Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыЭссе "Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"

Скачать материал

.           Казан шәһәре Совет районы  муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе “72 нче мәктәп”нең татар теле укытучысы Агъзамова Алисә Хәбир кызы.

Эссе: “Минем методик табышларым”.

                   

      Балаларның теле кыңгырау,

                                    Гел чыңгылдый ява мең сорау.

                                    Барсына да җавап биргәнсез

                                    Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

                                                                   Ф. Яруллин                                            

 Иртәнге салкынча һава.. Март башы. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып югалтучылары да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да бар... Кеше дөньяга ни өчен туа? Шагыйрь әйтмешли, күктә йолдызлар яна икән, димәк, моның кемгәдер кирәге бар.  Кешеләр белән дә шулай. Тик шунысы хак: кеше дөньяга бәхет өчен туа. Ә нәрсә ул бәхет? Шулай ук бик тә җитди сорау. Аның ахырына әле беркемнең дә чыга алганы юк. Һәркем үзенчә бәхетле. Үзем турында уйлыйм да, бәхет ул – җаным яраткан хезмәтем, хәлләремне сорашып, исәнләшеп киткән укучыларым дигән бер нәтиҗәгә киләм.

        Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Казан дәүләт университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

            Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, рус телле балаларны дөрес, матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, татар сәнгатенә мәхәббәт уяту. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә  бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә.... Әлбәттә,  бер генә хезмәт тә киртәләрсез генә тиешле нәтиҗәләрне бирә алмый. Һәр яңа көн яңа ачышлар, яңа прблемалар тудыра, нәрсәләрдер эзләргә, табарга мәҗбүр итә. Эшемнең башы гына булса да укучыларга дәрес бирүнең төрле ысулларын, методларын кулланып карадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә  үз башымнан кичердем.

       Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.

         Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк бигрәк тә рус телле балаларны татар теленә өйрәткәндә. Шәхсән үзем, башлангыч сыйныф укучылары белән традиционлыктан качарга тырышым, уен - дәрес, проект - дәресләрне отышлы дип табам, чөнки бала бөртөрлелектән тиз ара, аның телгә карата кызыксынуы югала. Ә төрле дәрес формаларын кулланганда (аеруча уен дәресе) ул үзе дә сизмәстән сөйләмгә, аралашуга чыга. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм. “Син бит булдырасың, балам!”— балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә.

Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар. “Һәркем үзен үзе төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч һәм ул ныклы, нәтиҗәле, заманча булырга тиеш. Ә заман укытучылардан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу –   үсеш – үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга  гына түгел, ә яңа технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

            Яңа технологияләр ярдәмендә татар  телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Шулай ук  яңа технологияләрдә мине кызыксындырган моментларның берсе: үзүзеңне бәяләү принцибы. Бу мөстәкыйльлек, гаделлек тәрбияли. Укучы дәрестә эшләсә, катнашса үзенең начар билге алмаячагын беләукучыда үзүзенә ышаныч тәрбияләнәБу шөгыль дәрес өчен гомуми бәя куюны җиңеләйтә һәм мөмкин кадәр аның объективлыгын тәэмин итә. Соңгы вакытларда  мин укучыларымның тәнәфес вакытында ял итмичә минем янга кереп утыруларын, берберсен  уздырауздыра ничек һәм кем белән өй эшен эшләүләрен, татарча авыррак сөйләшкән укучыларымның тырышып татарча сөйләшергә омтылуларын  күрәм. Өйгә бирелгән эшләр дә төрле дәрәҗәдә булу сәбәпле, укучылар һәр дәрескә нәрсәдер эшләп килергә тырыша. Бүген мин курыкмыйча, укытуда яңа технологияләр кулланып эшләү  шәхесне хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыра, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне күздә тота, балаларның фикерләү сәләтен үстетә һәм иҗади эшкә юнәлтә дип әйтә алам.

        Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була. Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен яхшы чамаларга кирәк.

      Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр баланың башына бер төрле генә алым белән тигез итеп “сала” алмыйбыз. Теге яки бу фәнне начар үзләштерә икән, бу әле баланың мөмкинлекләрен күрсәтә дип санау да дөрес түгел. Татар теленең бер кагыйдәсен белмәгән, яки язучы биографиясендәге ниндидер нечкәлекне әйтә алмаганы өчен генә балага начар билге куярга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм киресенчә. Бәлки ул биюгә, җырга, рәсем ясауга хирыстыр. Һәм башкалар, һәм башкалар... Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли - эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

 Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,
Һәрбер көнем минем хезмәттә.
Мин бит беләм: бары тырыш булса гына
Лаек була кеше хөрмәткә.
Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.
Алда әле күпме юллар бар.
Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,
Хезмәттәшләр белән эшләр өчен
Алда әле күпме еллар бар.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе "Минем методик табышларым""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Корреспондент

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 966 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.11.2016 612
    • DOCX 21.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Агъзамова Алиса Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Агъзамова Алиса Хабировна
    Агъзамова Алиса Хабировна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7229
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету "Английский язык" в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 133 человека из 43 регионов
  • Этот курс уже прошли 913 человек

Курс повышения квалификации

Основы теории обучения испанскому языку

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика обучения немецкому языку

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Современное инвестирование: углубленное изучение инвестиций и финансовых рынков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов

Мини-курс

Успешные деловые сделки: от встреч до заключения контракта

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе