Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Эссе на тему " Минем иҗади табышларым"

Эссе на тему " Минем иҗади табышларым"

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Минем методик табышларым” темасына эссе

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй ... Әйе, әлеге йөрәккә үтә дә якын булган бу сүзләрнең “Укытучыма” исемле җырдан алынган булуы һәрберебезгә дә мәгълүмдер.

Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә...

Дөрестән дә, һәркем өчен дә кадерле бит бу сүзләр. Бу сүзләрдә олы мәгънә ята. Җир йөзенә килеп, якты дөньяны күрү бәхетенә ирешкән һәр җан иясенә әлеге сүзләрне әйтергә ходай үзе насыйп итә.

Кеше өчен әти-әни, һава, эчәр су никадәр кирәк булган кебек, сине дөньяны танып-белергә өйрәтүче, мәгърифәтле, белемле итәр өчен бар тырышлыгын куючы олы затлар-укытучыларның да кеше тормышында зур бер урын алып торуларын билгеләп үтәргә кирәктер, минемчә.

Әлеге мәкаләне язарга ниятләгәч, мин үземнең балачагыма, яшьлегемә кире кайтып озак уйландым, күңелем аша үзенең матур хатирәләре белән истә калган мәктәп елларымны, укытучыларымны, классташларымны барладым. Кечкенәдән үк укытучыларга булган хөрмәтем һәм мәхәббәтем зур иде шул минем.

Мин 1969 нчы елда авылыбыздагы башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга кердем. Әле дә хәтеремдә: мине шундый да мөлаем, ачык күңелле,тәмле телле, игътибарлы укытучы Рәкыйп абый Мәрдәнов каршы алды.Чын мәгънәсендә балаларны яратучы, үз һөнәренә нык бирелгән мөгаллим иде ул. Ныклы, башлангыч белемне нәкъ менә Рәкыйп абыйдан алдым (4 ел буе бер генә укытучыдан белем алу нинди бәхет булган бит ул! Укытучыларның еш алмашынып торуы бала психологиясенә һәм белемлелеккә ничек тәэсир ясавына мин еллар үткән саен ныграк төшенәм).

5-8 нче классларда күршедәге Югары Өскебаш авылына йөреп укыдым. Урта белемне мин, бүгенге көндә республика күләмендә үзенең казанышлары белән нык танылып өлгергән – Кәркәвеч урта мәктәбендә алдым. Укытучыларыбыз исә, барысы да матурлар, яшьләр иде. Миңа һөнәр сайларга дөрес юнәлеш бирүче укытучы да нәкъ менә шушы мәктәптән татар теле һәм әдәбият укытучысы Роза апа булгандыр, мөгаен. Үзенең чибәрлеге, беренче әдәбият дәресен үк Тукайдан башлап җибәрүе, өстәвенә үзенең дә Тукай төбәгеннән булуы әсир иткән иде мине ул чакта. Сөйләменең үтә дә саф, чиста, матур булуы, йөрәкләргә үтеп керә торган аһәңе әле һаман күңелемдә саклана.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң мин Казан дәүләт педагогия институтының татар теле бүлегендә укытучы һөнәрен үзләштереп, күрше авылыбыздагы Түбән Өскебаш урта мәктәбенә укытырга кайттым .Аннан соң инде күп еллар үтте. Саный китсәң, минем укытучылык эшемне башлап җибәрүемә 31 ел вакыт үтеп киткән.

Мәктәбебез милли белем учагын сүндермичә саклап килүче авыл мәктәпләреннән берсе санала.Укучыларга үз ана телебезнең бөеклеген һәм көчен өйрәтеп, телебез һәм милләтебезгә олы мәхәббәт, ярату хисләре тәрбияләп, үз эшемнән ямь, тәм табып эшләп, яшәп ятышым. Шушы ук үз мәктәбемдә 8 ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып та эшләп алдым әле мин.

Гомер дигәнең шундый да тиз үтә икән лә ул, бары мизгел генә кебек тоела. Гәрчә җырларда “Карама, карама, син артыңа борылып карама “ диеп җырларга яратсалар да, бу сүзләр белән һич кенә дә килешәсем килми минем.Вакытлар узган саен, һәр кеше дә хәтере аша кайта-кайта, үзенең үткәннәрен барлыйдыр ул. Яшәү, тормыш шуның белән дә матур бит ул. Сагынып искә алырлык матур үткәнең, куанычлы мәшәкатьләр белән тулы бүгенгең, өметләнеп көтәрдәй ышанычлы киләчәгең булмаса, бу җиһанда гомер сөрүеңнең рәхәте дә булмас иде кебек. Мин үткәннәргә кайтып еш уйланам һәм шуңа сөенеп яшим: шушы мин мәктәптә эшләгән елларда гына да күпме яшь буын бездә канатын ныгытып, аң-белем туплап, тормышта яшәргә көч алып, җәмгыятьтә үз урыннарын тапты. Җае чыккан саен хәлләр белешеп, хәбәр –хәтер алмашып, ярдәмләшеп яшим мин үз укучыларым белән. Укытучы өчен бу соң үзе генә дә зур бәхет түгелме!?

Һәр көн саен диярлек телевизор экранында үз укучым Марсель Әскәров чыгышын көтеп алып, ул сөйләгәндә дулкынлану һәм горурлану хисләре кичерәм. Казан дәүләт университетының “Журналистика” факультетына ”Татфак конкурсы” нда җиңү яулап укырга кергән укучым ул минем. Шунда укыган елларында язган мәкаләләре арасыннан минем турыда язылганын да табып алдым әле язмамда куллану өчен. ”Нур чәчәсез белем күгендә” исемле мәкаләсендә мондый юллар язган иде ул:

Яхшы укытучы нинди булырга тиеш? Беренче чиратта, балаларны яратучы, аларның борчу-шатлыкларын йөрәгенә якын алучы. Икенчедән, үз фәненә гашыйк, аны бөтен нечкәлекләре белән белүче. Өченчедән, һәръяктан камил, үз эшенең чын остасы. Минем язарга теләгәнем әлеге сыйфатларның барын да үзендә туплаган гүзәл зат-яраткан укытучым-Минесәрия апа Фәрхетдиновна турында”.

Хезмәтемне шулай бәяли белгәне өчен мин аңа бүгенге көндә дә бик рәхмәтле. Бары уңышлар гына телим үзенә дә.

Мәктәбебезне тәмамлап, тормышта үз максатларына ирешкән барлык укучыларыма да соклануымны һич кенә дә яшермим. Мин үзем дә өч бала анасы. Ике кызым инде нәкъ минем һөнәремне үзләштереп, укытучы булып эшлиләр . Бер кызым әле югары уку йортында укуын дәвам итә.

Көн дә сөенеп, үз эшемне яратып, ашкынып, дәртләнеп киләм мин мәктәпкә. Яшәү өчен көч, илһам алам мин үз хезмәтемнән. Үз эшчәнлегемдә иҗади табышлар белән мавыгырга яратам һәм укучыларымның да иҗади сәләтләрен ачарга, үстерергә омтылам.

Дәресләрне һәрчак яңа технологияләргә нигезләнеп, иҗади эзләнүләр аша укучыларымның фикерләү дәрәҗәсен булдыра һәм үстерә ала торган юнәлештә корырга һәм уздырырга тырышам.Үткәргән һәр дәресемдә балаларның актив булуына, иҗади сәләтенә игътибар итәм.Үз фәнемә чын күңелдән бирелеп, укучыларымның ана телебезне ярата белүенә ирешеп, тормышта көндәшлеккә сәләтле яшьләр тәрбияләргә омтылып эшлим.Һәр дәресемне укучылар яхшылап уйларлык, кызыксынырлык итеп оештырам. Дәресләрдә укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү максатыннан аларны күбрәк сөйләтергә тырышам. Үз хезмәтемдә һәр баланы кабатланмас олы шәхес итеп күреп, һәрберсенә аерым якын килеп, күңелләрен төшермичә тырышлыкларын бәялим.

Шулай ук дәрестән тыш чараларны кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга нык әһәмият биреп эш итәм. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыруны бик тә кирәкле һәм файдалы эш итеп саныйм. Чараларда без уеннарыбызны, милли традицияләребезне җәмәгатьчелек игътибарына юнәлтәбез.

Фән түгәрәкләре баланың зиһенен арттыра, баланы иҗади яктан нык камилләштерә дип исәплим мин. Эшләү дәверендә “Театр” түгәрәген җитәкчелек иткән елларда балаларның сәнгать ягыннан шулкадәр дә актив һәм кызыксынучанлыкларына, рольләрнең гел эченә кереп, оста итеп башкаруларына сокланып килдем. Хәтта кайбер балалар, уртача гына укуларына да карамастан, барлык рольләрне ятлап бетерәләр иде.Ә бу эш әллә ни игътибарга лаеклы булып күренмәсә дә, баланың хәтер сәләтен һәм сәнгати яктан үсешен үстерү юнәлешендә мөһим бер роль уйнавын билгеләп үтәргә кирәктер.

Укучыларым белән район күләмендә гел дә призлы урыннарны яулап килдек.”Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”,”Без бит авыл малае”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”әсәрләре авыл һәм район сәхнәләрендә күп тапкырлар уйналды.

Бүгенге көндә мәктәбебездә “Тылсымлы каләм” түгәрәген җитәклим. Укучыларымның иҗатны яратып, аңа тартылуларына ихлас күңелдән шатланам. Иҗади эшләребезне туплап, ”Тылсымлы каләм” исемле гәҗит чыгарып киләбез.Үзем дә шигырьләр, мәкаләләр язарга бик тә яратам. Язмаларыбыз “Хезмәт даны” битләрендә яктыртылып бара. ”Кукмара авазы” радиосы белән дә элемтәдә торабыз. Мондый эшчәнлекләр балаларда кыюлык һәм тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияли. Ә балалар- безнең киләчәгебез алар. Үзең белем һәм тәрбия биргән киләчәк яшь буынның иҗади үсештә булуын күрә алу- укытучы өчен зур куанычтыр ул, минемчә.

Мин үземнең методик табышларым дип әлеге шушы эшчәнлекләремне исәплим. Укытучы өчен күп еллар дәвамында тупланган тәҗрибәңне бүлешеп,тормышта үз урыннарын тапкан укучыларыңның уңышларына сөенеп, хөрмәтләрен тоеп, заман белән бергә атлап алга бара алу- яшәүнең төп мәгънәсе һәм табышларыдыр да алар.

Кеше җир йөзендә яшәгәндә изге гамәлләр, матур, игелекле эшләр башкарырга сәләтле. Ә бүгенге, әхлак мәсьәләсе аксаган чорда яшь буынны тайпылдырмыйча туры юлдан атлату- изге һәм игелекле хезмәт.Укытучылык эше элек-электән үк халыкны аңлы, мәгърифәтле итү юнәлешендә мактаулы һәм кирәкле эш булып саналган. Ул бүгенге көндә дә үзенең югарылыгын һич кенә дә югалтмады һәм югалтмаячак та.

Ә мин гомеремне укытучылык эшенә багышлавым белән үземне тормышта бик бәхетле саныйм. Күңелемнән, йөрәк түремнән әлеге шигъри юллар ургып чыга:


Мин гап-гади авыл мөгаллиме,

Балаларны шундый яратам.

Тәрбияле, белемле итәргә

Алар өчен һәрчак җан атам.


Мин аларга сөйлим серләремне,

Үз тиңемдәй күреп яратып.

Тормыш дигән олы бу дәрьяда

Ничек яшәү серен аңлатып.


Балалар бит алар ихлас сүзле,

Һич риясыз, матур күңелле.

Алар белән бергә аралашып,

Шулай яшәү бәхет түгелме?


Олыларча фикерли бит алар,

Тик юнәлеш кенә бирәсең.

Самими, саф киләчәк буынга

Кирәк булуыңны сизәсең.


Язмышыма бик тә рәхмәтле мин

Шул һөнәрне миңа сайлатты.

Балаларны сөеп, яраттырып

Мәктәп сукмагыннан атлатты.


Әйе, шөкер, гомерем ,яшәвем бер максатсыз , заяга узмады минем. Һәр үткән көнем үзе бер могҗиза,үзе бер иҗади табыш дип уйлыйм .Тормыш,яшәү, һәр туган яңа көн саен балалар белән әвәрә килү, аларның шатлыклы йөзләрен күреп тора алу- шулкадәр дә рәхәт һәм куанычлы. Алга таба да һәрнәрсәгә сөенә белеп, тормышны яратып, балалар бәхетенә сокланып яшәргә һәм эшләргә язсын иде дим.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 18.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров29
Номер материала ДБ-270119
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх