Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭссе на тему "Мин кулыма китап алам... Без – китаплы халык"

Эссе на тему "Мин кулыма китап алам... Без – китаплы халык"

Скачать материал

Мин кулыма китап алам... Без – китаплы халык

 

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь, -
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам…

                                           Г.Тукай

 

Бала күңеле кече яшьтән үк китапка тартыла. Матурлыкка, камиллеккә, сәнгатькә омтылуны табигать үзе салган, күрәмсең. Якыннарын ул: “Китап укы, әкият сөйлә", - дип аптыратып бетерә. Әмма, ни гаҗәп, үзе хәреф таный, укый белә башлагач, бу омтылыш кими. Иң кызганычы шунда: башлангыч сыйныф ахырында укучы матур әдәбияттан читләшә башлый, мәктәпне төмамлап чыкканда китап сөючеләр бармак белән генә санарлык кала. Нәрсә эшләргә?

Яңа чорлар килде. Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. Техниканың, электрониканың үзгәрүенә күз дә иярми, компьютерлар, кесә телефоннары, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар безнең күз алдында яңара, камилләшә. Яшьләребезнең күбесе шул компьютер дип чукына. Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да… Компьютер киләчәктә китапны алыштырмасмы? Калын-калын китаплар хәзер үк инде уч төбе кадәр дискетка сыеп бетә. Татар теле укытучылары "балалар китап укымый” дип зарлана. Кызганычыбызга, бу чыннан да, шулай. Балаларны да аңларга тырышырга кирәк: алар бит кызыклыракны, мавыктыргычракны, җиңелрәкне карыйлар. Димәк, дәреслекләр, китаплар да балаларның игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиеш.

Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә нишләрбез? Беренчедән, компьютер - компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә юк. Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. Икенчедән, компьютерның милләте юк. Күпме генә тырышлык салсак та, күпме генә үзебезчә сөйләштерергә тырышып карасак та, компьютерны татарлаштырып булмас шикелле.

Тормыш бүгенге көн укытучылары һәм китапханәчеләр алдында яңадан-яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемле булудан тыш, гамәлдә аларны куллана белү дә кирәк. Милли рухны саклап яшәүче, телебезне киләчәккә алып барырга сәләтле яшь буын тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.

Шушы максат-бурычларны тормышка ашыру максатыннан, без үзебезнең үзәк район китапханәсе белэн уку елы барышында гел хезмәттәшлек итеп торабыз. Бигрәк тә Горшунова Валентина Александровна, Исламова Фәүзия, Гыймадиева Гөлүсә белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар үз эшләрен яратып эшләүче, фидакарь җанлы кешеләр. Без  аларда еш булабыз: бергәләп очрашулар уздырабыз, китап укучылар конференцияләре оештырабыз.

Тәрбияви темаларга сөйләшү, әңгәмәләр оештырганда укучылар күңеле әхлакый проблемалар аша уза, алар үз карашын, үз фикерен әйтергә өйрәнә, бәхәсләшә. Бу исә, әхлакый шәхес булып формалашуга зур йогынты ясый. Шушы максаттан, мин укучыларныңфикерлөү сәләтен һәрьяклы үстерүгә, һәр укучы белән индивидуаль эшләүгә, укучыларны милләтен, туган туфрагын, нигезен, өти-әнисен, өби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләргә тырышам. Чөнки укучыларда милли үзаң формалаштыру - халкыбыз тарихын яхшы белүче, милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү дигән сүз.

Әсәрнең икенче үзенчәлеге -әхлак төрбиясе бирүдә. Барлык әсәрләрдә дә рәхимлелек, гаделлек, яхшылык, матурлык бар.
“Яхшылыкка - яхшылык белән җавап бирерләр”, “начарлык эшләсәң, җәзасын алырсың", “кешеләрне хөрмәт итсәң, үзеңне дә хөрмәт итәрләр” кебек тәрбияви моментларга зур урын бирелә.

       Ә хәзерге чорда бу бигрәк тә мөһим, чөнки радио - телевидение, урам йогынтысы аларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдерә, милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кага. Шуңа күрә укучыларны милли рухта, төпле фикерле итеп тәрбияләргә кирәк.

       Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе на тему "Мин кулыма китап алам... Без – китаплы халык""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по корпоративной культуре

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 812 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.10.2015 3847
    • DOCX 18 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Айгуль Рашатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галиева Айгуль Рашатовна
    Галиева Айгуль Рашатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12597
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 16 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Поиск работы: карьерные ориентиры и мотивы выбора профессии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Политическое проектирование и международные отношения"

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе