Инфоурок / Русский язык / Конспекты / Эссе "Детство моей мамы"

Эссе "Детство моей мамы"

библиотека
материалов

Әниемнең балачагы...

Мин әниемне хәтерләмим. Ичмасам карточкасы, сүрәте дә юк. Минем аны нинди икәнен күрәсем килә дә бит. Миңа дүрт яшь булганда, әнием каты авырудан соң, дөнья куйган»,-дип сөйләп китә минем әнием, Шайганова Миңлегөл Габдельхак кызы.

Илдә каты сугыш барган (әнием 1941 елда туган). Ул сугыш баласы. Бәлки аның инвалид булуында да сугыш җилкеме бардыр. Үзенең балачагын хәтерләгәндә әниемнең күзендә яшь бөртекләре күренә. Миңа да аның сөйләвен тыңлавы бик авыр. Ул әлеге оныкларына карый да үзенең балачагын искә алырга ярата.

Өч бала әнисез торып калгач, минем картәти Габдельхак күрше авылдан Майшәкәр исемле олы яшьтәге бер хатынга өйләнә. “ Сезгә әни алып килдем, аны яратыгыз, тыңлагыз,- диде әти. Әни булган кеше өчебезнең дә башыбыздан сыйпады, тик аның кулы бик каты тоелды миңа...- дип хәтерли әнием. – Ул елларда без яланаяк йөри идек. Кыш җитсә, әти чабата үреп бирә иде. “Әй, чабата, чабата, чабата вак атлата”,- дип саклап кына ки дип кидерәләр иде”. Яз җиткәч, аякка су үтмәсен өчен, чабата табанына такта куеп биргәннәр. Ә инде җәй җитсә, балаларга бәйрәм. Май айларыннан бала-чага, көтүгә йөрегән мал кебек, җыелышып яланга, урманга тамак туйдырырга чыгып киткәннәр, кычыткан яфракларын,һ.б. ашарга яраклы үләннәр хәзерге заманның печенье-күмәчләрен алыштырган.

Алабута ашлары, катык салып, бик тәмле була иде”,-дип сөйли эни. Менә әле кешеләр сыерларын бетерәләр, ә ул чакта сыер бердән-бер туендыручы булган. Кыш көннәрендә сыерны өйгә кертеп сауганнар. “ Сыер кергәндә, без сәкегә менеп утыра идек”,-дип сөйли әни. Каймак, майларны сатып, шикәр-кәнфит, чәй алганнар. Әйе, ул чакның балачагы бик авыр булган. Шулай да кешеләр яшәргә тырышканнар. “ Уку яше җиткәч, әти тактадан сумка ясап бирде. Кара савытын куярга аерым бүлеме бар иде...” Киндер күлмәк киеп, агач сумка тотып мәктәпкә укырга йөрүен яхшы хәтерли әнием. Ул бик яхшы укыган. Биергә, җырларга яраткан. Тик үги әнисе усал булган, аны җәлләп бармаган. Кешеләрдә бала карап йөрегән ул. Башта үз авылларында. 7 нче сыйныфны тэмамлагач, бала карарга Уфага алып киткәннәр, соңыннан ике туган бер апасы әнине Миякә районы Җилдәр авылына алып китә. “ Бик кешелекле, йомшак күңелле иде Флүрә апам”,- дип хэтерли әнием. Ул укытучы булган, ә иптәше,хәзер мәрхүм Гали Вәлиевич врач була. Бу кешеләрдә яшәгәндә, әни беренче мәртәбә үзен кирәкле кеше итеп тоя. Ул аларның балаларын карый, өй эшләрен эшләргә ярдәм итә. Апасы белән җизнәсе аны 8 нче сыйныфка укырга бирәләр. Әнием Җилдәрдә 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Ләкин бу бәхет тә озакка бармый. Аның врач җизнәсе Галине Уфага чакыралар. Әни аларга артык тамак була. Аны тагын үз авылына (Ярмәкәй районы Гапкәрим авылына) үги әнигә кайтарып җибәрәләр. Бәла бер килсә, килә дә килә бит ул. Әни кайткан җәйне әтисе Габдельхак дөнья куя.

-Нишләргә?-дип уйлый идем, дип хәтерли әни.- Ходай бар бит ул, -ди. Әни каяндыр бер газета табып укыганда, Бәләбәй шәһәре педучилищесы, анда керү тәртибе турында укый. Мин монда керергә тиеш дип уйлый ул. Бала карап үскәнгәдер бәлки, ул балаларны бик ярата. Ярый әле тырышуы юкка булмый: әнием имтиханнарын уңышлы тапшырып, Бәләбәй педагогия училищесының башлангыч сыйныф укытучылары бүлегенә укырга алына. “ Ул заманнарда кешеләр бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк иде, кешене аңлый, кызгана беләләр иде”,- дип хәтерли әни. Аның студент еллары да авырлык белән үтә. Ярый ятимнәргә тулай торлак буш була, стипендия бирелә (10 сумнан-20 сумгача), читтән ярдәм булмый. Бер ипи өчен кыш көне авылга кайтканда, туңа, улемнән иптәшләре коткарып алып калалар. Ә өченче курста укый башлагач, әнием ревматизм белән каты авырып, дәваханага эләгә. Авырлыкларга бирешми ул, йөреп дәваланып, укуын уңышлы тәмамлый. Ә кулына диплом алганын ничек шатланып сөйли ул!

-Кая җибәрсәгез, шунда барам,-дидем. Һәм мине язмыш Стәрлетамак районы Бүреказган урта мәктәбенә алып килде. Ул вакыт мәктәп директоры булып мәрхүм Абдулла Бакый улы Дәминев эшли иде. Ул мине ачык йөз белән каршылап, эшкә алды.

Тормышның әчесен-төчесен күп күргән кеше минем әнием. Мин аның сабырлыгына, тырышлыгына карап сокланам. Ул безне дә шул сыйфатларга өйрәтә. “ Тормыш ул – көрәш, авырлыкларга түзә белегез,”-ди.

Әни Бүреказган мәктәбендә 35 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Һәрвакыт эзләнүче, яңалыкларны табучы булырга ярата. Алдынгы укытучы, агитатор, районда авыл хәбәрчесе була ул. Тырыш хезмәте өчен “ Өлкән укытучы” (“Старший учитель”) исеменә лаек була.

Хәзер эни лаеклы ялда. Картлыгы тыныч аның, балалары янында. Ул оныкларына карап, шатланып туя алмый. Олы оныгы Регина БГУ ның биология бүлегендә укый, ә Тимур балалар бакчасында. Ул аларга карый да:” Балаларым сугыш күрмәсә ярар иде, -ди.- Илдә тынычлык булса гына, балалар бәхетле була,”-ди ул.

Әни, без сине аңлыйбыз, яратабыз, озын гомер телибез, дибез без.

Алсу Балагтдинова, Бүреказган урта мәктәбенең рус теле укытучысы .

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-187647

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG