Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Доп. образование / Статьи / Эссе "Что рассказывают письма из музея..."

Эссе "Что рассказывают письма из музея..."

  • Доп. образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Музейдагы хатлар ни сөйли?

Мин Ленинград блокадасы вакытында Морт авылында яшәгән балалар турында материалларны барлыйм. Минем алда хатлар, газета битләре, фоторәсемнәр. Фоторәсемнәрдән чал чәчәле абыйлар, апалар карый. Аларның күзләрендә җылылык, карашлары ягымлы, шәфкатьле. Ул күзләр күпне күргән, кичергән шул...

Менә абыйлы-энеле Анатолий һәм Валентин Кулаков истәлекләре. Мортка килгәндә аларга нибары 12 һәм 9 яшь булган. “ Алабуга пристанена килеп җиткәнче, дүрт ай вакыт үткән. Сугыш шулай озак барыр дип беркем дә уйламаган, күрәсең. Безнең өсләрдә футболка белән шортиклар, аякларда сандаллар. Без утырган пароход каядыр йөзә дз йөзә. Менә ул ниһаять туктады, безне толыпларга төреп, чаналарга утырттылар. Атлар, алар бик күп иде, безне каядыр алып киттеләр. Без тагын бик озак бардык, калганын хәтерләмим, ләкин бик нык салкын һәм ашыйсы килә иде. Ниндидер ыгы-зыгыга уянып китсәм, без җылыда, тәрәзәдән карасак, барлык җир ап-ак һәм тәрәзә артында бик күп кешеләр басып тора. Авыл халкы безне кызганып, кайсы икмәк, кайсы җылы оекбаш, киемнәр алып килгән иделәр”, - дип искә ала инде запастагы майор Анатолий Иванович Кулаков.

Морт авылына Ленинградның 300, 313, 320 нче мәктәпләреннән балалар күчерелә. Барлыгы 320 ленинградлы өч ел ярым безнең авылда укый, эшли, яши. Татар телендә “бәрәңге, сөт, әйрән” сүзләрен алар бик тиз өйрәнәләр.Салкын көзгә кадәр басудан башак җыялар, мәктәптә укыйлар, концертлар куялар. Инде күбесең әти-әниләре исән булмаса да, “исәнме әтием, әнием”, дип хат язалар.

Чираттагы хаттан түбәндәгеләр мәгълүм булды. Сугыш башланганда, Ларисага 12 яшь була. Бик матур,тырыш, тату гаиләдә тәрбияләнә ул. Әтисе инженер, әнисе врач булып эшли. Беренче көннән үк әтисе халык ополчениесенә китә һәм Ленинград шәһәрен саклаганда һәлак була. Әнисе белән Лариса Нева пятачогында кала. Әнисе Елена Юлиановнаны яралылар урнаштырылган госпитальгә өлкән врач итеп билгелиләр, ләкин ул тиздән авырып китә. Лариса олы яшьтәге әбисен чанага утыртып, авыру әнисе һәм юлда аларга ияргән ятим кыз Лиза белән эвакуацияләнеп Костромага барып җитүләре турында яза. Костромада Ларисаның әнисен хастанәгә салалар һәм кызга өметләнмәскә кушалар. Ләкин Елена Юлиановна бик яхшы врач була, үзе киңәшләр бирә-бирә, ул терелә. Әйе, кызы Лариса, ятим кыз Лиза, карт әнисе һәм бик күп башка яралылар бәхетеннән терелә ул. Алар мәктәп балалары белән Мортка килеп җитә.

Рәсемдә чәчләрен дүртпочмаклап үргән җитди йөзле ханым утыра. “Йомшак куллы доктор”, диләр аның турында сугыштан яраланып кайткан фронтовиклар. Тәүлекнең кайсы вакыты булмасын, азрак аксабрак бу ханым ярдәмгә ашыга. Мортта гына түгел, янәшә авылларда да бу докторны бик озак вакытлар хәтерләрендә саклыйлар. Инде сугыш бетеп, алар Ленинградка кайтып киткәч тә, артларыннан хат килеп төшә. Анда авыл халкы исеменнән колхоз рәисе, Е.Ю.Рамбольскаяга сыер да, умарта да, йөрт та вәгъдә итеп, Мортка кайтуларын үтенә. Сугыштан соң сәнгать институтын тәмамлап, кияүгә чыгып ике бала тәрбияләп үстергән Лариса Сергеевна Морт авылында Зөләйха, Тайфә, Мәрьям апаларның, гомумән , барлык Морт халкының игелеге турында яза,әле дә алар пешергән кабак бәлешләренең тәмен тоям, ди ул.

Ленинград балалары Бобров, Зельман, Яндельманнар арасында Клара Леонтьева да була. Бу турыда музейда сакланган “Яңа Кама” газетасыннан укыйм. Абыйсы Николай Леонтьев Костромадан Казанга, Казаннан Кизнер станциясенә, аннан җәяүләп Морткакилеп 320 нче мәктәп белән эвакуацияләнгән сеңлесе Клараны һәм әнисен ничек эзләп табуын искә ала. Мөселман мәчетендә рус,еврей, немец балаларын урнаштырулары, авыл халкының дустанә мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге шаккатыра аны. Николай Владимирович Леонтьевны язмыш җилләре безнең якларда калдыра. Ул озак еллар буе Алабуганың 3 нче мәктәбендә директор булып эшли.

Менә шундый язмышлар...Без бит аларның күбесе турында белмибез дә, ләкин алар күп яклары белән охшаш дип уйлыйм мин. Ленинград балалары Морт авылында үзләренә җылылык,сыеныр урын тапкан. Безнең авылның матур табигате, миһербанлы кешеләре турында якты истәлекләрен илебезнең төрле почмакларына алып китеп таратканнар, моның белән ничек горурланмыйсың. Димәк, Ленинград блокадасын өзүгә 71 ел тулу тантанасын минем авылым халкы да лаеклы билгеләп үтә.




Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 15.04.2016
Раздел Доп. образование
Подраздел Статьи
Просмотров55
Номер материала ДБ-033632
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх