Эшкә бирсәң
чын күңел...
Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә.
Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле
типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен
камилләштерү бурычын куйды.
Заман таләбе -
баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп
тәрбияләү.
Белгәнебезчә, укыту өлкәсендә сәләтле
балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның
берсе булып тора. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез,
уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.
Хәзерге заман шартларында сәләтле
балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый дип әйтергә кирәк. Ни өчен
дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып,
киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.
Укучыларның иҗади казанышлары – бу
мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен
мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү
укытучы өлешенә төшә.
Гомумән, һәр уңышка ирешүнең
сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың
сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә
ала.
Татар теле һәм әдәбияты укытуны
камилләштерү, укучыларның белемгә омтылышын көчәйтү, зыялы шәхесләр тәрбияләү,
һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтле укучыларны сайлап алу максатыннан һәр
елны район һәм республикабызда фән олимпиадалары уздырыла.
Безнең мәктәп укучылары район
олимпиадаларында актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Инде 2 ел
рәттән (2013-2014, 2014-2015 нче уку елында), районыбыз данын яклап,
республика олимпиадасында укучым Хөснетдинов Нияз татар теленнән призлы
урыннар яулады.
Без бу уңышка ничек ирештек соң?
Билгеле булганча, татар теле укытучысының бурычы программада
каралган материалны аңлап үзләштерүдән, үзлегеңнән белем алуга өйрәтүдән гыйбарәт.
Бары программа материалын үзләштерү генә олимпиадада җиңүгә китерә алмый.
Моның өчен өстәмә шөгыльләнергә мөстәкыйль эшләргә кирәк.
Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары,
һәр укучының туган телен, халкының тарихын тирәнтен өйрәтү, аларга карата
мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, үз каршыбызда җитди бурычлар куябыз. Һәр
татар теле укытучысының үз бурычлары булган кебек, мин дә үз эшемдә түбәндәге
бурычларны куям:
- программа материалын бик яхшы үзләштерү;
- бәйләнешле сөйләм үстерү;
- фикерләү сәләтен үстерү;
- анализ үрнәкләрен белү;
- өстәмә чыганаклардан файдалану;
- татар халкының үткәне, бүгенгесе турындагы
материалларны өйрәнү, гореф - гадәтләре белән кызыксыну, хөрмәт итү, вакытлы
матбугат белән танышып бару, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны даими
карау;
- төрле бәйге -конкурсларда катнашу;
- милли бәйрәмнәребезне өйрәнү;
- татар халкының күңел бизәкләре – милли сәнгать
үрнәкләре белән таныштыру .
Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну, күп белергә теләү хисләре
белән янган укучылар бар. Аларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата
кызыксыну максатыннан, мин укучылар белән төрле юнәлештә эшләр алып барам.
Мәсәлән, шуларның берсе –олимпиадага
әзерләү.
Без, укучым Нияз белән, олимпиадага
әзерлек эшләренә уку елы башыннан керешәбез. Иң беренче булып, мин сәләтле
балалар белән эш планы төзедем. Планыма индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән
таныштыру, кебек эш юнәлешләрен керттем. Укучым да олимпиадага әзерләү
барышында үзен җитди, тырыш яктан күрсәтте, игътибарлы булуын тагын бер кат
раслады. Ул бик күп чыганаклар белән эшләде. Әзерлек барышында үзенең күп
белүе, тирән белемле булуы белән таң калдыра иде. Мин аңа зур өметләр багладым.
Һәм ул минем өметләремне аклады.
Республика буенча үткәрелгән татар теле олимпиадасында ул ике ел рәттән призлы урын яулады. Бу җиңү җиңел бирелмәде, әлбәттә.
Моңа ирешү өчен, алда әйткәнемчә, күп эшләр эшләргә, күп утырырга,
әзерләнергә туры килде. Ниязның тырышлыклары безгә, укытучыларга, мәктәпкә,
районыбызга зур җиңү алып килде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: тырышып,
үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар
тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар
саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.