Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү
мәктәбе
Минем
педагогик осталыгым...
Эссе
I
кв. категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Хәйруллина Алсу Фидаил кызы
2017
нче ел.
Минем
педагогик осталыгым...
Кешенең иң матур
истәлекләре,иң изге хыяллары, иң беренче булган шатлык-куанычлары балачакка
бәйле...
Әниемнең, бик яратып, үзенең укучылары
турында дәү әниемә сөйләве, аннан төннәр буе матур кызыл ручка белән дәфтәрләр
тикшерүе, кайберләрен әнием күрмәгәндә “карап чыгып“, ә соңыннан аңа чыннан да
булышуым, һәр көн иртән куанып эшкә китүе, минем дә шул “мавыктыргыч” урынга
барып, аның укучыларын күрәсем килү теләгенең көчле булуы әле дә хәтеремдә. Дәү
әниемне, әниемне, мине-- нәкъ менә шул олы юл берләштергәнен ул вакытта
аңламасам да, Казан Дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә бернинди икеләнүләрсез укырга кергәч, укытучы һөнәренең минем өчен иң
изге, иң кадерле бер нәрсә булып урнашуын көчле тойдым.
Ә менә аның авыр да, җаваплы да һөнәр
булуына 15 еллык педагогик хезмәтемдә нык төшендем. Әйе, син
-
балалар өчен җаваплы.
Син эшли торган мәктәп тә, аның
коллективы да бу җаваплылыкка этәргеч булырга, бер тупланмага кушылырга тиеш.
Беренчедән, балаларның сәләтләре нәкъ
менә мәктәптә ачылуын күздә тотарга;
икенчедән, сәләтле балаларны эзләү, табу һәм
шәхес булып формалашканчыга кадәр аларга ярдәм итү системасын булдырырга;
өченчедән, мәктәп форма белән генә түгел, эчтәлеге белән дә зәвыклы булырга,
мәҗбүри белем бирү урыны гына түгел, киләчәккә әзерлек, иҗат һәм спорт белән
шөгыльләнү үзәге дә булырга;
дүртенчедән, мәктәп елларында кешенең
сәламәтлеге турында без, укытучылар, кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш.
Менә бу таләпләр укытучы эшенең төп
юнәлешләре дип уйлыйм.
Без район җирендә яшибез. Районда рус
һәм татар мәктәпләре эшли. Ләкин Я.Каменский, И.Песталоцци, К.Ушинский,
В.Сухамлинский, Л.Щерба кебек бөек һәм танылган педагогларның, баланың һәрьяклап
гармонияле үсүе өчен, аңа белемне 5-8 сыйныфка кадәр үз туган телендә алырга кирәк,
дип санаган олы фикерләре бүген дә заманча яңгырый.
Моның өчен милләтебез сагында торучы
язучы, актив җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Т.Миңнуллинның тел мәсьәләсендәге
юлын кыйбла итеп алырга кирәктер. Р.Вәлиевләр белән бергә төзелгән “Татарның
әхлакый кодексында” түбәндәге сүзләр кемне генә тетрәндермәс икән?. “Татар
кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып, иң камил телләр
дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи
төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Син аны өйрән, сакла һәм
үстер!.”
Менә шуңа без, бүгенге буын укытучылары,
телебез сагында тору өчен укучыларыбыз белән системалы эшләргә тиешбез.
Г.Исхакый әйткән “Инкыйразны” җиткермәскә иде бит! Җиткермәскә!.
Җәмгыятебездәге әледән-әле үзгәрешләр
тәрбия өлкәсендәге юлны төрле якка тайпылдырды. Ләкин ничек кенә булмасын, без
тәрбиянең төп кыйбласыннан тайпылмаска тиешбез. Бөек даһи Р.Эмерсон “Яхшы
тәрбиянең нигезе-бала шәхесенә хөрмәт белән карау” дигән иде. Шуңа күрә, максатым
: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле
сәламәт шәхес тәрбияләү.
Минем тәрбия фәлсәфәм түбәндәге
фикерләр сөрешеннән тора: укучы белән бергәләп тормышның, аның матди һәм рухи
кыйммәтләрен эзләү; аның кешелек горурлыгын саклауга, укуда теләгән нәтиҗәләргә
ирешүгә, үз-үзен тәрбияләүгә, аралашуга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга
комачаулаучы каршылыкларны җиңү юлларын ачыклау; балага кеше тормышының культура
дәрәҗәсендә үзенә тиешле юл сайларга юнәлеш бирү.
Районыбызда балага үзенең сәләтен һәм
мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудырылуы һәм зур тырышлык куелуы
мәктәбебездәге, аерым алганда, үзем җитәкләгән сыйныфтагы һәр балага, үзе өчен
рухи байлыкларның шәхси дөньясын булдырырга ярдәм итә. Ә туган ягыбызның иң зур
горурлыгы ул – аның эш сөючән, максатчан, тырыш, ачык күңелле кунакчыл
кешеләре. Районыбыз Кама Тамагы җирлегендә тырышлыклары белән зур дәрәҗәләргә
ирешкән язучы һәм шагыйрьләр, артистлар, галим-профессорлар якташларыбызның
нинди зур үрләрне яулый алырлык шәхесләр булуын раслый. Мин балаларны нәкъ менә
алар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш.
Минем педагогик кредом-
Барыннан бигрәк, балага шәхес
итеп кара!
Балаларны ярат!
Артык таләпчән булып, балага зарар китермә!
Укучының ышанычы бул!
Үзеңне балаларга бүләк ит!
Бертуктамый баладагы күңел байлыгын ачарга
тырыш!
Баладан могҗиза көткәндә сабыр бул, могҗизаны
очратырга әзер бул!
Теләгем –
уртак максатлар, уртак бурычлар, уртак эшчәнлек белән берләшкән, тотрыклы
бәйләнешләр белән ныгытылган дус коллектив туплау.
Тәрбия өлкәсендә, максат һәм
бурычларны бәяләгәндә мин һәрвакыт мәшһүр мәгърифәтче
педагог Р.Фәхретдин хезмәтләренә таянырга тырышам.
Аның тәрбия мәсьәләсенә караган 70
тән артык китабы бар. Шулай ук К.Насыйриның 113 бүлектән торган
“Китаб-әт-тәрбия” китабы да өстәл китабыма әйләнде. Әлбәттә, бүгенге укучыны бу
нәсыйхәтләрнең асылына төшендерү кыенгарак туры килә. Ләкин ничек кенә
булмасын, бүгенге укучы аны эчке тоемлау белән күңеле аша үткәрергә тырыша,
бүгенге белән баета.Менә шул вакыт “Укытучы, кешегә җылы бирүче кояш бул, кеше
хисләрен үстерү өчен уңдырышлы туфрак бул!” дигән гыйбәрәгә тугры калуыңа сөенәсең.
Безнең, укытучыларның, иң зур бәхете дә шул түгелме?
Минем укучыларымны киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханнары, тагын бик күп, бик зур
үзгәрешләр көтә. Моның өчен көч, белем, ихтыяр таләп ителә. Укыту һәм тәрбиянең
асылы нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга барып тоташа да инде.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.