Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Статьи / Эссе Махмутовой А.Ф. "Я-педагог"

Эссе Махмутовой А.Ф. "Я-педагог"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Берничә пар кызыксынучан күзләр түземсезлек белән сыйныф ишегенә таба юнәлделәр. Менә хәзер ишек ачылачак һәм бүлмәгә моңарчы таныш түгел укытучы апа керәчәк. Ниндирәк икән ул, бик усал түгелме икән,үзе шигырь язамы икән, прическасы да, үзе дә бик матур диләр. Авылга килен булып төшеп, мәктәпкә татар телен һәм әдәбиятен укытырга килгән укытучыны, чәчләрен икедән үреп, зур бантиклар таккан кыз түземсезләнеп көтте.

Тукайга арналган иде, и җәлләде кыз бала ишек төбендә яланаяк басып торган шагыйрьне... Шушы дәрестән соң бу кыз баланың күңелендә туган телгә сөю уянды. Укытучы белән бергәләп дәресләрдә Кырлай урманнарында йөрделәр, Тамбов урамнарындагы юкәләр шаулавын тыңладылар, тапшырылмаган хатлар белән әсәрләнделәр. Күпме шигырь, хикәя иҗат ителде, Тукайга ияреп, “Исемдә калганнар” ны яздылар. Иҗат җимешләрен газета битләрендә күрү күпме сөенеч китерә иде. Өлгергәнлек аттестатын алгач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу теләге институт ишекләрен ачтырды. Яраткан остазы да күптән инде шул институтта укыта. Тырышып укыды кыз, биш ел сизелми дә үтте.

Менә шушы вакыйгаларга инде 16 ел үткән. Теге бантиклы кыз, кулына татар теле укытучысы дипломы алып, укучылары белән очрашуны көтеп, ишек төбендә басып тора.

Минем мәктәпкә эшкә килүемә аптыраучылар аз булмады: “Беткән мени сиңа, акчалы, җиңел эшләр”. Тик минем өчен мәктәп вакытлыча гына тукталыш түгел икәнен практика үтеп, дәресләр биреп йөргән чакта ук аңлаган идем. Бәлки, кечкенә чагымнан ук урамдагы иптәш кыз-малайлар белән укытучы уйнаганда, бу профессиягә кызыксыну уянгандыр, бәлки, зур әнием белән әниемнең юлыннан китеп, укытучылар династиясен дәвам итәсем килгәндер. Бәлки, бу профессиямнең гомерлек икәнен, тәүге дәресләрдән соң укучыларым тезелешеп мине озата барган чактамы, әллә практикам бетеп, укытучым: ”Молодец, Әлфинә! Укытучы чыга синнән”, - дип мактау сүзләре әйткәндә аңлаганмындыр. Ничек кенә булмасын, бүген мин тормышымны, шул терекөмештәй тик тормас, үткен карашлы кызлар-маллайларсыз күз алдына китерә алмыйм.

Һәр укытучы балалар белән эшләгәндә үз тәҗрибәсен туплый, үз уңышларының серен тырыша. Минемчә, һәрвакытта кеше ниндидер бер максатка омтылырга, эшенең нәтиҗәле булуына өлгәшергә тиеш. Максат белән бергә өметеңне дә югалтырга ярамый. “Өметсез кеше- шайтан белән бер”, - дип кабатларга ярата иде зур әнием. Киләчәк, менә шушы хәкыйкатьне аңлаган, максатлы, тырыш, үз- үзләренә ышанган кешеләр кулында.

Укытучы өчен иң кирәкле сыйфатлар- сабырлык, балаларны үз итеп, ихтирам итә, ярата белү, мөләемлелек, шул ук вакытта таләпчән дә була белү дип әйтер идем. Бу сыйфатларны бала синдә тапса, күрсә, син - балаларның яраткан укытучысы. Шушылардан чыгып, минем төп профессиональ формулам барлыкка килде: “Балаларны үзеңнекеләр кебек кабул ит, ә бала өчен син- икенче әнкәй”.

Шушы тарафтан бер легенда искә төшә. Әтисе белән улы тауда йөргәндә,

улы аягын авырттырып кычкырып җибәрә. Аның ачыргаланып кычкырганын кайтаваз кабатлый. Малай кызыксынып, “Кем син?”,- дип сорый. Кайтаваз да “Кем син?”,-дип кабатлый. Улы әтисеннән: “Нәрсә бу?”- дип сорый.Әтисе: “Моны кайтаваз диләр, ләкин бу- тормыш үзе ”, -дип җавап бирә. Менә тыңла әле: “Мин сине яратам!”, кайтаваз да шуны ук кабатлый. Күрәсеңме улым, син нинди зш башкарасаң, сиңа шуның белән җавап бир9ләр. Тормышың - синең кылган гамәлләреңнең чагылышы. Әгәр дә кешеләрнең сине хөрмәт итеп яратуларын теләсәң, үз йөрәгеңне мәхәббәт белән тутыр”,- ди.

Әйе, халык дөрес әйтә: “Ни чәчсәң, шуны урырсың. Әгәр дә мин бүген укучыларымнан күпне таләп итәм икән, иң беренче чиратта үзем белемгә омтылырга тиешмен. Балаларның ышанычын яулау өчен икейөзлелек, алдакчылык, намуссызлык кебек начар сыйфатлар тәрбиячегә хас булырга тиеш түгел. Тормыш сиңа үз эшеңнең нәтиҗәләрен кире кайтара, димәк синең һәр адымың энә күзеннән үткән, бизмәнгә салынган булырга тиеш. Максатка мондый юл белән ирешүе җиңел түгел, әлб9ттә. Йөрәгеңне балаларга бирсәң генә уңышларга ирешергә, укучыларыңның ихтирамын яулап була. Аңлагансыздыр инде, минем тәрбия системам шушы тезислардан тора.“Мин булдыра алам ”- дигән ышанычны үзеңдә генә түгел, бала күңелендәдә уятырга кирәк.. Мөгаен, шушы сүзләрне парта артында остазына карап сокланып: “Их, мин дә шулай матур сөйли белсәм иде”- дип утырган почык борынлы кыз да, беренче дәресенә дулкынланып кереп баручы яшь кенә талибә дә , һәм бүгенге көнне байтак кына тәҗрибә туплаган, тормышта үз урынын тапкан укытучы да еш кабатлыйдыр.


Автор
Дата добавления 13.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Статьи
Просмотров103
Номер материала ДВ-523933
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх