Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Эссе "Мин - укытучы"

Эссе "Мин - укытучы"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



"Мин-укытучы"

Мин язучы түгел, тик шулай да

Иҗат диңгезендә йөзәм мин.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Хаклык энҗеләре тезәм мин.

С.Әхмәтҗанова

Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган укытучы турында. Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маяк, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала.

Укытучы!  Күпме мәгънә салынган бу сүзгә... Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытучы Хөснуллина Минниса Абдул кызы - минем өчен иң сабыр, иң зирәк, иң мәрхәмәтле укытучыларның берсе иде. Нәкъ менә Минниса апа минем күңелемдә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүче булды. Аның дәресләрдә өйрәнгән барлык  шигырьләрне яттан сөйләвенә исем китә иде. Никадәр сәнгатьлелек,  тәннең һәрбер күзәнәгенә үтеп керердәй көчле аһәң бар иде аның тавышында. Укытучымның әлеге сыйфатлары мине киләчәктә мөгаллим булырга дәште. Мин һәрвакыт : “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булсам, иң зур бәхет шул булыр!”-дип уйлый торган идем. Әлбәттә, бәхет- күпкырлы төшенчә. Бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?        

Югары уку йортын тәмамлагач, кулыма диплом тотып, сөенеп тә, куркып та, укытучы булып, укучылар каршына кереп басканым бүгенгедәй хәтеремдә. Укытучы булып бик озак эшләргә туры килмәде миңа. Юлларым мине балалар бакчасына алып килде. Балаларга булган мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирде. Әтиемнән бирелгән тыйнаклык, әниемнән күчкән тырышлык, чисталык – тәрбияче эшенең төп сыйфатларыннан берсе булды.

Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин. Балалар бакчасында эшләү дәверендә, нәниләр белән эшләүче тәрбиячеләргә карата күңелемдә ниндидер бер соклану хисе туды...

Мине язмышым кире мәктәпкә, күңелемнең кайсыдыр почмагында яшеренеп яткан хыялыма, укытучы һөнәренә алып килде. Нәкъ менә балалар бакчасында алган тәҗрибәм, педагогик эшчәнлегем миңа укытучы һөнәрендә бик булыша. Бу минем балалар тәрбияләү юлында башлаган эшемнең дәвамы булып тора.

Балалар мине көннән-көн үзләренең үзенчәлекле тотышлары, кызыксынучан, һәвәс, сәләтле, булдыклы булулары белән шаккаттыралар. Ике бертөрле бала булмый, хәтта игезәкләр дә бер-берсеннән аерылып торалар. Ә укыту-тәрбия мәсьәләләре, бурычлары һәр бала өчен дә бер үк. Аларны аңлау, педагогик эшчәнлекне иң яхшы нәтиҗәләр булдыруга юнәлдерү өчен ничек якын килергә? Ничек итеп үз телләрен онытып баручы балаларда туган телгә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләргә? Бу сораулар мине һәрвакыт борчый. Тормышыбыз көн саен үзгәреп тора. Хәзерге заман укучылардан иҗади эшли белүне таләп итә. Яшь буын иҗат итәргә өйрәнергә тиеш. Бу сыйфат яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылганда гына формалаша. Укытучының иҗади шәхес, эчке һәм тышкы күркәм сыйфатларга ия, компьютер һәм видеотехника белән дус булуы, сәламәт яшәү рәвешен алып баруы, баланы да иҗади, сәнгать ягыннан үстерергә мөмкинчелекләр бирә.

Баланың укытучыга ачыктан-ачык сорау бирүе, ирекле рәвештә фикерне җиткерүе, аның белән кара-каршы сөйләшә алуы белем алуны нәтиҗәле итә. Болар барысы да баланы иҗади, белемле, игелекле, гадел, намуслы, тәрбияле яки чын шәхес итеп формалаштыру өчен мөмкинчелекләр ача.

       Балада телгә, әдәбиятка кызыксыну, мавыгу уяту – татар теле укытучысының бурычы. Мин дә үземнең эшемдә әдәби әсәрләр аша ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, аларның тормышны күзаллауларына, тәрбия, белем бирү мәсьәләләренә нинди карашта булуларына игътибарны юнәлтергә тырышам. Татар халкының бөек шагыйрьләре Габделҗаббар Кандалый, Габдулла Тукай иҗатлары аша туган телебезнең бөеклегенә ышандыруны үземнең эшемдә максат итеп куям. Бу максатларга бары тик баланы яратып, аңа  күңел җылыңны биреп , аның белән бергәләп рухи хезмәт башкарып кына ирешеп була. Җанлы аралашуны бер техник чара да алыштыра алмый. Бала белән турыдан –туры аңлашуга ни җитә!

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысына укыту-тәрбия процессының сыйфатын үстерергә булышлык итүче заманча технологияләр бик күп, ә укытучы үзенең сизгерлеге, акылы белән шул технологияләр арасыннан иң уңышлыларын сайлап, эшендә куллана белергә тиеш дип уйлыйм мин. Иң мөһиме – укытучы үз һөнәрен чын күңеленнән яратырга тиеш.

                 Мин бер гади укытучы түгел,

Бөек телнең мөгаллимәсе – татар теле мөгаллимәсе.





Автор
Дата добавления 08.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров30
Номер материала ДБ-332663
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх