Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Эссе на татарском языке . " Дәүләттә ришвәтчелек күбрәк булган саен законнар да күбәя бара."

Эссе на татарском языке . " Дәүләттә ришвәтчелек күбрәк булган саен законнар да күбәя бара."

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Дәүләттә ришвәтчелек күбрәк булган саен законнар да күбәя бара.


Нәрсә ул – ришвәтчелек? Коррупция нәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлатыла: “Хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану”. “Кайбер илләрдә киң таралыш алган”, - дип яза энциклопедия. Ул илләрнең берсе без булабыздыр инде. 2000 елда “нибары” 82 нче урында булсак, хәзер 143 нче дә, Африканың нәм-нәм кабиләләре яшәгән илләр белән бер сафта. Бу “куркыныч күренеш”кә каршы әледән-әле көрәш башланып тора. Ришвәтчелек турында эссе язарга булгач, уйга калдым. Бу турыда телевидениедә, матбугатта,халык телендә, мәктәптә бик күп укыла, языла, ишетелә.

Ришвәтчелек – ул ниндидер эшне үз файдаңа тормышка ашыру өчен куллану. Күп очракта бу термин социаль өлкәгә һәм бюрократ аппаратына кагыла. Күп илләрдә ришвәтчелек өчен төрмәгә дә утырталар. Ришвәтчелекнең иң төп сыйфаты каршылык була. Бу каршылык күбесенчә эш бирүче һәм эшләүче арасында чыга. Күп күренешләр җинаятьчелеккә китерәләр. Ришвәтчелекнең эчендә төрле катлам кешеләре катнаша ала. Дәүләт аппаратында утыручы да, хокук сагында торучы да, гади эшче дә. Ришвәтчелек өч төркемгә бүленә.

1. Көнкүреш ришвәтчелек. Үзләренең хөкумәт җитәкчеләренә һәм аларның гаиләләренә бүләкләр бирү.

2.Эшлекле ришвәтчелек. Бу ике якның үзара хезмәт буенча бәхәсе.

3.Югары властьның ришвәтчелеге . Социаль демократик системадагы югары суды керә.

Ришвәтчеләргә каршы хөкүмәт кенә түгел, ил бөтен халкы белән көрәшергә тиеш. Кабинетларда көрәшә торалар, ә ришвәтчелек тамырларын

җәя бара. Югарыга таба. Халыкның коррупциягә каршы көрәштә төп таяныч булачагына никтер ышанасы килми. Моның ике төп сәбәбе бар.

 Беренче сәбәп – халыкның ришвәтчелеккә каршы көрәшүчеләргә ышанычы юк. Башлыйлар да коррупциягә каршы көрәшне, ниндидер әкияти ришвәтчеләрне эзлиләр. Кайда соң ул ришвәт бирүче түрәләр, ауу! Нигә сезне ул комиссияләрдә мифик ришвәтчеләрне эзләп утыручылар бер дә эзләп таба алмый?

Ә бит эшләргә уйласаң, фантазия җитәрлек. Җылы кабинетыңнан чык та, йөр саз ерып авыллар буйлап, сора капка төбендә гәпләшеп утыручы агайлардан. Әйтеп бирерләр – “менә монысы хакимият башлыгының кибете, тегесе хакимият башлыгы урынбасарыныкы, ә-әнә тегендә хакимият башлыгының ял йорты.Тот та тикшер, нинди акчага алынган кибет, нигә ял йорты документларда “варислар йорты” булып санала .Башта күрсәт үзеңнең ришвәтчеләргә каршы көрәшкәнеңне, аннары бер бичара авыл агаеның үзе шикелле үк бичара шәфкать туташына биргән бер кап кәнфитен күпсенерсең.

Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең бернинди нәтиҗәгә китермәячәген аңлаган халык бу күренешкә үзе үк ияләнеп бетте. Монысы – икенче сәбәп. “Не так страшен черт, как его молюют”, – ди урыслар. Бирә белсәң, алай ук куркыныч түгел икән бит!  Һәм ул күпчелек өчен уңайлы да. Ришвәт алып, шунда эшен җиренә җиткереп башкарган түрәләрне ярата да башлады халык. “Гадел түрә”, диләр андыйлар турында. “Эчеп эләккән идем, нибары 500 сумга җибәрде, әйбәт гаишник”, “Субсидиянең яртысы аңа, яртысы миңа, ул алып бирергә булышты бит, әйбәт башлык!”

Әле кем ала икәнен белсәк, бирер идек” дип, кулларына акча тотып, балаларын югары уку йортына кертергә килгән ата-аналарга ни дисең? “Акчасыз гына да, үз белемнәрегез белән кереп була” дип әйтергә хәтта ришвәтчелеккә каршы көрәшүче түрәләрнең дә теле әйләнми. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкәнче, акча биреп, проблемаларыңны хәл итү отышлырак. Тавыш чыгарып, үз башыңа өстәмә проблемалар алып, суд юлын таптаргамы? Ю-ук, кирәк түгел! Акчаңны ал да эшеңне эшлә!

Бу күренеш шулкадәр киң таралды, хәтта ул гаеп эш булып саналмый. Чыннан да, гаепләргә кемнең хакы бар? Берәү акча бирә, икенчесе ала. Ул бит аларның шәхси эше. Үз акчасын бирә бит ул, кешенекен урламый! Күп очракта әле үз теләге белән. Сөенә-сөенә дә бирергә мөмкин. “Аллага шөкер, алучысы табылды”.

Түрәләр бер куллары белән көрәшә ришвәтчелек белән, икенче куллары ришвәт ала тора. Ә ришвәтчелек илне черетә. Исерек шофер бер ришвәтче гаишниктан котылып, икенче чатта кеше бәрдерә...Күпме кеше гомере өзелә! Надан студент акча исәбенә адвокат, төзүче, табиб, укытучы була. Дәүләтнең киләчәге алар кулында кала бит!

 “Алтын кулны пычак кисмәс” дигәнне үзләштергән халык һәм бу мәкальне бик яратып үз эшләрендә кулланган түрәләр шәхси әңгәмәләрдә ришвәтчеләрне Кытайдагы кебек стенага терәп атуны хуплый. Менә монысы гаҗәп. Патрон җитмәс бит!

Мәгариф өлкәсендә ришвәтчелек беренче урында тора. Икенче урында – сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәләре. Өченче урында исә – авыл хуҗалыгы.

Хәзерге вакытта югары уку йортына кергәндә укучылардан ришвәт алу күзәтелә. Бу хокук бозуга китерә. Стундентларга тизрәк һәм җиңел диплом алырга кирәк, ә укытучылар нинди “белемле” белгечләр әзерләвенә игътибар итми.Ул белгечләрдән нинди файда килер икән?

Соңгы вакытта армиягә яраклыларга ялган белешмә бирү киң таралган. Ә бит ир-егетләр өчен Ватанны саклау - изге бурыч булырга тиеш.Кайда сез чын ир – егетләр?Сез нинди гаилә башлыгы булырсыз?

Сәламәтлек саклаучы, Гиппократ анты биреп диплом алучы табибларыбыз кәсәләренә акча шудыртмасаң, җентекләп авыруың белән кызыксынмый да.

 Ришвәтчелек якты киләчәккә өметне сүндерә. Моның шулай икәнлеген Татарстанда һәр кеше бик яхшы аңлый.

Без күпме генә көрәшсәк тә ришвәтчелек барыбер яшиячәк, тамырларын нык җәеп өлгергән. Киләчәк буын тормышында ришвәтчелекнең тамырларын төптән кисеп аттсыннар иде.Җир шарында гаделлек хөкем сөрсен иде.































Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “Утяшкино төп белем бирү мәктәбе” төп белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Утяшкинская основная школа Новошешминского муниципального района РТ”.







Тема: Дәүләттә ришвәтчелек күбрәк булган саен законнар да күбәя бара.

Чем больше коррупции в государстве,тем больше законов.



Башкарды: 7нче сыйныф укучысы

Гафарова Инзилә Илшат кызы.

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хәлилова Ә.В.


Выполнила: ученица 7 класса

Гафарова Инзиля Илшатовна.

Руководитель: учитель татарского

языка и литературы Халилова А.В.

















2015год.



































































































Күптән түгел “хакимият сәгатьләре” кысасында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко югары уку йортларында чәчәк аткан коррупциягә каршы көрәш системасын булдыру мәсьәләсен дә кузгаткан иде. Бик тиздән югары уку йортлары педагогик составының хезмәт хакы һәм уку йортын финанслау турыдан-туры аларның эшләү сыйфатына һәм студентларның карьера үсешенә бәйле булачак.

Коррупция очрагында тотылу исә укытучыларның үзләренә генә түгел, ул укыткан белем йортына да зыян китерәчәк. Бу очракта хәтта югары уку йортын ябарга да мөмкиннәр. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Дәүләт Думасы Административ хокук бозулар Кодексына төзәтмәләр кертергә җыена. Сүз мәгариф өлкәсендә кылынган хокук бозулар турында бара.

Ләкин мәсьәләнең катлаулылыгы башкада, әлбәттә. Министр фикеренчә, ике як та ришвәтчелек белән көрәшергә атлыгып тормый. Чыннан да, студентларга тизрәк һәм җиңел диплом алырга кирәк. Ә укытучылар ришвәт алганда, күп очракта, нинди “белемле” белгечләр әзерләвенә игътибар итми. Фурсенко вәгъдә итүенчә, хәзер алар югары уку йортларын контрольдә тотачак. Теге яки бу югары ук йортын тәмамлаган студентларның эшкә урнашу-урнашмавын, белгечлек буенча эшләү



















Ришвәт алырга әзер кешеләр табылып тора. Имтихан бирүнең яңа формасын гамәлгә кертү белән дәүләт халык алдына яңа бурыч куйды. Бу өлкәдә кайнаган кешеләр әлеге системаны алдау ысулларын булдыра. Нинди генә хәйләләр күрелми. 2008 елны Татарстанның Балтач районында, әйтик, БДИ мисалларын подвалда укытучылар һәм студентлар чишеп утырган. Әлбәттә инде, бушка түгел. Узган елны Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә шау-шу купты. Милиция вәкилләре имтиханга килмәгән укучылар урынына укытучылар һәм студентлар кереп утыруын ачыклады.

Быел да имтиханнар тапшыру кампаниясе скандалсыз гына узмады. Бу юлы 30 меңнән дә кимрәк кеше яшәгән Ростов өлкәсенең Морозовски шәһәре даны бөтен илгә таралды. Анда укучылар өчен рус теленнән имтихан бирергә алынган 30 укытучы тотылган. Бер кеше хәбәре буенча килгән погонлылар кул астына кирәкле әдәбият һәм сүзлекләрне алып, сынау тапшыра башлаган мөгаллимнәргә юлыккан.

Кичә чыгарылыш сыйныфлар икенче мәҗбүри имтиханны - математиканы тапшырды. Бу юлы газета битләренә Әстерхан өлкәсенең Володарски районы эләкте. Янә укытучылар укучылары өчен биремнәрне чишеп, аларны телефон аша хәбәр иткән. Ә бит бу әле закон бозуның ачыкланган очраклары гына. Тотылмаганнары исә йөзләрчә тапкыр күбрәк. Ришвәтчелекнең бер системасын җимерделәр - икенчесе төзелә башлады



















Бу атнада коррупциягә каршы көрәш тагын бер көч белән алдырып китте. Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев “Российская газета” битләреннән калын кесәле ришвәтчеләргә каршы көрәш башлаячагын игълан итте. Быел Русиядә 10 200 ришвәт алу очрагы теркәлгән. Шуларның 193 ендә генә зур суммалар бирү-алу очраклары. Илдәге регионнарның яртысында зур күләмдә ришвәт алучылар бөтенләй юк, имеш. Министр бу саннарга ышанмавын белдергән, регионнардагы милиционерларны вак-төяк ришвәтчеләрне тотып, сан артыннан кууда гаепләгән. Рәшит Нургалиев бурыч итеп Русиянең һәр регионында елына һичьюгы бер “эре” ришвәтчене эләктерү икәнлеген ачыктан-ачык әйтеп биргән.

 

Татарстанда былтыр 355 ришвәтчелек очрагы теркәлгән, ди. Бер уйлаганда, күп кебек, көн саен диярлек бер ришвәтчене эләктереп торалар. Республикада бары 10 көн генә ришвәтсез узган булып чыга. Шулай да, бу атнада “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе уздырган түгәрәк өстәлдә ришвәтчелеккә каршы көрәшнең тиешле нәтиҗә бирмәвен билгеләп үттеләр. Болары төп корал итеп ришвәтчеләргә каршы халыкны күтәрмәкче.

 

Кабинетларда көрәшә торалар, ә ришвәтчелек тамырларын җәя бара. Югарыга таба. Халыкның коррупциягә каршы көрәштә төп таяныч булачагына никтер ышанасы килми. Моның ике төп сәбәбе бар.

 

Беренче сәбәп – халыкның ришвәтчелеккә каршы көрәшүчеләргә ышанычы юк. Башлыйлар да коррупциягә каршы көрәшне, ниндидер әкияти ришвәтчеләрне эзлиләр. Кайда соң ул ришвәт бирүче түрәләр, ау! Нигә сезне ул комиссияләрдә мифик ришвәтчеләрне эзләп утыручылар бер дә эзләп таба алмый?

 

Ә бит эшләргә уйласаң, фантазия җитәрлек. Җылы кабинетыңнан чык та, йөр саз ерып авыллар буйлап, сора капка төбендә гәпләшеп утыручы агайлардан. Әйтеп бирерләр – “менә монысы гылава кибете, тегесе замгылаваныкы, ә-әнә тегендә гылаваның ял йорты, анда атна саен тәтәй кызлар алып кайталар”. Тот та тикшер, нинди акчага алынган кибет, нигә ял йорты документларда “пионерлар йорты” булып санала һәм нигә пионерлар ял итәсе урынга анда комсомолкалар “эшләп йөри”? Башта күрсәт үзеңнең ришвәтчеләргә каршы көрәшкәнеңне, аннары бер бичара авыл агаеның үзе шикелле үк бичара шәфкать туташына биргән бер кап кәнфитен һәм арзанлы коньягын күпсенерсең.

 

Халыкны битарафлыкта гаепләгәнче, башта моңарчы ришвәтчеләргә каршы көрәшүчеләрнең язмышы белән кызыксынып карарга иде. Менә ике генә мисал.

 


Чүпрәле оппозициясе ничә еллар буе хакимият башлыгының миллионлаган акча урлавын әйтеп хатлар язды, пикет-митинглар уздырды. Хәтта Чүпрәле сазын ерып, барып йөрисе дә юк. Кремль каршына килгән агайлар белән генә сөйләш. Ничә еллар буе Казан юлын таптый торгач, хакимият башлыгы Җәүдәт Гафуровны эшеннән алдылар, һәм утыртып куйдылар. Рәшәткә артына түгел, мактый-мактый, тагын да җылырак урынга. Хәзер шушы процессны башкарган җитәкче халыкны ришвәтчелеккә каршы көрәшкә чакыра. “Бүре бар!” дип сөрән салып, кешеләрне алдаган малай кебек. Хәзер районга бүре түгел, аждаһа килсә дә, дәшмәячәкләр. Алар шуны аңламый. Яки аңламаганга салыша.

 

Берничә еллар элек Мөслим халкы җирле түрәләрнең башбаштаклыгыннан зарланып хатлар сырлады. Андагы мәгълүматлар өстендә тикшерү үткәрсәң, ярты җитәкчелекне утыртып куярга буладыр. Ә нәтиҗә нинди? Нәтиҗә юк, хакимият өстеннән жалу язып йөрүчеләрне районнан сөрделәр. Хәзер шома битле түрәләр ни йөзләре белән Мөслим халкын ришвәтчелеккә каршы көрәшкә өнди ала? Кем аларга ышана?

 

Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең бернинди нәтиҗәгә китермәячәген аңлаган халык бу күренешкә үзе үк ияләнеп бетте. Монысы – икенче сәбәп. “Не так страшен черт, как его молюют”, – ди урыслар. Бирә белсәң, алай ук куркыныч түгел икән бит!  Һәм ул күпчелек өчен уңайлы да. Ришвәт алып, шунда эшен җиренә җиткереп башкарган түрәләрне ярата да башлады халык. “Гадел түрә”, диләр андыйлар турында. “Эчеп эләккән идем, нибары 500 сумга җибәрде, әйбәт гаишник”, “Субсидиянең яртысы аңа, яртысы миңа, ул алып бирергә булышты бит, әйбәт башлык!”

 

Әле кем ала икәнен белсәк, бирер идек” дип, кулларына акча тотып, балаларын вузга кертергә килгән ата-аналарга ни дисең? “Акчасыз гына да, үз белемнәрегез белән кереп була” дип әйтергә хәтта ришвәтчелеккә каршы көрәшүче түрәләрнең дә теле әйләнми. Ришвәтчелеккә каршы көрәшкәнче, акча биреп, проблемаларыңны хәл итү отышлырак. Тавыш чыгарып, үз башыңа өстәмә проблемалар алып, суд юлын таптаргамы? Ю-ук, кирәк түгел! Акчаңны ал да эшемне эшлә!

 

Бу күренеш шулкадәр киң таралды, хәтта ул гаеп эш булып саналмый. Чыннан да, гаепләргә кемнең хакы бар? Берәү акча бирә, икенчесе ала. Ул бит аларның шәхси эше. Үз акчасын бирә бит ул, кешенекен урламый! Күп очракта әле үз теләге белән. Сөенә-сөенә дә бирергә мөмкин. “Аллага шөкер, алучысы табылды”.

 

Түрәләр бер куллары белән көрәшә ришвәтчелек белән, икенче куллары ришвәт ала тора. Ә ришвәтчелек илне черетә. Исерек шофер бер ришвәтче гаишниктан котылып, икенче чатта кеше бәрдерә... Надан студент акча исәбенә адвокат, төзүче, табиб, укытучы була...

 

Алтын кулны пычак кисмәс” дигәнне үзләштергән халык һәм бу мәкальне бик яратып үз эшләрендә кулланган түрәләр шәхси әңгәмәләрдә ришвәтчеләрне Кытайдагы кебек стенага терәп атуны хуплый. Менә монысы гаҗәп. Патрон җитмәс бит!

 

------

2007 елда районда коррупциягә каршы комиссия төзелде. Бүген без укучыларыбыз игътибарына 2011 елда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру чаралары турында хисап тәкъдим итәбез.

Былтыр коррупция юнәлешендәге җинаятьләрнең ачылмавын  билгеләп үтү куанычлы. Ләкин комиссия әгъзалары үзләренең нәтиҗәләре белән генә чикләнмәделәр һәм  җәмәгатьчелек фикерен сорашып белү максатында район сайтына анкета урнаштырдылар, аның  сорауларына теләге булган бөтен кеше җавап бирә алды. Шул ук максатта район кешеләреннән социаль сораштыру үткәрелде.
Прокуратура мәгълүматлары буенча 2011 елда милициянең “Кама”  контроль пункты инспекторларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең ришвәт бирергә маташулары турында гаепләү нәтиҗәсе белән 4 җинаять эше теркәлде, кузгатылды һәм судка җибәрелде.
Ел дәвамында комиссия утырышларында бюджет учреждениеләрендә сатып алуларны оештыру өлкәсендә коррупциягә каршы эш; товарлар белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру, эшләр башкару, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен хезмәтләр күрсәтү турындагы мәсьәләләр каралды. ТР Контроль-хисап палатасының тикшерү нәтиҗәләре буенча былтыр килешүләрне бозу теркәлмәде.
 2011 елда коррупция факторларын киметү һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый яктан регламентлаштыру өчен 93 хокук акты эшләнде һәм расланды. Болар–район Советы карарлары, муниципалитет башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе карарлары, күрсәтмәләре: “Район мәҗбүри  медицина иминиятенең муниципаль норматив  хокук актлары һәм муниципаль норматив  хокук актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибе турында” район башлыгы карары,   “Коррупция мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре өчен” махсус хәбәрдарлык әрҗәләре турында” башкарма комитет җитәкчесе карары;  “2012-2014 елларга Комплекслы коррупциягә каршы программаны раслау турында” Совет карары һ.б.лар. 2009-2011 елларга 47 программа чараларының 45е үтәлде. Күп функцияле үзәк ачу белән бәйләнгән  башка ике чара 2012 елга күчерелде.
Бәйсез экспертиза үткәрү максатында былтыр район сайтына 73 норматив-хокук акты урнаштырылды. Моннан тыш, 562 акт ведомство экспертизасы узды, шулай ук коррупция фактлары ачыкланмады. Шул ук вакытта башкарма комитет җитәкчесенең 58 карарына (алар белән административ нормативлар расланды) район прокуратурасы  тарафыннан протест белдерелде. Протестларны карау нәтиҗәләрен исәпкә алып, “Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы РФ Федераль законына каршы килүче административ регламентлар нормаларына тиешле үзгәрешләр кертелде.
Коррупциягә каршы эш белем бирү учреждениеләрендә дә максатка ярашлы  алып барыла. Шул максатта мәктәпләрдә “Закон һәм без”, “Коррупция һәм коррупциягә каршы” мәгълүмати стендлар бизәлде. Мәктәп  хезмәткәрләре белән Россиядә һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы стратегия темасына производство киңәшмәләре, шулай ук “Хокук тәрбиясе: уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек бердәмлеге”, “Коррупциягә каршы Россия законнары” семинарлары үткәрелде.
Ел дәвамында “Ришвәт бирергә кирәкме?”, “Хокук һәм закон”, “Намус һәм вөҗдан кушканча яшәргә” һ.б. темаларга сыйныф сәгатьләре, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар, ә аның кысаларында мәктәп  укучылары арасында “Илнең киләчәге–минем кулларда” исемле республика иншалар конкурсы оештырылды. Бер үк вакытта “Гражданнарның хәзерге хакимияткә ышанулары турында”, “Мин коррупция турында нәрсә беләм?” сораулары буенча югары сыйныф укучыларының анкеталары үткәрелде. “Нәрсә ул әхлак-хокук мәдәнияте?”  темасына әңгәмәләр, “Тәртипле кеше булу җиңелме?”, “ Коррупция кешеләрнең кайсы якларына тәэсир итә?” дигән түгәрәк өстәлләр, “Коррупциягә каршы көрәшергә кирәкме?”, “Ышанам-ышанмыйм” дебатлары, “Намуслы яшәргә кирәк” дигән плакатлар конкурслары да балалар һәм өлкәннәр өчен эзсез генә узмагандыр.
Җәмәгатьчелекне активлаштыру, урын алып торучы тискәре күренешләргә халыкта коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында халыкка хәбәр итүне  тәэмин итү өчен район газетасы белән хезмәттәшлек  җайга салынды. Район Советы һәм башкарма комитеты  юристы өстәмә рәвештә гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Район сайтында “Прокуратура хәбәр итә” бүлегендә аңлату материаллары, аеруча актуаль дәүләт (муниципаль) функцияләре һәм хезмәтләре буенча сорауларга җаваплар урнаштырылды. Район үзәге урамнарына “Коррупциягә–көрәш!”, “Мин коррупциягә каршы!” дип язылган баннерлар куелды.
Районның 12 муниципаль хезмәткәренә прокуратурадан язма мәгълүмат керемнәр, милек һәм милек  характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү өчен сәбәп булып торды. Районның  70 муниципаль хезмәткәрен эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча 1 тикшерү үткәрелде,  аның барышында 3 муниципаль хезмәткәрнең эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашуы беленде. 15 муниципаль хезмәткәргә керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр хакындагы мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгы турындагы таләпләрне үтәмәүләре өчен шелтәләр ясалды.

------

Ришвәтчелек якты киләчәккә өметне сүндерә. Моның шулай икәнлеген Татарстанда һәр кеше бик яхшы аңлый.

Корру́пция — термин, обозначающий обычно использование должностным лицом своих властных полномочий и доверенных ему прав в целях личной выгоды, противоречащее законодательству и моральным установкам. Наиболее часто термин применяется по отношению к бюрократическому аппарату и политической элите. Соответствующий термин в европейских языках обычно имеет более широкую семантику, вытекающую из первичного значения исходного латинского слова.

В большинстве Европейских стран коррупция относится к уголовным преступлениям.

Характерным признаком коррупции является конфликт между действиями должностного лица и интересами его работодателя либо конфликт между действиями выборного лица и интересами общества. Многие виды коррупции аналогичны мошенничеству, совершаемому должностным лицом, и относятся к категории преступлений против государственной власти.

Коррупции может быть подвержен любой человек, обладающий дискреционной властью — властью над распределением каких-либо не принадлежащих ему ресурсов по своему усмотрению (чиновник, депутат, судья, сотрудник правоохранительных органов, администратор, экзаменатор, врач и т. д.). Главным стимулом к коррупции является возможность получения экономической прибыли (ренты), связанной с использованием властных полномочий, а главным сдерживающим фактором — риск разоблачения и наказания.

Виды коррупции

Бытовая коррупция порождается взаимодействием рядовых граждан и чиновников. В неё входят различные подарки от граждан и услуги должностному лицу и членам его семьи. К этой категории также относится кумовство (непотизм).

Деловая коррупция возникает при взаимодействии власти и бизнеса. Например, в случае хозяйственного спора, стороны могут стремиться заручиться поддержкой судьи с целью вынесения решения в свою пользу.

Коррупция өч төркемгә бүленә.

  1. Көнкүрешле коррупция. Үзләренең хөкумәт җитәкчеләренә һәм аларның гаилләренә бүләкләр бирү.

  2. Эшлекле коррупция. Бу ике якның үзара хезмәт буенча бәхәсе.

  3. Югары властьның коррупциясе. Икдисатның демократик системадагы югары суды керә.





Коррупция – термин, гадәттә эшнең хәле үзеңнең максаты белән куллану. Күп чакларда бу термин игдисак элитасына һәм бюрократ аппаратына кагыла. Күп илләрдә ришвәтчелек өчен түрмәгә дә утыртырга мөмкин.

Коррупциянең иң төп сыйфаты барлыкка конфликт була. Бу конфликт күбесенчә эш бирүче һәм эшләүче арасында чыга. Күп күренешләр мошенничествага китерәләр. Бу категорияне дәүләт каршысына белдерәләр. Коррупциянең эчендә төрле кеше була ала.



Коррупция верховной власти относится к политическому руководству и верховным судам в демократических системах. Она касается стоящих у власти групп, недобросовестное поведение которых состоит в осуществлении политики в своих интересах и в ущерб интересам избирателей.

Гипотезы о причинах высокой коррупции

Рассматриваются и другие предположения в отношении обстоятельств, которые возможно являются причинами высокой коррупции:

  • низкий уровень заработной платы в государственном секторе по сравнению с частным сектором;

  • государственное регулирование экономики;

  • зависимость граждан от чиновников, монополия государства на определённые услуги;

  • оторванность бюрократической элиты от народа;

  • экономическая нестабильность, инфляция;

  • этническая неоднородность населения[20];

  • низкий уровень экономического развития (ВВП на душу населения);

  • религиозная традиция[21];

  • культура страны в целом.

На сегодняшний день не существует единого мнения касательно подтверждения данных гипотез[22].

Так, повышение заработной платы в государственном секторе по сравнению с частным сектором не приводит к немедленному снижению коррупции. С другой стороны, это способствует постепенному повышению уровня квалификации бюрократии и в долгосрочной перспективе имеет позитивный эффект. В странах с наиболее низким уровнем коррупции зарплата чиновников в 3—7 раз превышает заработки в производственном секторе.

Одним из наиболее спорных вопросов является роль государственного регулирования рынков и государства как монополиста. Сторонники свободного рынка указывают, что уменьшение роли государства и рост конкуренции способствуют снижению коррупции, поскольку тем самым снижается объём необходимых дискреционных властных полномочий и сокращаются возможности добиться преимущественного положения на рынке посредством протекционного регулирования, а следовательно, возможности для поиска ренты. Действительно, для всех стран с низкой коррупцией характерна относительно свободная экономика. Наоборот, плановая экономика, характеризующаяся монопольной властью чиновников и поддерживающая цены на уровне ниже рыночных, порождает стимулы для взяточничества как средства получения дефицитных товаров и услуг[23].

Существует также ряд возражений данному аргументу. Во-первых, частный сектор не всегда в состоянии предложить удовлетворительное решение проблем, и в таких случаях большинство людей считает оправданным вмешательство государства. Это, в свою очередь, создаёт предпосылки для недобросовестного надзора и сбора государственной ренты. Таким образом, полное избавление от коррупции оказывается невозможным даже в открытой экономике. Во-вторых, процесс экономической либерализации осуществляется правительством, и поэтому по своей сути также является активным вмешательством в экономику (которое вдобавок может сопровождаться созданием источников коррупционного обогащения на приватизации). Поэтому на практике начальный период либерализации нередко характеризуется противоположным эффектом — всплеском коррупции[24]. В-третьих, исследования показывают отсутствие зависимости уровня коррупции при либерально-демократической политической системе от того, придерживается ли руководство страны неолиберальной или социал-демократической идеологии[25]. Более того, во многих странах с низкой коррупцией относительно большие налоги и государственные расходы (Канада, Нидерланды, Скандинавия).

На сегодняшний день неизвестны методы в педагогике и менеджменте, которые бы гарантировали, что человек будет идеальным чиновником. Однако существует множество стран с весьма низким уровнем коррупции. Более того, известны исторические примеры, когда действия, направленные на снижение коррупции, привели к значительным успехам: Сингапур, Гонконг, Португалия, Швеция. Это однозначно говорит в пользу того, что методы борьбы с коррупцией существуют.

С формальной точки зрения, если не будет государства — не будет и коррупции. Способность людей на данном этапе развития эффективно сотрудничать без государства подвергается очень сильным сомнениям. Тем не менее, в условиях когда коррупция распространена практически везде, роспуск коррумпированных органов власти представляется одним из действенных радикальных способов от неё избавиться.

Помимо роспуска органов власти, существуют три возможных подхода к уменьшению коррупции[26]. Во-первых, можно ужесточить законы и их исполнение, тем самым повысив риск наказания. Во-вторых, можно создать экономические механизмы, позволяющие должностным лицам увеличить свои доходы, не нарушая правила и законы. В-третьих, можно усилить роль рынков и конкуренции, тем самым уменьшив размер потенциальной прибыли от коррупции. К последнему также относится конкуренция в предоставлении государственных услуг, при условии дублирования одними государственными органами функций других органов. Большинство положительно зарекомендовавших себя методов относится к внутренним либо внешним механизмам надзора.



Автор
Дата добавления 02.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров126
Номер материала ДВ-404649
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх