеге һәм байлыгы белән уч төбендәге кебек ачылып калды.

Ул як-ягына карана, ләкин куакларны да, чокырны да – берсен дә күрми һәм, гомумән, Зәйтүнә сөйләгәннәрне аңламый, ул сүзләргә чын сүзләр дип ышанмый да иде. (Ф.Х.)

Томан орынган һәрбер җирдә: кешеләрнең битләрендә, кашларында, агач яфракларында, чәчәкләрдә вак салкын тамчылар кала барды. (И.Г.)

IV.Бәйләнешле сөйләм үстерү

Текстны тыныш билгеләрен куеп язарга. Стиль-сурәтләү чараларына игътибар итәргә. Язучы нәрсә әйтергә теләгән? Үз фикерегезне әйтегез.

. . . әдәби тел белән эш итүчеләрне ( ) журналист, язучы, тел галиме, әдәбиятчы, тел һәм әдәбият укытучыларын мин тәҗрибәле бакчачыга тиңләр идем ( ) Бакчасы күкрәп үссен ( ) игелекле булсын ( ) уңышны мул бирсен өчен ( ) бакчачы нинди генә әмәлләр кулланмый ( ) ул аның әледән-әле туфрагын йомшарта ( )чүп үләннәрдән арындыра ( ) ашламалар куллана ( ) зәгыйфь үсемлекләр урынына тазаларын утырта ( ) кирәк чагында ялгап та җибәрә ( ) сугара ( ) тукландыра ( ) ерткычлардан саклый ( )” (Г. Бәширов)

V.Миниатюр сочинение.

Гомумиләштерүче сүзләр кулланып, түбәндәге темаларның берсенә сочинение язарга:

Тел – халыкның көзгесе”

Китап – белем чишмәсе”

Дәрес №12

Тема: Кушма җөмлә синтаксисы

I. Кагыйдәләрне язып бетерегез

1. Берничә _________ җөмләдән торган җөмлә _______________ дип атала.

2. Үзара _________ _________белән бәйләнгән җөмләләрдән торган

_____________________җөмлә тезмә _______ _________ дип атала.

3. Гади җөмләләрне үзара__________ ______________ ярдәмендә бәйләнәнгән

кушма җөмлә __________ ____________________ кушма җөмлә дип атала.

4. Баш җөмләгә үзенең _________ _______ ____________ чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа _______________ киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала.

5. Баш җөмләгә үзенең __________ ______ _______ чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала.

II. Карточка буенча эшләгез.

III. Тыныш билгеләрен дөрес куйган очракны билгеләгез.

Үләннәр яшәреп киткәннәр (1) агачлар чәчәккә күмелгәннәр(2) көмеш төсле (3) җирдә агач та (4) сап-сары чәчәк атып (5) дөньяга хуш ис бөркергә тотынган.(Д.А.)

- 1, 2, 3, 4

- 1, 2, 4, 5

- 1, 3, 4

Алексей (1) буыннары (2) оеп калудан куркып (3) кинәт кенә(4) юлга кузгалды. (Х.К.)

- 1, 3, 4

- 1, 2, 3

- 1, 3.

IV. Кушма җөмләләрне төзелеше ягыннан бер төрдән икенче төргә үзгәртегез.

Кояш хәйран кыздырганлыктан, һава бик бөркү иде.

Күк кайда күкрәсә, яшен шунда суга.



Кәтиб Хафиз белә: бу таяк бик күп сергә ия.

Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым.

V. Җөмләнең схемасын сызыгыз, төрен билгеләгез.

Һава тәмам аязды, бары кояш батышында гына вак-төяк болыт кисәкләре күренәләр.

Таш кала артка чигенә, күздән югала барган саен, сулыш алулары иркенәя, кысылган кан тамырлары киңәя, кыршаудан котылган җан рәхәткә тара иде.

VI. Тыныш билгеләрен куегыз.

Тик соңгы елларда Бәрия бер нәрсәне аңлады аңа юньләп дәшми башладылар килүче-китүче кимеде әйтерсең лә ул юк иде.



Ә хатын-кызны сез инде үзегез беләсез күзенә кибет күренсә аның яныннан тыныч кына узып китә алмый ул.

VII. График төзегез.

1. Яңгыр шундый тиеп явып киткән ки, безнең җиңел машина, бичара, гел

генә инде су асты көймәсенә охшап калды.

2. Сәлмән дә сикереп торды, ләкин Шиһаб аның чабуыннан тотып калырга

өлгерде.

3. Кискен сугышта Иргали каты яралана: бандит хәнҗәре аның сул як

җилкәсен актарып ташлый.

4. Менә бервакыт, авыр шыгырдап, имән капкалар ачылды, һәм мәйданга

җайдаклар ташкыны агылып чыга башлады.

5. Нәсимә җырдан туктауга, Сәлимә, ашыгып, иптәшләрен моң дөньясыннан

яшел үлән өстенә кайтарды.

6. Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аңардан бизгән.

7. Кычытканлыкта ак мамыклы бәтие нәкъ тере кебек ята, эч тирәсендә генә

канлы эз бар.

  1. Хатип килеп чыкмаса, мин дә алар янында калган булыр идем.





















Дәрес №13-14

(һәр дәрескә текстны гына үзгәртергә мөмкин, дәрес схемасы шул кала)

Кыска изложение язарга өйрәтү

Кыска изложение язу - ул эчтәлекне сөйләп чыгу түгел, ул тыңланган текст нигезендә яңасын төзү. Укучының изложениесы формасы белән кечкенә, ләкин бай эчтәлекле , беренче тексттагы информация кыска һәм гомумиләштереп бирелергә тиеш. Кыскарту вакытында укучы истә тотарга тиеш нәрсә: автор фикере сакланамы, логик бәйләнеш бармы? Кыска изложение язу өчен эшне нидән башларга?

Беренче әзерлек этабы: текстны күреп уку һәм аның өстендә эшләү. Димәк,

  • Текстны укыйбыз

  • Төп теме һәм фикерне билгелибез. Әсәр нәрсә турында? Автор ни әйтергә теләгән?

  • Микротемаларны билгелибез.

  • Компрессия (кысу ) алымы нигезендә, тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз.

  • Төрле алымнар кулланабыз ( төшереп калдыру, алыштыру һәм берләштерү)

  • Тикшерәбез: микротемалар бармы? Бер-берсе белән бәйләнгәнме? Автор фикере сакланамы?

Хәзер күрмә текст өстендә шул эшләрне башкарыйк:

Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты инде, егетләр. Әйткәнемчә, артистлар аз, кайберәүләр икешәр роль уйный. Ә пьесаны әзерли башлагач, күрәбез: китап текстында, урыны-урыны белән, әллә ниткән Пауза да очрый бит, әй. Аптырашта калдык. Безгә щунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Рауза шикеллерәк. Берәр түтиме ул? Кыз баламы? Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе? Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады. Аны да гаепләрлек түгел, бөтен гыйлеме шул газета-журналдан укыганы гына. Шулай да безгә төпле киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк та, вәссәлам, диде. Кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Өченче пәрдәнең буеннан - буена залда көлеш бер дә тынмады, кайчагында тәрәзә пыялалары “ зың!” итеп куя иде... Һәрхәлдә, без, авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең осталыкта түгел, башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган булып чыкты. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй булып күрсәткән, икенче юлысында кулак Гаптеринең олы кызы аяк өстендә ничек йоклаганны...

Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты. ( А. Тимергалиннан)

Беренче эш: Сез әдәби текст укыдыгыз, димәк әдәби стильдә язылган.

  • Төп фикер һәм фикерне билгелибез. Әсәр нәрсә турында? Автор ни әйтергә теләгән?

Көтелгән җавап: Хәнифнең сәнгать белгече дәрәҗәсенә ирешүе турында. Автор сәләтлеләр тормышта югалып калмый , ди

Икенче эш: план төзү – микротемаларны билгеләү. Ничә абзац, шулхәтле микротема.

абзаца

Микротема

1

Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена бирдек.

2

Залдагы көлү Хәнифнең уйнавында икән.

3

Хәнифнең роле интермедиягә әйләнде.

Өченче эш : Компрессия (кысу ) алымы нигезендә, тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз.

Төшереп калдыру алымы нигезендә текстны кыскарту:

Төп текст

Кыскартылган текст

Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты инде, егетләр. Әйткәнемчә, артистлар аз, кайберәүләр икешәр роль уйный.Ә пьесаны әзерли башлагач, күрәбез: китап текстында, урыны-урыны белән, әллә ниткән Пауза да очрый бит, әй. Аптырашта калдык. Безгә щунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Рауза шикеллерәк. Берәр түтиме ул? Кыз баламы? Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе?

Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады. Аны да гаепләрлек түгел, бөтен гыйлеме шул газета-журналдан укыганы гына. Шулай да безгә төпле киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк та, вәссәлам, диде. Кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Өченче пәрдәнең буеннан- буена залда көлеш бер дә тынмады, кайчагында тәрәзә пыялалары “ зың!” итеп куя иде...

Һәрхәлдә, без, авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең осталыкта түгел, башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган булып чыкты. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй булып күрсәткән, икенче юлысында кулак Гаптеринең олы кызы аяк өстендә ничек йоклаганны...


Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты



Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты . Артистлар аз.

Ә пьесаны әзерли башлагач, күрәбез: китап текстында әллә ниткән Пауза да очрый бит. Безгә щунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе?



Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады. Шулай да киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк, кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...



Залда көлеш бер дә тынмады.



Без авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган булып чыкты. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан.






Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты

Алыштыру һәм берләштерү алымы нигезендә текстны кыскарту:

Төп текст

Кыскартылган текст

Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты . Артистлар аз. Ә пьесаны әзерли башлагач, күрәбез: китап текстында әллә ниткән Пауза да очрый бит. Безгә щунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе?



Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады. Шулай да киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк, кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...


Залда көлеш бер дә тынмады.


Без авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең осталыкта түгел, башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган булып чыкты. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан.


Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты

Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты: артистлар аз. Ә пьесаны әзерли башлагач, күрәбез: китап текстында әллә ниткән Пауза да очрый. Безгә щунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе?



Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады, шулай да киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк, кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Залда көлеш бер дә тынмады.


Без авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган, сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан.


Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлагач, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты. (139) 218



Димәк, барлык кыскартулардан соң текст:

Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты: артистлар аз. Ә пьесаны әзерли башлагач, күрәбез: китап текстында әллә ниткән Пауза да очрый. Безгә щунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе? Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады, шулай да киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк, кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Залда көлеш бер дә тынмады. Без авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган , сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан.

Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлагач, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты.

Дүртенче эш: тикшерәбез: микротемалар бармы? Бер-берсе белән бәйләнгәнме? Автор фикере сакланамы? Исеңдә тот! Татар теленнән имтихан эшенә 4 сәгат (240 минут) вакыт бирелә. Беренче өлешенә 90 минут вакыт каралган. Шуның 70 минуты караламада эшләр өчен тотыла.



















Дәрес №15,16

(Дәрес – консультация)

Максаты: дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен текстка тулы лингвистик анализ ясарга өйрәнү, укучыларның монологик сөйләмен үстерү һәм сүз байлыгын арттыру, текстның семантик кырын билгеләү, сүзлек составын барлау, морфология, синтаксис, пунктуациядән үткәннәрне искә төшерү, укучыларда милли үзаң формалаштыруны дәвам итү, туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Метод: эзләнү-тикшерү, төркемнәрдә эшләү.

Дәрес тибы: проект яклау.

Дәреснең методик бизәлеше: В.Хаков “Татар теле стилистикасы” Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980, Г.Х.Әхәтов “Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге” ” Казан, Татарстан китап нәшрияты,1982, Изложениеләр җыентыгы (Татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү һәм аны үткәрү өчен), Мәгариф нәшрияты, 2001, М.З.Зәкиев “Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе” Казан, Татарстан китап нәшрияты,1984.

Ф.Яруллин “Моңлы тел” тексты, слайд-презентация, текстка анализ ясау өчен терәк схемалар.

Моңлы тел.

Безнең телебез-бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур итеп эшләргә омтыла.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк.

Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Моңа мисал итеп бик күп акыллы кешеләрнең тел турында әйткән фикерләрен китерергә булыр иде. Мин биредә бары тик К.Г.Паустовскийның туган тел турында әйткән сүзләрен искә төшерү белән генә чикләнәм. Ә ул болай дигән:”Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуы белән аңлатыла”.

Әйе, туган телне белмәү-наданлык. Әйтик, кайбер яшьләр үзләренең рухи сукырлыклары аркасында өсләренә төрле чит телдә язылган киемнәр киенеп йөрергә яраталар. Алар, үз телләрен белмәгән кебек, бу чит телдә язылган язуларны да аңламыйлар. Ә аңламаган нәрсә, билгеле, серле булып тоела. Кулларына магнитофон тотып, урамда бөтен көчкә чит телдә җырланган җырларны акыртып йөрүчеләр, мыек асларыннан гына бу җырларны яратмаучылардан көлеп, аларны наданлыкта гаепләп йөриләр. Әгәр тәрҗемә итеп карасаң, аларның бу җырлары, бәлки, үзләреннән үк көлүдер, һич югы мәгънәсез сүз боткасыдыр. Кайвакыт ачык тәрәзә аша үсмерләрнең урам бетереп шаулап-гөрләп барганнарын ишетергә туры килә. Һәм ирексездән ишетелгән бу сүзләрдән колаклар кызара. Гүя урам буйлап бу үсмерләр кешеләрнең йөзләренә пычрак атып йөриләр.

Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкыңа мәхәббәт булмаудан килеп чыга. Без бит хәтта үзебезнең яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генә керләнсә дә юып киябез. Ә менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгә кия торган күлмәк кадәр дә күрмибез. Аны теләсә ничек пычратабыз, чүплибез, сындырабыз. Күңелебездәге әшәкелекне дөньяга тел аша таратабыз. Ә тел түзә. Кыскасы, халык кечкенә булмаган кебек, кечкенә телләр дә юк. Әгәр без халкыбызның гасырлар буе тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне белергә тиешбез. Музыканы ярату өчен аны аңлау кирәк, диләр. Телне ярату өчен дә аны аңлау, һич югы аңларга тырышу кирәк. Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау-кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.

(Ф.Яруллин)

Дәрес барышы.

Укытучы

-Хәерле көн, укучылар. Бүгенге көндә күңелне борчыган мәсьәләләрнең берсе - туган телебез-татар теленең киләчәге,үсеше, бүгенге көндәге хәләте белән ризасызлык. Бу турыда телевидиние, радио, матбугатта да бәхәсләр бик күп бара. Шуңа без дә өлешебезне кертәбез. Дәреснең максаты имтиханнарга әзерләнү өчен, текстка лингвистик анализ ясарга өйрәнү, ә моның өчен 5-9 нчы сыйныфларда морфолгия, синтаксис, лексика, пунктуация буенча алган белемнәрне искә төшерербез, туган телебез-татар теленең моңлы, башка телләр арасында кирәкле тел икәненә тагын бер кат инанырбыз.

-Ә нәрсә соң ул лингвистик анализ? Гомумән, анализ төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Нәрсә бирә ул анализ? (билгеле бер текстның яки әсәрнең лексик, морфологик, синтаксик, пунктуацион үзенчәлекләрен билгеләү, тикшерү. Кешегә, эш-гамәлләренә анализ ясап, киләчәккә үсеш өчен, имтиханнарны уңышлы гына бирү өчен. )

Текстка лингвистик анализ ясарга җиңелрәк булсын өчен, эшне төркемнәрдә алып барырбыз. Кем үзен телебезнең кайсы өлкәсен яхшы беләм дип уйлый, шул төркемгә рәхим итсен.

1 нче төркем: гомуми күзәтү ясый;

2 нче төркем текстның лексик составын тикшерә;

3 нче төркем морфологик үзенчәлекләрне билгели;

4 нче төркем – синтаксик үзенчәлекләр;

5 нче төркем пунктуацион үзенчәлекләрне таба.

Ә эшебезне текст белән танышудан башларбыз.

Бер укучы текстны сәнгатьле итеп укый.

Укытучы. Бу текст Ф.Яруллиннан алынды.

-Текстта сүз нәрсә турында бара?

-Нинди тема яктыртыла?

-Автор нинди проблема күтәрә?

-Текстка нинди исем бирер идегез? Ни өчен?

-Укып кителгән өзек нинди стильдә язылган?

-Аңлашылмаган сүзләр очрадымы? Сораулар булмаса,сүз төркемнәргә бирелә. Беренче төркем текстка гомуми күзәтү ясый. Ә аларга слайдтагы терәк-схемалар ярдәм итәр.

1нче төркем . Төркем җитәкчесе белән таныштыру, максатларын, нәрсә тикшергәннәрен билгеләү.

  1. Текстның авторы - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,” Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин. Ул бүгенге көндә дә исән-сау, әле дә иҗат итүче әдип, шуңа күрә бу өзек үрнәгендә татар теленең торышы, хәле турында билгеле бер күзаллау тудырырга була.

  2. Текст тәмамланган, автор әйтәсе килгән фикер тулысынча белдерелгән, ягъни текст бердәмлеге бозылмаган, ләкин укучыга уйланырга зур урын калдыра.

  3. Текстның теле төзек һәм тәэсирле.

  4. Укучыны беренче укудан ук хисләндерә, дулкынландыра торган күренешләр сурәтләнә, бик кирәкле проблема күтәрелүе белән актуаль.

Текстның теле гади сөйләм үзенчәлекләре белән баетылган. Кисәкчәләр, тормыш-көнкүреш сүзләре һәм әйләнмәләр кулланылган. Текстның мәгънәви-семантик кырын билгеләүче сүзләргә килгәндә, иң еш кулланыла торган һәм теманы ачарга ярдәм итүче сүз - тел, аның белән янәшә, төп темага мөнәсәбәттә халык сүзе тора. Тел сүзе 26 тапкыр кулланыла, халык сүзе 8 җирдә очрый. Моннан тыш беренче зат күплек формасы (без) һәм аның иялек килеше, шулай ук үз алмашлыгының төрле формалары(13), туган һәм чит сыйфатлары еш очрый.(туган-4, чит-4).

Текстта 6 абзац, 398 сүз бар. Абзацлар үзара бик тыгыз бәйләнгәннәр һәм уңышлы итеп бүленгәннәр. Абзацларны башлап җибәрүдә бертөрлелек сизелми, автор төрле чаралардан мул файдалана. Аерым алганда, бер абзацны икенчесе белән бәйләүче чара буларак түбәндәге сүз төркемнәре кулланыла:

-исем: Телнең.....(2 урында)

-алмашлык: Безнең....; Бу нәрсә......;

-кереш сүз: Әйе, күңел байлыгы.......; Әйе, туган телне.......

Бу чараларны сайлау очраклы түгл, чөнки алар һәрберсе билгеле бер мәгънәви әһәмияткә ия. Мәсәлән, исем предметның конкрет, төгәллеген белдерә, алмашлыклар исә абзацларны бердәм тотып тора, керш сүзләр ышанып әйтү төсмерен белдерәләр, җөмлә кисәге булмыйлар.

2нче төркем телнең лексик составын тикшерү белән шөгыльләнде, сүз аларга бирелә. Алар түбәндәге схема буенча чыгыш ясыйлар.

1.Сүзләрнең килеп чыгышы. Алынмалар.

2. Синонимнар кулланылышы.

3.Антонимнар кулланылышы.

4. Фразеологизмнар кулланылышы.

5.Сурәтләү чаралары.

3 нче төркем – морфологик үзенчәлекләр.

1. Сүз төркемнәренең кулланылышы.

2. Исем һәм фигыльнең формалары.

3. Сан, алмашлык, рәвеш һ.б.сүз төркемнәренең кулланылышы.

4. Бу сүз төркемнәре нәрсә өчен хезмәт итәләр?

5. Тексттагы модаль сүз төркемнәренең әһәмияте.

6. Нәтиҗә.

4нче төркем – синтаксик үзенчәлекләр.

  1. Стиль үзенчәлеген билгеләүдә текстның синтаксисы, ягъни сөйләм төзелеше.

  2. Җөмләләр төзелеше.

  3. Гади җөмләләрнең кулланылышы.

  4. Кушма җөмләләрнең кулланылышы.

  5. Аерымланган кисәкләр.

  6. Тиңдәш кисәкләрең кулланылышы.

  7. Нәтиҗә.

5 нче төркем-пунктуацион үзенчәлекләр.

1.Фикерне төгәл җиткерүдә тыныш билгеләренең роле.

2. Текстның пунктуациясе.

3. Текстның стилен бирүдә тыныш билгеләре.

Йомгак. Әлеге анализның максаты итеп, хәзерге әдәби текстларның телен лингвистик яктан тикшерүне билгеләгән идек. Бу төр тикшеренүләр текстны яхшырак үзләштерергә, язучы стиленең үзенчәлекләрен табарга, татар теленең байлыгын аңларга ярдәм итә. Ф.Яруллинның туган тел турындагы текстын өйрәнеп түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

  1. Текст тәэсирле сурәтләү чараларына, үзенчәлекле стилистик алымнарга бай, шуңа күрә укучыга тиешле дәрәҗәдә тәэсир итә, аның хисләрен кузгата.

  2. Лексик, морфологик һәм синтаксик яктан текст дөрес һәм төзек итп, билгеләнгән максатларга яраклы рәвештә корылган.

  3. Тел ярусларының барысынан да чыгып караганда, текст уңышлы төзелгән, барлык тел чаралары да урынлы кулланылган. Шуңа күрә текст укучыга аңлаешлы һәм якын, җиңел кабул ителә.

Әйе, укучылар, бу эш сезгә имтиханда зур ярдәм булачак, чөнки телебезнең лексик, грамматик төзелешен белергә тиешбез. Киләсе очрашуга, шул теманың дәвамы буларак, текстка таянып, инша-фикерләмә язып килергә.







































Дәрес № 17

Бу дәрес курсның соңгы дәресе булып тора. Шуңа күрә нәтиҗә ясау максатыннан, ДЙА бирелгән бер вариантны укучыларга тәкъдим итәргә мөмкин.

I бүлек

С1. Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм Л1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Каен

1) Каен турында сүз кузгатканбыз икән, аның кеше өчен файдасы бик зур. 2) Ул - дөньяда ак кабыклы бердәнбер агач. 3) Аның йөз егерме төре бар. 4) Каенның суы дәва буларак та файдаланыла. 5) Себеркесе дә - үзе бер сихәт. 6) Бу агачтан фанера һәм мебель ясыйлар. 7) Каеннан метил спирты, ацетон, серкә һәм дегет эшкәртеп алына. 8) Ә каен ботаклары - шкатулкалар, футлярлар, скульптура һәм башка төрле сувенир-бүләкләр ясау өчен иң яхшы материал. 9) Әгәр, каен суы эчәбез дип, агачны җәрәхәтлибез икән, аның ярыкларына зарарлы гөмбәләр эләгә. 10) Алар, каенның үзәгенә үтеп кереп, аны черетә башлыйлар. 11) Зәгыйфь агачка урман кортлары - төрле бөҗәкләр ябырыла. 12) Тирә-юньгә ямь биреп үскән яшь каен бер заман әкренләп корый башлый.

13) Имән, чыршы һәм наратка караганда, каенның гомере кыска. 14) Әйтик, нарат, 350-600, чыршы 300-350, юкә 600 ел торса, каен 150 ел гына яши. 15) Шуңа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик. 16) Ак каеннар паркларны, шәһәрләрне бизәсен, язын чуклы шәлен бөркәнгән, алтын алкаларын таккан зифа агачлар күзләребезне иркәләсен. 17) Каеннар яшьләрен түкмәсеннәр, шәп үссеннәр!

(Вакытлы матбугаттан)

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен генә түгәрәкләп алыгыз.

А1 Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез:

  1. каенның;

  2. кабыклы;

  3. дөньяда;

  4. егерме.

А2 Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:

  1. гөмбәләр;

  2. файдасы;

  3. агачтан;

  4. кеше.

АЗ Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:

  1. турында;

  2. өчен;

  3. һәм;

  4. эләгә.

А4 Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?

  1. алтын алка таккан агач;

  2. алтын алка таккан апа;

  3. алтын алка таккан кыз;

  4. алтын алка таккан укучы.

А5 Синонимнар рәтен билгеләгез.

  1. зәгыйфь, көчсез;

  2. зәгыйфь, матур;

  3. зәгыйфь, зарарлы;

  4. зәгыйфь, файдалы.

А6 Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне

күрсәтегез.

Шуңа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик.

  1. күбрәк;

  2. агачка;

  3. миһербанлык;

  4. ягыбыздагы.

А7 Күрсәтү алмашлыгы кергән җөмләне билгеләгез.

1) Аның йөз егерме төре бар.

2) Бу агачтан фанера һәм мебель ясыйлар.

3) Каенның суы дәва буларак та файдаланыла.

4) Себеркесе дә - үзе бер сихәт.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз яки цифр белән языгыз.

В1. 11-13 нче җөмләләрдән иялек килешендәге исемне табып языгыз.

Җавап: .

В2. Беренче кызыл юлда баш кисәкләре исем белән белдерелгән

җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелган?

Җавап: .

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 9 нчы җөмләдәге кайсы сүзне яралыйбыз синонимы белән алыштырып була?

Җавап: .

В4. 16 нчы җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

Җавап: .

В5. 9-11 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

Җавап: .

В6. 14 нче, 16 нчы һәм 17 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш туры тәмамлыклар бар?

Җавап:

В7 6 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз. Җавап: .

В8 Иярчен җөмләдән соң куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Әгәр,(1) каен суы эчәбез дип,(2) агачны җәрәхәтлибез икән(З), аның ярыкларына зарарлы гөмбәләр эләгә. (4)

Җавап: .

В9 Стилистик максаттан чыгып, 12-14 нче җөмләләрнең кайсысында юнәлеш килеше кушымчасы тиңдәш кисәкләрнең ахыргысына

ялганган?

Җавап: .

III бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Әлеге биремнең җавабын 2 нче номерлы җаваплар бланкына языгыз. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

каенның гомере кыска. Шуңа күрә туган ягыбыздагы бу нәфис агачка кадер-хөрмәт, миһербанлык күрсәтик, аны күбрәк үстерик.”

җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Бу вакытта файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.











































Кушымта№2

Сочинение язганда аргументлар китерү өчен якынча әдәби әсәрләр.

1.Табигатьне саклау(экология)

Г. Бәширов “Туган ягым- яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, Ә. Баян “Сәяхәтнамә”, М. Мәһдиев “Кеше китә-җыры кала”

2. Милләт язмышы 

Г. Исхакый “200 елдан соң инкыйраз”, “Зөләйха”. Ш. Бабич “Халкым өчен”.

3. Туган тел язмышы, туган телне саклау, үстерү

Г. Тукай “Туган тел”, Н. Нәҗми “Татар теле”

4. Туган як, туган авыл, туган якка мәхәббәт, аны сагыну.

Г. Кутуй “Сагыну” , С. Рәмиев “Авыл”, Ф. Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”.

5. Кече дусларыбызга ( кошларга, хайваннарга) мәхәббәт, мәрхәмәтлелек.

Р. Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем!”, Г. Ибраһимов “Алмачуар”, М. Гафури “Кыр казы”.

6. Ана һәм бала. Анага мәхәббәт.

Ә. Еники “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, С. Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”.

7. Сугыш, сугыш фаҗигасе.

Ә. Еники “Бала”, М. Җәлил “Ана бәйрәме”, А. Гыйләҗев “Язгы кәрваннар”.

8. Әдәп, әхлак мәсьәләсе.

М. Әмир “Агыйдел”.

9. Көнчелек

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”, А. Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә”.

10. Белем, китап.

К. Насыйри “Әбүгалисина”, Г. Тукай “Китап”.

11. Һөнәр, хезмәткә мәхәббәт.

Ф. Әмирхан “Нәҗип”, Г. Ахунов “Артышлы тау буенда”.

12. Милли гореф-гадәтләрне саклау.

М. Кәрим “Озын-озак балачак”, Г. Бәширов “Туган ягым- яшел бишек”.

13. Балачак, балалар тормышы.

Г. Сабитов “Ярсулы яз”, И. Гази “Мәүлия нигә көлде?”

14. Яшәү һәм үлем. Мәгънәле итеп, үзеңнән соң яхшы исем калдыру.

Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”, С. Сараи “Гөлстан бит- төрки”, М. Җәлил “Имән”.

15. Җыр.

Ә. Еники “Кем җырлады?”

16. Театр.

Г. Тукай “Театр”, Г. Камал “Беренче театр”.

17. Дуслык.

Л. Ихсанова “Наил, Фаил һәм башкалар”, Р. Миңнуллин “Дуслык балы”.

18. Мәхәббәт.

Ф. Хөсни “Йөзек кашы”, М. Фәйзи “Галиябану”.

19. Укытучы.

Ф. Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

20. Аллага, дингә мөнәсәбәт.

Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”.






9нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә сочинение язу алгоритмы

1. Тексттагы төп проблеманы ачыклагыз. Моның өчен “Автор нәрсә әйтергә тели? Сүз нәрсә турында бара?” кебек сораулар куеп карагыз. Текстның мәгънәсен аннан алынган цитата аша яки үз сүзләрегез белән аңлатып яза аласыз.

2. Тексттан алда әйтелгән фикерегезне раслаган мисаллар табыгыз. Сез үзегез күрсәткән проблеманы (төр теманы, фикерне) раслау өчен, тексттан 2 мисал табарга тиеш. Алар аерым сүзләр яки җөмләләр белән бирелергә мөмкин.

3. Язманы логик яктан уйлап, бөтен текст итеп языгыз.

Сочинениенең эчтәлеге бөтен булырга, бәйләнешле сөйләм төзергә тиеш. Шуңа күрә текстыгызны абзацларга дөрес бүлегез. Әлеге язма эштә ким дигәндә өч абзац (кызыл юл) булырга тиеш ( 1 – текстның мәгънәсен (темасын, проблемасын) ачыклау; 2- укучының автор позициясенә карата дәлилләре; 3) укучының үз фикере, нәтиҗәсе).

4. Фикерегезне төгәл языгыз. Язма эшнең композицион ягы төзек булу зарур. Язылган фикерләр төгәл әйтелергә, бер-берсе белән бәйле булырга тиеш.

5. Сүзләрне дөрес языгыз. Сочинение хәзерге татар әдәби теленең орфографик кагыйдәләренә буйсынып язылырга тиеш. Язылышында шик туган сүз булса, орфографик сүзлектән файдаланыгыз.

6. Тыныш билгеләрен дөрес куегыз. Язмада пунктуацион нормаларның саклануы зарур. Тыныш билгеләрен дөрес куюыгызда шикләнсәгез, җөмләне башкача төзегез.

7. Сүзләрне дөрес, төгәл, урынлы кулланыгыз. Сөйләм нормаларын үтәү зарур. Синоним, антоним, фразеологизмнарны урынлы кулланырга, диалекталь сүзләрдән качарга, язма сөйләм стилен сакларга кирәк.

8. Язма сөйләм төгәл булсын. Фактик хаталар булмасын, терминнарны дөрес кулланыгыз.





9нчы сыйныф укучыларына ДЙА эшендә изложение язу алгоритмы

  1. Текстның темасын ачыклагыз, ягъни текстта сүзнең кем яки нәрсә турында булуын билгеләгез. Моны билгеләүдә сезгә текстның исеме, анда күп тапкыр кабатлана торган төп сүзләр, геройларның эш-гамәлләре, автор сүзләре ярдәм итә ала.

  2. Тексттан төп фикерне, идеяне табыгыз. Ул һәрвакыт тема белән бәйле була. “Автор нәрсә әйтергә тели? Безне нәрсәгә өнди?” – дигән сорауларга җавап табу тексттның төп фикерен, идеясен билгеләүгә китерә.

  3. Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз. Әлеге гамәл текстны җыйнакландырганда кирәк булачак. Җыйнакландырылган тектта да автор стиле сакланырга тиеш. ( Мәсәлән, әдәби текстта башлам, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелеш бирелә; тасвирлама текст сөйләм предметы һәм аңа хас төп сыйфатларны аерып күрсәтү белән аерылып тора; фикерләмә текстта гомуми тезислар, аргументлар, дәлилләр һәм нәтиҗә бирелә).

  4. Текстның микротемаларын ачыклагыз һәм язма өчен план төзегез. Микротемалар, гадәттә, абзацлар саны белән тәңгәл килә. Алар тулы бер текстның кечкенә өлешләрен тәшкил итәләр һәм бер-берсе белән бәйле булалар.

Һәр микротеманы ачыклый торган сүзләр җыелмасын туплагыз.

Һәр кызыл юлның төп фикерен ачыклагыз.

Артык һәм кабатлана торган сүзләрне төшереп калдырып, һәр абзацны аерым-аерым формалаштырыгыз.

Текстны тулы килеш укып карагыз. Кызыл юллар арасындагы бәйләнеш булуына, артык сүзләр булмауга игътибар итегез.





Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Элективный курс по татарскому языку 9класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 651 729 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.03.2016 2222
    • DOCX 135.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фазулова Гульнара Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фазулова Гульнара Ильдусовна
    Фазулова Гульнара Ильдусовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2326
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой