Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Эссе на тему "Минем педагогик фәлсәфәм"

Эссе на тему "Минем педагогик фәлсәфәм"


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:





hello_html_57401afd.gif



(эссе)




Башкаручы: I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Газизҗанова Нәзирә Наил кызы





2014



Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана идем. Хәтерлим: башлангыч сыйныфта укыган вакытта мәктәптән кайтам да, мәктәп формасын да алыштырмыйча, уенчыкларны, курчакларны идәнгә тезеп утыртып, аларга дәрес укытам. Беренче укытучым Гатифә апа минем өчен үрнәк. “Дәрес”не дә аңа охшатып алып барам.

Өлкәнрәк сыйныфларда исә “укытучы” эше төп “һөнәр”емә үк әйләнде. Энеләремне укучы итеп, аларга дәресләрен аңлата идем. Махсус дәфтәр башлап, анда Гатифә апа кебек билгеләр дә куеп барам, өй эшләрен сорыйм, “такта” янына чыгарып мөстәкыйль эшләр эшләтәм.

... Бу хатирәләрне барлаганда елмаеп ук куйдым. Мин кечкенәдән үк башка һөнәр турында уйлап та карамаганмын икән! Минем өчен бер генә һөнәр бар иде – УКЫТУЧЫ! Мөхәммәт абый Мәһдиев бик дөрес язган: без дә укытучыны бәрәңге ашамый, йокламый торган илаһи зат, дип уйлый идек. Иң матур киенүчеләр дә, иң күп белүчеләр дә – алар. Без үскән заманда укытучының дәрәҗәсе ифрат та югары иде. Шуңа күрәдер инде минем дус кызларымның да барысы диярлек укытучы һөнәрен сайлады.

Мәктәпне тәмамлаганда хыялым бер генә иде: педучилищега укырга керү. Ул хыялны тормышка ашыру җиңел булмады. Үземне укырга керүчеләр исемлегендә эзләп тапкан мизгел шуңа күрә күңелнең иң түрендә саклана. Канатланып, авылга кайтып киттем: иң беренче эш иттереп өйдәгеләрне сөендерим әле!

...Хәтер сандыгыннан тагын бер хатирә. Менә мин укымны тәмамлап, Березнякка – үзем укып чыккан мәктәпкә укытучы булып кайттым. Ул көннәрдәге дулкынланулар...Үземә белем биргән укытучыларымның киңәшләрен кат – кат искә төшердем. Бу уку елында мин беренчеләрне кабул иттем. Шул нәниләрнең хәтеренә беренче укытучы булып кереп калдым.

Класс. Дәрес аңлатам. Укучылар йотлыгып мине тыңлап утыралар. Никадәр самими, чиста күңелле, ихлас бит алар. Барысын да белергә, аңларга омтылалар.Укучы ул – ап-ак кәгазь бите. Син нинди теләк-киңәшләр, нинди сүзләр язасың, укучы шундый булачак! Аларга кызык. Һәр яңалыкны сеңдереп, отып баралар. Әнә бит, тыңлаусыз түгел алар, тып-тын утыралар. Бала бала инде, кызык, аңлаешлы, мавыктыргыч итеп алып бармасаң, дәресне тыңларга теләми. Укытучыларның үзләре белән дә сөйләшәбез: үзеңнең ихлас икәнлегеңне күрсәтсәң, балалар да синең алдыңда ачылалар. Алар барысы белән дә - яңалыклар, фән, мавыктыргыч фактлар белән кызыксыналар... Бигрәк тә сабырсыз инде үзләре – һаман ашыгалар. Барысы да тиз кирәк. Шундый вакытта укытучының сабыр булуы кирәк. Синең тынычлыгыңны күреп, алар да сабырлыкка өйрәнә башласын. Укучыны иң беренче чиратта дус, сердәш, иптәш буларак кабул итәргә кирәк. Нәкъ шул чакта укытучы – укучы мөнәсәбәте яхшы нәтиҗәләргә китерә.

Мин менә инде 19 ел башлангыч сыйныфларга белем бирәм. Нәниләрне белем дигән серле дөньяга алып керү бер дә җиңел эш түгел икән. Галимнәр дә күптән раслады: беренче дүрт елда алынган белемнәре төпле булмаса, бала укуда уңышка ирешә алмый. Ә ул гөнаһсыз сабыйларда укуга кызыксыну тудыру ай-һай авыр! Сүз сөйләп, китапта булганнарны укып кына, аларның игътибарын җәлеп итеп булмый. Һәр дәрес ачыш, һәр дәрес кызыклы булырга тиеш. Шуңа күрә мин үз практикама дәрес-уен, дәрес-әңгәмә, дәрес-тикшерү кебек формаларны да еш кулланам. Чөнки балаларның 45 минут буе дәрес тыңлап утырасылары килми: тизрәк урамга чыгарга, уйнарга, көләргә, йөгерергә генә торалар. Бу яшьтә аларның активлыкларын авызлыклап торырга һич тә ярамый. Киресенчә, бу активлыкны, энергияне дөрес юнәлештә үстерергә, тагын да арттырырга кирәк. Шушы максатны күздә тотып, көз, яз айларында дәрес-экскурсияләрне еш үткәрәм. Балалар белән табигатькә чыгып, дәрес темасын саф һавада үзләштерәбез. Сер итеп кенә әйтим: хәтта математика фәнен дә табигать кочагында өйрәнергә була. Әле болай эшләү нәтиҗәлерәк тә була!

Узган ел мин 7 нче тапкыр беренче сыйныфка укучылар кабул иттем. 2 бөртек кенә булсалар да, алар инде формалаша башлаган шәхес. Һәрберсенең үз характеры, үз дөньясы. Аларга ачкычны ярату өчен һәрберсенә үзенчә якын килергә кирәк. Менә Илһам әле кечкенә булса да, өлкән егетләр кебек: бик җитди, акыллы. Аның белән олыларча, җитди итеп сөйләшергә кирәк. Ә Индира нәни принцесса кебек: әкиятләргә ышана, дөньяны ал күзлектән генә күрә. Аңа кисәтү ясаганда да, саграк эш итәргә кирәк – елап ук җибәрүе бар. Кайвакыт мин ул балаларны әти-әниләренә караганда да яхшырак беләм кебек тоела. Аларны үземнең балаларым кебек яраткангандыр инде.24 ел эшләү дәверендә укыткан бер генә укучым да хәтердән чыкмый. Укытучы хәтере аларны кадерләп саклый...

Укытуда мин үзем сайлап алган темага “Яңа технологик алымнар кулланып уку дәресләрендә ана телен өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү, халкыбыз гореф-гадәтләренә ихтирам уяту” тугырылыклы булып калырга тырышам. Тема укытучының хезмәт юлының нәтиҗәлелеген билгеләүдә төп фактор булыр тора. Шуңа да мин әлеге теманы озак уйлап, тәҗрибәдә сынап карап кына сайладым.

Укытучы – һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, Ходай тарафынан бирелгән талант. Шуңа күрәдер теләсә кем укытучы була алмый. Укытучылыкны бик авыр эш, диләр. Бик дөрес сүз. Әмма чын укытучы ул акчага да, авырлыкка да карамый. Укучыларын яраткан укытучыга дәфтәр тикшерү дә, балаларның борчу-мәшәкатьләрен үзенекедәй кабул итеп, аларга ярдәм кулы сузу да, алар өчен җаваплылык алу да авыр түгел. Киресенчә, җиңел! Чөнки балаларның шат елмаюына, үсеп, тормышта үз урынын тапкач, беренче укытучылары янына килеп, ихлас рәхмәт сүзләре әйтүенә бернәрсәне дә алыштырып булмый. Укытучы өчен бик кадерле, кабатланмас, хәтергә уелап кала торган хисләр.

Бу – 2010 ел ил күләмендә Укытучы елы, дип игълан ителде. Әлеге вакыйга бик сөендерде. Димәк, дәүләт укытучы һөнәренә йөз белән борылды. Күпләр Укытучы елыннан уңай вакыйгалар көтмәсә дә, мин оптимист булып калам. Укытучы – киләчәк буынны тәрбияләүче кеше. Ул кадер-хөрмәткә барыбер лаек булачак. Укытучы елы бу уңайдан беренче һәм бик җитди адым.



Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров188
Номер материала ДВ-044641
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх