Минем педагогик
табышларым
Эссе
Тәүге
дәрес биргән көнем
Калды
да бик еракта
Язмышым
шушыдыр диеп
Уйланганмы
ул чакта?...
Ф.Гыйльманова.
Мин- Багауетдинова Ландыш Хәйретдин кызы, Г.Г.Гарифуллин исемендәге
«Яңгул гомуми урта белем мәктәбе»нең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик
стажым – 15 ел. 1 нче квалификацион категорияле укытучы.
Хезмәтем
минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин -укытучы.
Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы,
беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын
салучы, дип уйлыйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел
түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң,
балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар
югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Мин-
үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне
сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтерләмим
дә.Мин бәләкәй чактан ук
укытучы булырга хыяллана идем. Ул хыялым балаларны артык яратуым, аларга белем
бирәсе килүдән чынга ашты. Тормыш җилләре мине
Арча педагогия көллиятенә китерде.Андагы мөгаллимнәргә карата булган
соклану, ярату хисләре минем хыялымны тормышка ашырырга зур этәргеч
ясадылар. Шулай ук читтән торып Казан Дәүләт Гуманитар Педагогия университетын
тәмамлау минем өчен зур бәхет иде. Безнең нәселдә укытучылар юк , ләкин алган
белемем , дөньяга карашым буенча да мин үз һөнәремне дөрес сайлаганмын дип
уйлыйм. 15 ел тәртипле
коллективта эшлим,укучылар һәм авыл халкы алдында
да йөзем ак.
Бүгенге
көндә мин Яңгул гомуми урта белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укытам.
1 нче сыйныфны җитәклим. Укучыларымны бик яратам, алар да мине хөрмәт итәләр.
Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район бәйгеләрендә
катнашабыз. Ата-аналар да безнең зур ярдәмчеләребез. Алар белән уртак тел табып
эшләве үзе рәхәт. Сыйныф җитәкчесе буларак “Милли гореф-гадәтләребез аша
әхлаклы,намуслы һәм дус коллектив туплау” дигән проблема өстендә эшлим. Бу
тема бүгенге көндә дә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Үз эшемдә төп
максат итеп, укучыларны һәр яктан да шәхес итеп тәрбияләүне, аларны чын кешеләр
итеп үстерүне, кешеләр арасында үз урынын табарга өйрәтүне куям. Шушы максаттан
чыгып, төрле бурычлар билгеләдем:
1.Укучыларны чын
кеше итеп тәрбияләү.
2.Укучыларда әхлак
сыйфатлары тәрбияләү.
3.Балаларның иҗади
сәләтләрен, аралашу осталыгын арттыру.
Шулай ук эшемдә
түбәндәге принципларга таянам:
1.Һәр
тәрбияләнүчегә кабатланмас шәхес итеп карау.
2.Һәрбер укучыны
кеше буларак хөрмәт итү.
3.Укучыларга
карата ышаныч белдерү.
4.Һәръяктан да
үрнәк булу.
5.Максат кую һәм
аңа ирешү.
6.Үз-үзеңә һәм
тирә-якка ихтирамлы булу.
7.Укучыларның иң
якын кешесенә әверелү.
Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Минем
бурычым-ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы.Ул
кешенең үз сәләтен ача белүендә дә,хезмәтне яратып башкаруында да,дөньяның
матурлыгы белән хозурлануында да,баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш
таба.Укытучының төп эше,минемчә,шул бәхетне һәр балага тигез итеп бүлә белүдер.
Бүгенге
көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп
дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш
тапсын. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның
белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена
газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен.
Замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас
өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә
туры килде. Сәләтле
балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без –
укытучы исемен йөртүчеләр,а ларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Район
күлмендә үткрелгән олимпиадаларның муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларым
– эшемнең нәтиҗәсен күрсәтеп тора.
Үз эшеңне
яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан
үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып
йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын
укучыларым белән саубуллашыр вакыт килеп җитәр. Аларга карыйм да моңсулана
башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык,
горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басарлар, туры юлдан
китәрләр дип ышанып калам.
Озак та
үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен, алар да җыелып килерләр. Ә
мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам.
Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.
Укучылар,килеп,башын
ия, Сөйләп кенә биреп буламы соң
Авыл халкы тирән
рәхмәтле. Яшьнәп үткән матур гомерне?!
Көнне төнгә ялгап
эшләгәнгә, Кешеләргә кирәгеңне тою
Урыным түрдән,үзем
хөрмәтле. Иң зур бәхет шушы түгелме?!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.